Журнал «Безнең мирас»

Композитор Александр Ключаревның архив фонды тулыланачак

🏷 Admin

 

ТР Дәүләт архивында саклана торган фотосурәт: ТР Дәүләт архивында саклана торган фотосурәт:  Александр Ключарев ТАССР Композиторлар берлегендә хезмәттәшләре белән.

 

 

ТР Дәүләт архивында композитор Александр Ключаревның шәхси фонды кулъязмалары белән тулыланачак.

 

Александр Ключарев татар халкы мәдәнияте һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән рус композиторы. Ул халык музыкаль фольклорын җыю, туплап бастыру юнәлешендә җитди эшләр башкара.

 

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә композиторның шәхси фонды саклана. Аның 56 берәмлек күләмендә документлары беренче тапкыр ТАССР Үзәк дәүләт архивына (хәзер – «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ) 1986 елда саклауга тапшырыла. 1925-1972 елларны колачлаган архив исемлегенә «Мостафа» балеты партитурасы, сценарий, хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеккә кагылышлы материаллар, хатлар, авторның эше турында бәяләмә һәм характеристикалар, фотографияләр һ.б. кергән.

 

Бүгенге көндә архивта композиторның 1937-1969 еллар аралыгына караган кулъязмаларын фәнни-техник яктан эшкәртү юнәлешендә эш алып барыла. Авторның уникаль нота кулъязмалары данлыклы аһәңсазның шәхси фондын тулыландырачак һәм ул яшәгән чордагы җәмгыятьнең рухын аңларга булышыр дип өметләнелә.

 

Александр Ключаревның иҗади мирасы Татарстан һәм татар халкының мәдәни хәзинәсен тәшкил итә. Татарстан Дәүләт архивында композиторның истәлеген, тормышы һәм иҗаты турында матди мәгълүматны да саклап калу өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Кулъязмаларын заманча мәгълүмат чараларына күчереп, ТР Дәүләт архивы белгечләре Александр Ключарев иҗатын өйрәнүчеләрнең киләчәк буыннарына аның тормышы һәм иҗатының яңа сәхифәләрен ачарга сәләтле кыйммәтле документаль дәлилләрне югалтмый сакларга ярдәм итә.

 

ТАССРның халык артисты, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Александр Ключаревның (1906-1972) төп әсәрләре: С.Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «Наёмщик» операсы (Т.Гыйззәтнең шул ук исемдәге пьесасына Х.Вахит либреттосы), «Тау әкияте» балеты, «Идел» симфониясе, «Галиябану» симфония сюитасы, бик күп инструменталь әсәрләр, җырлар, халык җырларына эшкәртмәләр, драма спектакльләренә музыка, инструменталь пьесалар һ.б.

 

 

 

ТР Дәүләт архивында саклана торган фотосурәт: Александр Ключарев радиога яздыру вакытында.

 

 

 

Татьяна Кондратова,

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру һәм документлар белән тулыландыру буенча директор урынбасары – Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру