Игътибарыгызга Равилә Фәсхетдинованың әтисе – Кайбыч районында типография булдыруда һәм «Колхоз бригадасы» газетасын чыгаруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган Хәбибулла Яруллин турындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез. Ул әтисенең хезмәт юлы, район типографиясенең тәүге эш еллары турында сөйли.
2007 елда район тарихына багышланган «Туган җирем — Кайбычым» китабында Хәбибулла Яруллинның истәлекләре басылып чыга. Анда ул үзенең хезмәт юлы һәм район типографиясенең ничек булдырылуы турында җентекләп сөйли: «Бу 1922 елның кайнар көннәре иде. Менә мин Ташкент типографиясенә эшкә урнаштым. Ике елдан соң, 1924 елда, мине Бохара шәһәрендә нәшер ителүче "Азат Бохара” газетасы типографиясенә эшкә җибәрделәр. Анда сигез ел эшләгәч, Казанга кайтып, Камил Якубов исемендәге типографиягә урнаштым. Сигез ай эшләгәннән соң, мине Татарстан өлкә комитетына чакырып алдылар һәм Кайбыч район типографиясен оештырырга куштылар. Бу 1932 елның сентябре иде.
Мин Кайбычка килдем һәм район типографиясен оештыруга тотындым. Мәскәүдән газета нәшер итү өчен басма станок яздырдым, Казаннан шрифтлар китерделәр. 1933 елның маенда газетаның беренче номеры чыкты. Бу безнең өчен зур шатлык иде. Шул көннән башлап мин “Колхоз бригадасы” газетасы типографиясендә эшләдем».
Хәбибулла Яруллинның кызы Равилә Фәсхетдинова үткән еллардагы вакыйгаларны бик яхшы хәтерли.
– Әтибез Хәбибулла Яруллин Кече Кайбыч авылыннан. Үзбәкстанда яшәгән җизнәбез Кашшаф Гыйльманов типографиядә җыючы һәм басучы булып эшләгән. Ул әтине Үзбәкстанга алып китә һәм типографиягә урнаштыра. Анда берничә ел эшләгәннән соң, әти Казанга кайта һәм кабат типографиягә эшкә керә. Бу катлаулы эшнең бөтен нечкәлекләрен җентекләп белгәнгә күрә, 30 нчы еллар башында аны Кайбычка типография оештырырга җибәрәләр…
Ул елларда әле автомобиль, телефон һәм башка гадәти элемтә чаралары юк. Газета чыкмаган көннәрдә, башка транспорт булмау сәбәпле, әти журналистларны язар өчен атта авылларга йөртә иде. Бер үк вакытта ул фотограф вазифасын да үтәде, — дип сөйләде Равилә апа.
Ул әтисе янына типографиягә еш килә. Анда хәреф җыючының катлаулы һөнәрен дә үзләштерә.
1961 елда район газетасының исеме «Коммунизм маягы» дип үзгәртелә. 1962 елның апрель ахырында газета эшләүдән туктый. Шулай итеп, район матбугаты тарихында Равилә Фәсхетдинованың да турыдан-туры катнашы булган бер бөтен чор тәмамлана.
Бүген, газеталар заманча техника ярдәмендә ясалып, санаулы минутларда таратылганда, кайчандыр һәр юлны кулдан җыеп, беренче номерларны бастырган кешеләрне истә тоту мөһим. Алар арасында Хәбибулла Ярулла улы Яруллин да бар иде.
- «Кайбыч таңнары»
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала