Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Ятим милләт кыйссасы

Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Хәмит Латыйповның иҗат әсәрләреннән күргәзмә оештырылды. Киләчәктә исә Хәмит аганың эшләрен ешрак күрербез дигән өмет бар – рәссамның Чаллыдан Казанга күченеп йөргән мәле.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Хәмит Латыйпов. /«Хәзинә» галереясы фотосы.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Хәмит Латыйпов. /«Хәзинә» галереясы фотосы.

Боерган булса, Хәмит Латыйпов киләсе елның 5 мартында җитмеш сигез яшен Казаныбызда билгеләп үтәр, иншаллаһ. Бу яшьтә шәһәр алмаштыру өчен ташбаш булып туарга кирәктер. Ташбаш сүзе Хәмит Латыйповның холкына бик туры килә. Тормышта ачысын-­төчесен татып, ирексездән кыюлыкка өйрәнгән ул. Пермь өлкәсенең Половинка бистәсендә (хәзер Губаха шәһәре) дөньяга килгәч, әти-­әнисе улларын туган якка – Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына алып кайтып китә. Бүген ул авыл юк инде, зираты гына утырып калган. Шулай да Хәмит Латыйпов турында хәтер исән. Күрше авыл Үрмәттә, әнә, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов, шулай ук Башкортстанда танылган язучы һәм журналист Ринат Хәйри портретлары янына Хәмит Латыйпов сурәтен дә элеп куйганнар. Ә зиратка еш кайта Хәмит ага. Авыл зираты байтак хатирәләрне саклый. Дөньяда йөреп арыгач, рәссам шул хатирәләргә сыенып җылына. Бүтән җылыныр учагы юк чөнки. Ятимлек гомере буе аны күләгә кебек озатып йөри.

«Тормыш агачы».
«Тормыш агачы».

Ятимлек ачысы гүя аңа әтисеннән мирас булып калган. Бабасын, әтисенә ике яшь чагында, коммунистлар үтерә. Әкияттәге пәһлеваннардай көче белән бөтен тирә-­юньдә дан тоткан абзыйны җиңел генә җиңеп булмаслыгын чамалагач, аулак бер тыкрыкка чакырып, арттан башына кендек белән бәрәләр. Әтисе Нәҗип исә 1941 дә Бөек Ватан сугышына киткәч әсирлеккә эләгә. Күп тапкыр качарга омтыла, качкан саен тоталар да, кара канга батырганчы тукмыйлар. Ә берсендә кыйнаганнан соң аңсыз гәүдәсен салкын подвалга ташлыйлар. Шунда Нәҗип үпкәсенә салкын тидерә. Кырык яшендә дөнья белән араны өзүенә дә әнә шул чир сәбәпче. Озаграк яшәсә, һичшиксез, йә язучы, йә шагыйрь булыр иде ул. Германиядә күргәннәрен ничек оста шигъри юлларга тезеп тасвирлаган! Нәҗип абыйның сәләтен бүген улы Хәмиткә дәвам итәргә язган.

«Татар гүзәле».
«Татар гүзәле».

Бер бәхетсез гел бәхетсез, дигән кебек, улларына нибары җиде ай чагында Нәҗипнең хатыны Мөфавәзә апа вафат була. Хәмитнең ятимлеге егерме дүрт яшендәге әнисенең күзләрен мәңгегә йомган шул мизгелдән башлана. Әтисе белән йорт җиткерәләр. Һәм Нәҗип абый яңа йортка яңа хатын алып кайта. Әмма буйсынмас рухлы Хәмит әни урынына килгән бу хатынны үз итәргә теләми. Унике яшьтә исә дөньядагы бердәнбер якын кешесе әтисе дә вафат булгач, Хәмит бөтенләй өйдән чыгып китә. Кайларда гына йөртми, кай тарафларга гына китереп чыгармый аны язмыш. Уфа сәнгать училищесының беренче курсыннан ук китеп, туган якта башта клуб мөдире, аннары Яркәйдә «Маяк» газетасында бизәүче рәссам булып эшләргә туры килә. Шунда егетнең беренче рәсемнәре генә түгел, ятим күңеленнән тамган тәүге шигъри юллары да басылып чыга. Аннары тормышның тагын байтак университетларын үтәргә туры килә аңа. Уфа төзү­-һөнәр училищесының балта осталары курсын тәмамлау Уфада төзелешләрдә эшләргә юл ача. Бер мәлне Дүртөйле районына нефть эшкәртү берләшмәләренә дә барып чыга әле. Мәскәү өлкәсе Загорск районы Богородское авылында данлыклы агач ую ысулын өйрәнә.

«Бүләр авылы кешеләре» шәлкеменең төрле өлешләре. /М.Галиуллина фотосы.
«Бүләр авылы кешеләре» шәлкеменең төрле өлешләре. /М.Галиуллина фотосы.

1970 елларда исә Хәмит Латыйпов кабат Уфа сәнгать училищесына әйләнеп кайтачак һәм бу юлы инде акыл һәм яшәрлек мая туплаган егет укуын тәмамлаячак. Аннан соң да язмыш җиле кая гына ташламый да, кайларда гына йөртми. Рәссамнар берлеге сәнгать фондының Чаллы филиалында – агач уючы, Башкортстанның Туймазы шәһәрендә фаянс-­фарфор заводында рәссам була, 1990 елларда картиналар иҗат итеп, Уфаның данлыклы «Чыңгызхан» иҗат төркеме күргәзмәләрендә катнаша. 2000 еллар башында Казаныбыздагы «Туран» фонды белән хезмәттәшлек итә башлап, байтак сувенирлар иҗат итә. Саба районы Шәмәрдән бистәсе балалар сәнгать мәктәбендә белем-­күнекмәләр бирә. Күп эшли. Бүген Чаллыдагы ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсе эскиз, рәсемнәр белән идәннән түшәмгә кадәр шыплап тулган. 80 мең эскиз!

«Бүләр авылы кешеләре» шәлкеменең төрле өлешләре. /М.Галиуллина фотосы.
«Бүләр авылы кешеләре» шәлкеменең төрле өлешләре. /М.Галиуллина фотосы.

Сиксәнне тутырып килүче рәссамыбызның иҗат куәсе бик күпләр кызыгырлык. Бу юлы да, әнә, «Хәзинә» галереясының буеннан-­буена бер катын тутырып күрсәтерлек эшләр алып килгән. Нәрсә эшләсә, шул кулыннан килә. Күргәзмәдә графикасы да сокландыргыч, чыршы, нарат агачыннан кисеп ясалган абстракт агач скульптураларны да күреп ушың китәрлек, юкәдән уеп ясалган композицияләре дә нәфислеге белән таң калдыра. Ә иң мөһиме, мондый иҗат әсәрләрен бүген бик сирәк очратасың. Күп очракта күргәзмәләрдә пейзаж, натюрмортлар күрсәтелә. Латыйповныкы кебек халык иҗатыннан этәрелеп тудырылган рәсем, агач уймаларын күрү тансык. Графикаларында башкару өслүбе төрле – берише борынгыдан килгән корама һөнәрен хәтерләтә, ягъни төрле тукыма кисәкләрен тоташтырып тегелгән юрган кебек. Икенчеләре шәрык мозаикасы өслүбендә башкарылган. Республикабыз шәһәрләренең үз йөзләре юк, дип, көн саен диярлек зарланабыз. Глобальләшү шәһәрләребезне йота, дип, сәнгать белгечләре һаман саен чаң кага. Бездә исә глобальләшүгә каршы торырлык гаҗәеп сәнгать бар. Хәмит Латыйповның кайсы иҗат эшең теләсәң, шунысын эскиз итеп ал да, йә мозаика, йә витраж, йә булмаса скульптура яса! Һәр рәсемендә – бер дигән композиция, әзер колорит.

«Арбада».
«Арбада».

Хәмит абыйның иҗаты Татарстаныбызга гына түгел, Башкортстан шәһәрләренә дә җитәрлек. Рәсемнәр шәлкемләп урнаштырылган. Шәлкемнәрнең исемнәре үк матур – «Безнең ил», «Без исән!», «Безне онытмагыз!», «Тынлык». Күбесендә – сагынып сөйләргә генә калган Бүләр авылының кайтавазы. Бу рәсемнәрдә печән чабу, балык тоту, йон эрләү, ашлык эшкәртү, сыер саву, бал аерту һ.б. хезмәт төрләре зурлана. Бер рәсемдә – туй күренеше, кияү белән кәләш. Икенчесендә – гомер иткән карт белән карчык. Тамашачының күңелендә тормышның тиз агышы турында фәлсәфи уйлар туа. Символларга әйләнгән кояш, тәгәрмәч, кош, чәчәк кебек образлар рәсемнәрнең фәлсәфи эчтәлеген тагын да көчәйтә. Бер караганда гап-­гади тоелган күренешләр – кунакка бару, яз башы, сугышка озату, очрашу, кара-­каршы утырып чәй, кымыз эчү, курай-­кубызда уйнау һ.б. сюжетлар аркылы рәссам тулыканлы тормыш картинасын тудыруга ирешкән. Төсләрнең бер­берсе белән чиратлашуы билгеле бер ритм, музыка тудыра кебек. Аерым бер җырларга багышланган рәсемнәр дә бар. «Карурман» рәсеме, мәсәлән, шундыйлардан. Рәсемнәрдәге сыер, әтәч, кәҗә, үгезләр адәм баласы тормышының табигать белән аерылгысыз булуын аңлата. Бу садә һәм шул ук вакытта тирән сурәтләргә карыйсың да, аларның шушындый ыгы-­зыгылы заманда иҗат ителгәненә күңел ышанмый. Ятим балачак, гомере буена сузылган ялгызлык күңелен яраласа да, алдаучан дөнья йогынтысына бирелүдән, дан­шөһрәт, дәрәҗә кебек ялтыравык, буш нәрсәләр артыннан куудан, ясалмалылыктан саклаган, күрәсең. Бер үк вакытта садә рәсемнәре бу дөнья ятименә яшәргә көч биргәндер. Юкса бер юанычың да булмаса, дөньяларда ятим башың ничек яшәп бетермәк кирәк?!

«Самавыр янында сөйләшү».
«Самавыр янында сөйләшү».

Ни кызганыч, күргәзмә ачылышына шушы садә матурлыкны күрергә бик аз кеше килгән иде. Дөньяның адәм балаларын ничек аерганы күз алдыбызда. Ятим тумаса да, кеше ятим хәзер. Рухи ялгызлык исә физик ятимлектән дә куркынычрак. Бигрәк тә иҗат халкы өчен. Рәссамнар бер­-берсенең күргәзмәләренә йөрмәсә, бер композитор иҗат иткән көйләрне икенчесе тыңламаса, дөньяда гармония, бөтенлек югала, сәнгать үсеше сүлпәнәя. Җәмгыятьтә иҗат халкын берләштерүче, бер йодрыкка туплаучы идея юк, димәк. 1990 елларда «Чыңгызхан», «Тамга» кебек милли иҗат тирәсендә тупланган берлекләр барлыкка килгән кебек, бүген бер тарафка карап иҗат итүчеләр юк дигән сүз. Шуңа күрә заманча күргәзмәләрдә күбрәк пейзаж һәм натюрмортлар гына күрәбездер дә ахры. Халык сәнгатен алга сөргән рәссамнарыбыз кайда? Бу сәнгать белән кызыксынган тамашачы да юкмыни?! Тамашачыны исә балалар бакчасыннан, мәктәп эскәмиясеннән башлап тәрбиялиләр. Хәмит Латыйповныкы белән бер үк вакытта Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында Рус музее тупланмасыннан танылган рәссам Архип Куинджи һәм «Казан – Эрмитаж» үзәгендә дәүләт Эрмитажы коллекциясеннән Николай II галиҗәнапларына багышланган экспозицияләр ачылды. Аларга мәдәният министры да килми калмаган, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре мыжгыган иде. Төркем­төркем мәктәп балаларын йөртәчәкләр әле. Милли тәрбия, татар сәнгатенә йөз тоткан мәктәпләребез булмагач, Хәмит Латыйпов кебек чын милли рәссамнарның күргәзмәләре игътибар көтүче ятимнәр кебек күләгәдә кала бирә. Балачак исә – тормышның фундаменты. Рәссам моны үз тормышыннан чыгып әйтә. Бала чакта дөрес, тиешле тәрбия алсаң, алдагы тормышың да көйле үтәр – вакытында өйләнерсең, кияүгә чыгарсың, вакытында балалар үстерерсең, ди. Кысылып, ятим үскәннәр исә бөтенләй бүтән, аларның үсү, башкалар кебек булырга тырышу өчен күпме көчләре китә, дип тә өстәп куя. Шуңа күрә ятим балаларны яхшы аңлыйм, кызганам, ди. Нәкъ милли тормышыбыз турында сөйләгән кебек. Татар да шулай балалар бакчасында, мәктәптә үз ана телендә сөйләшә алмыйча, ярым­-ярты тел белән үсә дә, гомере буе кеше икәнен, аның да дөньяда яшәргә хакы барлыгын дәлилләп яши. Ниндидер кимлек хисе, сагыш, моң ахыргача озата бара кебек. Ә үз илеңдә бишектән үк гадәт-­йола кушканча тәрбияләнсәң, әйтик, бездән дә Архип Куинджилар, Николай II дәрәҗәсендәге шәхесләр ник булмасын икән?! Рәссам ятимлеге турында сөйли башлап, милләт ятимлегенә килеп чыктык әнә шулай. Һәм кечкенәдән кимлек хисе кимермәсә, без, һичшиксез, үзебезнең талантларыбызны бәяли дә белер идек.

«Озату».
«Озату».

Хәмит Латыйповның бер канаты – рәсем булса, икенче канаты – шигърият. Сурәт сәнгатендә ул – шагыйрь, шигърияттә исә – рәссам. Шигырьләре заманында «Казан утлары», «Аргамак» журналларында, «Мәдәни җомга», «Өмет» газеталарында гына басылып калмады, Татар поэзиясе антологиясенә дә керде. Анда исә кемнекен теләсәләр, шуның иҗатын бирмиләр, антологияләрне галимнәрдән торган комиссия эшли. Моннан тыш, Хәмит Латыйпов иҗат әсәрләрен туплап аерым китаплар да чыгара. 1997 дә Туймазыда «Җир һәм күк» исемле беренче шундый китабы дөнья күрде. 2003 елда Казанда «Матбугат йорты» нәшриятында «Күңелем сурәтләре» басылып чыкты. 2006 да Татарстан китап нәшриятында «Галәми гамь» исемле бик саллы мәҗмугасы нәшер ителде. Бүген китаплар саны уннан да артып китте. Хәмит Латыйпов китаплары буенча һөнәри урта белем бирү йортларында өйрәтәләр. Үзенә һаман сан юк. Аның иҗаты республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, үзе «Татарстанның халык рәссамы» дигән дәрәҗәле исемгә күптән лаек! Бишектән тәрбияләнгән горурлык хисе булмагач, үз­үзебезгә үз геройларыбызның зурлыгын аңлатып-­ышандырып үтә гомерләр…

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи