Тюркологларның Бөтендөнья конференциясендә һәм Бөтендөнья татар конгрессында ясаган докладлардан.
*
Сөй илеңне, сөй телеңне,
Сөй туган халкыңны син,
Шунда син дә сөелерсең,
Үзең дә сөярсең син.
Һәр милләт кешесе өчен:
Иң моңлы көй – милли көй,
Иң матур тел – милли тел.
Бу юлларны тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшләргә дә, укырга да сәләтле була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә без үзебезнең татар телен белергә һәм сакларга тиешбез. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята һәм тәрбияли. Ягымлы ана теле – бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирә торган иң шифалы чишмә. Милләт – халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң.
Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә һәм милләтнең иң ышанычлы һәм кадерле сердәше, юлдашы һәм юанычы булып яши. Күп гасырлар буена телебез үскән, шомарган һәм сүзләре кыскарып, җыйнакланган. Шуның өчен телебездәге иң еш кулланыла торган сүзләрнең күпчелеге, кыскару нәтиҗәсендә, бер генә иҗекле булып калган: баш, чәч, күз, каш, теш, тел, кул, бил, уч, ун, сул, арт, эч, тыш, җир, күк, тау, таш, кар, боз, су, көн, төн, кич, ай, ел, кыш, яз, көз, җәй, өй, юк, бар, күп, аз, ат, эт, ит, сөт, май, ак пакь, кул, җил...
Телебез бу ягы белән тел галимнәре өчен үрнәк булырлык искиткеч фәнни лаборатория. Сүзләрнең кыскалыгына карап, телнең җыйнаклыгын, камиллеген һәм хәтта яшен дә чамалап була. Бу яктан караганда, татар теле үтә шомарган бик борынгы тел булырга тиеш.
Тел галимнәре җир йөзендәге телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 телне сайлап алган. Шулар арасында татар теле да бар һәм ул төрки телле 200 миллионнан артык халыкка җиңел аңлашыла. Шушы 14 халыкара тел арасында татар теле иң шомарган һәм җыйнак телләрнең берсе. Бу фикерне без Наҗар Нәҗминең «Татар теле» дигән шигырендә дә тоябыз. Бу яктан караганда, татар телен саклап калу татарлар өчен генә түгел, ә бөтен төрки халыклар өчен дә гаять әһәмиятле. Саннарны гына алыйк. Бердән йөзгә кадәр булган саннарны язу машинасында сүзләр белән басар өчен (бер, ике, өч ...) татар телендә 783 хәреф кирәк булса, эсперантода 784, инглизчәдә 933, урысчада 1166 һәм алманчада 1195 хәреф кирәк. Күрәбез, эсперанто ясалма тел булса да, җыйнаклыгы ягыннан татар теленнән бер хәрефкә калыша. Димәк, математиканы укытыр өчен бу 5 тел арасында иң җыйнагы татар теле булып чыга. Аның бу өстенлеге физика һәм башка техник фәннәрне укытканда да шактый сизелә, чөнки барлык төгәл фәннәр дә математика белән сугарылган.
Мин үзем заманында татар мәктәпләрендә физика һәм математиканы татарча укыттым. Шуның өчен татар теленең бу уңайлыгын хәзер дә хәтерлим. Телнең бу үзлеге аз вакыт эчендә күбрәк һәм нигезлерәк белем бирергә юл ача. Телдәге сүзләр һәм терминнар никадәр кыскарак һәм җыйнаграк булса, фәнне укыту эше дә шулкадәр җиңел бара. Телләрнең бу үзлеге киләчәктә тел галимнәрен генә түгел, бәлки барлык төгәл фәннәрне укытучыларны да кызыксындырыр, дип уйларга кирәк.
Шуңа карамастан, татар теленең бу нечкә серләрен белмәгән һәм ике телдә дә төгәл фәннәрне укытып карамаган галимнәр татар теле төгәл фәннәрне укытырга ярамыйдыр, дип ялгышалар һәм татар мәктәпләрендә төгәл фәннәрне урысча укытырга кирәк, дип әмер бирергә дә әзер торалар. Педагогиканың бу өлгергән бәхәсен чишәр өчен, беренчедән, кимендә ике телне тигез дәрәҗәдә, бөтен нечкәлекләре белән белергә кирәк, икенчедән, бу ике телдә дә физика һәм математика фәннәрен урта һәм югары мәктәпләрдә берничә ел укытып карарга кирәк. Әлбәттә, илебездә андый галим укытучылар бик аз, ләкин андыйлар татарлар арасында әле җитәрлек һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы аларны эзләп табып, түгәрәк өстәл тирәсенә чакырса, бик яхшы булыр иде. Чөнки мондый сөйләшүләр татар мәктәпләренең язмышын хәл иткәндә бик кирәк булачак.
Заманында имеш-мимешкә генә корылган ялгыш фикер халык мәгарифе җитәкчеләренә барып җитеп, алар бу ялгыш фикерне фән кушуы дип ВУЗларда кулланды. Нәтиҗәдә, ВУЗларда татар телендә укытыла торган группалар бетерелде, аннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм яслеләрдә бетерелде. Инде бу ялгышлык бишеккә барып җитте. Бара торгач бу ялгыш фикер ата-аналар аңына да көчләп тагыла. Шулай итеп, ата-аналар, хәтта әби-бабайлар да балаларны ике тел өйрәтеп җәфаламыйк дип, ватып-җимереп булса да бишектән үк урысча гына өйрәтә башладылар. Янәсе, урыс галимнәре шикелле даһи булсын. Шул ук ялгыш фикерне яследә, балалар бакчасында да көчләп тормышка ашырдылар. Даһилеккә омтылу җене татарча гына сөйләшүчеләргә дә кагылды. Алар да кыска гына татар сүзләрен озынрак урыс сүзләре белән алыштыра башладылар: рәис – председатель, Чаллы – Набережные Челны, сөт – молоко, ит – мясо, эт – собака…
**
Кадерле ата-аналар һәм дәү әти-дәү әниләр! Баланың миендә ике тел өчен генә түгел, ә өч-дүрт тел һәм башка тагын бик күп төрле фәннәр өчен дә урын җитәрлек. Баланың мие бервакытта да белем белән тула алмый. Ул тулгач та авызын бәйләп куя торган капчык түгел. Бу урында «аш ашка, урыны башка» дигән әйтемне искә төшерик. Мәсәлән, чиләкне алма белән тутырсаң, алмалар арасында буш урын кала, шуның өчен ул тулы чиләкне борчак белән икенче мәртәбә тутырып була. Ике мәртәбә тулган чиләкне әле тары һәм тагын да ваграк әйберләр белән берничә мәртәбә тутырып була. Шуның шикелле, сәламәт баланың башында телләр өчен дә, фәннәр өчен дә урын иркен. Баланың башында урын җитмәс, дип куркырга ярамый – буш урын калмасын. Нәкъ менә шул буш урынлы балалар күпвакыт буш башны кая куярга урын тапмыйча эчә, тәмәке тарта, якалаша, урлаша һәм башка бик күп җинаять төрләрен үзләштерә башлый. Нәтиҗәдә, яшьләрне тәрбияләргә милицияләр җитешми, төрмәләр аз дип зарланабыз һәм бөтен бәлане бер Сталинга аударып котылырга маташабыз. Балаларыгызны милли телдән мәхрүм итеп бәхетсез ясамагыз. Телләр белүдән бала җәфаланмый, армый да, киресенчә, белемгә омтылышы гына арта. Бүгенге фән һәм техника белән сугарылган заманда һәркемгә 2 тел генә түгел, 3-4 тел белү кирәк.
Татар теле – безнең тел. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буена өф итеп саклап, буыннан буынга тапшырып килгән. Телнең кыска сүзлелегенә, җыйнаклыгына, формалар байлыгына һәм кагыйдәләрнең аз булуына карап, ул телне тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген тоеп була. Шуның өчен тел күрке – сүз, дигәндә, милләт күрке – тел дияргә була. Тел – милләтнең бөтен яшәү гомерендә дә тапкан һәм табынган зиһен байлыгы. Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап, киләсе буынга тапшыру – һәрбер ата-ана һәм әби-бабайның иң изге бурычы. Шушы изге бурычтан баш тарткан ата-аналарга һәм әби-бабайларга бүгенге көндә миллионнан артык милли телсез калган милләттәшләребез үпкәли. Хәзер, реформалар чорында, мондый үпкәле зарны адым саен ишетәбез һәм күрәбез (әнкәй мине тугач та, ак биләүгә биләгән, ак биләүләргә биләгән, телеңне бел димәгән).
Тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык ул – иң көчле тәрбия һәм сәләтлелек чишмәсе. Шуңа күрә милли даһиларның исеме белән һәрбер милләт кешесе горурлана, шатлана, хәтта мактана да, ә милли җинаятьчеләрнең исемен күрсә, хурлана һәм зарлана. Димәк, татар халкы да, барлык халыклар кебек үк, үзенең телен, моңын белергә тиеш. Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр һәм бездә милли горурлык булыр. Үз телен белерлек тә сәләте булмаган кешедә нинди горурлык булсын да, аңа нинди хөрмәт тусын.
Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләте була һәм үз фәнен төгәлрәк бел белә. Үз фәнеңне төгәлрәк белим, дисәң, ул фәнне башта бер тел (ана теле) аша өйрәнергә, ә аннан соң яңадан шул ук фәнне икенче мәртәбә икенче тел аша өйрәнергә кирәк. Бу очракта һәрбер тел үз өлешен кертеп, шул ук белемне ике яклап төгәлли. Бу урында шул ук «Аш ашка, урыны башка» дигән мәкаль искә төшә. Мин үзем, мәсәлән, физик буларак, физика фәнен өч тел аша: башта татарча, аннан урысча һәм соңыннан алман телендә өйрәндем. Нәтиҗәдә бу өч төрле халыкара тел өч яклап физика фәнен үзләренә генә хас тел нечкәлекләре белән аңлатып бирделәр. Ягъни мидәге фән урыннарын бер-бер артлы өч мәртәбә шыплап тутырдылар. Икенче яктан караганда, бу күптелле гамәл бер үк физика фәне нигезендә өч телнең төгәл фәннәрне аңлата алу сәләтен дә тоярга һәм сынарга мөмкинлек бирде. Заманыбызның күп тел белүче әдибе Чыңгыз Айтматов үзенең «Литературная газета»да чыккан бер мәкаләсендә: «Кыргыз, казакъ, үзбәк, татар телләре үзләренең әдәби мөмкинлекләре буенча иң алга киткән телләрдән калышмый», – дип язды (08.11.1989, 22.11.1989). Шуңа өстәп, мин дә, физик һәм математик буларак, татар теле үзенең төгәл фәннәрне аңлата алу мөмкинлекләре ягыннан дөньядагы иң таралган телләрдән бер дә калышмый, дип ышанып әйтә алам.
***
Ата-аналар һәм дәү әти-дәү әниләр! Газиз балаларыгызны киләчәктә зур фән дәрьясында иркен сулыш белән йөзәрлек итәсегез килсә, аларны шул халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белерлек итегез. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен мәктәпләрдә һәм ВУЗларда кимендә ике тел өйрәтергә тырышалар. Чөнки һәрбер телнең үзенә генә хас өстенлеге булган шикелле, аның кимчелеге дә була. Шунлыктан бер тел аша аңлашылып җитмәгән фәнне икенче тел аша ачыграк аңларга мөмкин. Шәһәрдә яшәүче балалар өчен ике телне дә яхшы белеп үсү бик тә ансат һәм аның өчен бер дә җәфаланасы юк. Татар теле – өебездә, урыс теле исә урамда гына. Бу ике телдә һәр көн радио һәм телевизор шаулап тора. Ике телнең табигатен белеп һәм тоеп үскән балага чит ил телен өйрәнү кимендә ике мәртәбә җиңелрәк.
Ике тел белүнең, бигрәк тә татар телен белүнең тагын бер нечкә үзлеге турында әйтик. Бүгенге кризисның коточкыч тизләнеш белән тирәнәя баруы бәхәссез. Моның төп сәбәбе – эчкечелек. Исерткеч – кешенең акылын җуя. Бу да бәхәссез. Ләкин кризистан чыгып булырмы? Ничек чыгарга? Монысын инде илебездә беркем дә белми һәм белергә дә теләми. Чөнки исерткечне күп куллану аркасында барлык дәүләт җитәкчеләренең (һәм депутатларны да) акылы һәм белеме шул дәрәҗәдә җуелган ки, аның бүгенге көндә бу фаҗигане аңларлык белеме дә, сәләте дә юк.
Ярты гасыр буена исерткечнең кеше организмына ясаган зарарын өйрәнүче хирург академик Ф. Г. Углов үзенең «Из плена иллюзии» дигән китабында бу турыда язды инде (1986). Ләкин аны дәүләт җитәкчеләребез аңлый алмады. Шуның өчен СССР халык депутатларының І съездында (июнь, 1989) Н. Шмелев трибунадан 1985 елда тыелган эчкечелекне яңартырга тәкъдим кертте. Шуны гына көткән депутатларның 70-80 проценты аягүрә басып бу тәкъдимне алкышлады. Башына тай типмәгән кеше өчен бу тамаша исереклек демократиясенең озакка бармаячагын күрсәтеп тора иде. Шулай булды да, эчкечелек яңартылды, җинаятьчелек коточкыч тизлек белән яңадан үсә башлады. СССР империясе таркалды, инде РСФСРга да чират җитте. Шулай булачагы Угловның китабын җентекләп укыган кешегә билгеле иде инде. 1988 елда бу китапның татарчасы чыкты («Яшел елан кочагыннан»). Мин шул китапның икесен дә укыдым һәм, хөрмәтле укучыбыз, сезгә дә киңәш итәм.
Урысчасы аның казна теле белән, татарчасы исә, нәкъ безнеңчә, татар колагы өчен язылган. Тегесендә аңлашып җитмәгән җирләре татарчасында татар теленең үзенә генә хас мөмкинлекләре һәм нечкәлекләре белән искиткеч итеп аңлатыла.
Ышанып әйтә алам: әгәр кем бу ике китапны җентекләп укып чыкса, бер вакытта да эчмәс тә, тартмас та. Алай гына да түгел, барлык кешеләрне дә аеклыкка үзе өндәр (әгәр үзенең акылы тәмам эчкелек белән җуелып өлгермәгән булса). Бүгенге кризистан чыгу серен шушы ике китаптан эзләргә кирәк.
Димәк, аек баш белән бөтенебез дә шушы изге адымны атласак, кризистан чыгу юлына, һичшиксез, басарбыз. Шунда без телебезнең тагын бер гаҗәеп шифалы һәм изге үзлеген татырбыз.
Гали Зәбиров, физика-математика фәннәре кандидаты.
«Мирас». – 1996. – №5-6. – Б.177-179.
Әлеге язма «Мирас» журналының туксанынчы елларда чыккан санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала