Учактан чәчрәгән чаткылар
Аның өлеше
Шәһәребезне яшелләндерү эшендә слесарь Ивановның өлеше аеруча зур. Күптән түгел ул «Яңа өйләнешүчеләр бакчасы»на җиденче агачын утыртты.
Кышкы сурәт
Г.Камал театры сәхнәсендәге шикелле кеше ышанмаслык эре кар ява.
Тыйнаклык
Тыйнак кеше. Әгәр тыйнаклык буенча ярыш уздырылса, тыйнаклыгы аркасында ул финишка иң соңгы кеше булып килер иде.
Гомердә булмаганны
А.А.Мөртәтшин, педагогия институтын тәмамлагач, укытучы булып эшли башлады.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА