Казанда яшәүче Юлия Зыятдинова үзен рәссам-пейзажчы дип саный. Аның табигать гүзәллеген сурәтләгән картиналары күп. Әлеге чибәр рәссамыбыз бигрәк тә үзенең күзләре төсендәге диңгез күренешләрен яратып ясый кебек. Аларга ул үзенчәлекле рамнар да сайлый.
Рәссам Юлия Зыятдинова. /Фотолар – Ю.Зыятдинованың шәхси архивыннан.
– Юлия, сез тумышыгыз белән кайдан, нинди белгечлеккә укыдыгыз?
– Мин 1998 елның октябрендә Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә туып, шунда үстем дә. Рәсем ясарга яратканга, Балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыдым. Сүз уңаеннан, әтием рәсемнәрне яхшы ясый. Ә әнием минем рәссам булуымны теләде. Безнең туганнар арасында да шушы һөнәр ияләре бар. Унҗиде яшемдә Татарстанга килеп, Казан илкүләм тикшеренү технология университетына кердем. «Җиһаз һәм йортлар төзү дизайны һәм технологиясе» белгечлегенә укыдым. Казандагы студияләрнең берсендә 3 ел фотограф, дизайнер булып эшләдем. Бүгенге көндә мин – ирекле рәссам.

– Кайберәүләр ирекле рәссам булып китәргә кыймый да, ә сез кыю карарга килгәнсез...
– Бүгенге заманда ирекле рәссам булып иҗат итү – гадәти хәл ул. Картиналар язасың, үзеңне үзең танытасың, социаль челтәрләр алып барасың... Әлбәттә, осталыгыңны арттыру да сорала. Мин, мәсәлән, Казанда сынлы сәнгать студияләренең берсендә курслар үттем.

– Яңа картиналарыгыз өчен сюжетларны ничек табасыз?
– Күңелемне нинди күренеш илһамландырса, шуны сурәтлим. Балачакта табигать кочагында уйнап үстем дияргә була. Ә менә Казанга күченгәч иркен басу-кырлар, урман һәм чәчәкле аланнар ерагайды, шунлыктан табигатьнең кадерен күбрәк аңлый башладым. Җаныма хуш килгән бу темадан читләшмәдем. Пленэрларга даими рәвештә чыгам. Кышкы урманны ясаганда да салкынга игътибар ителми. Вакыт табып башка илләргә дә сәфәр кылам, анда да этюдлар ясыйм, Абхазия, Грузия, Көньяк Урал тауларын тасвирлаган чаклар еш искә төшә, чөнки тауларда тулы хөрлекне тоясың.

– Сезнең диңгезләр, океан күренешләре, дулкыннар язылган әсәрләрегез гаҗәеп осталык белән иҗат ителгән! Бу темага ничек килдегез?
– Уңай бәяләмәгез өчен рәхмәт! Әйе, әлеге тема да күңелем түрендә. Күпләр диварларга эленгән шундый картиналарым үзгә атмосфера тудыра, ди. Бервакыт үзем дә уйга калдым: мин ни өчен бу жанрга тартылам соң әле?.. Бераздан аңладым: әтием диңгезче булып хезмәт иткән, һәм ул миңа еш кына диңгезчеләр, диңгез стихиясе турында бик тәфсилләп сөйли иде. Күрәмсең, диңгезне, һава белән су гармониясен яхшырак аңларга теләвем аңга сеңеп калган. Диңгез мине мәгърурлыгы, гел үзгәреп торучанлыгы, боегудан шифалавы, серле, могҗизаи көче белән сокландыра.

– Ак күбекле, үтәкүренмәле дулкыннарны язарга теләгән, әмма махсус белеме булмаган инсан моңа ирешә аламы?
– Әгәр дә сынлы сәнгатькә ныклап төшенергә теләп, ясау техникасын бик тырышып өйрәнсә, әлбәттә, ирешә ала. Әгәр эшләрен сәнгать сөючеләргә дә җиткерергә теләсә, интернетта үз аудиториясен булдыра. Хәзер, бу нисбәттән, осталар өчен уңайрак чор инде.

– Картиналарыгыз уртача күпме вакыт эчендә языла? Әгәр дә берәр эшегезнең үзегез теләгәнчә килеп чыкмавын күрсәгез, нишлисез?
– Алар төрлечә языла. Әгәр дә күләме кечкенәрәк миниатюра икән – бер кичтә. Ә инде катлаулы зур әсәргә алынсам, эш бер ай буе дәвам итәчәк. Бу, нигездә, интровертлар, сабыр кешеләр һөнәре. Нәтиҗә, язу рәвеше белән канәгать булмаган чаклар булгалый. Андый вакытта әлеге эшемне читкә алып куям. Бер-ике көннән соң аңа кире әйләнеп кайтып, дәвам итәм. Майлы буяулар куллану техникасы сурәтне үзгәртү мөмкинлеген бирә, әмма хезмәтем инде һич кенә дә ошамый икән, дәвам итмим, башка әсәр яза башлыйм. Гомумән, рәссам булу «мәңгелек укучы» халәтендә булу төсле, чөнки иҗат – ул һәрчак киеренке эзләнү, тирә-юньне даими күзәтү, яңача караш, натураны барлау, картина композициясе ритмын булдыру, сурәт өчен дөрес төсләр гаммасын сайлау, аны төсмерләр белән тулыландыру һ.б.
– Юлия, уңышка ирешүнең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Уңыш, минемчә, үз һөнәреңне ярату белән бәйле. Язганда мин иҗат процессына тулысынча биреләм, әйләнә-тирәдәге мохиттән ерагаеп торам. Бары җан җылысы сеңгән картиналар гына башкаларның күңелен яулый ала, диләр бит. Бу чыннан да шулай.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала