Ендурайкино авылы ташбашы

Күргәзмәне ачу тантанасыннан
Озакламый Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Акимов 75 яшен билгеләп үтәчәк. Ә бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында аның күргәзмәсе бара.
Бу рәссамның иҗаты беренче карашка сәер тоелыр. Әмма аны аңлар өчен тормышына, кайда яшәвенә, ничәнче елларда актив иҗат итүенә игътибар бирү кирәк. Владимир Акимов Самара өлкәсенең Ендурайкино чуваш авылында дөньяга килгән. Ленинградта И.Репин исемендәге рәсем, скульптура, архитектура институтын тәмамлаганнан соң, Чаллыга килеп яши башлый, җәмәгать урыннарын бизәү белән шөгыльләнә. Татар ашлары йортын рәсемләүдә катнаша. Мәктәп, балалар бакчалары, бүтән җәмәгать урыннарына кылкаләме белән җан өрә. Чаллыдан тыш, Владимир Акимовның монументаль эшләре Казанда, Лениногорскида бар.

«Яшка-Кино».
Картиналары реализм, сюрреализм, символизм һәм башка өслүбләрдә иҗат ителгән. Жанр ягыннан да иҗаты төрле – анда пейзаж да, натюрморт та бар. Борынгы Греция мифларын яратып сурәтли. Шулай да төп урынны билгеле бер темага багышланган картиналар били.
Владимир Акимовның иҗатына якты юмор, күтәренке рух, декоративлык хас.

«Катя әби».
Рәссамнар күп, әмма республикабызда гына түгел, ил күләмендә кызыксыну уяткан авторлар сирәк. Шуларның берсе Владимир Акимов. Тормышны ничек бар – шулай сурәтләмичә, аңа үз мөнәсәбәтен белдерүе белән сынлы сәнгатьтә үз урынын тапты бу кылкаләм остасы.
ЕНДУРАЙКИНО ХЫЯЛЫЕ
Иң зур урынны туган авылы Ендурайкинога багышланган картиналар тота, мөгаен. Нинди авыл ул Ендурайкино? Кайчан барлыкка килгән? Анда кемнәр яшәгән? Ни өчен рәссамыбыз аны олылый? Шунда туып-үскәнгә генәме икән? Хикмәтле авыл булып чыкты ул. Исеме үк кызык. Элек-электән бәйсез, баш бирмәс, ирекле рухлы халык яшәгән монда.

«Уян, сәрхүш!»
Рәссам үзе авылы турында болай дип сөйли: «Бабаларыбызның әйтүенә караганда, авылыбызга Идел буенда Федька-Желудяк кыясы астында патша гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәннән соң Стенька Разин дружинасыннан качып котылган бер кеше нигез сала. Федька-Желудяк – кушамат ул. Бездә һәр кешенең кушаматы бар. Авылыбызның куе урман, тирән чокырлар арасында урнашуы бу сүзнең хаклыгын дәлилли.
Бездә казаклар, рус, татар, башкорт, чувашлар яшәгән. Чувашча сөйләшәбез, чувашлар күбрәк булган, димәк. Патша гаскарләреннән кем кая качкан бит – татар һәм башкорт җитез атларына атланып дала буйлап җилдерткән, мордва, мари урманнарга сыенган, чувашлар чокырлы урыннарда качып котылмакчы булган. Бездә чокырлар әле һаман да тирән. Минем бабам атаклы рәссам Суриковның «Утро стрелецкой казни» картинасындагы карт белән бер. Ачуы чыкса күзләре ут кебек яна иде. Совет заманнарында да Ендурайкино халкы ирекле рухлы, бәйсез булып калды. Аны әле бер колхоз, әле икенчесе үзенә алды. Әмма Ендурайкино берсенә дә куаныч китермәде. Әле бер мәктәпкә, әле икенчесенә йөреп укучы Ендурайкино балалары артыннан кара сакал кебек «хулиган» яманаты тагылып йөрде. Кыскасы, бунтарьлык каныбызда безнең. Халкыбыз мал асрап, печән чабып, иген чәчеп-урып көн күрде. Көзләрен туйлар күп була торган иде. Кышлары исә такмак әйтешеп, кызык-мызык, кети-мети белән үтә дә, шуннан соң сугышчан рухлы ташбашлар – нәни ендурайлылар дөньяга аваз сала. Бүген алар дөнья буйлап таралган... Ендурайкиноның һәрбер кешесе турында аерым сөйләсәм, Толстойның «Сугыш һәм солых»ыннан ким булмас. Шулай да туганым тимерче Сашка турында әйтмичә булдыра алмыйм. Авыл халкы аны зирәк акылы өчен «Хо Ши Мин» дип йөртте. Телгә үткер Сашкадан бөтен авыл халкы өркеп тора иде. Яшка-Кино – авылның шамакае. Үз тирәсенә бала-чаганы җыеп ала да, китә сөйләп. Яртысы ялган, уйдырма булса да, онытылып тыңлыйбыз. Бервакыт йоклап киткәч, башында бер карга оя корган һәм бала чыгарган, имеш. Ә бервакыт районга баргач, элеватор баганасына менеп, җиләнен җәеп җибәргән дә, очып киткән, ди. Әти-әниләр Яшкадан көлә. Безгә исә кызык. Яшка кебек артистлар булмаса, бертөрле, соры тормыштан авыл халкын тагын кем коткарган булыр иде? Ендурайкино авылын Яшка-Кинодан башка күз алдына да китереп булмый. Җәннәт белән тәмуг арасындадыр инде ул хәзер. Җәннәт – аның өчен артык тыныч урын. Тәмугка ник эләксен үз гомерендә черки дә үтермәгән саф күңел?! Йөри бугай искергән җиләнен җилфердәтеп. Кулында элеккечә көтүче чыбыркысыдыр. Табигать баласы иде ул. Зиратта фотосурәте дә башкаларныкы кебек түгел. Эшләпәдән төшкән, авызын тутырып елмая…

«Федька Хусейн». «Санька Мамед». «Петька Деголь». /М.Галиуллина фотолары
«Кайда бәхетле булсаң, илең шунда», дигән берәү. Авылдан киткәч бик бәхетле буласым килде. Әмма ераграк киткән саен, сагынуым, җирсүем артты гына. Хәер, элеккеге авыл түгел инде ул хәзер. Йортлар искергән, байтагы бөтенләй юкка чыккан. Кичләрен шау-гөр килеп яшьләр урам әйләнми. Көндезләрен тузаннар очырып ат арбалары җилдертеп узмый. Кичләрен аеруча авыр – тынлык күңелгә үтеп кереп, баш миен өшетә...»
Владимир Акимов сурәтләрендә Яшка-Киноны да, Хо Ши Минны да, Ендурайкино авылының баш бирмәс бүтән геройларын да очратырга мөмкин. Йорт хайваннарын да бик яратып сурәтли ул. Аларга кеше сыйфатларын иңдерә. Аеруча яраткан малкае – кәҗә. Күргәзмәдә йөргәндә әллә ничә кәҗә портретына тап буласың. Авыл сурәтләренең күбесе 1980 еллар ахыры – 1990 елларда иҗат ителгән. Бу вакыт тарихка зур үзгәрешләре белән кереп калды. Кая карама – тотрыксызлык, элек табынган кыйммәтләр аяк астына салып тапталды. Бу аңлаешсыз, томанлы вакытта рәссам үзенә җылы, сыеныр урын эзләп балачак хатирәләренә кайтты, ЯшкаКино, Хо Ши Миннардан үзенә күрә таяныч эзләде булса кирәк.
ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ АТЛАУ
Җәмгыятьтәге үзгәрешләр сәнгать дөньясына да тәэсир итте. Рәссам халкының, мәсәлән, дәүләт заказлары кимегәннәнкими барып, көннәрдән бер көнне бөтенләй бетте. Дәүләт дилбегәсе бушый төште, һәм кылкаләм осталары, соцреализм кысаларыннан чыгып, үзләре теләгәнчә иҗат итү мөмкинлегенә ия булды. Күпләр тамырларга әйләнеп кайтыр юллар эзләде. Элек тормышны ничек бар – шулай сурәткә иңдерсәләр, 1990 елларда рәссам халкының байтагы яшәешкә үз мөнәсәбәтен белдерә башлады. Үзгәртеп кору елларында җәмгыять түгел, аерым кеше, аның хисләре алга чыкты. Владимир Акимов иҗатында сюрреализм чалымнары күренә башлау, гротеск, сатира җәмгыятьтәге зур үзгәрешләр белән бәйле дип уйларга нигез бар. Ник пейзаж, натюрморт ясап кына тынычлап яшәмәскә? Рәссам картиналарын сатып табыш алу турында гына түгел, беренче чиратта тормышны чагылдыруны уйларга тиеш. Юкса художник дигән олы исемгә тап төшергән була, профессиягә хилафлык килә, дип саный Владимир Акимов. Аның иҗатында, мәсәлән, үзгәртеп кору еллары башлангач тормыш читендә калган әби-бабайлар портретлары зур урын алып тора. Караңгы төсләр өстенлек итә бу картиналарда. Җәмгыятьнең кырыслана, кешелеклелекне җуя баруына, техниканың үсеп, тереклекне кысу-кысрыклавына җаны әрни рәссамның. Чаллы кебек яңа шәһәрләрдә бу тискәре күренешләр бигрәк тә ачык күренә. Тормыштан чыгарып ташланган кешеләр турындагы картиналарда ялгызлык, кадерсезлек хисләрен тоеп, бер тамашачы да битараф калмас. Шәһәрләр үскән саен, анда адәм баласына урын тарая баруы гаҗәп түгелмени?! Яшәү шартлары яхшыргач күңелләр тараеп калыр дип кем уйлаган?!
БОРЫНГЫ МИФЛАР ТУРЫНДА БӘЯН
Владимир Акимовның Борынгы Греция мифларына мөрәҗәгать итүе дә тикмәгә генә түгел. Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, мәсәлән, «Искусство новых городов» дип исемләнгән китабында, Владимир Акимов җәмгыятьтәге бүгенге җитешсезлекләрнең, бозыклыкның тамырларын шуннан эзли, дигән фикер әйтә. Рәссамны иң борчыган темаларның берсе – Җир йөзендә бертуктамый барган сугышлар. «Марс биюе» картинасында, мәсәлән, зур итеп кеше рәвешендә сурәтләнгән сугыш Алласы Марсны күрәбез. Аста исә канга баткан – Җир йөзе.
БИБЛИЯ СЮЖЕТЛАРЫ
Борчулары елдан-ел үсә рәссамның, һәм, нәтиҗә буларак, «Армагеддон» дип исемләнгән зур картина да дөньяга туа. Армагеддон – Библиядә дөнья бетәчәк урын, яхшы һәм яманның соңгы сугышы. Владимир Акимов өч метрдан зуррак бу картинасын 20 елдан артык иҗат итә. 1980 елларда Германиягә барып Бухенвальд лагерен күрү картина яза башлауга этәргеч була. Куе кызыл төсләр өстенлек иткән сурәт күңелдә шом уята. Сугышлар кайчанга кадәр дәвам итәр? Золымның тамырлары кая барып тоташа? Адәм баласына ни җитми? Әнә шул сорауларга җавап эзләргә чакыра рәссам. Библия буенча иҗат ителгән бердәнбер сурәт түгел бу. Владимир Акимовның изге китап сюжетларына еш мөрәҗәгать итүе катлаулы заманнарда сорауларга җавап эзләвен, тынгысызлыгын, җәмгыять өчен сызланып яшәвен раслый. Ул бүтән рәссамнар белән Чаллыда чиркәүләр рәсемләүдә дә катнаша.
ЙОМГАК УРЫНЫНА
Җыеп кына әйткәндә, Владимир Акимов иҗатында һәркем үзе өчен кызык булган күренешләр таба алачак. Рәссам Чаллыда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясенең дизайн кафедрасында укыта да әле.
Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты исеменнән аның җитәкчесе ярдәмчесе Гаяз Әхмәтшин рәссамга мактау кәгазе тапшырды. Шундый олы останың күргәзмәсен зуррак залда күбрәк халык җыеп уздырсак, тагын да шәбрәк булачак.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА