Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Атлантида баласы Дефак Рәхмәтуллин

Йомшак, җылы киезне тормышыбызга кайтарган рәссам Дефак Рәхмәтуллин исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.

 

Рәссам Дефак Рәхмәтуллин (1951-2007).

 

 

Галимнәребез әйтүенә караганда, борынгыдан килгән киез келәмнәр XIX йөзнең икенче яртысыннан көнкүрешебездә көннән-көн сирәгрәк кулланыла башлый. Шулай да Татарстанның Бөгелмә, Азнакай һ.б. районнарында киез келәмнәр басу эше 1930-1940 елларга кадәр дәвам итә әле. Дефак Рәхмәтуллин дөньяга килгән Бөгелмә районының Татар Димескәе авылында киез басу һөнәре киң таралган була. Әтисе Гатаулла ага тирә-юньдә киез остасы буларак дан казана. Улы Дефак аның эшен дәвам итеп кенә калмый, борынгы бу һөнәрне яңа биеклеккә күтәрә. Киезләрне алар хатыны Роза ханым белән бергәләп баса. «Килен булып төшкәндә, Дефакларның өендә киез келәмнәрнең күп булуына хәйран калган идем», – дип искә ала Роза ханым.

 

 

«Безнең чибәркәй».

 

 

Дефак Рәхмәтуллин Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң Татарстан Сәнгать фондының Бөгелмә бүлегендә эшли. Башта картиналар иҗат итә. Киез сәнгате белән исә 1970 еллар ахырында ныклап шөгыльләнә башлап, борынгы технологияләрне өйрәнә, «ала киез» һәм «сырмак» техникаларын үзләштереп, диварларны бизәү өчен үзенә бер төрле рәсемле келәмнәр басарга керешә. Бу дивар панноларында Дефак Рәхмәтуллинның иҗат үзенчәлеге – аның гаҗәеп милли җанлы булуы, символлар белән эш итүе, композиция кору осталыгы, фәлсәфи фикерләве күренә. Гатаулла улы Дефакның иҗат асылын аңлар өчен, хезмәтләренең исемнәренә күз салу да җитә. «Каз канаты», «Иртәнге намаз», «Алтынчәч», «Корбан бәйрәме» картиналары, «Сабан туе», Тукай әкиятләре буенча башкарылган «Айлы төн», «Тормыш агачы», «Чәчәк ат, Татарстан!», «Скиф бизәге» һ.б. келәмнәре рәссам иҗатының милли асылын белгертә.

 

 

«Атилла әнисе белән».

 

 

1980 елларда алар рәссам Булат Мәрданов белән Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә балалар бакчалары, мәктәпләрне рәсемли, хатыны Роза белән Бөгелмәдәге җәмәгать биналары өчен киез паннолар иҗат итә. Бөгелмәнең 200 еллык юбилее уңаеннан монумент, медаль, истәлек тамгасы эскизлары ясый, герб эскизын эшли.

 

 

Каюм Насыйрига багышланган шәмаил. /ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее архивыннан

 

 

Шулай да, барыннан бигрәк, Дефак Рәхмәтуллинның киез сәнгатенә керткән өлеше кыйммәт. Исеме әлеге борынгы сәнгать төрен торгызучы буларак энциклопедияләргә теркәлгән икән, бер дә юкка түгел бу. Туку, чигү, тал чыбыгыннан үрү, чүлмәкләр әвәләү – гап-гади һөнәрчелек төрләре генә түгел, алар халыкның күңел байлыгын чагылдыра. Алар юкка чыкса, милләт үз йөзен югалта, вакланып кала. «Һәм һөнәрчелек югалган җәмгыятьтә әхлак какшый», – дип тә өсти Роза Рәхмәтуллина. Шуңа күрә адәм баласын түбән тәгәрәп кешелек сыйфатларын җуя баруыннан туктатыр өчен борынгы һөнәрләрне кайтарырга кирәк. Туку, чигү, киез басуны торгызуның иң үтемле ысулы – аны мәктәп балаларына өйрәтү. Роза Рәхмәтуллина нәкъ менә киез басуны беренче урынга куя. Таркау заманда кешеләрне берләштерә, өмә җыеп күмәк башкарыла торган һөнәр бу, ди.

 

 

Дефак Гатаулла улының хатыны Роза ханым киез басу буенча осталык дәресе үткәрә.

 

 

Ирле-хатынлы Рәхмәтуллиннар яшь буынга киез басу сәнгатен өйрәтеп бик зур эш башкарды. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен мисалга китерү дә җитә. Рәссам Дефак Рәхмәтуллин һәм хатыны Роза ханым, бу мәктәп белән озак еллар хезмәттәшлек итеп, төрле проектлар эшли. Шуларның иң колачлысы күргәзмәләр оештырудыр, мөгаен. 1997 елда Дефак Рәхмәтуллинның шәхси күргәмәсен ачудан башлана бу эш. Ярты ел дәвамында йомшак, җылы киезләрне, милли төсле картиналарны карарга балалар да, әти-әниләр дә килә. Шуннан соң 30 ел эчендә 120 рәссам эшләреннән экспозиция оештырыла. Әле бу көннәрдә дә гимназиядә рәссам Рөстәм Хуҗинның картиналары күргәзмәгә куелган. Моңа кадәр мәктәпләрдә кылкаләм осталарының иҗат эшләрен диварларга элү күзәтелсә дә, рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен оештыру педагогикада беренче мәртәбә. Бу чараның туган як тарихын, аның мәдәниятен өйрәнүдә әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

 

 

«Сабан туе».

 

 

Гимназия бинасын милли рухта бизәү буенча да бик зур эш башкара Дефак Рәхмәтуллин. Танылган мәгърифәтчеләр Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, язучы Мәҗит Гафурига (һ.б.) атап ясалган гүзәл шәмаилләр шәлкеме гимназия өчен генә түгел, татар рәсем сәнгате өчен дә зур әһәмияткә ия.

 

 

Милли бизәк.

 

 

Роза һәм Дефак Рәхмәтуллиннар оештырган киез басу остаханәләрен әле дә искә алып сөйлиләр. Киез басу өмәләрендә катнашкан балалар бүген инде әти-әни булып, үз балаларын гимназиягә укырга җитәкләп килде. Милли телгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт шулай буыннан-буынга күчә килә икән, киез баскан сәгатьләр дә бушка узмаган, димәк. Гимназиянең элеккеге директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина бу осталык дәресләрен бик җылы итеп искә ала. Киез келәм сәнгатенә өйрәтергә Мәскәүдәге татар мәктәбенә баруларын сагынып та, горурланып та сөйли. Мәскәү балалары белән өмә оештырып, җырлап киез басуны кабатлап булмастыр инде хәзер. Ул бердәнбер милли мәктәбебезне ябып яталар әнә... Исән булса, моңа Дефак Рәхмәтуллинның да күңеле, һичшиксез, бик әрнегән булыр иде. Заманында улы Атилланы танылган 2 нче гимназиядә укытыр өчен Бөгелмәдән Казанга килә. Баланы яшьтән үк милли рухта тәрбияләүнең әһәмиятен ул бик күпләргә караганда да яхшырак аңлагандыр.

 

 

«Әни».

 

 

1990 елларда милли көрәшнең борынгы чорлардан башлап бөтен тарихын өйрәнеп эмблема ясаган рәссам да Дефак Рәхмәтуллин. Һәм ул эмблема милли спорт төренең асылын ачкан иң отышлы билге буларак югары бәяләнгән һәм 30 ел буена кулланылышта кала икән, бу да рәссамның башкару осталыгын, милләтпәрвәрлеген искәртә ләбаса!

 

Замандашларыбыз арасында китаплар язган рәссамнарны күп беләме икән укучы? Булса да, бер-ике генә алар. Дефак Рәхмәтуллин исә төрки халыкларның борынгы тарихын өйрәнеп китаплар чыгарган шәхес. Алар арасында иң билгелесе – «Атлантида балалары». Анда рәссам төрки халыкларның тарихы ерак Атлантидага барып тоташа дигән фикерне үткәрә. Платон язмаларына күз салсаң, Атлантиданың якынча безнең чорга кадәр 9500 елда юкка чыкканын белеп була. Ә аның кайчан барлыкка килүен бер Аллаһ кына белә. Бу китапта рәссамның төрле өлкәдә – тарих, культурология, тел, фәлсәфә, география, археологиядә (һ.б.) киң белеме, аналитик фикерләве ачык чагыла.

 

Ни кызганыч, рәссам Дефак Рәхмәтуллин алтмышын да тутырмыйча бакыйлыкка китеп барды. Бүген аның эшен хатыны Роза ханым дәвам итә. Ерак Атлантиданың хыялый бер баласы, дөньяны киезгә «төреп», үзеннән соң якты исем, җылы, наз калдырды...

 

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, Бөгелмә рәссамы Камил Акмановка иҗат эшләренең репродукцияләрен тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 7
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи