Танылган музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Сабир кызы Таҗиева 25 июньдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Әлбәттә, музыкантлар даирәсендә аның абруе зур, шулай да Татарстан радиосы һәм аның тыңлаучылары өчен ул аеруча якын, кадерле кеше. Чөнки Клара апабыз иҗат юлын шушында башлап җибәргән, шушы коллективта канат чыгарган.

Клара Таҗиева. 1970 ел.
Ул 1941 елның дәһшәтле сугыш башланып киткән көннәрендә Үзбәкстанның Әндижан шәһәрендә дөньяга килә. Үсеп буйга җиткән сәләтле кызны язмыш ата-бабалары Ватанына алып кайта. Казан музыка училищесын, аннары атаклы педагог Юрий Виноградов классында Казан дәүләт консерваториясенең композиция-теория факультетын тәмамлый. Студент елларында ук Татарстан радиосы белән хезмәттәшлек итә башлый һәм 1969 елда, кулына диплом алуга, музыкаль тапшырулар редакциясенә мөхәррир булып эшкә килә.

Клара Таҗиева, тавыш режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова, журналист Фәләх Насыйров. 1970 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Янып-ялкынланып иҗат итә яшь белгеч. Көн саен эфирга бирелә торган концертларны эчтәлеклерәк, тыңлаучылар күңеленә якынрак итәргә тырыша.
Республиканың музыкаль тормышындагы бер генә вакыйга, бер генә яңа әсәр дә аның игътибарыннан читтә калмый. Татарстан радиосында эшләгән елларда ул дистәләрчә музыкаль программа, автор һәм башкаручылар белән әңгәмәләр, композиторлар һәм җырчыларның иҗат портретларын күз алдына китереп бастыручы җитди тапшырулар әзерли. Аларның беркадәр өлеше, бәхетебезгә, радио фондында саклана һәм һич тә архив тузаны җыеп ятмый, тематик ихтыяҗ туган саен, эфир әйләнешенә керә.

Татарстан Язучылар берлегендә очрашу. Алгы планда (сулдан): Клара Таҗиева, Лена Шагыйрьҗан, Рафис Корбан; арткы планда: Земфира Гыйльметдинова, Илнур Фәйзрахманов, Данил Салихов. 2000 еллар.
Яшьлекләрендә үзешчән сәнгатьтә катнашып йөргән укучыларыбыз да Клара ханымга рәхмәтле дип беләбез, чөнки ул вакыты белән дә, шәхси мәнфәгатьләре белән дә исәпләшеп тормыйча, ихластан республика шәһәр-авыллары буйлап йөреп, талантлар эзләде. Халык арасыннан һәвәскәр җырчылар, музыкантларны барлап, аларның язмаларын радиодан яңгыратты.
Музыкаль журналистика белән беррәттән Клара Таҗиева фәнни эзләнүләрен дә дәвам иттерә. 1971-1973 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый. Диссертациясе үзенең остазы – татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, композитор Мансур Мозаффаров иҗатына багышлана. 1994 елда аның бу хезмәте китап булып басылып чыкты. Гомумән, әлеге композиторның иҗаты Клара ханымның фәнни эшчәнлегендә зур урын алып тора, 2006 елда дөнья күргән «Башка берни дә кирәкми» исемле икенче китабы да шушы теманы дәвам иттерә.
1981 елда шактый ук тәҗрибә туплаган, зур белемгә ия булган белгечне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакыралар. Ул биредә әдәби-музыкаль лектория бүлегендә актив эшчәнлек башлап җибәрә. Милли моңнарыбызны, зәвыклы профессиональ музыканы халыкка аңлату-төшендерү юнәлешендә зур эшләр башкара. Илһам Шакиров, Гали Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов, Наҗия Теркулова, Әлфия Галимова кебек күренекле җырчыларның концертларындагы чыгышларын өлкәнрәк яшьтәгеләр әле дә сагынып искә ала.
Филармониядә эшләгән елларында да Клара ханым радиодан аерылмады, аның музыка дөньясындагы вакыйгаларга, яисә сәнгать коллективларына, башкаручыларның иҗатына багышланган чыгышлары эфирда гел яңгырап торды. Лаеклы ялга чыгып, «ирекле иҗатчы» булып алгач, Клара Таҗиева үз эшчәнлеген яңа дәрт, яңа көч белән дәвам иттерде кебек тоела безгә. Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Юрий Виноградов, Фәридә Кудашева кебек мәшһүрләребезнең юбилейлары уңаеннан кичәләр үткәреп, халык рәхмәтен казанды. Иҗади очрашулар оештыру, төрле даирәләрдә лекцияләр уку аның өчен даими бер эш булды. Бу яктан без аны музыка мәгърифәтчесе дип тә әйтә алабыз. Салих Сәйдәшев музеенда «Музыкаль салон» оештыру өчен җан атып йөргән кешеләрнең берсе шулай ук Клара Таҗиева булды. Музыка сәнгатенең төрле юнәлешләренә, аерым композиторлар һәм башкаручыларның иҗатына кагылышлы һәр мәкаләсе исә матбугатта яңа сүз, яңа фикер булып кабул ителде.
Әйткәнебезчә, Клара апа үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Ул әле дә иҗатта, иҗтиһатта. Кем генә булса да, кайларда гына эшләсә дә, үзенә илһам канатлары куйган Татарстан радиосыннан беркайчан да аерылмады. Без дә аны яратып, якын итеп, үзебезнең Клара апабыз, дип йөрибез. Котлыйбыз, Клара апа, Ходай сезне сәламәтлектән аермасын!
Зәвыклы каләм иясе
Күренекле язучы һәм драматург, һәр җөмләсендә туган телебезнең гүзәллеген, чиксез мөмкинлекләрен чагылдырып бирә алган зәвыклы, ихлас һәм һәр сүзе белән уйланырга мәҗбүр итүче каләм иясе Габделхәй Вәли улы Сабитовның (1931-1995) тууына 28 июнь көнне 95 ел тула.

Габделхәй Сабитов (1931-1995).
Аның иҗат юлы шулай ук «Татарстан» телерадиокомпаниясе белән бәйле. 1960 елны Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлап кайткач, ул хезмәт юлын нәкъ менә Казан телестудиясендә әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире булып башлап җибәрә. Аннары инде республиканың «Ялкын» һәм «Чаян» журналларында, басма матбугатта эшләү тәҗрибәсе туплый.
Габделхәй ага кайда гына эшләсә дә, хәтта «Туган җир туфрагы», «Үлемсез Акылгали», «Тармаклы яшен», «Урман кызы», «Кайнар туфрак», «Ярсулы яз» кебек китаплары, «Гарасат», «Чулпан таңны уята» кебек бөтен татар дөньясын тетрәндергән пьесалары белән дан казанып, зур әдип булып танылган вакытларында да Татарстан радиосына эзен суытмады. Хикәяләре еш кына, матбугатта дөнья күргәнчегә кадәр, радио эфирында яңгырады. Әлеге язмалар хәзерге вакытта аның «тавышландырылган әдәби мирасы» булып фондыбызда саклана.
1984 елда, әйтик, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашында аның әсәрләре буенча «Кәккүк ялгыша икән» һәм «Ай сукмагы» исемле ике радиоспектакль куелган. Соңгысына композитор Хөснулла Вәлиуллин атап музыка язган. 1982 елда Ренат Таҗетдинов – «Өянкеләр бөре яра», Айрат Арсланов – «Туй бүләге», 1988 елда Ирек Баһманов «Ярсулы ат» хикәяләрен яздырганнар. 1991 елда режиссерыбыз Госман Әхмәтҗанов язучының дистәгә якын кыска хикәясе тупланган күләмле радиотапшыру әзерләгән. Шул ук елларда Ирек Баһманов укуында «Тармаклы яшен» әсәре буенча «Айбаш» исемле моноспектакль эшләнгән.
Татарстан радиосы дулкыннарында Габделхәй Сабитовның иҗаты халыкка хезмәтен дәвам иттерә. Аның әсәрләре, бигрәк тә балалар өчен язылган хикәяләре эфирда даими яңгырап тора. Моны тыңлаучыларыбыз үзләре дә дәлилләр, дип уйлыйбыз.
Татарстан радиосы архивыннан, күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов укуында Габделхәй Сабитовның берничә хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала