Шәркый Төркестан һәм Голҗа татарлары

Очып, чүлләр кичеп, таулар ашып, Килеп төшкән микән, башкай адашып?.. Дәрдмәнд

Голҗадагы татар мәчете
Сөйләнәчәк вакыйгаларның бер өлеше күптән түгел узган хәлләр икәнлеген иста тотсак, шәхси истәлекләрдән файдалану да котылгысыз хәл. Үзем дә Голҗа шәһәрендә туган, уйгур-казакъ балалары белән уйнап үскән, шундагы татар һәм рус мәктәпләрендә укыган, 21 яшемә, ягъни 1955 елга кадәр шунда яшәгән, димәк, Голҗадагы төрле милләт халыкларының тормышыннан якыннан хәбәрдар кеше буларак, үз истәлекләрем белән дә, җәяләр эчендә дигәндәй, уртаклаша баруны кирәк табам.
Милләттәшләребезнең бу якларда күренә башлауларын, гадәттә, Голҗа шәһәре һәм Голҗа солтанлыгы яшәп калган 1864-1871 елларга нисбәт итәләр иде. Мәсәлән, кайбер язма истәлекләр һәм элек үзем ишеткән риваятьләр шулайрак аңлаталар иде.
Алтай өлкәсе белән Чүгүчәк һәм Голҗа шәһәрләрендә XIX гасырның икенче яртысында ук татарларның якташлык төркемнәре, дөресрәге, милли мәхәллә булырлык җәмәгатьчелекләре оешып җиткән иде. Чүгүчәк һәм Голҗаларда шул гасырның ахырында ук татар мәхәлләләре өчен мәчет салдыру, балаларны үз ана телләрендә укытырлык махсус мәдрәсә булдыру кирәклеген аңлау шуны күрсәтә. 
Мәсәлән, 1874 елны Чүгүчәккә имамлыкка Корбангали хәзрәт чакырылган. Аның атасы Халид ага Казан өязе Әтнә ягындагы Орнашбаш авылыннан Җидесуга килеп, Аягүз шәһәрчегендә яши. Шунда туып-үскән, Симидәге татар мәдрәсәсендә белем алган, Бохара якларында да булып кайткан Корбангали Халиди, имамлык итү, балалар укыту белән генә чикләнмичә, җирле халыкларның тарихларын өйрәнүгә дә игътибар итә.
Шул максаттан чыгып, ул Уйгурстанның ерак төбәкләренә сәяхәтләр ясый, төрле чыганакларны жыя, аларны өйрәнә. Аның «Тәварихы җәридәи җәдидә», «Тәварихы хәмсәи шәркыя» ише бай эчтәлекле басма китапларыннан тыш, кулъязма-автографлар да, сакланып калган хезмәтләре дә тарихилык ягыннан әһәмияткә ия.
Димәк, Корбангали хәзрәт Халиди белән Чүгүчәк якларына тарихи фикер яралгылары да килгән икән.
Шәркый Төркестан җирләренә беренчеләрдән булып «Тәрҗеман» гәзитәсен алдыручы, аны таратучы, ил хәле турында шул гәзитәгә материаллар язып торучы да Корбангали Халиди иде. Ул 1913 елны Чүгүчәктә вафат була («Шура», 1913, № 6).
Элә татарлары да XIX йөзнең ахырларына таба үз мәхәлләләрен булдыра. 1899 елны Бохарада белем алган Малмыж ягы егете Кәшфеләсрар Ваһаповны имам итеп Голҗага алдыралар. Шул елны ук ул татар мәчете (иске шәһәрдәгесе) янында балалар укыта башлый.
Кәшфеләсрар хәзрәт оештырган кадими стильдәге бу мәдрәсә, 1913-1914 елларда җәдид мәктәпкә әверелгәнче, туктаусыз эшләп килә.
Жирле уйгурлар арасында да зур абруй казанган Кәшфеләсрар хәзрәтнең 50 еллык имамәтлеген һәм мәгариф эшләрендәге беренчелеген 1950 елда Голҗа халкы махсус бәйрәм итеп билгеләгән, юбилярны алтын медаль белән бүләкләгән иде (вафаты 1957 елда, аны җирләүгә Голҗа халкыннан ун меңгә якын кеше катнаша).
1905 елгы революциядән соң Чүгүчәк һәм Голҗалардагы кадими мәдрәсәләр яңартылу – җәдитләшү белән бергә, Өремче, Торфан-Астана кебек башка шәһәрләрдә дә бер-бер артлы яңа мәктәпләр ачыла башлый һәм бу процесска иң зур өлеш керткән зыялылар беренче чиратта татарлар була.
1905 елда Чүгүчәктәге Кызыл мәчет янында Гомәр Абдуллинның тырышлыгы белән өч сыйныфлы яңа мәктәп ачыла. Гомернең Казан якларында белем алып кайткан улы анда беренче укытучы була. Соңра үсеп киткән бу мәктәп «Гомәрия» дип атала. 1911 елны Гөләндәм ханым Хәбибуллина бер төркем кызларны укыта башлый.
1912 елны Өремче шәһәрендәге «Нугай мәчете» янында мәктәп ачылып, укытучылыкка Зиннәтулла әфәнде чакырыла. 1915 елны аның янында өч бүлмәле кызлар мәктәбе дә ачыла. Беренче елны анда 48 кыз бала укый, 1920 елда исә бу ике мәктәп киңәйтелеп, җирле халыклардан уйгур, үзбәк, казакъ балалары да укуга кабул ителә. Мәктәп янында кечерәк кенә махсус китапханә дә эшли башлый. Мәктәп, нигездә, татарлардан хәйрия юлы белән җыелган акчага яши (ТКТ, 26 б.).


***


Голҗадагы татар мәктәбенең тарихы, белгәнебезчә, Кәшфеләсрар хәзрәт җитәкчелегендәге мәдрәсә белән башлана. 1910 елларга кергәндә, укучы балаларның саны артканлыктан, аны киңәйтү ихтыяжы туа.
1913 елны, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, бөтен гаиләсе белән атаклы мәгърифатче Габдулла Буби Голҗага килгәч, мәктәпне киңәйтү, зурайту эшләре башлана. Искесе урынына 1914 елны ике катлы яңа мәктәп салына (дөрес, астагы катта кибет-магазиннар, өстә уку бүлмәләре була). Шәһәрдәге иң биек бинаның такта идәнле, зур тәрәзәле якты сыйныф бүлмәләрендә дәресләр укыта башлау жирле халыкка аерата көчле тәэсир ясый.
Яңа мәктәпкә «Мәктәбе нур» дигән исем бирелә. Аның хакта соңгы дәвер Уйгурстан тарихчылары болай яза: «Төрле фәннәрне яңача укыткан, башлангыч һәм урта белем бирә торган бу мәктәп, Элә өлкәсендә генә түгел, бәлки бөтен төньяк Шенҗаң буенча да бердәнбер атаклы мәктәп иде. Бу мәктәптә бер татар балалары гына түгел, бәлки кардәш милләтләрдән уйгур, үзбәк, казакъ, кыргызларның да балалары укыды. Шимбә, дөңгәннәрнең дә уллары, кызлары укый иде. Хәтта ике кытай кызы да укып белем алган иде» (ТКТ, 27 б.).
Югарыда мәктәпнең кибетләр өстендә урнашкан булуы әйтелгән иде. Шул һәм башка шундый 60 кибетне арендага бирүдән, 20 гектарга сибелгән бидә-клевердан вә тагын хәрәкәттәге башка вакыф малларыннан алына торган файда – килер акчалары әлеге мәктәп өчен тотылган. Шуңа күрә, аның биналары һәрвакыт төзек, уку әсбаплары мул булып, укытучылары да, югары эш хакы белән тәэмин ителгән, ятим һәм ярлы гаиләләрдән чыккан балаларга акчалата ярдәм күрсәтелгән, мәктәп формалары бушлай бирелгән.
Җирле халыкка беренче вакытта «Нур мәктәбендә» хөкем сөргән кагыйдәләр, укучыларның тәртибе, аларның бер төстәге матур киемнәре – ак якалы формалар киеп йөрүләре кызык һәм гыйбрәтле булып тоела. Халыкны бигрәк тә ак алъяпкычлы кызларның да, йөзләрен-битләрен капламыйча, мәктәпкә йөрүләре гаҗәпләндерә (уйгур хатын-кызлары, гадәттә, пәрәнҗә ябынып йөргән).
Әйе, Габдулла Бубиның Голҗага килгәч башкарган эшләренең иң зурысы элекке татар абыстайлары янына җыелып һәфтияк чәйни торган берничә вак-төяк «кызлар мәдрәсә»сен бетереп, алар урынына чын дөньяви кызлар мәктәбе ачу була. Мәгърифәтченең язмаларында бу хакта мөһим мәгълүматлар күп. Шулардан кайберләрен күчерү артык булмас.
Яңа мәктәп биналары салынып бетүдән канәгатьлек хисе кичергән Габдулла Буби бу эштә тырышлык күрсәтүчеләрдән иң элек бертуган Ситдыйк һәм Шакир Юашевларны, акча белән ярдәм итүче уйгурларны, дөңгәннәрне билгеләп үтә. Аерата Нурахун аксакал дигән дөңгән бае бу юлда башкаларга үрнәк булган икән. «Голҗада менә зур кызлар мәктәбен күрдек. Алла теләсә, озакламаен зур вә ыспай бер кыйраәтханә (китапханә – М. Г.) күрергә дә муафикъ булырбыз», – дип өметләнә мәгърифәтче (Г. Буби. Кулъязмалар, II т. 13-14 кәгазьләр).
Яңа мәктәптә, мәгърифәтченең үзеннән кала, хатыны Хәдичә дә мөгаллимәлек итә. Укучы кызларга, төрле фәннәрдән белем бирү өстенә, чигү, кием тегү ише кул эшләре, аш-су әзерли белү буенча да махсус дәресләр оештырылган.
Чыннан да, күп тә узмый, мәктәп янәшәсендә «Нур кыйраәтханәсе» оештырыла. Монда алдынгы карашлы татарлардан җыелган төрле эчтәлектәге китаплар, Казан, Оренбург якларында чыккан күпсанлы журналлар, гәзитәләр, шулай ук чит илләрдән алдырылган төркичә басмалар туплана. Һәр нәсхәгә басылган түгәрәк мөһернең кырыйларына: «Голҗадагы барлык мөселманлар өчен гомум», уртасына исә «Нур кыйраәтханәсе» дип язылган була. 1988 елда чыккан китапта: «Мондый китапларны хәзер дә Голҗа кешеләренең кулында очратырга мөмкин», – дип язылган (TKT, 28 6.).
Г. Буби, әлбәттә, җирле халыкта кызлар укыту гадәте булмаганлыгын билгеләп үтә: «Голҗада кызлар укытырга нугайлардан башка әһәмият биргән кеше юк» (Г. Буби, 53 кәг.).
Шуңа күрә, фикердәшләре белән үзе ирешкән казанышларның тарихи әһәмиятен махсус билгели: «Бу көнгә кадәр Голҗа халкының төшенә дә кермәгән һәм башка йирдә дә мөселманлар арасында бик сирәк сигез сыйныфлы кызлар мәктәбе салдылар. Бу бина, бу көн Голҗадагы иң беренче биналардан хисапланадыр. Түбәсе тимер, яктысы күп, коридоры киң. Хәзерендә монда сиксәннән артык кыз укып ятадыр. Һәммәсе диярлек нугай кызлары» (Шунда ук, 56 кәг.).
Габдулла Бубинын ни дәрәҗәдәге ихлас мәгърифәтче һәм халыкка аң-белем бирүдә милли чикләнгәнлектән азат, сүзнең чын мәгънәсендә хөрлек тарафдары, табигый гуманист булуын аның хыялларын, ният-өметләрен чагылдыра торган түбәндәге сүзләре дә ачык күрсәтә: 
«Әгәр сыйххөтем ару булып, дәхи өч-дүрт ел монда торачак булсам, бик ихтимал, безнең бу мәктәптә бәлки таранчы вә дөңгән кызлары да күбәер вә, бик ихтимал, бәлки нугай кызлары кебек, аларның кызларыннан да байтак кына мөгаллимәләр йитештереп булыр. Менә шул вакытта, мин бик нык ышанам, таранчылар белән дөңгәннәр арасында да тәртипле мәктәпләр ачылыр, тәрбияле вә мәгълүматлы аналар йитешер... Мин шуны көтәм. Шуның булачагына ике йирдә ике – дүрт кебек ышанам. Вә шушы әмид вә иманым сәбәпле һәрбер авырлыкларга түзеп вә һәрбер манигъларны (киртәләрне – М. Г.) атлап иҗтиһад итәм. Кем белә? Ихтимал, бәлки бу төрек вә татарлар ватаны аслисының да (асыл ватанының да – М. Г.) якты кояш күрер, үз хокукларын кайтарып алыр вә иске замандагы кебек үк шәүкәтләр сахибе булыр көннәре ерак түгелдер. Безгә фарыз – ижтиһад. Тәүфикъ – Алладан» (Шунда ук, 56 а, б кәгазьләр).
Патша хөкүмәте тарафыннан панисламист һәм реакционер сыйфатында эзәрлекләнгән, төрмәләргә ябылган, совет хөкүмәте вакытында да милләтче һәм идеалист дип тамгаланган, исеме дә тыелган олуг мәгърифәтче Габдулла Бубиның бу изге теләкләре, тулысынча булмаса да, өлешчә тормышка аша.
Шул ук Шәркый Төркестан – Уйгурстан җирләрендә, гәрчә Буби ачкан татар кызлар мәктәбе 1920 елларда яңадан ирләр мәктәбенә кушылса да, 1930 елларда Голҗада ачылган уйгур кызлар мәктәбе 1950 елларга кадәр аерым яшәп килде. Шушы мәктәп үрнәгендә башка шәһәрләрдә ачылган уйгур кызлар мәктәбенең гомум саны дистәдән артык иде дип әйтсәм, дөреслеккә әллә ни хилаф булмас. Моның шулай икәнлеге алда китереләчәк материаллардан да күренер.


***


Әлбәттә, Голҗа ягында гомумән татарлар һәм бигрәк тә Габдулла Буби тернәкләндереп җибәргән бу тәрәккый башлангыч, тәрәкъкыять хәрәкәте каршылыксыз гына бармый. Бигрәк тә кызларны укыту мәсьәләсе җәмәгатьчелекнең консерватив катлауларында каршылык тудыра.
Үзләрен илнең әхлакый терәге, ата-баба йолаларының сакчысы дип ышанган кадимче руханилар (уйгурлар арасында андыйлар буа буарлык иде) «Нур мәктәбен» күзәтеп, аны контроль астына алырга омтыла. Кайбер мөтәгъассип татарларның өстерүләре аркасында, кулларына камчы, каеш тоткан кара муллалар вакыт-вакыт татар мәктәбенә килеп, укытучыларга бәйләнеп, уку бүлмәләрендәге карталарны ертып, яңача жиһазларны туздырып йөри.
Каршылык күрсәткән мөгаллимнәрнең чалбарларын салдырып, «дөрә сугарга» – тупас рәвештә кыйнарга да күп сорамыйлар. Кайвакытларын, баштарак, гарьләнгән укытучылар һәм өлкәнрәк шәкертләрнең үзләре, урындыклар күтәреп, басып керүчеләрнең өсләренә ташланып караган.
Әмма тиздән саклануның күпкә уңайлырак чараларын да тапканнар: фанатикларның килүләре хакында сигнал-хәбәр булуга ук, элеккечә качып-посып йөрмичә, Казан басмасы китапларын яшереп куеп, кычкыра-кычкыра тәкбир әйтергә, яисә берәр доганы ятларга тотынганнар. Махсус дин дәресләре дә үтә торган укучыларга мондый күчешләр артык кыен булмаган, билгеле (ТКТ, 29 б.).
Малай чакта шундый инспекцияләрнең» берсе ничек тәмамлану хакында бер истәлек тә ишеткән идем. Рәсәйдән китерелгән географик хариталарны ертып бетерүдән, яисә аларны тиз-тиз яшерүдән туеп беткән татарлар Истанбулда басылган хариталарны юнәтә.
Бер көнне, тикшерүчеләр килеп кергәч тә, мөгаллим абый аптырап калмый. Әле генә бармаклары белән күрсәтә-күрсәтә Урал тауларының мәгъдәннәре – җир асты байлыклары хакында сөйләп торган укытучы, өчен безнең кулын чак кына елыштырып: «Мәккәи-Мөкәррәмәгә тауаф кылыр бабаларымыз менә бу юллардан барган, – дип, Идел буйлап төшеп, Кара диңгезләрне «кичә», аннары, менә бу Шам шәрифләре булыр, монысы Мәккә, ә бу Мәдинәи-Мөнәүәрә», – дип, тантаналы рәвешта тынып кала.
Ни ишетүенә ышанмаган дамелла, ягъни «инспекция» башлыгы, харита янына мөселманча килеп, бармак башы төртелеп торган җиргә карый. Анда, чыннан да, итеп, Мәккә вә Мәдинә дип язылган була. Дамелла аңына килеп өлгергәнче мөгаллим абый әлеге харита өстенә Төркиядән килгән, уртасында Кәгъба сурәте төшерелгән төсле шәмаил элеп куя.
«Мәккәи-Мөкәррәмәдә пәйгамбәремез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең мөкаддәс мәркаде (кабере – М. Г.) торыр. Без, мөселманлар, өчен Бәйтулла (Алла йорты – М. Г.) шушы булыр!» – ди. Аннары күзләре белән укучыларга ишарәләп, бармаклары белән Кәгъбә өстендәге язуга төртә. Ишарәне аңлап алган укучылар кычкырып укый башлый: Лә иләһә иллә-Аллаһ...
Мондый тапкырлык күрсәткән мөгаллимнең исемен сорашмаганмын вакытында. Әмма 1940 еллардагы Голҗа татар мәктәбенең һәр бүлмәсендә диярлек төрле хариталарның ачыктан-ачык һәм гел исән-имин эленеп торуларын әле дә хәтерлим.


***


Габдулла Бубиның изге теләкләре тормышка ашу мәсьәләсенә кайтсак, монда сүзне күбрәк Уйгурстан авторларының үзләренә бирү хәерлерәк (документаль төгәллек тәэмин ителсен өчен чыганакларны төгәл күрсәтеп барыйк).
Татарларның Шәркый Төркестанда күпләп төпләнүләре һәм мәктәп-мәгариф эшләренә актив катнашулары ул якларда феодаль тәртипләрнең какшап, буржуаз-демократик мөнәсәбәтләрнең тернәкләнә башлаган чорына туры килүе махсус билгеләнгәч, «Татарларның кыскача тарихы» дигән китапның авторлары мәсьәләгә мондый гомум «кереш» ясый: Уйгурстанның «төрле җирләрендә беркадәре дини мәктәпләр булса да, аларда фәнни тәгълим-тәрбия бирелми иде.
Мәгърифәт сөюче татар зыялыларының көчләре һәм тырышлыгы аркасында мәктәпләрдә фәннәрне яңача укыту эшләре барлыкка килеп, заман таләбе канәгатьләндерелде. Мондый яңача укыту «җәдит» дип атала иде. Шулай ук жәдитчә тәгълим-тәрбия алган татар мәгарифчеләренең татарлар тарафыннан ук Казан вә башка җирләрдә нәшер кылынган дәреслек китапларның да Шенҗандагы төрле милләт халыкларының яңа мәгарифләрен барлыкка китерүдә уйналган роле гаҗәп зур булган иде.
Татар мәгърифәтчеләре җан-тән белән тырышып, һәртөрле милләт балаларын укытып вә тәрбияләп, Шенҗандагы башлангыч һәм урта мәктәп мәгарифенең тәрәкъкыйсе өчен зур өлеш кушты» (ТКТ, 30 т.).
Мәсьәләне, әлбәттә, уйгур җирләренә татарларның үзләре килүләренә генә кайтарып калдырырга ярамый. Урыннарда ихтыяҗ һәм таләп дигән жирлекнең барлыкка килүе дә зарур иде.
Мәсәлән, XIX гасырның 70 елларында ук Көньяк Уйгурстандагы Артыш шәһәре тирәләрендә беренче дөньяви мәктәп оештыруга талпынып карау, Әкисак дигән җирдә заманча мәктәп ачып җибәру очрагы шуны күрсәтә. Бу идеяне алга сөрүчеләр, беркадәре тормышка ашыручылар Хөсәен һәм Баһаветдин исемле ага-энеле, чит илләрдә, җөмләдән, Төркиядә булып кайткан ачык фикерле егетләр була (Соңрак алар Мусабаевлар дигән фамилиядә дан казанган атаклы байлар иде).
Мәктәпләр эшли башлауга ук алар татар мәгърифәтчелеге торышын, казанышларын өйрәнү өчен, Казанга махсус кеше җибәрәләр, кулланмалар, үрнәк программалар алдырталар. Бер унайдан Казанда яхшы белем алган татар зыялыларыннан Сәләхетдин әфәнде, Мөкәррәмә ханым һәм Мөшфикъә ханымнар мөгаллимлеккә чакырыла (ТКТ, 30 б., монда һәм алга таба кеше исемнәре чыганактагыча фамилиясез китерелә).


***

1910 елларда тәрәккыйпәрвәр уйгур зыялысы Максуд Мөхиди дә Русиянең төрле җирләренә сәяхәт ясый, Казан татарларының мәдәни тормышлары, рухи деньялары, ирешкән казанышлары белән якыннан таныша. Иленә кайткач, ул заманави мәктәп ачу эшенә тотына һәм татар зыялыларыннан Хәйдәр әфәндене, берничә кеше белән бергә, чакырып алып, Торфан-Астанада уйгур балаларын укыттыра башлый.
«Бу мәктәптә үтелә торган дәресләр иске мәдрәсәләрдән бик нык фарекъ кылганлыгы өчен бер төркем мөтәгассипләрнең каршылыгына очраган иде. Бу мәктәптә укыла торган дәресләр ана теле, хисап, жәгърафия, табигать белеме, кул һөнәре, дин сабаклары вә башкалардан гыйбарәт булып, шигърият белеме дә үтелә иде. Шигърият дәресләрендә Габдулла Тукай шигырьләре җыр тексты урнына кулланыла иде. Татар мәгърифәтчеләре, әллә нинди кысуларга карап чигенмичә, мөтәгассип көчләрнең киртәләрен җимереп, аерым укучылар белән дә аерым рәвештә төрле фәннәр буенча дәресләр алып бара иде».
Максуд Мөхиди 1919 елда Чүгүчәктә яшәүче татар мөгаллимнәреннән ирле-хатынлы Мөхибулла әфәнде белән Гөләндәм ханым Хәбибуллиннарны Торфан-Астанага күчереп китереп мәктәпкә урнаштыра. Гөләндәм ханым мәктәп янындагы аерым бер йортта кыз балалар укыта башлый. Аңардан беренче сабакны алган кызларның үзләре соңрак төрле уйгур кышлакларында башлангыч мәктәпләрдә эшли (ТКТ, 30-32 66.).
Болардан яңа заман уйгур мәгарифчелеге тарихында Гөләндәм ханым аерата бер урын биләп тора. Чөнки Шәркый Төркестан тарихында уйгурча махсус кызлар мәктәбе оештыру, кызларга яңача белем бирү тәҗрибәсе аның исеменә бәйле. (Югарыда бер күрсәтелгәнчә, Габдулла Буби өмет иткән андый уйгур кызлар мәктәбе 1930 елларда Голҗада да ачылган иде.) 1921 елны ире үлеп, яңадан Чүгүчәккә кайткач та, Гөләндәм ханым ике кызлар мәктәбе ача. Аларның берсенә уйгурлар «Мәктәбе Гөләндәмия», икенчесенә «Максудия» дип исем бирә.
Хәзерге уйгур авторлары 40 елдан артык мөгаллимәлек иткән, яшьләргә җан азыгы өләшкән Гөләндәм ханымнан кимендә 6 меңгә якын кыз баланың дәрес тыңлавын, үз нәүбәтендә болардан йөзләгән мөгаллимәләр үсеп чыгуын икърар итә, шуңа күрә аны «яңа уйгур мәгарифчелегенең сөекле анасы» дип атыйлар (ТКТ, 31, 33-34 66.; Т. Каһһари. Гөләндәм – мәгърифәтче ана. – Сөембикә, 1991, Абдулла Талип. Уйгур мәгариф тарихыннан очерклар. Өремче, 1986, h. б.).
Уйгур мәктәпләрендә озак еллар эшләгән татар мөгаллимәләреннән Зәйнәп Габитова да игътибарга лаек. 1920-1926 елларда ул Голҗа татар мәктәбендә укыта. Аннары шундагы уйгур, үзбәк, казакъ мәктәпләрендә укытып, 1963 елны 43 еллык стаж белән пенсиягә чыккан. Аңа бирелгән рәсми характеристикада карт мөгаллимәнең әлеге 43 елдан 25 елы мөдирлек эшенә багышлануы махсус күрсәтелә (документның бездәге ксерокүчермәсе буенча).
1910-1920 еллар арасында Шәркый Төркестанның көнчыгышындагы Кумул (Хами), Гучун, Фукаң төньягындагы Алтай, Җиминәй, Бурылтай, Дөрелбеҗен, Кубусар, Күктугай ише шәһәрләрендә ачылган яңача башлангыч мәктәпләрдә дә эшләүче укытучыларның күпчелеге алдынгы карашлы татар кешеләре булган һәм алар нигездә «уйгур, казакъ, кыргыз кебек тугандаш милләтләрнең балаларын тәрбияләгән» (ТКТ, 31-32 бб.).
Күп еллар буена төрле җирләрдәге уйгур, казакъ һәм кыргыз мәктәпләрендә эшләгән татарлардан хәзерге уйгур мәгарифе тарихчылары Зәйнәп Җылкыбаева, Рәшидә Шәһидова (Борһан Шәһиди хатыны), Талига апа, Нуретдин әфәнде, Әхмәт Фәрит әфәнде, Шаһивәли әфәнде Вәлиев һ. б. бик күпләрнең исемнәрен хөрмәтләп, олылап телгә ала (ТКТ, 34-36, 37-38 бб.).
Болардан Нуретдин әфәнденең эшчәнлеге аерата игътибарга лаек. Ул 20 елларда Фукан нахиясендә (өязендә) казакълар арасында укытучылык итә, 1935 елдан башлап «Фукаң базары» дип аталган өяз үзәгендә урта мәктәптә кытай балаларына уйгур теле укыта. Укытучысыз калган уйгур балаларына аерым дәрес бирә. Шушы максаттан чыгып, мәчет янындагы бер бүлмәне үз көче белән ремонтлап, Фукан базарындагы унбер гаилә уйгурлар өчен кечтеки генә мәктәп оештыра.
Бу мәктәпкә Базардан читтәге уйгурларның, казакъларның балалары да агыла башлый. 1936 елны әлеге бер бүлмәле мәктәп ике сыйныфлы итеп үзгәртелә. 1939 елны ул дүрт сыйныфлы, аннары алты сыйныфлы мәктәпкә әверелә. Шул рәвешчә төрле милләт халыклары арасында киң абруй казанган Нуретдин әфәнде 50 елларда Фукаң өлзенең рәисе дә булып сайлана һәм 1966 елда үлә (ТКТ, 36-37 об.).
Кашгар, Аксу якларындагы халыкка гомер буе аң-белем, мәгърифәт орлыклары сибеп йөрүче татар кешесенең берсе Әхмәт Фәрит әфәнде. Ул 1930 елларның башыннан алып уйгур мәктәпләрендә укыта. 1934 елны Аксу шәһәренә килеп, укытучылар әзерли торган дарелмегаллимин ачуга, анда күпләгән педагоглар тәрбияләүгә сәбәпче була. Шул якларда яшәүче кыргызлар арасында бер мәктәп тә булмавын белгәч, махсус эзләп, Түләмеш, Ибрай, Талип һәм Муллакорбан исемле дүрт кыргыз егетен укыта.
Башлангыч мәктәпләрдә укыта алырлык булып җиткәч, Әхмәт Фәрит әфәнде аларны үз исәбенә баштан-аяк яңача – шәһәрчә киендереп, мөгаллимлек итәр өчен Акчи дигән җирдәге кыргызлар арасына җибәрә. Алар икешәрдән бүленеп, Караболак һәм Суташ дигән җирләрдә ике мәктәп ача. Дүрт-биш елдан Аксудагы дарелмөгаллимингә егерме малай алып киләләр. Хәзерге көндә Акчи ягы кыргызлары арасында егермедән артык мәктәп эшли икән (ТКТ, 37-38 66.).
Нуретдин әфәнденең мәктәп өчен бүлмә ремонтлауда, Әхмәт Фәрит әфәнденең яңача кием пропагандалау максатыннан үз акчасын тоту фактларын очраклы күренеш дип кабул итмик.
ТКТда мондый хәлләрнең башка мисаллары да бар: «1938 елны, Голҗа шәһәрендә уйгур мәктәбен салган чакта, биш сыйныф бүлмәсенә җитәрлек агач, такта һәм ишек-тәрәзәлек материаллар юкка чыгудан, уку башланганчы мәктәпнең төзелеше бетмәү куркынычы туа. Бу хәбәрне ишеткән алдынгы фикерле татар Фәрит Габитов үзенә йорт салдырыр өчен әзерләп куйган материалларыннан алты метр озынлыктагы 49 бүрәнә, озынлыгы биш метр һәм калынлыгы дүрт сантиметр 100 данә такта, шулай ук биш ишек, ун тәрәзә рамын мәктәпкә җибәрә. Шулай итеп ул әлеге мәктәптә укуларның үз вакытында башлануын тәэмин итә» (ТКТ, 39 б.).
Шәркый Төркестан халыкларының мәгарифчелеген үстерү, югары күтәрү юлында фидакарьләрчә тырышып эшләгән илдәшләребезнең исемнәрен тагын да бик күпләп санап булыр иде. Ләкин йомгак өчен сүзне уйгур халкының үз вәкиленә бирик. Күренекле жәмәгать эшлеклесе һәм галим Абдулла Талип үзенең 1986 елда Өремчедә басылып чыккан «Уйгур мәгариф тарихыннан очерклар» исемле китабында болай нәтиҗә ясый:
«Яңа уйгур мәгарифе өчен көрәш юлында тугандаш татар халкының угыл-кызларыннан чыккан укытучы зыялыларның һәм гомумән бер төркем мәгърифәтчеләрнең керткән өлешләре, түккән тир вә каннары аз түгел. Аларның бу өлешләре уйгур мәгарифе тарихында мәңгелек урын алыр. Бу шанлы хезмәтләре өчен уйгур халкы аларга үзенең хисапсыз бурычлы икәнлеген белдерә» (ТКТ, 39 б.).


***


Габдулла Бубиның икенче бер теләге, күргәнебезчә, үзе нигезләгән яңа мәктәпнең гөрләп үсүен күрү иде. Шул ук вакытта ул Голҗадагы үз гомерен өч-дүрт ел белән чикләп, төш күргәндәй, дөрес юраган икән.
Февраль революциясе жиңеп, патша хөкүмәте җимерелүгә үк ул туган илгә ашыга. Ә монда репрессияләр, гражданнар сугышы, ачлык... Әмма Голҗада да унжиденче елдан сон зур үзгәрешләр барлыкка килә, мәктәп тотып торучы татар җәмәгатьчелеге дә үзгәрә.
Әлеге һижрәт дулкыннары нәтиҗәсендә сан ягыннан да, сыйфат җәһәтеннән дә нык үзгәрә. Моңарчы зур мәхәллә генә булып яшәгән татарлар дүрт-биш ел эчендә төгәл бер шәһәр тотарлык дәрәҗәдә күбәяләр. Чыннан да, күп тә узмый, Голҗада, дөресрәге, элекке Голҗаның – «иске шәһәрнең көнбатышында яңа шәһәр, Новый город – «Нугай гурыты» үсеп чыга.
Ләкин аның хакында махсус сөйләүне киләсе бүлеккә калдырып, шул «яңа шәһәрнең» үзәген тәшкил иткән татар мәктәбе хакында да берничә юл язу зарур булыр. 
Габдулла Буби чорында яңартылган, төзекләндерелгән татар мәктәбе 1920 еллар башында, укучы балалар саны арткач, тагын бераз киңәйтелә, иске бина янына өстәмә бүлмәләр салына (ТКТ, 32 б.).
Әмма тагын ике-өч ел узуга ул да житми. Шуңа күрә, әлеге татарлар яшәячәк дип аерым салына башлаган «яна шәһәрнең» планы төзелгән чакта, аның нәкъ уртасында яңа татар мәчете белән мәктәбенең урыны билгеләнгән була.
Мәктәпнең кайчан һәм ничек салынуы хакында Габдеррәүф Госмановның хатирә дәфтәрендә мондый җөмләләр теркәлгән: «1929 ел яна каланың мәктәбен салуда, беренче булып фундамент салуда, Миркасыйм хаҗи Миршанов, Габделбари хаҗи Госманов, Кәшфеләсрар хәзрәт, Вәлишаһ Галиәкбәрев, Касыйм Фатыйхов һәм янә башка байтак татар картлары фундаментны куйган булды. Мәктәпне салуда завхоз кылган Локман Госманов ... булып хезмәт Голҗаның Яңа каладагы татар мәктәбен ачу мәрасиме 1929 елның 3 үктәберендә булды. Мәктәп Фатыйх Алдагаровның (Аллаһъяриның – М. Г.) әнкәсенең бәдәлхаҗ акчасына һәм Фатыйх Алдагаров кушкан акчага салына».
(Искәрмә: «бәдәлхаҗ акчасы» дип, үзе ниндидер сәбәп белән хаҗ сәфәренә чыга алмаган кеше тарафыннан аның өчен Мәккәгә баручыга багышланган акчага әйтелә; әгәр андый акчадан файдалана алырлык шартлар табылмаса, билгеләнгән акча башка берәр хәйрия максатына да тотылырга мөмкин.)
Моннан күренә ки, яңа мәктәп салу эшен тантаналы рәвештә сиксән-туксан яшьлек картлар башлап җибәргән булса да, аның матди нигезе меценатлыгы белән аерылып торган бер шәхес – Фатыйх Аллаһъяри тарафыннан тәэмин ителгән икән…
Бу мәктәптә уку программасы 1930 еллардан ук нигездә дөньявича булып, дин дәресләре исә бик үлчәнгән, нык уйланган чамада укытыла иде. Уку программасы дигәч тә, мине бүгенгә кадәр гаҗәпләндерә торган бер мәсьәлә бар.
Ул ике, хәтта өч язулылык мәсьәләсе. Әлеге беренче сентябрь көнне Гөлбану апа өйрәткән төз һәм кыек сызыклар белән артык маташмадык – чын хәрефләрне дә өйрәнә башладык. Күп тә узмый, яңартылган гарәп әлифбасы нигезендәге чын татарчаны укый да, яза да белә идек. Әмма дәреслекләрнең күпчелеге шул елларда Казанда басылган китаплар булганга, «урыс хәрефләре белән басылган китапларны да әлифбадан, туган телдән, хисап китабыннан башлап – дәрес саен диярлек укыдык.
Андый китаплар җитмәгән чакта, элегрәк алдырылган латинчасыннан да файдаландык. Укыганда шундый урысча яки латинча басылганнарын уң яктан башлап укыйбыз, язганда исә, сулдан уңга борып, үзебезчә — татарча язабыз. Буталмадык та, адашмадык та. Нинди хикмәтле ысул белән укытканнардыр, анысы хәзер дә минем өчен сер…

***

Голҗа татар мәктәбенең дәреслекләре хакында сүз чыккач, аның укытучылары тарафыннан ике уку китабы нәшер ителүе хакында да әйтмичә мөмкин түгел. Боларның берсе 1935-1936 елларда төрле дәреслекләр нигезендә Малик Биктимирев төзегән «Жәгърафия» (География) китабы, икенчесе «Туган тел» дәреслек-хрестоматиясе иде.
Соңгысы революциягә кадәр Казанда ике-өч тапкыр нәшер ителгән «Туган тел» материалларын файдалану, аларны орфографик яктан нык эшкәртү ысулы белән басылган иде. Казандагы өлгесеннән үзгә буларак, Голҗада Хөсәен Таранов матбагасында басылган «Туган тел нең орфографиясе 1921 елдан соң гамәлдә булган язуыбыз кагыйдәсенә тулысынча буйсындырылган, шуңа күрә куллану өчен гаять жайлы иде.
Өченче-дүртенче сыйныфларда үзем укыган шул китапның башы-ахыры өзелгән бер нөсхәсе хәзер дә шәхси китапханәмдә саклана. Хәрефләренең матурлыгына караганда, аны, һичшиксез, Казанның элекке мәшһүр басмаханәләренең берсендә генә эшләнгәндер дип уйларга мөмкин.
Әмма бер палеографик үзенчәлеге аның бары тик Голҗадагы типографиядә басылуын «фаш итә». Ул – кыска әйтелешле «ы-э» авазларын белдерә торган хәреф урынына асты-өстендә бернинди нокталары булмаган «бер тешнең» кулланылуы. «Б», «и» хәрефләренең сүз уртасындагы, мәгәр нокталарын жуйган шәкеле шикелле. Мондый хәреф төре бары яңа заман уйгур язуы өчен генә характерлы.
Әмма тел-грамматик җәһәттән ул «Туган тел» китабы саф татарча, төзек әдәбичә яңгырый иде. Голҗадагы «Нугай гурыты», ягъни «яңа шәһәр» татар мәктәбен бүген болай авыз суларын агыза-агыза тасвирлавым ул чаклардагы, шул мәктәптә өч дүрт ел укып йөргән заманнардагы, тәэсоратым нәтиҗәсе түгел, әлбәттә.
Ул вакытларда миңа әлеге мәктәп «шулай булырга» тиеш сыманрак күренә иде. Дерес, 1950 елларның башында, «иске шәһәрдәге» элекке татар мәктәбендә дә булганым бар. Бу вакытларда кибетләр өстендәге мәктәп «сыйныфларында» әллә нинди хөкүмәт конторалары утыра иде. (Татар җәмгыятенен хосусый милеге булган ул кибетләр, аларның өстендәге бүлмәләр һаман арендага биреләләр – керемнәре дә татар мәктәбе файдасына тотыла иде).
Миңа аларның коридорлары тар, бүлмәләре дә кечкенә булып тоелган иде. Үзем укыган яңа мәктәп белән чагыштырганда, байтак кайтыш һәм, гомумән, бик җайсыз иде ул бина. Ни кура-ихатасы, ни спорт мәйданнары дигәндәй. Өстәвенә әйләнәтирәдә кибетләр, сәүдәгәрләр – гомумән базар... Хәзер менә Габдулла Бубиның 1914 елда зур мактаныч белән язылган сүзләрен, Уйгурстан авторларының шул «иске шәһәр» татар мәктәбенә биргән югары бәяләрен кат-кат укып утырам.
Үзем елмаям: һәр чорның үз бизмәне, үз күзлеге. Әмма миңа кайчандыр «Әллә ничек һәм кайтыш» булып тоелган иске мәктәп, төптәнрәк уйласаң, хәзер мин мактап тасвирлаган чыннан да нурлы мәктәпнең нигезен тәшкил иткән икән ләбаса! Безнең халыкның яңа җирләргә килеп күпләп урнашулары белән үк мәктәп-мәдрәсә оештырырга тырышулары, шул юнәлештә кыска вакыт эчендә генә зур казанышларга ирешүләре, минемчә, аның бай рухи һәм тарихи традициясеннән килә.
Ул традиция халкыбызның элек-электән үк укый-яза белүгә омтылу, аң-белемгә, төрле гыйлемнәргә күңелдә хөрмәт асрау шикелле күркәм сыйфатларына барып тоташа. Чыннан да, татар барып чыккан җиргә аның язма теле белән үз китабы да барып җитә.
Халыкның үзе никадәре таралган, ил һәм дөнья буйлап сибелгән булса, аның кулъязма һәм басма китаплары да шундый ук язмышка дучар ителгән. Шушы күренешне раслый торган бер-ике мисалга кыскача гына тукталып узам.


***


Югарыда Шәркый Төркестан якларына беренче төркичә басма сүзне, «Тәрҗеман» гәзитәсен алдыручы, аны пропагандалаучы Чүгүчәк имамы Корбангали Халиди икәнлеген әйткән идем. 1905 елдан соң чыга башлаган күпсанлы татар гәзитә-журналларын актара башласагыз, аларның күпчелегендә диярлек Голҗадан, Чүгүчәктән һәм башка Уйгурстан шәһәрләреннән алынган хәбәрләрне очратырга мөмкин.
Димәк, ул якларда яшәүче милләттәшләребез үз халкының төп өлеше, асыл ватаннары белән элемтәне даими сакларга, үз илләрендәге рухи традицияләрен дәвам иттерергә теләгән икән…
Әгәр Габдулла Буби ачкан, соңра тагын ирләр мәктәбенә кушылган кызлар мәктәбендә 1914 елда сиксәнләп татар кызы укыган булса, сигез еллык яңа татар мәктәбендә 40-50 елларда укучыларның саны 400гә җитә язган вакытлары да аз түгел иде. Шуның яртысы кызлар иде, әлбәттә.
Укучыларның якынча 10-15, кайбер елларны хәтта 15-20 проценты башка милләтләрнең балалары була иде. Бер сыйныфка гадәттә өч-дүрт уйгур, үзбәк, казакъ, кыргыз балалары туры килә. Татарчаны тиз үзләштерә торган төрки халыклардан тыш, ана телләре нигездә кытайча булган дөңгән балалары да безнең өчен ят түгел иде. Болары кабул ителү өчен, билгеле, берәр төрки телдән хәбәрдар булуы шарт иде.
Ә Шәркый Төркестандагы дөңгәннәрнең шактый өлеше диндәшләре булган уйгурларның телләрен яхшы беләләр, шуңа күрә татарчаны да тиз үзләштерәләр иде. Шундый «ике телле», мәгәр саф кытай һәм шиба кызларының да татар мәктәбендә уку фактлары мәгълүм. Татар мәктәбенә килгән андый укучылар башта, әлбәттә, татарча әйбәт сөйләшә алмыйлар иде. Шулай да алардан көлү, аларның сөйләшү үзенчәлекләрен мыскыллау гадәтләрен хәтерләмим.
Мәгәр берәр татар малае үз телен артык бозса, аңа эләгә иде. Мәсәлән, беренче сыйныфта чакта, казакъчалап җибәрүем өчен үземне казакъчалап насбай сорап, аннары «Насбай» кушаматы тагып, шактый үртәгәннәр иде.
Татар мәктәбенә кереп укучы башка милләт балаларының ата-аналары, гадәттә, тәрәкъкыйпәрвәр кешеләр дип исәпләнәләр иде. Төрки халыклардан андыйларның күп очракта хатыннары татар кызлары булу очраклары да аз түгел иде. Мондый катнаш гаилә балалары һичшиксез, «нугай мәктәбенә» генә барачак. Шулай ук куренекле, югары дәрәҗәле уйгур байларының, чиновниктүрәләрнең балалары да еш очрый иде безнең әлеге мәктәптә.
Голҗа татар мәктәбендә укыган уйгурлардан соңрак күренекле җәмәгать эшлеклеләре, әдипләр чыгу очраклары бар. Мәсәлән, 1930 еллар ахырында анда укып киткән яңа заман уйгур әдәбиятының классигы булган ялкынлы шагыйрь Лотфулла Металлиб шундыйлардан.
1961 елны аның берничә шигыре минем өйрәнчек тәрҗемәмдә «Совет әдәбияты» журналында басылгач, мәрхүм Гази ага Кәшшаф аның шигырьләрендә Г. Тукай, Һади Такташ иҗатларының тәэсирләре калку чагылуын, хәтта «ярылып ятуын» махсус билгеләп узган иде. Л. Металлиб, чыннан да, уйгур поэзиясен яңарткан, аны элекке таррак кысалы традицияләр чигеннән алып чыккан яңа чор шагыйре иде.


***


Сирәк-мирәк булса да, кайбер уйгур һәм казакъ кешеләренең башка шәһәрләрдән, авыл җирләреннән дә балаларын Голҗага махсус җибәреп, шунда бер-ике кыш укытып алу очраклары да бар иде. Аннары ни өчендер алар әллә кая китеп юк булалар иде. Бик яхшы укып киткән бер-ике баланың ата-анасыннан берсе үлү аркасында аларның башка укый алмаячакларын ишеткәнебез булгалады.
Әмма ләкин нур дигәннән, аны бертуктаусыз индереп, аңнарга сендереп торучы күпсанлы мәгърифәт чыганакларын – бөтен гомерләрен укытучылык дигән иң авыр эшкә корбан кылган мөгаллимә апалар белән мөгаллим абыйларны – остазларны онытырга хакыбыз юк. Һәркем үзенең беренче укытучысын онытмаучан була.
Мин дә, Голҗа мәктәбе турында сүз чыкса, иң элек Гөлбану апа Гафурованы искә төшерәм. Түгәрәк алсу битенә, йомры гәүдәсенә кызыл йон кофтасы шул кадәр килешеп тора иде! Әйтерсең лә, башка кием кимәгән ул... (Моннан ун еллар элек аның Пржевальск – Каракүл шәһәрендә үлү хәбәрен ишеткәч тә, иң элек күз алдыма шундый кыяфәттә килеп басты ул...)
Нур дигәннән, Голҗадагы беренче дөньяви татар уку йортының «Мәктәбе нур» дип аталуы, ул исемнең бирелүенә тарихыбыздагы нурлы затларның берсе Габдулла Бубиның катнашуы, анда укып чыккан мөгаллим-мөгаллимә абыйапалардан шактые яңа мәктәптә укытулары үзе бер гыйбрәт, үзе бер бай тарихыбызның мөһим сәхифәсе.
Төп йортында дөрләп янган учакның яктысы, еракларда яхшырак күренгән төсле. «Нур мәктәбендә» укып тәрбия алган, үз гомерен дә бала укытуга багышлаган мәһабәт гәүдәле Мөнирә апа Вахитова мәктәбебездәге иң абруйлы укытучыларның берсе иде. Ул күп еллар уку бүлегенең мөдире булып та эшләде. (50 елларның башында Уйгурстанның иң күренекле вәкилләреннән бер төркем эчке Кытайга сәяхәткә җибәрелгәндә, шул төркемгә татарлардан Мөнирә апа да кертелгән иде – ТКТ, 65 б.)
Башлангыч мәктәп балаларына да тел дәресләрен гаҗәп кызыклы, әдәби әсәрләрне исә үтемле итеп аңлата алган Мөнирә апа Ваһапова да истә калган. Буби мәктәбендә белем алып, аннары үзләре дә укытучы булган шәхесләрдән Сәрвәр апа Биктимерева, Фатыйма апа Сәлимова, Бәнат апа Исмәгыйлева, Малик абзый Биктимеревларны күрсәтергә мөмкин.
Болардан соңрак СССРда, аннары Төркиядә һәм Германиядә укып кайткан Малик абзый өлкән сыйныфларда математика, физика буенча дәресләр бирде. Бер ара ул мәктәп директоры булып та торган иде. Мәктәп директоры булып эшләгән Гариф абзый Сираҗидан без, малайлар, бик тә шүрли идек. Ә менә аның хатыны Маһинур ападан, ул безне күпме генә орышса да (үзе рус телен укыта иде), без бер дә курыкмадык: зәңгәр күзләрендә ачу булмас иде.
1940 еллар башында директор булып торган Әнвәр абый Госмановтан да укучылар курыкмадылар шикелле. Дәрестән соң мәктәп ишегалдында туп тибеп йөрүче малайларга кушылып йөгереп китә торган гадәте бар иде бугай аның. Ни өчендер, күп тә узмый, аны ерак уйгур районнарының берсенә сөргенгә җибәрделәр... Олылар гел «Әхмәт әфәнде», укучылар исә гап-гади итеп Әхмәт абый дип эндәшә торган, мин анда укыган чактагы соңгы директорның фамилиясен хәтерләмим. Әмма аның яшерен тәмәке тартучы малайларны тотып алып, бик ягымлы итеп әрләүләре, махрага акча әрәм итмичә, самовар торбасыннан төтен йотарга киңәш итүләре һаман иста.
Әгәр коридорның бер башында көр тавыш, яисә шаркылдап көлү ише телсә, бел дә тор: бу башлангыч сыйныфларның яраткан укытучысы Рәисә апай Кәримова булыр... Мәктәптә эшләвен зур сыйныфларга математика укытудан башлаган, аннары укыту эшләре буенча мөдир дә булып торган Әсгать абзый Исхаков аз сүзлелеге, сабырлыгы белән аерылып тора торган иде. Әгәр аның хакта берәр яхшы сүз әйтергә теләсәк: «Ул бит Союзда укыган!» – дип «дәлилләп» куя идек.
Аның энесе Мәргуб абзый Исхаков кытай теленнән дәресләр бирде. Әмма аның «Тән хәрәкәте» – физкультура буенча дәресләре безгә күбрәк ошый иде. Аның кебек үк озын буйлы Рәфкать абзый Юлдабайның да физкультура дәресләрен ярата идек. Ихтимал, алар кебек зур, озын буйлы булырга теләгәнбездер…


***


Мәктәпнең зур сыйныфларында белем бирү ни дәрәҗәдә булгандыр, анысын кистереп әйтә алмыйм. Чөнки дүрт сыйныфны бетерүгә, әтиебез мине, колактан өстерәп дигәндәй, рус мәктәбенә илтеп утырткан иде. Әмма шул дүрт ел эчендә дә татар әдәбияты, халкыбызның тарихы буенча шактый мәгълүмат аңга сеңеп калган. Тукай мирасы белән таныштыру, аның күп кенә шигырьләрен яттан өйрәнү – фарыз. Сәгыйть Рәмиев, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Дәрдмәнд, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур әсәрләре мәктәптә дә, өйдә дә кычкырып укыла.
Үз ватаннарында әсәрләре тыелган, исемнәре дә телгә алынмый торган Гаяз Исхакый, Галимжан Ибраһимов китаплары да бездә мәгълүм иде. Русча укып йөргән чакларда да элекке мәктәбебезнең укучылары, бигрәк тә кайбер укытучылары белән өзлексез аралашу нәтиҗәсендә, миңа иске Казан басмалары, бигрәк тә «Аң» һәм «Шура» журналлары белән дә беркадәрле танышу, аларның кайберләрен «капшап карау» мөмкинлеге туган иде.
Голҗадагы татар яшьләре өчен тагын бер мөмкинлек бар иде: берничә төрки телдә аралашу, аларны яхшы аңлау нәтиҗәсендә уйгурча, казакъча, үзбәкчә гәзитә-журналлар, китаплар уку мөмкинлеге, мәсәлән, казакъ акыннарыннан Абай, Шаһкәрим әсәрләрен, үзбәк әдипләреннән Абдулла Кадыйри, Хәмзә Ниязи китапларын мин шул елларда укыган, яраткан идем. Болар белән танышуга да әлеге татар мәктәбе укытучыларының сәбәп булуы бәхәссез.

 

 ***

Бер читеннән генә алып санап чыгылган һәм исемнәре аталмаган күпсанлы мөгаллим-мөгаллимәләребез, яшь буынга белем бирү белән генә чикләнмичә, халык арасында аң-белем күтәрү эшләре алып бару буенча да аз эшләмәде. Гарәп хәрефләре латинга алыштырылгач, зурлар өчен махсус кичке курслар оештырылды. Латиннан кириллицага күчкәч тә шундый ук кампание уздырылды. Төп ватанда милли мәдәният өлкәсендә килеп чыккан язу алмаштыру кебек үзгәрешләрдән читтә калмау, бер яктан, рухи кыйбланың кайдалыгын күрсәтсә, икенчедән, җәмәгатьчелекнең иҗтимагый аңына сәяси тәэсир жилләренең дә кайсы тарафлардан күбрәк исүенә ишарә итә. Әйе, татар җәмәгатьчелегенең Голҗадагы мәдәни-агарту оешмасы тирәсендә йөрүчеләр, «Нугай гурыты» мәктәбендә эшләүчеләр 1940 еллар башында өлкә һәм шәһәрдәге иң укымышлы, алдынгы төркемнәр булу белән генә чикләнмичә, шул елларда урнашкан сәяси, иҗтимагый тәртипләргә каршы актив көчләрнең берсенә дә әверелгән иде. Бу тенденция ахыр чиктә шул җәмәгатьчелекнен язмышы тамырдан үзгәрүгә, хәтта тагын яңа һижрәт дулкыннары ташуга да сәбәп булды.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи