(Дини мирас)
79. Берәү малын сарыф итсә, өмет иткән нәрсәләренә ирешер.
Кыямәт көнендә һәркемнең «Малыңны нинди юллар белән таптың?» дигән сорауга җавап бирәсе бар. Аллаһ байлык биргән икән, без киң күңеллелек, юмартлык күрсәтергә тиеш. Шул вакытта гына малыбыз безгә хезмәт итә, безне җәннәткә алып бара. «Бәла-каза күктән иңәр, сәдака күккә менәр, килә торган бәла-казаларга киртә булыр» дигән хәдис тә бар. Байлык минеке генә дип уйлап, комсызланып байлык җыю, саран булу – үзеңнекен үзең урлау кебек. Син аны бу дөньяда файдаланып бетерә, аңа карап, артыгын ашый да, яши дә алмыйсың. Ахирәттә ул җыйган малларыңның бернинди дә ярдәме тими. Аллаһ Раббыбыз байлык дигән сынау биргән икән, аны дөрес куллана белү кирәк. Кабергә кешене якыннары, байлыгы, изге гамәлләре озата бара, әмма үзе белән фәкать изге гамәлләре генә кала. Шуның өчен дә, байлык күп булган саен, изге гамәлләрне, игелекле эшләрне күбрәк эшләү кирәк.
80. Изгелек белән бер адәм икенчесенә дус булыр, бәйләнер.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Фәссыйләт» сүрәсе, 34 нче аять): «Берәү сиңа начарлык эшләсә, яхшылык белән җавап кайтар. Ул сиңа начарлыкны, син начар кеше дип эшлидер. Яхшылык белән җавап кайтара алсаң, фикерен үзгәртер.
Килер бер көн: ул синең дустың булыр», – ди. Халыкта «таш белән атканга аш белән ат» дигән әйтем дә бар.
Ачу, дошманлык – шайтаннан. Шайтан уттан яратылган. Начарлыкка начарлык белән җавап бирү, утка утын өстәгән кебек. Алай итеп утны сүндереп булмый. Яхшылык белән җавап кайтару – су сибү кебек. Ут сүнсен өчен, утын өстәмәскә яки су сибәргә кирәк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәлам таратыгыз», – диде. Ислам, сәлам, мөселман, сәламәтлек «тынычлык» дигән тамырдан алынган. Тынычлык таралсын өчен, үзара күркәм мөгамәлә һәм бер-беребезгә изгелек эшләү мөһим. Роберт Миңнуллин да: «Кулыгыздан килгән кадәр игелек кылыгыз», – дип язды.
Изгелек онытылырга, кемдер аңа игътибар итмәскә, җавап кайтармаска да мөмкин, әмма син Аллаһ каршында тынычлык, татулык таратучы булып торасың.
81. Явызлар белән утырышу изгеләргә начар тәэсир итә.
Локман Хәким: «Монафикъны дус итсәң – хурлыкка калырсың. Ярамаган җирләрдә булсаң – бозылырсың. Начар кешене дус итсәң – тынычлык тапмассың», – дигән. Кайвакыт кешегә тирә-юньдәгеләренә карап та бәя бирәләр. Халыкта «Һәр кош үз күче белән оча, каргалар карга белән, торналар торна белән» дигән сүз дә бар. «Кара мунчага керсәң – корым эләкми калмый, тегермәнгә керсәң – он эләкми калмый» дигән гыйбарә дә бар. Булдыра алсаң, яхшы, киң күңелле кешеләр белән аралашырга тырышырга кирәк. Аллаһ, аларга рәхмәт күзе белән караганда, анда сине дә күрер. Аллаһ начар холыклы кешеләргә нәфрәт күзе белән караса, син алар янында булсаң, ул караш сиңа да эләгер.
Әдәпле, хикмәтле, тәкъва кешеләр, бигрәк тә галимнәр белән аралашу мөһим. Чиста күңелле кешеләр белән сөйләшү, аларны тыңлау – яңгыр коры җирне терелткән кебек, күңелләрне терелтә. Начар, тар күңелле кешеләр белән аралашу күңелгә тискәре йогынты ясый, кешеләр каршында да, Аллаһ каршында да дәрәҗәне төшерә.
82. Кешенең дәрәҗәсен күтәргән әйбер черегән сөякләр белән түгел. Ягъни үзең тырышлык күрсәт, аталарың белән генә мактанма.
Җир йөзенә бик күп шанлы кавемнәр, данлыклы нәселләр, даһилар килеп киткән. Һәркем үз нәселен җентекләп өйрәнсә, эзләнсә, байтак кына күренекле кешеләрне табарга мөмкин. Шулай ук юньсез кешеләргә дә юлыгырга мөмкин. Әмма синең бүгенге дәрәҗәң дә, кыямәттә Аллаһ каршында тотачак дәрәҗәң дә кайсы нәселдән икәнлегеңә карап түгел, кылган гамәлләреңә карап бәяләнә.
Туган җир, милләт, нәсел-нәсәп, әти-әни ул – тәкъдир. Без аны үзгәртә алмыйбыз. Кыямәт көнендә аларга ничек хезмәт иттең, нинди мөгамәлә күрсәттең дигән сораулар гына булачак. Шуңа күрә алар белән масаеп кына зур үрләргә ирешеп булмый. Аллаһ Раббыбыз безгә изгелек кылырга да, гөнаһ эшләргә дә мөмкинлек биргән. Шуңа карап, йә җәннәтне, йә җәһәннәмне кәсеп итәбез. Акылыбыз һәм сәламәтлегебез бар икән, хезмәт итү, иҗат итү кирәк, шул вакытта гына тормышта үзеңнең лаеклы урыныңны табарсың, кешеләр һәм Аллаһ Раббыбыз каршында да дәрәҗәң артыр.
83. Ирләрнең тырышлыгы таулар кисәр. Тырышкан кеше максатына ирешер.
Тормыш җиңеллек, уңайлыклардан гына тормый Раббыбыз безне кыенлыклар, киртәләр, борчу-мәшәкатьләр белән сыный. Шулай булуга карамастан, сынмаска-сыгылмаска, бирешмәскә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бәндә Аллаһы Тәгаләгә якынрак булган саен, Раббысы аны катырак сыный, сынауны уңышлы үткән саен, аның Аллаһ каршында дәрәҗәсе арта», – дигән.
Районыбызда данлыклы колхоз рәисе Харис абый Галимуллин бар иде. Ул һәрвакыт: «Без үтә алмаган кара урман юк», – дип әйтергә ярата иде. Чын ир-егет икәнбез, тырышырга кирәк. Халыкта «Тырышкан табар – ташка кадак кагар» дигән мәкаль бар. Төшенкелеккә бирелү – Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү.
Шундый риваять бар. Берәүне ташлар янына алып килеп, шул ташлар эчендә кыйммәтле таш бар, дип, таш ватарга кушканнар. Ул, бик күп көч куеп, 999 таш ваткан. Аннан соң, сабырлыгы бетеп, меңенче ташны тибеп очырган. Кыйммәтле таш әнә шул таш эчендә булган.
Габдулла Тукай шигырендә дә куе сөткә төшкән тычкан, тырмашып йөзә торгач, ул сөт майга әйләнә һәм тычкан шул рәвешле котыла.
84. Телеңнен җилкәңә сугуыннан саклан, җилкәң аясаң, телеңне сакла.
Иртә белән торгач, бөтен әгъзалар, телгә мөрәҗәгать итеп: «Син тыныч булсаң без дә тыныч булабыз», – диләр, имеш. Күп ыгы-зыгылар, мәшәкатьләр телне тыя алмаудан килә. Бер хатын, акыл иясе янына барып: «Гаиләдә гел тавыш чыга, аннан соң кулы белән уйный, кыеннан башым чыкмый», – дип иреннән зарланган. Акыл иясе аңа, дога кылынган дип, бер таш биргән. «Ирең кайтуга, шушы ташны авызыңа кап,
берүк төшереп җибәрә күрмә», – дигән. Әлеге хатын, акыл иясенең киңәшен истә тотып, ире кайтып керүгә ташны кабып куя икән, каршы дәшәргә дә, кычкырышырга да мөмкинлеге калмый икән. Шулай итеп, йортта тынычлык урнашкан.
Язучы Рөстәм Зарипов та:
«Ач авызыңны тешләрең булса,
Яп авызыңны акылың булса», –
дип язган.
Дәшмәү – акыл, ләкин күп кеше аны файдалана белми.
85. Егетнең күзе теленнән хәбәр бирәдер.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзара аралашыгыз, аралашсагыз, йөзегез нурлы, калебегез чиста, ризыгыгыз киң булыр, арагызда мәхәббәт артыр», – дигән. Бүген исә аралашулар, котлаулар телефон аша бара. Әмма халкыбызның күркәм гадәте буенча очрашып, күзгә-күз карашып, ике кулны биреп күрешүгә ни җитә. Телефонда ризык та пешерәләр, әмма исе чыкмый, тәме беленми, тамакны да туйдырмый. Кеше теле белән әйтмәскә, сиздермәскә дә мөмкин, ләкин күзләрендә бар да чагыла. Кешенең күзләренең сагышлы икәнен күрүгә: «Нәрсә булды, нинди борчуың бар, берәр җирең авыртамы әллә?» – дигән сорауларны бирәсең. Күзләр хис-кичерешләребезне күрсәтә торган экран кебек. Игътибар белән карасаң, кешенең күзеннән аның хәлен чамалап була. Хәле авыр кеше елмаерга, уен-көлке сөйләшергә мөмкин, әмма күзләрдәгене яшереп бетереп булмый. Шагыйрь дә:
«И когда я смеюсь, шутками радуя вас,
Знайте, мой смех обо мне этот час
Истекает слезами» –
дип язган.
86. Ни чәчсәң – шуны урырсың.
Шундый риваять бар. Бер бакча, бакчачыга мөрәҗәгать итеп: «Мине кирәкмәгән чүп-чарлардан, чүпләрдән, агачлардан чистарт. Миңа матур чәчәкләр, тәмле җимешләр бирә торган агачлар утырт. Туфрагымны уңдырышлы черемәләр, ашламалар белән тукландыр, сугар. Мин сине матур чәчәкләр, аларның хуш исләре, тәмледән-тәмле җимешләр белән сөендерермен. Агачларыма матур кошлар кунарлар, алар сине сайраулары белән шатландырырлар. Бакчаны карарга күркәм кешеләр килерләр, бакчаның даны еракларга таралыр, патша да килер, ул, матурлыкны күреп, сиңа бүләген бирер», – дигән.
Риваятьтәге бакча – күңелебез, патша – Аллаһ Раббыбыз. Аллаһы Тәгалә кодуси хәдистә: «Мин җирләрдән, күкләрдән өстен, әмма иманлы бәндәнең күңеленә сыярмын», – дигән. Димәк, безнең күңел – Аллаһ кунакка килә торган урын. Каядыр зур хуҗа килә дисәләр, иң элек бар җирне чистартып, матурлап куялар. Шуның өчен дә күңелебезне чүп-чар белән тутырмыйк, изгелек орлыклары чәчик, аннан нәтиҗәсе дә матур булыр.
Локман Хәкимнең хуҗасы да вак-төяк гөнаһларга салкын карый, исе китми. Яз җиткәч, хуҗасы бодай чәчәргә кушкан җиргә Локман Хәким арпа чәчә. Игеннәр, тишелеп чыгып, үсә башлагач, хуҗа кеше басуга килә һәм: «Нишләп арпа чәчтең?» – дип сорый. «Борчылма, үскәч, алар бодайга әйләнәчәк», – ди Локман Хәким. «Бу эш мөмкин түгел!» – дигәч: «Дөнья – ахирәтнең иген кыры, ни чәчсәң – шуны урасың. Син, кечкенә гөнаһлар, дип, гөнаһ чәчеп йөреп, нәрсә урмакчы буласың?» – дип җавап кайтара Локман Хәким.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Гамәл кылу – иген чәчү», – дигән.
87. Һәрбер җирне чүпләүче бар, шуның өчен карчыкларга мәчеткә чыгарга бу заманда рөхсәт юк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Начарлыкны карамагыз, начарлыкны сөйләмәгез, начарлыкны тыңламагыз. Шулай эшләсәгез, начарлыкны таратучы булырсыз, начарлык шуннан куәт алыр», – дигән. «Шайтан сезнең кан тамырларыгыз буйлап йөрер» дигән хәдис бар. Шайтанның безнең гәүдәдәге урыны тел астында икән, кирәкмәгән, буш сүз, гайбәт яисә ялган сөйләсәк, шайтанга кислород, саф һава килә, ул куәтләнә. Шуңа күрә, бигрәк тә кеше арасында, телебезне кирәкмәгән сүзләрдән саклау кирәк. Бүген авызыбыз йә ашау, йә гайбәт сөйләү, йә зарлану белән мәшгуль. Димәк, шул рәвешле тирә-юньгә «чүп» таратабыз. Бу мәсьәләдә бигрәк тә хатын-кызлар тырышлык күрсәтәләр, хәзер инде ирләр дә кимен куймый.
Мәчеткә барып, аны гайбәт, фетнә оясына әйләндергәнче, өйдә утыру хәерлерәк, бигрәк тә телен тыя алмаган хатын-кызларга. Хатын-кызларга җомга намазы фарыз түгел, әмма дин кушканча киенеп, үзен тиешенчә тотса, җәмәгать намазы алар өчен дә саваплы.
Күзе күргән, аягы йөргән, үз акылында булган балигълык яшенә җиткән ирләргә җомга намазы фарыз. Телләрен тыя алмасалар, зур гөнаһлы булалар, әмма бу җомгага бармас өчен сәбәп түгел.
88. Күп кардәшең, гүя, аны синең анаң тудырмады. Ягъни бер анадан төрле бала туадыр.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (Гыймран сүрәсе, 27 аять): «Үлектән терек туар, теректән үлек туар», – ди. Кайбер галимнәр бу аятьне: «Галимнән надан туар, наданнан галим туар», – дип тәфсир кылалар. Халыкта «Аттан ала да туа, кола да туа» дигән гыйбарә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ана карынында баланы нинди итү Аллаһ эше: зәңгәр күзлеме, кара күзлеме, сары чәчлеме, карамы, әмма баланың тәне әнисе ашаган ризыктан җыела», – дигән. Әти-әниләрнең, балалары яхшы булсын дисәләр, ашаган ризыкларына, үзара мөнәсәбәтләренә җитди караулары мөһим.
Бу өлеш – безнең тарафтан тырышлык була. «Мин барын да дөрес эшлим», – дип горурлану һич ярамый. Һәр көн, һәр мизгел балаларыбызга тәүфикъ, һидаять сорап, дога кылу тиеш. Беребез дә Аллаһ сынавының кайсы яктан киләсен белмибез. Коръәни Кәримдә Йосыф (г.м.) хакында сүрә бар. Аның гүзәл әхлагы турында китаплар да язылган. Төптәнрәк уйлап карасаң, аны коега салучылар да – шул ук әти балалары.
89. Кардәшләрнең кычкырышып торуы – юк булуыннан артык.
Халыкта «Динсезлек – денсезлеккә, телсезлек – илсезлеккә илтә» дигән гыйбарә бар. Күп еллар динсезлектә яшәү, хәзерге көндә бөтен мөмкинлекләр була торып, динне яшәү рәвеше итмәү безне үзебезне генә кайгыртучы эгоистларга, нәфес колларына әйләндерә. Бүген тормышның төп фәлсәфәсе булып көнбатышның «үзең өчен яшәү» дигән тәгълиматы тора. Күңелебездә балаларны яратырлык та мәхәббәт калмады. Гаилә корырга тырышмыйбыз, гаилә корган очракта да – бер яки ике генә бала, алары да – йә телевизор, йә телефон каршысында. Үзара җылы туганлык мөнәсәбәтләре юк. Биороботлар үстерәбез. Балалар ишле булып, туганнарча аралашып, ярдәмләшеп үссә генә, алар тулы канлы була. Тормышта нинди генә авырлыклар, кыенлыклар килсә дә, иң беренче булып туганнар ярдәмгә килә. Әлбәттә, аерым искәрмәләр дә бар. Халыкта «Җан тартмаса да, кан тарта» дигән сүз бар. Туганнар булу – бик зур бәхет. Кайвакыт төрле аңлашылмаучанлыклар, үпкәләшүләрр булып алса да, туган туган булып кала.
90. Күп вакыт тик торган дәшмәү бәгъзе ахмакка җавап булыр.
Берәү, хатыныннан зарланып, Гомәргә (р.г.) бара. Барса, ни күрсен, Гомәрне (р.г.) хатыны пыр туздырып, әрләп маташа, ул дәшми генә тыңлап тора. «Моның хәле минекеннән дә мөшкел икән...» – дип, теге кеше кире борылып китә. Гомәр (р.г.) аны күреп кала һәм, артыннан куып җитеп: «Ни йомыш иде?» – дип сорый. «Хатынымның холкыннан зарланып килгән идем, синең хәл дә мактанарлык түгел икән, ничек сабыр итәсең?» – ди әлеге кеше. «Хатыным мине зинадан саклый, ашарга әзерли, киемнәремне юа, өйне тәртиптә тота, балаларымны тәрбияли... Ничек мин аннан риза булмыйм?! Аллаһ Раббыбыз хатын-кызга акылны ирләргә караганда кимрәк, хисне артыграк биргән. Җавап кайтарып сүз көрәштерсәм, аңа караганда да акылсызрак булам бит», – дип җавап бирә Гомәр (р.г.).
Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләре «Рисаләи Газизә» китабында: «Берәүгә нәрсәдер аңлатып, ул һаман киресен сукаласа, дәшмәү булыр җавабың», – ди. Халыкта «Ишәкләр белән ишәк булма» дигән әйтем бар, югыйсә, үзең шул дәрәҗәгә төшәрсең.
91. Саран кешенең дусты юк, аны һичкем яратмас.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешедә булган яман сыйфатларның берсе – малы бетүдән куркылган саранлык», – диде.
Саранлык ике төрле була. Беренчесе – кешеләргә ярдәм итү (зәкят, гошер, башка төр сәдакалар) турысында саран булып, үзе өчен акча кызганмый. Икенчеләренең үзләре өчен дә, башкалар өчен дә акча тотасылары килми. Боларның бөтен сөенече – акча санап утыру, ничек итеп булса да бер сумнан ике сум ясау. Халыкта «Эт печәнне үзе дә ашамый, башкага да бирми» дигән әйтем бар, бу сараннар шул хисапта.
Ике саран турында шундый мәзәк бар. Бер саран икенчесенә кунакка килгән. Сөйләшеп утыралар икән. Хуҗа кеше: «Сөйләшеп утырыр өчен ут кирәк түгел» – дип, утны сүндереп куйган. Сөйләшеп туйгач, хуҗа, утны яндырып, кунагын озатмакчы булган. Кунак: «Яндырмый тор әле, караңгыда барыбер күрмиләр, төбе тузмасын дип, чалбарымны салып куйган идем, шуны гына киим», – дигән.
Байлык җыю саран кеше өчен бер чиргә әйләнә, һәм ул Аллаһ биргән байлык-нигъмәтен, киң күңеллелек күрсәтеп, башкалар белән уртаклашу түгел, үз кирәге өчен дә куллана алмый. Гогольнең «Үле җаннар» әсәрендә Плюшкин образы бар. Саранлыкның кая алып барганын шул образ аша да ачык күреп була.
Саранлык ул – үзеңнекен үзең урлау кебек – чын ахмаклык. Ул тар күңеллелеккә, ялгызлыкка китерә, чөнки тар күңелле кешенең башкаларга карата мәхәббәте була алмый.
Синдә самими җылылык юк икән, сине берәү дә якын итми.
92. Һәр нигъмәткә хөсет кылучы бар – гыйлем нигъмәтенә дә, гакыл нигъмәтенә дә, мал нигъмәтенә дә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Өммәтем өч төрле кимчелектән азат булмас», – диде. Алар – көнчелек, кеше турында яман уй, шомлану.
Фәнис Яруллин да: «Мин бик бәхетле саныйм үземне, көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр», – дип язды.
Тормышта нинди дә булса бер өлкәдә уңышка ирешәсең икән, әлбәттә, синнән көнләшүчеләр булачак, бу – табигый хәл. Кемнеңдер синнән көнләшүеннән сиңа бернинди дә зыян юк, киресенчә, ул зыянны үзенә ясый, көнләшүе өстенә, сиңа зарар итәргә тырышса, зур гөнаһлы була – аның яхшы гамәлләре синең гамәл дәфтәреңә күчә, синең гөнаһларың исә аңа күчә. Эшлисең, тырышасың, булдырасың икән, сөйләүчеләр дә, хурлаучылар да, көнләшүчеләр дә булачак. Шуңа карамастан, хәрәкәт итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә барысын да белә, күрә, һәркемне үз урынына куя. Гыйлемең хак икән – башкаларга да бир, акылыңны игелекле эшләргә сарыф ит, малыңны башкалар белән уртаклаш. Шул очракта, күпме генә көнләшсәләр дә, гыйлемең артыр, акылың баер, байлыгыңның бәрәкәтен күрерсең.
93. Чит кеше чит булыр, аның дусты булмас. Дусты булган адәм ят җирдә дә чит булмас.
Локман Хәким: «Муллыкны теләсәң, бәхеттә дә дусларыңны арттырырга омтыл. Диңгез һәрчак тулы булса да, ул барыбер елга суына мохтаҗ. Мең дустың булу – аз, бер дошманың булу – күп», – дигән.
Бу дөнья – сынау дөньясы. Кеше күп төрле мәшәкатьләр, кыенлыклар эчендә яши. Нәкъ шундый авыр вакытларда туганнар, якын дуслар кирәк. Чын дуслары булган кешегә, кайда гына яшәсә дә, борчу-мәшәкатьләрне узу җиңел була. Дөнья мәшәкатьләре никадәр генә авыр булмасын, ул вакытлы гына. Ахирәт тормышы бар. Аллаһ ризалыгы өчен, дус белән ахирәт дуслар кирәк.
«Рухи-Бәйән» китабында болай дип әйтелә. Адәм баласының җәннәткә керергә әз генә савабы җитми. Шулвакыт Аллаһ Раббыбыз аңа ахирәт дустына мөрәҗәгать итәргә куша. Ахирәт дусты аңа үзенең савапларыннан өлеш чыгарыр, ди. Аллаһ Раббыбыз: «Дустыңның бүләген кабул иттем, юмартлыгы өчен аның савапларын киметмим, икегез дә җәннәткә керегез», – дип әйтер, ди. Кызганыч ки, бүген «ахирәт дус» дигән төшенчә онытылып бара. Чын хакыйкый дусты булган кеше ахирәттә дә ялгыз түгел.
94. Берәү Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер кылмаса, аны хайваннар җөмләсеннән сана.
Аллаһ Раббыбыз: «Мин сезгә күрергә күз, ишетергә колак бирдем, тәэсирләнеп торган күңел бирдем, камил акыл белән яраттым, шуларның гына дә шөкеранасын кылып бетерә алырсызмы?» – ди (Коръәни Кәрим, Мөлек сүрәсе, 23 аят). Җирләрне-күкләрне, җир белән күк арасындагы барлык нәрсәләрне Аллаһ безнең өчен яратты. Безне, акыл белән зиннәтләп, шулар өстеннән хәлифә итеп куйды. Боларның барысы өчен дә бездән фәкать гыйбадәт кенә сорала. Гыйбадәт ул – Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, ислам динен дөрес тотып яшәү. Шул чакта без шөкерана кылучылардан булабыз. Яктылык кимесә – караңгылык, җылылык кимесә – салкынлык, гыйбадәт кимесә, әхлаксызлык барлыкка килә. Хайваннарга гыйбадәт йөкләнмәгән, аларда шуның өчен дә дуслык, туганлык кебек гомумкешелек сыйфатлары юк. Динсез яшәүне «ирек» дип кабул итсәк, диннән ерагайсак, шөкер итүдән туктаган булабыз. Бездә кешелек сыйфатлары юкка чыгып, хайвани сыйфатлар, нәфес артыннан куу өстенлек итә башлый. Андый җәмгыятьнең киләчәге юк.
95. Ахмакның ачуы сүзендә булыр, акыллы адәмнең ачуы эшендә булыр.
Башкалар хакында нахак сүзләр сөйләп йөрүчеләр бар. Алар моны кешеләрнең кәефләрен җибәрер, аларны чыгырдан чыгарыр өчен эшлиләр. Берәү: «Кешенең ачуын чыгарыр өчен булмаганны сөйләргә кирәк», – дигән. Әлбәттә, андый сүз хәтерне калдыра. Әгәр, аңа җавап кайтарыйм дип, кычкырыша башлыйсың икән, димәк, теге кеше максатына иреште дигән сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кызма», – диде. Акыллы кеше, сүз көрәштереп, вакытын бушка әрәм итми.
Берәү Әбү Бәкерне (р.г.) яманлап, бик күп начар сүзләр әйтә, ә ул аңа каршы бер сүз дә эндәшми. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә шунда була. Ниһаять, Әбү Бәкер (р.г.) түзми, җавап кайтара. Пәйгамбәребез (с.г.в.) китеп бара. Китүенең сәбәбен сорагач: «Син җавап кайтармаганда, бер фәрештә синең өчен дога кылып тора иде, җавап бирә башлагач, китеп барды», – ди. Ачуны тышка чыгару, сүз көрәштерү рәхмәт фәрештәләренең китүенә сәбәп була. Синең хакта нахак яки начар сүзләр сөйлиләр икән, исең китмәсен, яхшы гамәлләр кылуыңныдәвам ит. Аллаһ Раббыбыз да, күпчелек кешеләр дә сиңа кеше сүзенә карап түгел, эшләреңә карап бәя бирәләр.
96. Сабыр итү – максатка ирешүнең ачкычыдыр. Сабыр иткән морадына ирешә.
Аллаһ Раббыбыз: «Мин сабырлар белән», – ди. Сабыр итү Аллаһка якынайта, дөньяда да, ахирәттә дә сине бәхетле итә. Һәркемнең соңгы максаты – җәннәткә керү, әмма җәннәткә сабыр итми генә кереп булмый. Сабырлыкны өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
1. Килгән бәла-казаларга сабыр итү, төшенкелеккә бирелмәү. Авырлык килгәндә, «Иннә лилләһи үә иннә иләйһи раҗигүн» дип дога кылу. Бу сабырлык өчен 300 дәрәҗә әҗер бар.
2. Аллаһ кушканнарны үтәүдәге сабырлык. 5 вакыт намазны вакыты җитүгә укыр, ураза тотар һәм хаҗ кылыр өчен дә сабырлык кирәк. Аллаһ кушканнарны үтәүдәге сабырлык өчен 600 дәрәҗә әҗер бар.
3. Хәрамнан тыелу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Шәригать 10 өлештән торса, шуның 9 өлеше – хәрамнан тыелу. Бер сум хәрамнан тыелу 1000 сум сәдака бирүдән хәерле», – диде. Хәрам ризыклар ашау, хәрам эшләр кылу күңелебезне каралта һәм ихтыяр көчен бетерә. Ихтыяр көче булмаса, сабыр итеп булмый. Хәтта дөнья эшләрендә максатка, күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен дә ихтыяр көче кирәк.
97. Гакыл йокласа да, нәфес теләге уяу торадыр.
Фәнис Яруллин:
«Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен, дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!» –
дип язды.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең нәфесегез 70 шайтаннан да яман», – диде.
Аллаһ Раббыбыз безгә акыл бирде, Коръән иңдерде, пәйгамбәребезне (с.г.в.) җибәрде, нәфесне тию юлларын өйрәтте. Зарланырга яратсак та, бүген күбебезнең тормышы рәхәт: ризык күп, эш юк. Күп ашаган саен, күп йоклыйсы килә, ялкаулык баса, кеше фикерләү сәләтен югалта, гафләттә яши башлый. Нәфеснең исә ике канаты бар: берсе – ашау, икенчесе – йоклау. Шуңа күрә ул аза, көчәя, идарә итә алмас хәлгә килә. Телибезме-юкмы – бездә хайвани хисләр барлыкка килә, гомумкешелек сыфатлары югала. Нәфесне җиңәр өчен, Раббыбыз безгә ураза нигъмәтен биргән. Рамазан аен Аллаһның ризалыгына ирешерлек итеп үткәрү кирәк. 30 көн ураза белән генә нәфесеңне тыеп бетерә алмыйсың икән, дүшәмбе, пәнҗешәмбе уразалары, ай тулганда өч көн, изге айларда нәфел уразалары бар.
98. Эшне фикерләп эшлә, морадыңа ирешерсең.
Халыкта «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән әйтем бар. Һәр эшкә, алдын-артын уйлап, белгечләр белән киңәшләшеп тотыну кирәк. «Киңәшле эш таркалмас», «Киңәшле эш тау ярыр», дигәннәр. Үкенүдән файда юк, дигән кебек, башта эшне кылып, аннан соң гына уйлау дөрес түгел. Кайберәүләр: «Аллаһка тапшырдым» – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөяне башта тышаула, аннан Аллаһка тапшыр», – дигән. Аллаһка тапшыру, уйламыйча, планлаштырмыйча эш башлауны аңлатмый. Гамәлеңне фикерләп кылып, нәтиҗәне Аллаһка тапшыру – бер көймәнең ике ишкәге кебек. Үзем булдырам, дип, дуамалланып эшкә тотыну яисә Аллаһ бирер әле, дип тик утыру – бер ишкәк белән ишү кебек, ул очракта көймә бер урында гына әйләнә. Яз көне җирне эшкәртеп чәчмәсәң, җәй бик матур килсә дә, чүптән башка әйбер үсми. Җиренә җиткереп эшкәртеп чәчсәң дә, Аллаһ теләмәсә, син көткән нәтиҗә булмый. Бер елны бер җирдә дә яңгыр яумады, безнең якта исә атна саен явып торды, игеннәр шаулап үсте. Әмма ике тапкыр боз сукты, шуңа күрә уңыш башка җирләрдәгегә караганда да кимрәк булды.
Һәр эшне уйлап эшләргә һәм, түбәнчелек белән, нәтиҗәне Аллаһтан сорарга кирәк.
99. Кайчак тугрылык килсә, җавап китәр, ягъни сүз бетәр.
Шундый бер мәзәк бар. Японнардан: «Сезнең халык хуҗалыгы бик алга киткән, нишләп без ул дәрәҗәгә ирешә алмыйбыз?» – дип сораганнар. Алар: «Моның сере бик гади. Бер генә мисал: Сез, кибетләрдә балык бетсә, җыелыш җыясыз, без диңгезгә балык тотарга чыгабыз», – дип җавап биргәннәр, имеш.
Бездә бүген киңәшмә өстенә киңәшмә, сүз өстенә сүз, кәгазь өстенә кәгазь, эшләргә генә вакыт калмый. Бүләкләр белән грантлар да, кем оста кәгазь тутыра, шуларга бирелә. Күп кеше, эшләүдән бигрәк, телефон аша үзен күрсәтү белән мәшгуль. Сүз белән, отчет белән кешеләрне алдап, күзләренә төтен җибәреп була, әмма экономиканы алдап булмый. Икътисад алга китсен өчен, җиң сызганып эшләү кирәк. Буш чиләк каты шалтырый, сай су шарлап ага, тирән елганың гына тавышы чыкмый. Бер остаз бер шәкертен бик мактаган. Кешеләр: «Ул бик ялкынлы вәгазьләр дә сөйләми, ник мактыйсың?» – дигәч, бал тулы бидонга тибеп күрсәткән дә: «Тавышы чыгамы?» – дип сораган. Дөрестән дә, булдыклы кешегә үзен күрсәтү өчен эш җитә, сүзләр артык.
- Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала