Язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Бихисап шигъри һәм чәчмә китаплар авторы. Бүгенге көндә Сарманда яшәп иҗат итә.
Җәлилче
Рушад Хисаметдиновка
Чәче аның ап-ак кар шикелле,
Җыерчыклар баскан маңгаен.
Җәлил исән булса, ул да инде
Шундый булыр иде, мөгаен…
Моабитта башы өзелсә дә,
Өзелмәгән гомере татарның.
Тарих, әйтче, бар идеме синең
Күргәннәрең шуннан хәтәрне?
Дөнья белә: татар җырлап узган
Яшәү белән үлем арасын.
Карашыңда күрәм, Рушад абый,
Шул татарның кыю карашын.
Истәлекләр синдә, истәлекләр
Яңара да һаман яңара.
Күзләреңдә кайчак кояш көлә,
Ә кайчакта ачу кабара.
Маҗарадан артык, маҗарадан
Әсирлектә күргән чынбарлык.
Бу дөньядан аягүрә киткән
Татарларны мәңге җырларлык!
Халык тыңлый сине тып-тын калып,
Дөнья тыңлый татар күргәнне.
Үлем акты язып фашистларга
Таш зинданда татар йөргәнне.
Тел тидермәс тарих бәхет өчен
Җанын фида иткән татарга.
Юл куймады татар фашистларга
Ил намусын салып таптарга.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Рушад абый,
Тагын кил син юллар ура да.
Сине күргәч, менә без тагын да
Мусаларны тойдык арада,
Кормашларны тойдык арада,
Зиннәтләрне тойдык арада…
Август
Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.
Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.
Төрле-төрле эшләпәле
Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә
Уракка төшкән чаклар.
Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимереп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар.
Белдеңме инде син, дус,
Менә нинди ул август!
Сарман вальсы
(Валерий Әхмәтшин көе)
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Сарман көйләренә җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?
Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?
Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?
Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
Икәү генә бәхетле без
(Роберт Андреев көе)
Синең белән олы юлга чыктык,
Синең белән бергә күңелле.
Авырлыкны җиңеп куаныштык,
Эзләмәдек бер дә җиңелне.
Икәү бергә генә бәхетле без,
Икәү бергә генә бәхетле.
Синең белән генә, синең белән
Бу дөньяда таптык бәхетне.
Сикәлтәләр аша бергә үттек,
Ни күрсәк тә, күрдек бергәләп.
Язлар, җәйләр кичеп үзебезнең,
Көзебезгә кердек бергәләп.
Атлыйк әле һаман икәү бергә,
Бергә булыйк исән чагында.
Каршы алыйк бергә, каршы алыйк,
Гомерләрнең соңгы таңын да.
Арча таулары
(Фәрит Хатыйпов көе)
Арча, диләр, Арча, диләр,
Арча биек тауларда.
Язмыш адәм балаларын
Йөртә әллә кайларда.
Их, Арча тауларыннан,
Менәлмим алларыннан,
Тормыш җиле аермасын,
Ярларын парларыннан.
Арча тавы матур булып
Күренә алсу таңнарда.
Сөю гөле беркайчан да
Сулмый гашыйк җаннарда.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала