Милли китапханәдә РФнең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәйдуллинның (1947-2021) картиналарыннан күргәзмә оештырылган. Кем ул Шамил Шәйдуллин, дигәндә, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең сүзләре искә төшә. Илбаш рәссамны XX гасырда милләт үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребез белән бер сафка куюы турында әйткән иде.
Ш.Шәйдуллин иҗаты кысаларга сыймый, ягъни аны реализм дип тә, авангард дип тә билгеләп булмый. Анда татар авылының яшәеше турында моңлы сюжетлар да, абстракт картиналар да бар.
Рәссамны гомере буе илһамландырган темалар – Сабан туе, Сөембикә-ханбикә, олуг шагыйребез Габдулла Тукай һәм аның иҗаты, туган як табигате, чәчкә бәйләмнәре. Нәрсә генә иҗат итсә дә, аның һәр картинасы фәлсәфи яңгырашка ия. Шамил Шәйдуллинның иҗат куәсе шундый көчле ки, ул бер картина кысаларына сыеша алмый, шуңа күрә триптих яраткан формага әйләнгән.
Шамил Мортаза улының, бер темага кабат-кабат әйләнеп кайтып, камиллек, төрле чишелеш эзләгәнлеге күренә, бу аның фикерли белгән рәссам икәнен раслый. Әйтик, Сабан туе темасына ул студент елларында ук керешкән булса, әллә ничә картина иҗат итеп, 2000 елда аның өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
Ш.Шәйдуллин иҗатында Җир һәм Күк, авыл һәм шәһәр, шигърият һәм фәлсәфә, зур, җитди тема һәм иҗат импровизациясе бергә үрелгән. Бер генә картинасында да тормышны ничек бар шулай сурәтләү күрмәссез, хәтта гади авыл сюжетлары да моң, шигърият белән сугарылган.
Ш.Шәйдуллин бер дә авылдан чыкканга охшамаган иде, киң фикерли белүе белән ул авылын сурәтләүче бүтән рәссамнардан аерымрак тора иде кебек. Ләкин авылны яратуы һәр картинасында ярылып ята. Чынлыкта ул Тәтеш районы Берлек авылында дөньяга килгән. Өч яшьләрендә гаиләсе Казанга күчеп килгән. Егет рәсем мәктәбен, сәнгать училищесын, Ленинградта И.Е.Репин исемендәге институтны тәмамлаган, СССР сәнгать акдемиясенең академик Харис Габдрахман улы Якупов җитәкчелегендәге остаханәсендә талантын чарлаган. Шәһәргә күчеп килсә дә, бөтен җәйләрен туган авылында уздыра торган булган. Картиналарындагы авылга мәхәббәт, моң шуннан килә булса кирәк.
Ш.Шәйдуллинның сугыш темасына багышланган картиналары да истәлекле. Рәссам аны фаҗига итеп тасвирлый. Көндәлекләрендә исә бу җәһәттән шундый сүзләр укыйбыз: «Мине сугыш һәм җиңү тудырган, - дип язган ул. – Әниемнең беренче ире Сәетәкрам Юсыпов сугыш башында ук Смоленск янында һәлак булган. Әнием иренең үлеменә ышанмаган, күп еллар буе кайтуын көткән. Кызлары икесенең дә мәхәббәтенә тиенеп, бәхетле булып үсәр дип өметләнгән. Еллар үткәч, әнием Мортаза Шәйдуллинга кияүгә чыга, ләкин беренче мәхәббәтен оныта алмый: әтием мин туып өч ай үткәч гаиләдән китә. Минем әти мин дөньяга килсен өчен генә кирәк булган, димәк. Әгәр Сәетәкрам сугыштан кайтса, мин дөньяга тумас идемме икән? Әйе, шулай. Ләкин Юсыпов әйләнеп кайтмаган. Минем әти исә хатынының беренче мәхәббәтен онытмавына түзә алмаган. Гомер буе күңелемдә шушы яра сыкрый. Мин туганнан әнием дә, апам да бәхетле булмаган, юкса алты айлык баланы туганнарында калдырып, Үзбәкстанның Әндижан шәһәренә китеп бармаслар иде. Юк, мин аларны гаепләмим. Киресенчә, тормышымда булганнары өчен рәхмәтлемен мин аларга. Ләкин гомерем буе, мине сугыш тудырган, дигән уй башымда әйләнә. Якын туганнардан өчәү мәхшәрдән әйләнеп кайтмаган – Сәетәкрам Юсыпов, Салих Сабитов һәм әниемнең олы апасының ире...»
Тагын бер истәлек. Бу юлы Сөембикә-ханбикә картинасы турында: «Сөембикә һәм аның улы Үтәмешнең ачы язмышына битараф калу мөмкин түгел, шуңа күрә мин Ленинградта укыганда ук бу шәхесләрнең фаҗигасен картинада тасвирлау турында хыяллана башлаган идем, - дип башлаган ул сүзен. - Әмма озак еллар эшкә тотына алмый йөрдем, үземне әзер түгел дип саный идем. Халкымның трагедиясе гел күңелемдә йөрсә дә, картинада ялгышырга ярамый иде. Ике дистәләп ел әзерләнгәннән соң, әллә ничаклы эскизлар җыелды, һәм 1998 елда мин, ниһаять, эшкә алынырга тәвәккәлләдем. Берничә зур эскиз иҗат иттем, өчкә дүрт метр зурлыкта киндер тарттым. Февраль башы иде. Аяз көнне яшен суккандай, әниемнең авыруы турында хәбәр килеп иреште. Эш тукталды,бөтен дөнья тукталгандай булды. Әнием генә бар иде. 14 июньдә исә ул мәңгегә күзләрен йомды... Ул көннәрне хәзер ачык хәтерләмим, әмма югалту ачысын басар өчен көнетөне остаханәдә эшләгәнем истә. Шашып, ярсып Сөембикә турында картинамны яздым. Ярты елдан эшнең байтак өлешен тәмамлаган идем инде. Озак та үтмәде, авырып, бик каты газаплар кичереп, апам Нәзирә җан бирде. Шулай итеп, ике җеназа арасында мин «Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә» атлы картинамны иҗат иттем. Хәзер үткәннәргә әйләнеп карыйм да, шушы җеназалар булмаса, «Сөембикә» тумас иде дип уйлыйм. Кемдер миңа ярдәм иткән сыман булды. Иң газиз кешеләремне алу бәрабәренә. Әйе, «Сөембикә»м өчен бик зур бәя түләдем. Шуңа күрә бу картинамны әнием белән бердәнбер апама багышлыйм».
Ахырдан сәнгать белгечләренең фикерен китерәсе килә. Алар бертавыштан Шамил Шәйдуллинның бер кысага гына сыймый торган, үзгәрүчән, вакыт үткән саен яңа яктан ачыла барган рәссам булуын билгеләп үтә. Кайбер бөек рәссамнар бер амплуа табып, аннан чыкмаган, дип, Шишкин, Айвазовский, Малевич, Левитанны, Хокусайны мисал итеп китерәләр. Ә Шамилебез әллә ничаклы иҗат өслүбен күрсәтеп өлгерде, диләр. Соңгы елларында исә ул чәчәкле натюрмортлар иҗат итте. Аның хәтта шул картиналары да бүтән рәссамнарныкына охшамаган. Шундый күп һәм төрле алар. Бер темага тотынса, тиз генә тынычлана алмаганын әйткән идек. Гүя чәчәкле натюрмортларын да шулай, асылына төшенергә теләп, күпләп иҗат итә. Бу күргәзмәдә аларны да күрергә мөмкин…
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала