Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районындагы Дүшәнбикә авылында туган. 1960 елда аның «Минем дусларым» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга. «Нәниләргә бүләк», «Канатлы җайдак», «Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Батырлык турында җыр», «Ипекәем, ипекәй», «Әниемә бүләгем», «Зәңгәр иртә», «Язгы сулар», «Шиңмәс чәчәкләр», «Дәү әнигә барабыз», «Китмә, сөю» дигән шигъри китаплар авторы. 2022 елның 19 октябрендә 92 яшендә Казанда вафат булды, Яңа Татар бистәсе зиратында дәфен кылынды.
Муса Җәлил – халкым улы
(Шул исемдәге поэмадан өзек)
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып…
Муса Җәлил.
– Муса Җәлил!..
Нинди матур исем…
Моңлы да күк үзе, горур да.
Моңлы җырдай гүзәл гомер юлы…
Гаҗәп бит бу…
Аның турында
Беләсе иде тагын, тагын да.
Сөйлә миңа, әнием!..
– Тыңла, улым,
Һәм онытма моны гомереңә,
Шагыйрь үткән олы көрәш юлы
Якты мирас булсын күңелеңә.
Муса Җәлил – бөек халкым улы,
Гасырларга калсын гомер юлы.
Сугыш
...Таң беленә, офык алсулана.
Тып-тын өйләр, кырлар, үзәннәр.
Көмеш чыклар кунган миләүшәләр
Күк башларын түбән игәннәр.
Агачларга алсу нур йөгергән,
Сүрелеп килә төннең карасы.
Сыңар күзен кысып, тәмләп кенә,
Сузылып куя куян баласы…
Ә бишектә нәни генә бәби,
Алсу иреннәрен бөтереп,
Чупылдатып-чупылдатып куя, –
Йоклый әле тәмле төш күреп…
Менә шунда кинәт, күк күкрәтеп,
Бомба ява башлый өйләргә.
Ут һәм ялкын ява, үлем ява
Җылы яңгыр көткән җирләргә…
Әлеге тын өйләр, куянчыклар,
Бишектәге нәни бәбиләр,
Ут эчендә кала уенчыклар,
Ут эчендә кала әниләр…
Илебезгә шулай килде фашист –
Кешелекнең явыз дошманы
Һәм дошманы дуслык, тынычлыкның –
«Палач» диеп атый Җир аны!
Күтәрелде Ватан зур көрәшкә,
Күтәрелде яуга кешеләр:
очучылар, иген игүчеләр,
йортлар төзүчеләр, эшчеләр.
Күтәрелде иңне иңгә куеп,
Күкрәк белән каплап Ватанын,
Саклап калыр өчен Туган җирен,
Тын кичләрен аның, ал таңын.
Ватан-ана!..
Шушы сүзгә сыйды яшәү көче,
Шушы сүздә – бөтен теләкләр.
«Ватан!» диеп кеше утка керде,
«Ватан!» диеп типте йөрәкләр.
Менә шулай халык, ташкын булып,
Ватан өчен утка атылды.
Менә шуңа күрә бу зур сугыш
Ватан сугышы дип аталды.
Соңгы җыр
– Үлем! – диде палач, тик бу хөкем
Тетрәтмәде Муса күңелен.
Беләмени палач шагыйрь хисен,
Туган илгә аның мәхәббәтен
Үтерергә мөмкин түгелен!..
Таш камера... Монда кем дә белми
Үлем кайчан килеп керәсен.
Тез чүкмәде шагыйрь, җырлар язды:
Дәвам итте шагыйрь көрәшен.
– Үзем үлгәч, исемемне палач
Пычратмакчы Илем каршында.
Әй, җырларым, тизрәк кайтыгыз да
Сөйләгез сез Аңа барысын да.
Язын кайткан сайрар кошлар белән
Хәбәр көткән чакта улыңнан,
Язгы тургай булып, сагышларым –
Җырым кайтыр соңгы юлымнан.
Җырым кайтыр мәхәббәте булып,
Анты булып тугры йөрәкнең.
Мин көрәштем соңгы сулышкача,
Син бит үзең шуңа өйрәттең.
Газиз илем минем!
Шашынса да катыйль, җанны кимереп,
Җелекләрне суырып алса да,
Тәмуг ясап якты җир йөзендә,
Утлы упкыннарга атса да,
Җиңелмәдем, нәфрәт утыннан мин
Ялкын алдым соңгы җырыма,
Факел итеп илгә тугрылыкны
Күтәрдем мин көрәш кырында.
«Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла».
Хөр йөрәгем, кер кунмаган антым
Табар Илем шушы җырымнан,
Алар минем кайнар каным белән
Төрмә ташларына уелган…
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала