Журнал «Безнең мирас»

Туфан чын йөзен ача

🏷 Admin

 

 

Туфан Миңнуллин һәм Илдар Юзеев.

 

Укучыларыбыз инде ныклап игътибар иткәндер: күренекле әдипләребез Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Фоат Садриев арасында юктан бар булган бәхәс «Мәдәни җомга»ның 13енче битендә әледән-әле кабынып-сүнеп тора. Бу җәһәттән редакциягә бик күп хатлар килә, шылтыратып сораучылар да байтак: «Шул ялгыш җибәрелгән автографлы ике китап өчен ник бәхәсләшәләр, нигә дуэльгә чакырышалар алар?» – дип борчыла гавам. Хәер, бәхәснең нәкъ менә 13енче биттә баруына, бәхәснең эчтәлегенә бик үк игътибар итеп бетермәүчеләрне әле гавам дип әйтеп булмыйдыр. Гавам исә, чынлыкта, бу бәхәсне бик дөрес дип таба. Ә инде без, үз чиратыбызда, әлеге галәмәтне зыялы өч әдибебезнең иҗатчылар, сәнгать кешеләре, сәясәтчеләр һәм, гомумән, теләсә кайсы һөнәр ияләре арасындагы көнчелек, хөсетлек, шикаятьчелек һәм дорфалык кебек сыйфатлардан көлеп уйланулары дип кабул иттек. Һәм бу, мөгаен, Татарстан язучыларының май аенда узачак корылтаена безнең тарафтан бер әзерлек тә булачак…

 

Әй, яшьлегем, яшьлегем,

Яшьлегем-җүләрлегем.

Акыл биреп алыр идем

Бер генә җүләрлеген.

 

 

Туфан Миңнуллинга шарж. Нияз Хаҗиәхмәтов рәсеме

 

«Бер алтатарың булганчы, алты татарың булсын» дип дөрес әйткәнмен икән. Мәкалемнең хаклыгын раслап, мин чакырганны да көтмичә, секундантларым булып килгәнсез. Рәхим итеп, «Т» хәрефе рәвешендәге өстәлем янына утырышыгыз. Ни өчен «Т»? Чөнки Туфанның кыланышларына каршы тагын да «мәкерлерәк» планымны мин «Т» операциясе дип исемләдем. Туфан, ниһаять, битлегенең бер өлешен, йөзенең бер читен, чын ниятен ачып салды. Аның төп максаты дошман эзләү икән ич! Минем гомерем буе яшь авторлар белән эшләвемне ул, шагыйрьләр мафиясе әзерли дип, нахак бәла яга. Утыз җиденче ел алымнары! Әдәбиятта үзе генә торып калу! Ягез, ни җитми инде аңа? Барлык театрларны басып алды. Шунысы кызганыч: берсен генә дә халтура дип исбат итү мөмкин түгел. Шул гына җитмәгән, безнең поэзия бакчасына рөхсәтсез кереп, бер китаплык робагыйлар язып ыргытты. Ләкин бәйләнеп булмый, шәп язган, чукынган! Читтән шулай дәшми генә карап торсак, һәрберебезнең бакчасын һәм акчасын басып алып, безне үз бакчасына карачкы итеп куймас, дип, кем ышандыра ала?! Теге елларда талантсызлар талантлыларны кырсалар, бу юлы талантлы Туфан берүзе калачак. Талант белән көрәшеп кара син! Кыскасы, әдәбият дөньясын Туфан басачак! Моңа юл куярга ярамый!

 

 

Илдар Юзеевка шарж.

 

Туфанның бывший, хәзерге һәм киләчәк дошманнарына, сезгә мөрәҗәгать итәм. Дусларым! Туфанның көчсез, йомшак ягын инде белдек. Дошмансыз яшәү аңа яшәү түгел икән. Бу – аның тормыш кредосы. Фоат Садриев, шактый буталуларына карамастан, бездән акыллырак булып чыкты, шуны сизеп, Туфаннан гафу үтенде. Шуннан соң Туфан бераз гына көчсезләнде.

Үзегез дә беләсез: Туфан мине һәм сезне «Сарман» кафесы янында алтатарын тотып көтә. Туктале, нигә сез дә алтатар тотып килдегез? Юзи алтатары хыянәт итсә дипме? Хәзер «Т» операциясен башлыйбыз. Алтатарларыбызны кесәгә салабыз. Морзаларча башны югары тотып, киттек дуэльгә! Мин аны атышмыйча гына коралсызландырам, бетерәм! Ничекме? Ул дошмансыз яши алмый. Көтмәгәндә генә дошманның тылына бәреп керәбез һәм... аны дуслык белән чолгап алабыз. Ягъни мәсәлән, аңа дуслык тәкъдим итәбез. Моны көтмәгән Туфан аптырап калачак, алтатарын кулдан төшерәчәк, чөнки бу – аңа атудан да көчлерәк удар. Ни өченме? Чөнки ул дошмансыз яши алмый. Конфликтсыз калган Туфан пьесалар язудан туктап калырга мәҗбүр булачак, аны туендырган, тавышын калын чыгара торган каләме кулыннан төшәчәк. Пьеса язалмаган Туфанның кемгә кирәге бар?! Без шуннан файдаланып, Туфан бушаткан урынны – театрларны, гәзит-журналларны, радио, нәшриятны, безгә эләкмәгән премияләрне басып алабыз. Туфан Язучылар берлеге рәисе булганда аның урынбасары хезмәтендә юкка йөрмәдем. Бу өлкәдә тәжрибә бар. Шуннан соң Туфан нишләячәк? Хәлсезләнгән, мескен кыяфәттә минем янга киләчәк һәм: «Зинһар, минем дошманым булыгыз!» – дип ялыначак. Ә мин аны атмаячакмын һәм дошман да булмаячакмын. Кем дә кем «Т» операциясен яклый, алтатарсыз кулларыгызны күтәрегез! Бертавыштан.

Киттек Туфанга каршы! Минем арттан, алга!

 

«Мәдәни җомга» газетасы. 2002 ел, 5 апрель

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру