Журнал «Безнең мирас»

«Канатлы» җыр авторы

 

Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Шамил Харис улы Тимербулатов (1950-2013).

 

Композитор Шамил Тимербулатовның тууына – 75 ел

 

Күңелләрне яулап алып, еллар дәвамында халык хәтерендә саклана торган җырлар бар. «Мин бит кара карлыгач» – шундый «канатлы» җырларның берсе. Сүзләре белән дә, көе белән дә.

 

«Мин бит кара карлыгач» җырын Гөлшат Зәйнашева сүзләренә композитор Шамил Тимербулатов иҗат итә. Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина алып чыга.

 

Композиторларның күбесе киң катлам тамашачыга җырлар аша таныла. Шамил Тимербулатов – шигырьгә салынган уй-фикерләр, хис-кичерешләрне көй белән оста итеп җиткерә белгән талантлы композитор. Аның «Мин бит кара карлыгач» җыры дәртле булса, Разил Вәлиев сүзләренә иҗат иткән «Карт өянке» җыры – тирән лирик, фәлсәфи музыкаль әсәр. Ул бөек җырчыбыз – РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевның репертуарында күркәм урын алды. «Хәйдәр башкаруында әлеге җырга фин татарлары бик игътибар иттеләр һәм очрашкан вакытта Хәйдәрдән һәрвакыт сорап җырлаталар иде», – дип искә ала ТАССРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева. «Мин үзем дә ул җырны башкарам, әмма Хәйдәрнең язмасы булгач, яздырмадым», – диде ул. Хәйдәр Бигичев башкаруында Шамил Тимербулатовның тагын бер җыры популярлык казана – Наил Касыйм сүзләренә язылган «Синең белән керәм бураннарга».

 

Шамил Тимербулатов Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова һәм башка күп кенә күренекле шагыйрьләребезнең аерым шигырьләрен көйгә салды. Күләмле классик әсәрләре белән дә республика музыка сәнгатен баету һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Ул – симфоник, вокаль-симфоник, камера инструменталь әсәрләр, халык уен кораллары оркестры өчен концертлар, вокал цикллар авторы.

 

Быел 25 сентябрьдә талантлы композиторның тууына 75 ел тулды. Кызганыч, ул иҗатының чәчкә аткан чорында, моннан 12 ел элек, Әстерханнан, үзенең зур әсәрен башкарып, Казанга кайтып килгәндә, кинәт йөрәге туктап, вафат булды.

 

Мөхтәрәм шәхесебезнең бай иҗаты турында озын-озак язарга мөмкин. Аның вафатыннан соң, сеңлесе – композитор Гөлнара Беляева, кызы – композитор Гөлнара Тимербулатова белән иҗатташ дуслары Шамил Тимербулатовның иҗат һәм тормыш юлына багышланган китап чыгарды (төзүчесе – Маргарита Фәйзулаева). Анда композитор турында җылы истәлекләр тупланган.

 

Шамил Тимербулатов – музыка сәнгатендә үз юлын, үз стилен тапкан, югары профессионал композитор буларак, киләчәк буын музыкантларына – киң репертуар, тамашачыларга зәвыклы тәрбия, илһам, яшәү дәрте биргән әсәрләр калдырды.

 

МИН БИТ КАРА КАРЛЫГАЧ

 

Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Шамил Тимербулатов көе

 

Очыйм дисәм, канатым бар –

Мин бит кара карлыгач.

Очып килдем яннарыңа

Бер күрергә зар булгач.

 

Кушымта:

Мин бит кара карлыгач,

Канатым кыйгач-кыйгач;

Канатсыз калырмын, бәгърем,

Мин синнән аерылгач.

 

Китсәк икәү кошлар кебек,

Кайтып ерак илләрдән,

Бергә-бергә оя корыйк,

Үреп-үреп гөлләрдән.

 

Кушымта.

 

Җырлыйк дисәң, сагыш тулы,

Моң тулы күңелебез.

Кирәксә икәү бу җиргә

Моң булып түгелербез.

 

Кушымта.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру