Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов әңгәмәсе.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин. /dumrt.ru фотолары.
– Мөхтәрәм Камил хәзрәт, хәзерге вакытта кулъязма Коръән ни хәлдә?
– Күптән түгел без аны типографиягә тапшырдык. Тиздән аны «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында тәкъдим итәргә ниятлибез. Ул ислам дөньясының мәдәни башкаласына – Казанга килгән кунакларга бүләк ителәчәк. Әлеге проект фән һәм дин ягыннан да, мәдәни яктан да искиткеч зур әһәмияткә ия. Ул безнең милли каллиграфия мәктәбен торгызачак. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен кайтардык. Хәзер инде Казан каллиграфиясен, хаттатлык осталыгын бөтен дөньяга күрсәтергә телибез. Казан белгечләре тарафыннан кулъязма мосхәф хәзерге заман халыкара таләпләренә туры килерлек итеп эшләнде. Әлеге эшне дөньякүләм танылган галим, пәйгамбәребез (с.г.в.) нәселе вәкиле, хөрмәтле шәех Мамун әр-Рави җитәкләде. Ул 24 ел Дубайда хезмәт куйды. Анда ул иң зур мәчетнең имамы булды һәм Дубай хакименең Коръән әзерләү комиссиясен җитәкләде.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим: 2018 елда шәех мине дә шул комиссия эшендә катнашырга чакырды. Аларның белгечләре татарларның Коръән бастыру тәҗрибәсен өйрәнеп, өч Казан мосхәфен – 1803 һәм 1914 елгы «Казан басмасы»н, шулай ук 2016 елда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте чыгарган мосхәфне файдаланырга карар кылды. Шунысы да куанычлы: алар әлеге басмаларны безнең darul-kutub.com электрон китапханәсеннән алганнар. Чит ил белгечләре арасында хезмәтләребезгә кызыксыну дәрәҗәсен күз алдына китерәсезме?! Инде менә 2 ел дәвамында шәех Казанда яшәп эшли, кулъязма Коръән проектына җитәкчелек итә. Бу – бик тә хөрмәткә лаек гамәл, чөнки аны башка илләрдәге шундый ук проектларга чакырсалар да, ул Казанны сайлаган. Шәех үзе дә Казан кулъязма Коръәнен берничә тапкыр чит илләрдә, галимнәр даирәсендә электрон рәвештә тәкъдим итте һәм аны эталон дип атады. Белгечләр дә Коръәнебезне югары бәяли. Аеруча Мәдинәдәге гарәп каллиграфы Усман Таһа Казан кулъязма Коръәненең битләрен күргәч уңай фикерен белдерде.
– Заманча татар мәчетләренең тышкы кыяфәте хакында да фикер алышулар күп булды. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте бу мәсьәләне тәртипкә салырга вәгъдә иткән иде. Алга китеш бармы?
– Без Диния нәзарәте составында мәчетләрне төзү һәм ремонтлау буенча таләпләр һәм тәкъдимнәр турындагы Нигезләмә әзерләдек, чөнки соңгы елларда бик күп төрле заманча проектлар барлыкка килсә дә, татар архитектурасының милли үзенчәлекләрен эзләү туктап калды кебек. Кайберәүләр хайтек стилен дә матур ди, әмма булган мисалларда милли чалымнар күренми. Мәчетләрнең традицион кыяфәтен күрәсебез килә. Мәчетнең мәчет икәнлеге ерактан ук күренергә тиеш, аның Аллаһ йорты булуы сизелеп торсын. Православие храмнары хайтек стилендә төзелми, аларның һәркайсының үз традицион йөзе бар. Проект әзерләнгәндә минималь таләпләр үтәлергә тиеш, алар Нигезләмәдә күрсәтелгән. Изге Болгар җыены көнендә ТР Диния нәзарәте пленумы узачак, анда без аны районнардан килгән мөхтәсибләр белән бергә раслаячакбыз, иншәАллаһ.

Кулъязма Коръәнне басмага тапшыру. «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров, шәех Мамун әр-Рави, каллиграф Артур Писаренко, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин.
– Әлеге Нигезләмә тәкъдим рәвешендә булачакмы? Төзү инициаторы аңа каршы чыгып, үзенчә төзи алмыймы?
– Мәчет төзү өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте рөхсәте кирәк. Әле хәзер дә кешеләр миңа турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, проектларын күрсәтәләр дә хуплауны сорыйлар. Әмма хәзер мин карарны Комиссия белән килештермичә кабул итә алмыйм. Проект миңа кадәр Комиссия аша үтә, ул аның Нигезләмәгә туры килү-килмәвен тикшерә. Бу тәртип татар архитекторларын милли мәчетләрнең йөзен саклап, яңа иҗади алымнар эзләргә этәрер дип уйлыйм. Таләпләр артык кырыс түгел. Алар ярымайга, орнаментларга һ.б. кагыла.
– Мартта мәчетләрдә татар теле курслары яңадан башланып китте. Бу проектта ничә мәчет катнаша?
– 62 мәчеттә һәм Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы барлык ислам уку йортларында мәктәп балалары өчен татар теле дәресләре башланды. Бу мәчет каршындагы курслар һәм өстәмә белем бирү программалары уңаеннан алып барыла. Марат Готыф улы Әхмәтовка зур рәхмәт – эшчәнлекне оештыруда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәм итә. ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, татар теле укытыла торган мәйданчыкларны карап, күпме кеше йөргәнен күзәтеп чыкты. 34 районда якынча 1200 бала йөри.
– Быел Татарстан өчен бик әһәмиятле ел, чөнки Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Бу – зур дәрәҗә, шул ук вакытта җаваплылык та. Татарстан Диния нәзарәте әлеге юнәлештә нинди эшләр башкара?
– Тантаналар хакында сүз кузгатсак, елны ачу тантанасы май аенда KazanForum кысаларында булачак. Алда әйткәнемчә, без Казан кулъязма Коръәнен бастырырга тапшырдык. Бу проект Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралардан беренчесе һәм шул ук вакытта Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы белән бәйле чараларның да беренчесе булды. Минемчә, мосхәф иң истәлекле һәм истә озак сакланачак вакыйга булачак, чөнки чаралар үтә, ә Китап калачак. Шулай ук апрельдә Казанда халыкара Коръән конкурсы узды. Гомумән алганда, 2026 елга планлаштырылган Татарстан Диния нәзарәтенең барлык чаралары Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы белән үтәчәк: Изге Болгар җыены да, Мәүлет тә, мәчетләрне ачу һәм реставрацияләү дә, китап нәшер итү, фән, ислам финанслары өлкәсендәге проектлар да. Татарстан мөселманнары тормышында вакыйгалар бик күп булачак.
– Сүз уңаеннан, Изге Болгар җыены быел ничек үтәчәк? Узган елларны да карасак, катнашучылар саны ничә була иде? Иң күбе ничә кеше катнашты?
– Саннар ел саен төрлечә булды. Мин, мәсәлән, 2017 елны хәтерлим: ул чакта 50 мең кеше килгән иде. Без ел саен мөмкин кадәр күбрәк катнашучы җәлеп итәргә тырышабыз. Моның өчен берничә ел элек Болгар җыены программасын үзгәртергә керештек, аны күбрәк дини эчтәлекле иттек. 2023 елда Дагыстаннан пәйгамбәребезгә (с.г.в.) бәйле ядкәрләр алып килгән идек, 2024 елда гаилә парлары арасында хаҗга юлламалар уйнаттык, соңгы өч елда төп чара итеп «Тәүбә – Покаяние» программасын гамәлгә куябыз, аны Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үткәрә. Изге Болгар җыены ул Сабан туе түгел, анда рухи эчтәлек күбрәк булырга тиеш. Күмәк намаз, тәүбә, вәгазьләр...
– Әңгәмә башында без мәчетләр хакында сөйләштек. Сез таләпләр турында да әйттегез. Мәчетләр төзелешенә кагылышлы берничә сорау бар. Беренчедән, Казанның тарихи өлешендәге мәчетләрне төзекләндерү тәмамланды диярлек. Шәһәрдә тагын бер генә мәчет калды кебек, Киров районындагы агач мәчет...
– Быел «Рәҗәб» мәчете төзекләндерүдән соң ачылыр дип өметләнәбез...
– Димәк, Казанда тарихи мәчетләрне торгызу процессы тәмамланды, дип әйтергә мөмкин булачакмы?
– Казанда әле үз чиратын көтеп торган Кабан арты мәчете, Борнаев мәчете, Печән базары мәчете, Зәңгәр мәчет бар.
– Республика турында да сөйләшеп алыйк. Белүебезчә, районнарда да мәчетләрне торгызу, яңарту буенча эш алып барыла. Бу хакта тулырак сөйләп китә алмассызмы?
– Республикада барлыгы 99 тарихи мәчет бар, һәм шуларның 42сенә реставрация кирәк. Хәзер Кукмара районының Әсән-Елга авылындагы мәчеттә эш бара, шулай ук Минзәлә районының Дусай авылындагы мәчеттә дә төзекләндерү планлаштырылган.
Республикабызда бу мәсьәлә даими рәвештә хәл ителә. Соңгы елларда күпчелек гаетләрне яңадан торгызылган мәчетләрдә үткәрдек.
– Яңа мәчетләр төзелеше турында да әйтеп китегез әле. Беренчедән, быел Чаллы шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылачакмы?
– Минемчә, ачылыш 2-3 елдан соң булыр. Быел, бәлки, фасад эшләре тәмамланыр, ярымай куелыр.
– Ә башка яңа мәчетләр? Зур проектлар хакында да әйтсәгез иде…
– Хәзерге вакытта 43 мәчет төзелә. Узган ел 7 мәчет ачтык, быел да якынча шулкадәр – 7 мәчет ачылыр дип көтелә. Элек ел саен 15-18 мәчет ачыла иде. Хәзер республикада 1621 мәчет бар. Шуңа күрә төзелеш темплары бераз кимеде, бу табигый.
– Шул 1621 мәчетнең ничәсе Казанда урнашкан?
– 81 мәчет.
– Димәк, мөселманнар өчен мәчетләр җитәрлек?
– Шулай да әле кайбер районнарда җитеп бетми. Казанда, мәсәлән, Совет районында һәм «квартал» тирәсендә мәчетләр төзисе бар әле. Әмма гомумән алганда, Татарстандагы хәлне башка төбәкләр белән чагыштырырлык та түгел.
Иганәче булса яисә мәхәллә акча җыйса, Татарстанда мәчет төзеп кую өчен һичнинди каршылык булмый. Бездә барысы да җайга салынган: җир бүлеп бирү дә, төзелеш процессы да, документлар рәсмиләштерү дә.
– Казанда Җәмигъ мәчете төзү проекты турында да сорамыйча булмый. Әлегә соңгы карар да юк, төзелеш башлана дигән мәгълүмат та ишетелми. Бу мәсьәлә ни хәлдә?
– Без, мөэминнәр, барысының да Аллаһ ихтыяры белән булуын беләбез. Әгәр Ул теләсә, мәчет хәтта элекке «Кырлай» паркы урынында да төзелер. Бу мөселманнар өчен зур шатлык булыр иде, чөнки нигез ташы шунда салынды.
– Димәк, әлеге мөмкинлек тә кире кагылмый?
– Барысы да Аллаһ Тәгалә әмер иткәнчә булачак.
– Кадрлар мәсьәләсенә килик. Татарстанда мәчетләр күп булса да, имамнар җитми дигән сүзләр булды. Хәзер бу хәл үзгәрдеме?
– Кадрлар мәсьәләсе бөтен тармакларда да кискен, бигрәк тә авыл җирләрендә.
Әгәр 50 йортлы кечкенә авылның мәчетендә имам юк икән – бу зур проблема түгел. Анда кешеләр җәй көне генә яши диярлек, мәхәллә дә юк дәрәҗәсендә. Анда имам булмау табигый, чөнки анда мәктәп тә, бакча да, хастаханә дә юк. Яшь белгеч, анда килеп, гаиләсен тәэмин итә алмый. Шуңа күрә бу мәсьәлә белән мәхәллә үзе дә шөгыльләнергә тиеш. Без имамнар әзерлибез, әмма аларга шартлар да кирәк.
– Рухи белем бирү өлкәсендә, аерым алганда, Болгар ислам академиясендә хәзер нинди процесслар барганын беләсе килә. Ниләр эшләнә, нинди инновацияләр бар, нинди яңа карарлар кабул ителә?
– Ректор Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов академияне үстерү эшенә бик җитди тотынды. Ул халыкара тәҗрибәне өйрәнә, яңа процесслар һәм юнәлешләр башлап җибәрә, чит ил югары уку йортлары белән килешүләр төзи. Академия акрынлап көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү мәйданчыгына әверелә бара. Без дә аның эшчәнлегендә катнашабыз: укытучыларны һәм абитуриентларны җәлеп итәргә булышабыз. Узган ел гына да «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән 5 шәкерт академиягә укырга керде. Дөрес, мең елдан артык тарихлы әл-Әзһәр университеты кебек ислам үзәкләре белән әлегә тиңләшеп булмый. Шулай да Россия дин галимнәре өчен Болгар ислам академиясе – халыкара дәрәҗәдәге укытучылардан белем алу, аларның фәнни җитәкчелегендә мәкаләләр һәм диссертацияләр язу, исламият фәненең өйрәнелмәгән якларын тикшерү үзәге. Моның өчен чит илләргә бару да кирәкми: тел мохите дә, фәнни мохит тә, яшәү шартлары да Болгарда булдырылган. Чит ил дин белгечләре дә Болгар ислам академиясенә кызыксынып карый. Мәсәлән, Әбу-Даби мөфтие Мөхәммәд Әслям безнең Болгар академиясен тәмамлаган. Ә Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары Максат Овезов быел үзенең докторлык диссертациясен уңышлы яклады.
– Диния нәзарәте даими рәвештә нәшрият эшчәнлеге алып бара. Быел бу өлкәдә тагын нинди проектлар каралган?
– Проектлар бик күп. Шулар арасында аеруча әһәмиятлеләре бар. Хәзер без Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең яңа редакциясен әзерлибез. Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабына тотындык – аның тәрҗемәсен төгәллибез, чөнки гамәлдә булган вариантта төгәлсезлекләр бар. Революциягә кадәр чыккан әлеге басма исламны өйрәнгәндә нигез булып тора. Анда гыйбадәтләрне башкару тәртибе аңлатыла, һәм ул хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен саклау ысулы булып хезмәт итә, чөнки гыйбадәтләр тәртибе анда нәкъ безнең мәзһәб кысаларында тасвирлана. Шуңа күрә китапның рус һәм татар телләрендәге тәрҗемәләре төгәл булырга тиеш.
Хәзерге вакытта барган тагын бер эш – Әхмәдһади Максудиның «Мөгаллим сәни» китабы. Бу – Коръән уку өчен хәрефләрне һәм кагыйдәләрне өйрәтә торган әлифба. Аны кулъязма Коръәндәге хатт белән яңадан язып чыгу ихтыяҗы бар. Хатт ул – каллиграфик стиль, язу рәвеше дигән сүз. Казан кулъязма мосхәфен без «нәсех» дип аталган хатт белән яздык. Хәзер махсус рәвештә шул ук язу белән «Мөгаллим сәни»не дә язып чыгарга кирәк, бу Коръәнне укырга өйрәнүне җиңеләйтәчәк.
Чынлыкта, бөтен Кавказ, Урта Азия һәм Россия кешеләре, нәкъ менә шушы ике китапны укып, гыйлем эстәгән. Мин хәтта бу басмаларның гомуми тиражы ничә миллион данә тәшкил иткәнен күз алдына да китерә алмыйм, чөнки алар кабат-кабат нәшер ителеп тора. Бу – безнең милли рухи мирасыбыз, бәяләп бетергесез хәзинәбез.
– Һәм ахырдан бераз фәлсәфи сорау бирәсем килә. Сезнеңчә, бүген гомумән өммәт алдында, шулай ук Татарстан мөселманнары алдында нинди төп сынаулар тора? Рухи яктан, башка мәдәниятләр белән мөнәсәбәтләрдә, икътисад өлкәсендә Сез нәрсәләрне аерып күрсәтер идегез?
– Беренчедән, бүген Якын Көнчыгышта барган вакыйгалар өчен бөтен мөселманнарның йөрәге әрни. Шушы хәлләр белән бәйле рәвештә, ике төп сынауны атап була. Беренчесе – өммәтнең таркаулыгы, бердәмлек һәм бер-береңә терәк булу хисе җитмәве. Икенчесе – мәгълүмати фетнә. Хәзер хаклыкны ялганнан аеру бик кыен. Төрле ялганнар, фейклар күз ачып йомганчы тарала, ясалма фәһем, нейрочелтәрләр кешеләрне ялгыш юлга кертә, дини мәгънәләрне дөрес аңлатмыйча, бозып күрсәтә ала. Һәм иң куркынычы – алар кешеләрне җәмәгать тәртипсезлекләренә этәрергә, бөтен халыкларны бер-берсенә каршы куярга, хакимиятне канунсыз рәвештә бәреп төшерергә яки юк итәргә дә сәбәпче булырга мөмкин.
Мин үзем дә берничә тапкыр дипфейк корбаны булдым: минем исемнән мессенджерларда хәбәрләр тараттылар, хәтта мин әйтмәгән сүзләрне минем тавыш белән «әйттерделәр». Ә бит һәр мөэмин белә: Кыямәт көне алдыннан кешеләр хаклыкны ялганнан аера алмаячак һәм Дәҗҗал артыннан иярәчәк. Шушы туктаусыз деструктив мәгълүмат агымында мөселманга ничек югалып калмаска?
Бу дөньяда бер генә абсолют хакыйкать бар – ул Коръән. Ундүрт гасыр дәвамында анда бер генә хәреф тә үзгәрмәгән, һәм ул бүген дә актуаль. Кешелек тарихын дөрес беләсегез килсә дә, фәннәрне өйрәнәсегез килсә дә, хәтта сәясәтне аңларга теләсәгез дә – Коръән укыгыз. Анда барлык сорауларга җавап бар! Ул һәрвакыт актуаль. Социаль челтәрләр укыган өчен Раббыбыз әҗер бирми, ә менә Коръәннең һәр хәрефен укыган өчен савап языла. Өммәттә бердәмлек тә нәкъ менә Коръәнгә ияргәндә генә барлыкка киләчәк.
Аллаһ әйтә: «Барыгыз да Аллаһның диненә нык тотыныгыз һәм аерылмагыз» – ди. Бу аять гарәпнең Аус һәм Хәзрәҗ кабиләләре турында. Аларның тарихы бүген өммәттә булган хәлләрне бик ачык күрсәтә. Җаһилият чорында алар кан дошманнары булган, ә исламны кабул иткәч, бөтен дошманлыкларын онытканнар. Әмма бер фасик – бозык кеше аларны янәдән бер-берсенә каршы котырта башлый, иске яраларны, үпкәләрне искә төшерә – һәм нәфрәт кабат кабына. Аларны пәйгамбәребез (с.г.в.) генә татулаштыра.
Бүген «алга киткән» илләр бөтен дөньяга «дин һәм традицияләр җәмгыятьне артта калдыра» дигән фикер тарата. Әмма японнарга карагыз: технологияләре никадәр алга китсә дә, алар үз мәдәниятләреннән баш тартмады, глобализациягә бирешмәде, кимоноларын салмады.
Сез фәлсәфә турында әйтәсез бит – ә фәлсәфәчеләр өч сорауга җавап эзли: без кайдан, без кем һәм без кая барабыз. Безнең өчен яшәүнең төп мәгънәсе – Аллаһка хезмәт итү! Бабаларыбыз моны белгән һәм шул юлда уңышка ирешкән. Әгәр без һәр эшебезне Аллаһ ризалыгы өчен кылсак, Ул безгә теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын да бирер, көтмәгән җирдән ризык та насыйп итәр.
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала