Журнал «Безнең мирас»

Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиев турында: «Аның исеме тарихта калачак»

🏷 Admin

 

Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиев белән эшләгән еллары, аның иҗаты турында истәлекләре белән уртаклашты. /Gossov.tatarstan.ru фотосы

 

20 октябрьдә Казанның «Курган» зиратында танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, XII чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм I-V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев (1947-2023) каберенә таш куелды.

 

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразыев һәм Равил Әхмәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары катнашты.

 

Разил Вәлиев 2 ел элек, 2023 елның 20 октябрендә вафат булды. Республика парламенты җитәкчесе, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Разил Вәлиевнең татар халкы һәм Татарстан парламентаризмы тарихында якты эз калдыруын билгеләп үтте.

 

«Бергә хезмәт куйган елларыбызны искә төшерәм. Аның хезмәтен, республика үсешенә һәм халыкара тынычлыкка керткән өлешен искә алабыз. Без аңа мәңге рәхмәтле! Разил Вәлиев – Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә танылган депутат, язучы иде. Күптән түгел мин Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәрендә булдым, анда да Разил Вәлиевне искә алмау мөмкин түгел. Берәү аның шигырен чыгып укый, икенчесе ул язган җырны башкара, кемдер сүз белән искә ала. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр», – дип белдерде парламент рәисе.

 

Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиевнең Республика Конституциясенә татар теленең дәүләт статусы турындагы нигезләмәне кертү инициаторы булуын билгеләп үтте. «Парламент утырышларындагы якты, тәэсирле чыгышлары белән ул депутатларны бу карарның кирәклегенә ышандыра алды, туган телебезне саклап калу өчен күп эшләр башкарды. Ул – тарихны тирәнтен белгән һәм алга таба карап эш итү сәләтенә ия булган зур җәмәгать эшлеклесе иде».

 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Разил Вәлиев, республика парламенты депутаты буларак, халыкка хезмәт итүне үзенең бурычы дип санады.

 

Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиев белән шәхси мөнәсәбәтләре турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Аның китаплары, шигырьләре миңа туган телемне – татар телен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте», – дип сөйләде ул.

 

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Разил Вәлиевнең татар дөньясының мәдәни берләшмәсенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. «Өлкәләр буйлап сәфәр кылганда, чит илләрдә татарлар белән аралашканда без милләттәшләребезгә Разил Вәлиевнең китапларын бүләк итәбез һәм шул рәвешле аларның йөрәкләренә үтеп керәбез. Аның иҗатын беләләр, хөрмәт итәләр, аның турында хәтер һәрвакыт яшәячәк», – диде Васил Шәйхразыев.

 

ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстаннның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин агымдагы елның августында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узган Разил Вәлиевне искә алу кичәсен үзгә җылылык белән искә алды. Аның сүзләренә караганда, музыкаль-шигъри чара меңләгән ватандашларны җыйган, башкаланың рухи тормышында якты вакыйга булган. «Мәскәү өлкәсендә күп кенә якташларыбыз яши, аларның күбесе, Разил Вәлиевнең шигырьләрен ишетеп, күңелләреннән туган якларына әйләнеп кайта. Шагыйрьнең иҗаты искиткеч тәрбияви көчкә ия», – дип билгеләп үтте ул.

 

Разил Вәлиев турындагы хатирәләре белән Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, «Шаян ТВ» телеканалы директоры Рамилә Сәхабетдинова уртаклашты. Тантананы Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды.

 

Граниттан эшләнгән һәм Көнчыгыш стилендәге мозаика белән бизәлгән һәйкәлнең авторы – шагыйрьнең хатыны Алия Вәлиева. Тантанада чыгыш ясап, ул иренең иҗатын хөрмәт итүче һәм хәтерләүче һәркемгә рәхмәтен белдерде. «Разил гаҗәеп якты күңелле, татар халкының чын улы, шул ук вакытта интернационалист та иде, – диде Алия ханым. – Ул һәр халыкның үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүен теләде. Һәйкәл төзү өстендә эшләгәндә, халкыбызның бай тарихын, Разилнең талантын һәм зирәклеген чагылдырасым килде».

 

Тантанада катнашучылар шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салдылар.

 

 

 

Россиянең җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күрше Шәңгәлче авылының 8 еллык мәктәбендә һәм Түбән Кама урта мәктәбендә укый. 1965-1967 елларда – Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты. 1967-1972 елларда Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. 1981-2023 елларда – ТР Язучылар берлеге идарәсе һәм 1981-1986 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. 1990-1995 елларда – ТАССР Югары Советының һәм 1999-2019 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты. 2023 елның 20 октябрендә вафат була.

 

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру