Танылган журналист Миләүшә Галиуллинаның язмыш юлында гаҗәпләндерә дә, сокландыра да торган матур борылышлар бар. Әйтик, рус мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Казан кызы, уйламаган-көтмәгән җирдән, сабакташларын да, туган-тумачасын да аптырашта калдырып, Татар дәүләт гуманитар институтының филология факультетына, аның да әле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү бүлегенә укырга керә.
Татар халкының милли кадрларын әзерли торган югары уку йортына! Әлбәттә, монда гаиләдә милли җанлы ата-анасының да, аларның туган җире – Тәтеш районы Олы Тормы авылының да йогынтысы булгандыр. Миләүшә җәйге каникулларны шунда үткәргән, әби-бабасы, туганнары, авыл малайлары, кызлары белән аралашып, саф татар мохитенең тәмен-ләззәтен тоеп үскән. Шулай да үсмер кызның карашлары формалашуда 1990 еллар рухы хәлиткеч роль уйнагандыр.
1998 елда Миләүшә институтны тәмамлап, «Шәһри Казан» газетасына эшкә килде. Монысы да гаҗәп хәл. Шәһәр җирендә туып-үскән кызга рус телендәге газеталарда эшләве дә, танылу да җайлырак булыр иде. Юк, ул туган телен сайлады.
Аның журналитикада беренче адымнар ясаган чаклары бүгенгедәй хәтердә. Без әдәбият-сәнгать бүлегендә бергә эшләдек. Атна саен газетаның «Илһамият» исемле кушымтасын әзерлибез. Дүрт битлек кушымта – үзе бер газета! Редакция шау-гөр килеп тора. Шушы бүлектә эшләүче танылган журналистлар Люция Хәбибуллина, Эсфир Яһудин, Марат Баязитов һәм мин уртага салып нидер тикшерәбез, планнар корабыз, бәхәсләшеп тә китәбез. Ул арада мәкаләләрен, әдәби әсәрләрен күтәреп, язучылар килеп керә. Кыскасы, бүлмәдә сүзнең тынып торганы юк. Миләүшәбез ягыннан гына бер тавыш та ишетелми, ул һаман нидер яза, нидер укый, нидер уйлый. Тик аның дәшми торуы без кызып-кызып бәхәсләшкән мәсьәләгә битарафлыктан түгел, ул әле үз сүзен әйтәчәк, төптән уйлап, проблеманың асылын ачыклап җиткергәч әйтәчәк, һәм ул, иң дөрес фикер булып чыгачак. Шагыйрь Зөлфәтнең «Сөйләгәнмен бик күп, әйтмәгәнмен берни» дигән шигырендәге лирик геройның капма-каршысы ул Миләүшә.
Күп сөйләшмәсә дә, шул чакта ук күп яза иде ул. Шәһәрдәге мәдәни чараларны яктыртып бара, аерым иҗатчылар турында мәкаләләр тәкъдим итә. Сурәт сәнгате – рәссамнар иҗатына багышланган язмалары аеруча кызыклы. Бу аңлашыла да, чөнки Миләүшә сәнгать мәктәбен тәмамлаган, димәк, үзе дә рәссам, шуңа күрә теманы эчтән белеп, укучының игътибарын нәрсәгә юнәлтергә кирәген аңлап яза. Чын белгечнең мәкаләсе бөтенләй башка инде, җәмәгать, ул бит безнең өчен үтә дә катлаулы нәрсәләрне, әйтик, жанрларны, аерым иҗатчыларның үзенчәлеген, әсәрләренең әһәмиятен җайлы гына, гади генә итеп аңлатып бирә ала.
Рәссам дигәннән, сүз уңаеннан әйтеп китим әле: Миләүшә шәмаилләр язу белән дә мавыга, гаҗәеп матур, үзенчәлекле алар. Шәмаилләрен ул дусларына бүләк итә, аларның берсе минем өемдә әле дә кадерләп саклана.
...Берзаман Миләүшәнең язганнарын гади укучылар да, әдәбият-сәнгать әһелләре дә көтеп ала башлады. Күренекле шагыйребез Мөдәррис Әгъләм редакциягә гел килгәләп йөри иде. Берсендә Миләүшәгә әйтте: «Их, сеңлем, аспирантурада укырга иде сиңа, сәнгать белгечләре дәрәҗәсендә фикер йөртә торган журналистлар кирәк безгә», – диде. Ул аның мәкаләләрен укып барган икән. Миләүшә бу юлы да дәшмәде. Әмма бик тиздән без аның Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына кабул ителүен ишеттек. Күрәсең, ул үзе дә бу турыда күптән уйланып йөргәндер, Мөдәррис абыйның сүзе фән юлына таба кузгалып китү өчен бер этәргеч булгандыр.
2003 елда Миләүшә Галиуллинаның тормышында яңа бер чор – «Мәдәни җомга» чоры башланып китте. Монда инде карашлар да, язганыңа карата таләпләр дә башкачарак – зыялылар газетасы. Миләүшә үзенең күңел хасиятенә туры килә торган урынга, зәвыклы журналистлар эшләгән коллективка килеп керде. Һәм бик тиздән биредә үз кеше, күп кенә темаларны яктыртуда әйдәп баручы каләм иясе булып китте. Аспирантурада укудан тыш, без аның төрле музей, театр архивларыннан кайтып килгән чакларын да еш күрә идек. Тамаша кылырга түгел, белем алырга бара ул анда, нинди дә булса темага керешсә, аның бөтен якларын ачып җиткермичә, төбенә төшмичә туктала белми.
Миләүшә Галиуллина республиканың зур шәһәрләре мәдәниятен генә түгел, авыл җирендәге иҗатчыларның эшчәнлеген пропагандалауга да зур өлеш кертә. Әйтик, аның тарафыннан авылларда яшәүче дистәләрчә декоратив-гамәли сәнгать осталарына багышланган мәкаләләр циклы язылды, аларның күпчелеге турында республика укучысы беренче тапкыр ишетте.
Миләүшә Галиуллинаның Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек барган вакытта башкарган эшләре аерым бер игътибар сорый. Аның Башкортстанның сәнгать осталары турындагы мәкаләләр циклы журналистлар өчен күркәм үрнәк булып тора ала. Талантлы композитор Камил Рәхимов, балет артистлары – Рудольф Нуриевның беренче укытучысы, СССРның халык артисткасы Зәйтүнә Насретдинова һәм РСФСРның халык артисты Хәләф Сафиуллин, кабатланмас опера җырчылары Бану Вәлиева һәм Фәхри Насретдинов, бөек хореограф Фәйзи Гаскәров, актерлар Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Зәйтүнә Бикбулатованың иҗатына багышланган очерклары газета укучылар тарафыннан югары бәя алды. Соңрак, җанисәп алдыннан, алар «Мәдәни җомга»да басылып чыккан мәкаләләрдән тупланган «Татар барда – хәтәр бар» исемле җыентыкта да дөнья күрделәр.
«Мәдәни җомга»да Миләүшә Галиуллина республикабызның иң күренекле кылкаләм осталары иҗат портретларын язды. Әйтик, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Рөстәм Килдебәков, Фиринат Халиков, Рифкать Вахитов, Рушан Шәмсетдинов, Равил Заһидуллин һәм башкалар, шулай ук бөтен Советлар Союзына танылган Чыңгыз Әхмәров иҗатына багышланган очерклар иҗат итте. Сурәт сәнгатен өйрәнүчеләр өчен тулы бер хрестоматия менә кайда ята ул!
Миләүшә Галиуллина сәнгатьнең башка жанрларында да үзен иркен хис итеп яза. Әйтик, драма театрлары, опера театры спектакльләренә язылган дистәләрчә рецензияләре гаҗәеп кызыклы, бер сулышта укыла. Журналист Казанда уза торган төрки театрлар фестивале «Нәүрүз»не даими яктыртып бара. Димәк, ул бөтен төрки дөньяда театр сәнгатен, төрле халыклардагы театрларның охшаш якларын һәм үзенчәлекләрен төгәл күзаллый. Әнә шул халыкара яссылыктан торып, үзебезнең милли театрларыбыз эшчәнлегенә дөрес бәя бирү мөмкинлеге бар аның.
Миләүшә күп еллар дәвамында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кино фестивале турында да яза. Вакыйганы яктыртып кына калмый, кемнәрдән үрнәк, кемнәрдән гыйбрәт алырга кирәклеген кистереп әйтеп бирә.
Сәнгатьнең шушы төрләре турында белеп язучы аз санлы журналистларның берсе буларак, Миләүшә Галиуллинаның язмалары башка редакцияләр тарафыннан да соралып тора. Мәсәлән, без аның мәкаләләрен «Казан утлары», «Идел», «Сәхнә», «Сөембикә» журналлары битләреннән дә еш укыйбыз. Автор татар телендә дә, рус телендә дә бертигез иҗат итә, шуңа күрә язмалары Мәскәүнең «Литературная газета»сында да даими басылып килә – анда да көтеп алалар.
Сәнгатьнең әлеге жанрлары турында шушы дәрәҗәдә тирән итеп язылган мәкаләләрнең аз булуын һәм аларның әһәмиятен исәпкә алсак, Миләүшәгә үз язмаларын аерым китап итеп бастырып чыгарырга вакыт җиткәндер, мөгаен. Бу җитди мәсьәлә, чөнки андый китап сәнгать сөючеләргә кирәк, халыкка кирәк.
Инде төп сүзгә күчик: Миләүшә Галиуллина 7 сентябрь көнне үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Без аңа үзебез дә, татар матбугатын укучылар исеменнән дә ихластан котлап, саулык, сәламәтлек, туктаусыз иҗат телибез. Кадерле каләмдәш дустыбыз, һәрвакыт шулай аз сөйләп, күп әйтә торган шәп журналист булып кал!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала