Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим. И Аллаһым, шушы догамны кабул кыйл.
Мин вак җанлы булмасам иде. Җитмеш алты яшькә чаклы яшәп, корган тәдбирләремнең яртысын гына булса да эшләп өлгерсәм иде. Алай-болай күренекле әдип булып китсәм, яшьләргә ярдәмчел булсам иде. Нигә сакал үстерәсең, нигә мыек җибәрдең, дип яшьләрне вак-төяк белән түбәләмәсәм иде. Мине тәнкыйтьләгән кешене чагу теләге, аннан дошман ясау теләге, аңа нахак яла ягу теләге миндә булмасын иде. Башкаларның уңышына сөенү сәләте бирсәң иде.
Татарның үз кино сәнгате булсын иде.
Һәр шәһәрдә татарның яшьләр-балалар театры булсын иде. Татар яшьләренең үз журналы булсын иде.
Татар сәнгать институты ачылсын иде.
Рәссамнарыбыз, татар тарихын өйрәнеп, чын дөресен ясасыннар иде.
Яңа калкып килә торган яшь буын талантларын гарасатлардан Үзең сакла.
Татарлар арасындагы таркаулык, дошманлык, хөсетлек бетсен иде.
Дин иреге килеп, дин галимнәребез, мәдрәсәләребез, югары уку йортларыбыз булсын иде.
Татарның үз университетлары булсын иде.
Йә Аллаһым, шушы теләкләремне кабул кыйл, шуларны тормышка ашырырга ярдәм ит.
1 гыйнвар, 1963 ел
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала