Шагыйрә, 1980 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районындагы Әсәй авылыңда туган. Беренче шигырьләре 1963 елда район һәм республика матбугатында күренә башлый, аннары төрле коллектив җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1968; «Кешеләр һәм чәчәкләр», 1968; «Юл башы», 1972 һ.б.) басыла. «Чишмә юлы» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы – 1974 елда, ә икенчесе – «Сәлам хаты» 1981 елда дөнья күрә. «Акчарлагым – асыл кошым» исемле өченче җыентыгы 1983 елда басылып чыкты.
Утлар-сулап кичеп чыккан чакта…
Утта яна микән ут төрдәшем?
Суда микән сердәш тиңнәрем?
Янәшәмнән кемдер йөзде – сиздем
Мин гизгәндә диңгез иңнәрен.
Утлар-сулар кичеп чыккан чакта
Йокмый калмас йөзгә сөремнәр…
Сөртмәсәм дә йөзне, сөйгәнемә
Мин “кара йөз” булып күренмәм!
Йөрәгемдә – Мәхшәр…
Кызганыч:
Игътибар, ял, дәва
Бирергә чыгармы җай тагын?
Яралы икәнен онытып
Айкадым йөрәкне, айкадым.
Белсәм дә иң соңгы чиккәчә
Күзләрдән чәчрәп кан тамасын,
Өстерим, язмышым калдырган
Сөюне – хыянәт арбасын.
Мәхәббәт шаукымы – давылда!
Ә йөге – йөрәктә... җан-канда…
Янмый ул утларга атсаң да,
Акмый ул – суларга салсаң да.
Уйласаң баш аяп качарга –
Чумасың тәмугка, мәхшәргә…
Күрәсең, бу җирдә кешегә
Язмаган мәхшәрсез яшәргә.
Елмаюлар булып…
Тукай моңын чор моңына кушып,
Бер яшь ана бишек тирбәтте дә
Миндә шундый уйлар уятты:
Чорлар гизгән якты агымнарга
Тиңдәш икән Тукай иҗаты!
Бөек шагыйрь моңы,
халык моңы,
Биек күкле кыя-таулар кебек,
Тамыр җәя икән тирәнгә…
Елмайгандыр Тукай
җан тамыры
Кыя тамырына тигәндә.
Мин дә елмаямын!
Миннән күреп,
Әнкәсенә тулы бәхет биреп,
Бишектәге сабый елмая.
Тирән иҗат
дөнья йөзләрендә
Елмаюлар булып олыгая,
Елмаюлар булып олыгая!
Ара ерак…
Гомер талларымда – Язгы бөре!
Шигъри Ярларымда – Якты ташкын!
Тал-бөреле шигъриятем аша
Мин тормышның яктылыгын ачтым.
Күкләр биек, зәңгәр күкләр биек,
Хыял көймәсендә йөзәр өчен.
Туган якның хәтер кашагасын
Энҗе-мәрҗән белән бизәр өчен.
Ара ерак... Бик тә ерак инде…
Кайту көнен көтеп тәкать корый.
Үтә гомер, газиз туган якка
Бәрәкәтле тормыш юрый-юрый.
Игенче өчен…
...Басуда башаклар саргайтып,
Салмаклап сары җил агыла.
Уйнап көч сынашкан сабыйдай
Башаклар башакка сарыла.
Игенче шатлана: «Балама
Көч кергән!.. –
...Басуга төс кергән!..»
Игенче өчен бу мул уңыш –
Бала күк кадерләп үстергән.
Зөһрәгөл!..
Су буйлап ай йөзә…
Шул айга Зөһрәгөл
Сулардан кайтышлый калыккан.
Ай кызы да туа,
Су кызы да туа,
Җир кызы да туа халыктан.
Зөһрәнең иңендә
Пар чиләк тирбәлә:
Юк, ахры, су ташып бушары.
Суларым чайпалып
Бетмәсен! – дигәндәй,
Сак кына әйләнә Җир шары.
Сак кына, Сок кына
Ярларга кагыла.
Су юлы, тымызык ай юлы!..
...Йортка су ташучы
Кызлардан башлана
Дөньяның исәнлек-саулыгы.
Кадерлем, чамала!
Сөю – ул күңелнең
Былбыллы тирәге, –
Яшәрә йөрәкләр сагында.
Без дә бит йөрәктән
Былбыллар очыртып
Серләштек тирәкләр шавында.
Сөю – ул гомернең
Тәңкәле толымы, –
Сагышка чылдырап камала…
Кадерлем, чамала! –
Толымнар чалара,
Гомерләр минутлап санала.
Сөю – ул өметнең
Кояшлы кыйбласы?
Юл анда җыр аша ачыла.
Кояш та иртәрәк
Баерга ашыга
Моң төшсә кайгылы башына…
Арча гимны
(Риф Гатауллин көе)
Илһам нуры җанны чорнап ала,
Ак каеннар шаулап яфрак яра.
Изге манаралар күккә ашып,
Азан әйтеп таңны каршы ала.
Ак каеннар Ватаны, син, Арча!
Илһамият Ватаны, син, Арча!
Изге моңнар Ватаны, син, Арча!
Ватанымның ал таңы, син, Арча!
Һәр юлчыга яшел яфрак изәп,
Арча җырын җырлый ак каен.
Мөхәммәттәй затлы туган телем,
Халкым кебек тугры Тукаем!
Бөек Тукай Ватаны, син, Арча!
Мөхәммәтләр Ватаны, син, Арча!
Ай-йолдызлар Ватаны, син, Арча!
Ватанымның ал таңы, син, Арча!
Җидегән чишмәләрдән ургылган моң,
Яшьлегенә Арча кыйбла ача!
Мәрҗаниләр, Курсавилар рухы,
Гыйлем тавы булып алга баса.
Рухи таулар Ватаны, син, Арча!
Сүнмәс яшьлек Ватаны, син, Арча!
Дан-шөһрәтләр Ватаны, син, Арча!
Ватанымның ал таңы, син, Арча!
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала