Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Миңгол Галиев: «Безгә халыкча җырлау мәктәбен үстерергә кирәк»

Аның милли музыкаль сәнгатьтә үз юлы, үз алымы, үз мәктәбе бар. Сүзебез – Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев турында. Күптән түгел ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Һәр яктан мәгълүматлы, ярдәмчел, эчкерсез шәхес гомер бәйрәмен дә татар җыр сәнгатенә багышлады. Без аның фикерләрен укучыбызга җиткерергә булдык.

Миңгол Галиев.
Миңгол Галиев.

«Берсе дә, бигрәк матур җырлый, дими»

– Кешегә акыл гына җитми, рухи тәрбия кирәк, – дип сөйләде Миңгол Галиев. – Иң куркыныч җинаятьләрне акыллы кеше эшли дигән фикер дә бар бит әле. Шуңа күрә фәнни-техник ыргылыш чорында рухи тәрбиянең иң көчле чарасы булган әдәбият, мәдәният-сәнгатьнең әһәмиятен һич тә киметергә ярамый. Әлеге юнәлешләр кайгы-хәсрәтне оныттыру, күңел ачуга гына корыла икән, бу бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Борынгы заманнарда, тыңлаучыларны транс халәтенә кертү өчен, махсус хәрәкәтләр ясаганнар. Бүген дә сәхнәдә шундый ук хәлләр кабатлана түгелме... Бу күңел ачу сәнгатенең нәтиҗәләре киләчәктә аянычлы булмасмы? Без үскәндә бердәнбер телевидение һәм радио бар иде. Аларның һәркайсында тапшыруларның тәрбия ягына басым ясалды. Хәзер әллә ничә радио, әллә ничә телеканал эшләп тора, әмма аларда еш кына сәнгать темасы акчага бәйләнгән.

Мин төрле иҗади конкурсларны күзәтеп барам, жюри вәкиле буларак та катнашам. Аларда башкаручыга: «Вәт ичмасам тавыш!» – дип кул чабалар. Берсенең дә: «Бигрәк матур җырлый!» – дигәнен ишеткәнем юк…

Авызны кәгазь калынлыгы гына ачып моңлы җырлау

Мин инде 50 елдан артык артистның авызны зур ачмыйча гына җыр тыңлаучының йөрәгенә үтәрдәй ягымлы, көчле аваз чыгару мөмкинлеге юнәлешендә фәнни-практик эш алып барам һәм шуңа ирештем дә. Бу – сөйләмчә җырлау дип атала. Япониядә Рәшит Мостафин, Рәшит Кәлимуллин белән өчәү зур залда ике концерт бирдек. Концерт барышында залдан: «Ничек сез авызны зур ачмыйча ягымлы, яңгыравык тавыш чыгара аласыз?» – дип сорау бирделәр. Мин инде безнең халыкның традициясе шундый, аның авызны зур ачып җырлауны кабул итә алмавын әйттем. Минем өчен бу бик әһәмиятле. Чөнки зал бик зур, түшәмдә генә микрофон бар иде. Ә барысы да чыгышны ишетте һәм кабул итте.

Авызны зур ачканда тавышның көче югала. Авазны таратмаска, ә бер юнәлештә җибәрергә кирәк. Американың күренекле җырчысы һәм педагогы Сет Риггс та нәкъ шулай аңлата. Аның китабын укыганнан соң, тагын бер кат үземнең дөрес юлда булуыма инандым. Әмма минем алым консерваториядә укыту алымына туры килеп бетми. Италия җыр мәктәбендә дә, аннан үрнәк алган рус җыр мәктәбендә дә артикуляциягә зур әһәмият бирелә. Бала дөньяга килгәндә, Аллаһы Тәгалә көйләгәнчә аваз сала һәм бу тавышны ныгытканда шуны нигез итеп алырга кирәк.

Үзеңне формада тоту серләре

Без – 41 нче ел балалары. Барыбыз да диярлек әтисез үскәнгә, ятимлекне белмәгәнбездер. Әни мине тапкан да кырга эшкә киткән. Кайткач, исәнлегемне күреп, шатлана торган булган. Әти мин туар алдыннан шахтага киткән, шуннан сугышка алынган. Хәбәрсез югалганнар рәтендә ул.

Җиде айлык булып туганмын, елак булмаганмын. Исән калыр, кеше булыр дип ышанмаганнар да, ә миңа Ходай озын гомер насыйп иткән. Кечкенәдән кеше арасында ким буласым килмәгәндер, шуңа холкыма үҗәтлек тә өстәлгәндер. Табигать баласы булдым. Ат көтүе көттем, малкайларны күңел белән тоемларга, үләннәрне танырга өйрәндем – болар барысы да ярдәм итми калмагандыр. Кеше табигать белән гармониядә булганда гына нәрсәгә дә булса ирешә ала. Тагын бер нәрсә бар: кеше сабый бала булып туа һәм шушы сабый аның күңелендә гомер буе яши һәм үзенә наз сорый. Дөньяда кирәклегеңне тою да кешене яшәтә. Минем әле бик күпләргә кирәгем бар.

Табу-югалту, хыяллар

Иң бәхетле көнем, мөгаен, консерваториягә кергән көнемдер. Консерваториядә документлар тапшырганда миңа 18 тулмаган иде. Баксаң, 18 яшькәчә кешенең тавышы әле утырып бетмәгән була. Шулай ук 24 яшьтән соң да уку йортына алмыйлар, инде карт санала. Аллаһының рәхмәте, авылдан килгән бала дип кызганып булса кирәк, документларымны кабул иттеләр. Бу минем тормыштагы иң якты вакыйгаларның берсе. Имтиханда Сара апа Садыйкова уйнады. Аның белән гомер буе бергә булдык. Аннан соң шактый гомер үтте, хәйран гына эшләр башкарылды. Бәхетле көннәргә бәхетсезләре дә өстәлде, югалту ачыларын да татырга туры килде. Кызыбыз бездән алда гүр иясе булды. Ул шулкадәр чыдам, оптимист, талантлы укытучы иде. Җырчы булырга да мөмкинлеге бар иде…

85 яшь үреннән артка борылып карасам, шактый юл үтелгән, байтак эш эшләнгән. Башкарган кадәресеннән канәгать һәм бу алга барырга зур этәргеч бирә. Хыялым һәм ниятем – Татарстанда Миңгол Галиев мәктәбен булдыру. Безгә чын халыкча, Тукай күзаллаганча җырлау мәктәбен, милли вокал техникабызны үстерергә кирәк. Бу мәктәп дәүләт карамагында булып, анда укыту да бушлай булсын иде. Шушы ният мине яшәтә, алга барырга көч-куәт бирә.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи