Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Әдип Маликов: «Җитә кайчак тере бер чаткы да...»

Шагыйрь, прозаик, 1959 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданы Әдип Малик улы Маликов 1921 елның 16 августында Башкортстанның Яңавыл районы Югары Чат авылында мөгаллим гаиләсендә туган. 2009 елның 23 апрелендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Әдип Маликов.
Әдип Маликов.

Яшен суы

Кырык эшем тора кулга сорап,

Ник берсен дә булмый күтәреп?

Читлектәге усал җәнлек кебек,

Үз-үземә йөрим үртәлеп.

 

Чыгып китәм кинәт тар бүлмәдән,

Кулым селтәп китәм барсына.

Йөргәнмени көтеп якын дустым, –

Кояш баса көлеп каршыма.

 

Явып киткән йомшак, җылы яңгыр,

Күл җыелган яшел болында.

Түгә-түгә дымсу чәчәкләргә,

Битем юам яшен суында.

 

Җиңеләеп кала сулышларым,

Җиләс җилләр үтә кагылып…

Җитә кайчак тере бер чаткы да,

Китсен өчен йөрәк кабынып.

 

Медальләр

Хуҗасы биесә – бииләр,

Көлгәндә – чылтырап көләләр.

Хуҗасы мәйданга җыенса,

Көзгедән елмая медальләр.

 

Чыңлашып куялар моң гына,

Кинәттән йөрәкне сызлатып.

...Чыктыгыз иң хәтәр юлларга,

Магнитлы тауларны кузгатып.

 

Чыңлыйсыз, әйтерсең яшенләп

Кылычлар кисешә һавада.

Кылычлар йөзеннән үткәреп

Сынады кешене замана.

 

Тудыгыз һөҗүмгә барганда,

Ялкыннан, салютлар языннан.

Җуелмас даныгыз ут белән

Калалар исеменә язылган.

 

Чыңлыйсыз... Чаң кага Хатыньнар:

«Европа арынды хурлыктан!»

Әйтерсең меңләгән чишмәләр

Дан җырлый җиңүче халыкка.

 

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз, –

Кырдагы башаклар җыры бу.

«Хәерле иртә!» дип уяткан

Башкала куранты чыңы бу.

 

Юлларда булыгыз, медальләр,

Аяклар талса да тынмагыз.

Мендәргә күчмәгез, медальләр,

Йөрәкләр катында чыңлагыз!

 

Юлым синдә туктар

Тормыш гизеп,

Бер җилләнеп кайту –

Үзе бер гомергә торырлык.

Корт шикелле,

Эчтән ашый җанны

Хәрәкәтсез гамьсез торгынлык

 

Дәшә мине погранзаставалар,

Уяу тора һаман постларым.

Танырмын да, танымам да сезне,

Яшел фуражкалы дусларым.

 

Җырларыбыз бара походларда,

Запастагы чинда торсак та.

Ленинчылар – җирдә бер армия,

Безнең урын, димәк, бер сафта.

 

«Иярчен»нәр – гүя күгәрченнәр,

Сибелгәннәр галәм түренә.

Татарстан, Якты калаларың

Космос аша миңа күренә.

 

Юл тотсам да кайда,

Озатып йөри

Туган якның шифа җилләре.

Йомарланып күңел түрләрендә

Чәчәк ата назлы гөлләре.

Аерылганда синнән, туган ягым,

Юксынуым җырда чагылыр.

Урый торгач зәңгәр планетаны,

Юлым синдә туктар барыбер.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи