Мәдәният Уку өчен 2 минут

Ашыккан ашка пешкән, яки Моңсыз тугрылык кыйссасы

Татарда, ашыккан ашка пешкән, дигән мәкаль бар. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бу иҗат фасылында тәүге премьерасын карагач, нишләптер шул искә төште.

«Лу» спектакленнән (12+) күренешләр. /С.Камалетдинов фотолары.
«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.

«Лу» спектакле (12+) танылган шагыйребез Хәсән Туфан һәм бигрәк тә аның хатыны, үз гомере белән төрмәдәге иренең гомерен ялгаган театр артисты Луиза Сәлиәскәрова турында. Әсәрне Илгиз Зәйниев язган. Сәхнәгә куючы режиссеры – Айдар Җаббаров. Бу спектакльдә күңелгә хуш килгән бер генә нәрсә булды – ул да булса егетләрнең бу тугрылык кыйссасын сәхнәгә күтәрергә алынулары. Чыннан да, китап укымый торган яңа буыннар әлеге фаҗигале мәхәббәт тарихын, мәдәниятебез, илебезнең үткәннәрен, һичшиксез, белергә тиеш. Әмма егетләрнең ниятләре изге булса да, эшләренең нәтиҗәсе күпләребез көткәнчә булып чыкмады.

Спектакльнең жанры ук сораулар тудыра. Беренче бүлектә уен-өлкегә артык күп урын бирелгән, икенчесендә исә – трагедия үзе. Шунлыктан бүлекләр бер-берсенә ябышмый, спектакль эшләнеп бетмәгән, таркау дигән тәэсир кала. Ике кисәкне бер-берсенә ялгый торган бер күренеш бар-барын. Луизаның театр училищесында уку барышында, паркта ирләр бишмәтен элеп, аның тирәсендә бөтерелеп, «Сүнгән йолдызлар» диплом спектакленә әзерләнүе ул. Шул бишмәт мәхбүсләр киемен хәтерләтеп куя һәм киләчәктәге үзәк өзгеч вакыйгаларга ишарә булып аңлашыла.

«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.
«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.

Бер караганда, сәхнәдә тормышта булган чын тарих, чып-чын шәхесләрнең тормышы бәян ителә, чөнки режиссер реалистик сурәтләү юлыннан бара. Икенче карыйсың да, тамашаны танымыйсың, чөнки 1930 еллардагы Казан чоры күренешләрендә яшь Гадел Кутуй, Һади Такташ, Хәсән Туфан һәм аларның җанатарлары бер өер кызлар рэп җырлый һәм бии. Хәсән Туфанның Луиза белән туе бөтенләй чит ил җырларына төшерелгән клипны хәтерләтә. Режиссер хыялга артык бирелеп, реализм юлыннан китүе белән тагын спектакльгә таркаулык кертә. Тарихи дөреслек югалгач, сәхнәдәге геройларның аяк асларында җир убыла сыман тоела.

Беренче бүлектә юмор белән артык мавыгу, хәтта бер кирәкмәгәнгә, «хайван», «анаңны» ише репликалар кертү тамашачыны төп сюжет сызыгыннан ерагайта гына түгел, тулаем спектакльне очсызландыра.

«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.
«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.

Реаль шәхесләр һәм чор тәңгәллеге бозыла икән, сәхнәдәге хәлләр чын түгел, ясалма, уйдырма кебек була башлый. Купшы ясалма чәчләр, кирәгеннән озын ак сакаллар бу хисне тагын да арттыра төшә. Театр техникумына имтихан биргәндә героиняны үзен җырлатасы урынга сәхнә артыннан язма яңгырату да ясалмалылык, фальш тойгысын көчәйтә.

Лу – Н.Хәйруллина, Г.Кутай – А.Фәтхрахманов, Һ.Такташ – Р.Вәлиуллин, Х.Туфан – И.Кыямов.
Лу – Н.Хәйруллина, Г.Кутай – А.Фәтхрахманов, Һ.Такташ – Р.Вәлиуллин, Х.Туфан – И.Кыямов.

Тамашачыны көлдерергә теләп, сәхнәдән тозсыз мәзәкләр сөйләү бөтенләй күңелдә нәфрәт тудыра. «Фәлән юлда очраган һәр баланы башыннан сыйпап үтә, улым булмагае, ди». Милләтне күпләгән бөек әсәрләрдән мәхрүм итеп, утыз яшендә якты дөньядан киткән талантлы шагыйрь Һади Такташ, Бөек Ватан сугышы бетү сөенечен дә кирәгенчә татымыйча 1945 нең җәендә хәрби госпитальдә мәңгегә күзләрен йомган Гадел Кутуй һәм иң матур елларын нахакка өтермәндә уздырган газизләрдән газиз әдибебез Хәсән Туфанның яшьлеге турында бу мәзәк. Матбугатта, экранда элгәреләрнең кылган гөнаһларын тикшерү киң колач җәйгән заманда яшибез.

Х.Туфан (И.Кыямов) туганнары Мөхетдин (А.Фәтхуллин) һәм Хәлимә (Г.Нәүмәтова) белән.
Х.Туфан (И.Кыямов) туганнары Мөхетдин (А.Фәтхуллин) һәм Хәлимә (Г.Нәүмәтова) белән.

Кемнең кем булуына карамастан, итәк астын тикшерүдән тәм табалар. Ләкин тугрылык кыйссасын бәян итәргә алынган иҗатчыларның шундый юк-барга әһәмият биреп торулары аларның фокусны саклый белмәүләрен һәм ахыр чиктә профессиядә җитлегеп бетмәүләрен генә күрсәтә. Икенче яктан татар сәхнәсе вакланудан, очсызлы бу күренешләрдән һәрвакыт өстә торды, шуңа күрә бөек шәхесләрнең дәрҗәсен төшереп, тозсыз мәзәкләр яңгырату бигрәк тә татар театрының 120 еллыгы билгеләп үтелгән елда мактаулы күренеш түгел. Бүген әдәбият, театр башында торучыларыбыз үзләре дә, һичшиксез, тарихыбыз сәхифәләренә кереп калыр. Киләчәк буын аларның «итәк асларын», «чалбар төпләрен» тикшермәсен дисәләр, үзләре дә элгәре көннең геройларын сурәтләүгә сак килсеннәр иде дип телисе килә.

«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.
«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.

Шагыйрьләребезгә сәхнәдән тел тидерү изге нәрсәне җимерүгә тиң. Ватан, әти-әни, туган йорт, туган нигез кебек изге төшенчәләр бар. Болар ишегалдындагы чирәм, капка төбендәге каен, авыл читендәге инештән генә тормыйча, Туфанның «Бәйлисе бар йөрәкне» шигырен дә, Такташның «Мокамай»ен да, «Җир уллары трагедиясе»н, Кутуйның «Сагындым» нәсерен дә үз эченә ала. Шуларны язган авторларны мәзәкләр аша очсызландыру, Ватан, туган җир төшенчәсен аяк астына салып таптау белән бер була түгелме соң? Шушындый биш бармак кебек аңлашылган нәрсәләрдә тоемлау югалу чын-чынлап борчуга сала.

«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.
«Лу» спектакленнән (12+) күренеш. /С.Камалетдинов фотолары.

Яшь Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскәрованың кавышкач, кыргый мәхәббәт уеннары, карават тирәсендә куышулары, героиняның ботларын ерып Хәсәнгә атлануын ничек аңларга? Биш хатын алыштырган ферма мөдире Миңлевәли турында сүз бармый лабаса! Кыргыйларча куышкан булсалар да, спектакль ул хакта түгел бит. Татар тарихына кергән ике шәхеснең бер-берсенә тугрылыгы турында. Бу күренешләр шулай ук иҗатчыларның фокус тота белмәүләрен һәм аннан да бигрәк, чит-ят мәдәниятләр йогынтысына бирелеп, татар сәхнәсендә ярамаган чиктән ашуын күрсәтә.

Луиза Сәлиәскәрова роленә актриса сайлау мәсьәләсенә килгәндә исә фикер сөреше болайрак. Нәфисә Хәйруллинаны кечкенә чагыннан яраттык һәм яратабыз. Талантлы актриса Фирдәвес Хәйруллинаның кызы булуы, аны исебезгә төшереп торуы аеруча кыйммәт. Чибәрлегеннән меңнәр көнләшерлек. Талантлы. Әмма Луиза Сәлиәскәрова образы ул – чибәрлек тә, училищеда алган күнекмәләр дә түгел. Барыннан да бигрәк ул – күңел халәте. Үз мәдәниятебездән аерылып, байтактан чит мохиттә яшәүче актрисага ул халәтне булдыруы кыен, билгеле. К.Тинчурин театрының үзендә дә бу образны иҗат итәрлек яшь актрисалар, һичшиксез, юк түгел.

Шагыйрь иҗаты образлардан торган кебек, аның турында спектакль дә образ дәрәҗәсенә күтәрелсә шәп булыр иде дә бит. Әмма спектакльнең башыннан ахырына кадәр героиняның беләгенә инә кадап канын суыртуны тасвирлау образлылыктан ерак шул. Медицина чараларына, укол, кан суыруларга фобияләре булган тамашачыларның бу күренешләрдә агарынып, аңнарын җуяр дәрәҗәгә җитеп утырган булуы да ихтимал бит әле. Героиня хәлен җуеп урындыктан ауган саен залда гөрселдәп урыныннан авып төшүче ярый әле булмады. Тамашачыны ышандырам, дигәч тә, шулкадәр ярамый бит инде. Бу сурәтләү юлыннан барса, әйтик, драматургия классигыбыз Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча куелган спектакльдә режиссер Марсель Сәлимҗанов, һичшиксез, Гөлфинә, Диллема, Алтынчәч, Валентинадан сәхнәдә бала таптырырга тиеш булгандыр. Ләкин ул моның урынына талгын гына бишек җырларын керткән, балаларыннан күзләрен ала алмыйча сөт имезү күренешләрен матур итеп сурәтләгән. Нәтиҗәдә, еллар үтсә дә тутыкмаган асылташтай, йөрәгебездән китми торган «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле туган.

Кыскасы, спектакльдә яшьлекләрендә алны-артны карамыйча типтергән шагыйрьләр дә, кыргый мәхәббәт тә, торымнан торымга кан суыручы шәфкать туташлары да бар, романтик рух белән сугарылган, бөек, илаһи мәхәббәт, илебезнең үзәк өзгеч тарихы, гыйбрәт булырлык кыйсса гына юк. Һәм дә татар мәдәниятенә хас тыйнак, тирән матурлык җитенкерәми.

Ни кызганыч, республикабызның йөзен билгеләгән ике зур театрның яңа биналарга урнашуы, аларның башларында торучы иҗатчылар алдына яңа таләпләр, үзгә бер мәҗбүрият китереп куйды. Икесенә дә бер-бер артлы спектакльләр чыгарып, залларны тутырырга, яшь буынны җәлеп итәргә һәм касса җыярга кирәк. Шуның нәтиҗәсе буларак, иҗатчыларыбызда ашыгу, эшне җиренә җиткермәү, уйлап бетермәү сизелә. Бу вазгыятьтә аларны оялтыргамы, кызганыргамы – белмәссең. Ашыкканда хаталану җиңел, билгеле. Әмма хаталану гынамы бу? Күп каршылыклы фикерләр уяткан «Казанга Тукай кайткан» спектакле, «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл», бөекләребез Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың сәхнәдә дөмбәсләшеп йөрүләре... Инде менә моңсыз, образлылыктан азат, лирикасы, поэтикасы булмаган «Лу». Яшьләргә танытабыз дип мәдәниятебезне фәкыйрьләндерү, шәрәләндерү түгелме бу, һәм мондый таныту кемгә кирәк?..

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи