Яуширмә авылы тарихы

Aвыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Аларның бер ишеләре бик борынгы, икенчеләре соңыннанрак барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохиты, үзенең данлыклы кешеләре бар.

Гаяз Исхакый музее (Яуширмә) — Wikipedia

Еллар узган саен авылларның шактые бетте. Авылларда яши торган күп халык үз нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булды. Халыкның авылдан чыгып китү сәбәпләре бик күп. Күп авыллар урыны уйлап эшләнмәгән сусаклагычлар төзү нәтиҗәсендә суга батырылды.

Соңгы елларда берничә авылны бер колхозга берләштерү дә күп кенә уртача зурлыктагы гөрләшеп яши торган авыллар тамырын корыту булды. Колхоз һәм совхозларның үзәге урнашкан авыллар хәйран матурланды, ә колхозларның бригадаларын хасил иткән авыллар сүнде, кечерәйде һәм алардан халык күчеп китә башлады.

Авылларның кайберләре «перспективасызга» әйләнде һәм әкренләп бетте. Бер ишеләренең урыннары сөрелде, икенчеләренең нигезләрендә чокыр-чакыр, череп бетмәгән иске такта-токта аунап ята һәм кычыткан үсеп утыра.

1966 елда Татарстанда 4855 авыл булган, ә 1987 елның 1 январена авыллар саны 3266 калган. Безне алыштырачак яшь буын бу урыннарда авыл булганын җөмһүриятебезнең карталарыннан карап кына беләчәк. Шуңа күрә авыллар тарихы, һичшиксез, язылырга һәм киләчәк буын вәкилләренә кадерле мирас итеп тапшырылырга тиеш.

*

Безнең Татарстан җөмһүрияте авылларында яши торган халык татар халкының бер өлешен хасил итә. Авылларның кайберләреннән чыккан күренекле шәхесләр үз туган төбәкләренең данын җөмһүриятебездән, башка тагын ерак урыннарга да билгеле ясый. Шушы күзлектән чыгып караганда Чистай районы җирләреннән ага торган Кече Бахта суы ярына урнашкан Яуширмә авылы тарихы игътибарга лаек.

Бу авылда 1878 елның 22 февралендә Гыйлаҗетдин хәзрәт гаиләсендә татар әдәбияты классигы, драматург һәм публицист Гаяз Исхакый туа. Эмиграциягә китү сәбәпле совет чорында әдәби мирасы халыктан читләштерелгән һәм өйрәнелмәгән татар язучылары арасында ул аерым урын алып тора.

Күренекле язучы булуы өстенә зур җәмәгать эшлеклесе буларак танылган бу күпкырлы шәхес Октябрьдән соң чит илләрдә дә әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген дәвам иттереп, шөһрәт һәм зур ихтирам казанып яши.

Экспедиция-сәфәрләр вакытында Яуширмә авылына килгәндә минем күңелемне биләгән сорауларның кайберләре шушындый иде: татар мәдәниятенә шундый зур шәхес биргән бу авыл хәзер ни хәлдә? Үз авылларыннан чыккан Гаяз Исхакыйны халык искә аламы? Авылның эчке һәм тышкы халәте кайсы якка таба үзгәргән?..

Авыл бик матур һәм төзек. Халыкның тормышы таза, күңелләре көр, хезмәт белән мәшгуль булып көн итәләр. Халык тәртипле. Олылары олы урынында, яшьләр үзара һәм олыларга карата үзләрен итагатьле һәм инсафлы тоталар. Авыл халкы олы казанда кайнап, зур хуҗалык карап яши. Авылда зиратлар, урамнар, су ала торган колонкалар төзек һәм чиста.

Авылның кайсы гына урамына яисә почмагына барсаң да һәр җирдә тәртип күрәсең, урамнарда яшеллек бик күп. Балалар бакчасы һ. б. иҗтимагый биналар бик матур һәм килешле итеп салынган һәм алар яшеллеккә чумып утыра. Биредә туган авылларын өзелеп ярата торган кешеләр яши икән дигән фикер үзеннән-үзе уяна.

Авыл халкының барысы да Гаяз Исхакыйның күренекле язучы, жәмәгать эшлеклесе икәнлеген һәм аның үз авылларыннан чыкканлыгын белә. 1990 елда авылда Гаяз Исхакыйның тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачылган.

Чистай районы Яуширмә авылы кызы, галимә Рабига Хәкимова — татар  мәгарифенең якты йолдызы

Авыл ничек, кайчан һәм кемнәр тарафыннан оештырылган? 

Авылда яши торган аксакаллар сөйләвенә һәм шушы авылда туып озак еллар яшәгән Гариф Зариф улы Садыйков калдырган язма истәлек мәгълүматларына, халык күңелендә сакланып калган риваятьләргә караганда, авылны оештыруда берничә урыннан килеп урнашкан нәсел катнашкан.

XVI йөздә хәзерге Яуширмә урнашкан урында «Кәләй» дип йөртелгән авыл утырган булуы билгеле. Яныннан ага торган су – Кече Бахта елгасы Олы Бахтаның сул кушылдыгы. Октябрь инкыйлабына кадәр авылның адресы «Деревня Каляева Малый Бахта туш» дип йөртелгән.

Тирә-яктагы авыллардагы олы буын кешеләре, әйтик Гаделшә авылыннан Хәсән абый Мансуров (1901 елгы) сөйләвенә караганда, Кәләйне иң беренче булып авылны нигезләгән кеше исеме дип әйтәләр. Күрәсең ул шәхес Кәлимулла исемле булып, шуннан Кәләй дип кыскаргандыр. Күрше Урман асты Шонталысы авылында «Кәләй» дип йөртелгән кое атамасы да бар. Кое атамаларының күбесе шәхес исемнәренә нигезләнгән.

Риваятьләргә караганда, Чирүле Шонталысы авылында патшага зур хезмәт күрсәткән генерал Морат бабай яшәгән. Ул үзенең биш улын тирә-юньдәге авылларга урнаштырган. Алар арасында Чирүле Шонталысы, Нарат Елга, Мөслим һәм Яуширмә авыллары бар. Яуширмә авылында Морат бабай нәселе аның Габдерәзәк исемле малаеннан башлана.

Габдерәзәк килеп утырганда авыл халкы берничә дистәдән артмаган әле. Һади абый Нуретдинов шушы нәселне дәвам иттерүче. Үз шәҗәрәләрен ул болай итеп сөйли: Габдерәзәк – Гөлвәли – Шәмсетдин – Билал –Нуретдин – Һади. Бу нәсел 1750 елларда бик ишәеп китә. Авылның хәзер күпчелек халкын шушы нәселгә нисбәтле кешеләр хасил итә.

Бу токым вәкилләре киң җилкәле, озын буйлы, таза гәүдәле. Морат бабай кабере дә, халык сөйләвенә караганда, Яуширмә авылында икән. Авылдагы «Аксакал кизләве» дип аталган чишмә Морат бабага багышлап куелган була. Вакытлар үтү белән атама «Су кизләү» дип үзгәртелгән.

Риваятьләргә караганда, Морат бабай Чирүле Шонталысында яшәгән. Яуширмәдә дә аксакал була алырлык бабайлар көн иткән. Аларның берсе Морат бабай улы Габдерәзәк, икенчесе Котлыиш исемле.

 Гаяз Исхакый музее

**

Тагын бер нәсел элекке Тәтеш өязе Тархан авылыннан Яуширмә авылының төньягындагы кечкенә генә күл янына килеп урнаша. Күчеп килүчеләр Минһаҗ Тархановларның бабалары була. Нәселләренең тагын берсе Сембер якларыннан килеп төпләнә. Алар Гыйният Йосыпов, Әхмәт Вәлиев, Гали Вәлиев, Хафиз Исмәгыйлевләрнең бабалары була.

Бишенче нәсел элекке Зөя өязе Тау иле (Әрә суы бассейны), Бишбатман, Акъегет авылларыннан килә. Күчеп килүчеләр башында Арыслан бабай тора. Аның токымнары булып авылда хәзер Гариф Садыйков һәм Вәлиәхмәт Мөхтәсимовлар санала. Халык сөйләвенә караганда, халкыбызның танылган артисты Фәйзи Йосыпов шушы нәселдән чыккан.

Авылның көньяк-көнчыгышы өлешендә елга буенда 10-15 йорт руслар да яшәгән. Руслар татарлар белән күрше булып көн итәргә теләмичә Рус Майнасы авылына күчеп утыра. Халык хәзер алар яшәгән урынны «Майна тау башы» дип йөртә. Рус Майнасы авылында гомер иткән Андрей Степанов сөйләвенә караганда, авыл картлары бабаларының Яуширмә авылыннан килеп утыруларын белә.

Авылда ике-өч гаилә чувашлар да көн иткән. Аларның күзләре авырткан һәм гореф-гадәтләре татарлардан үзгә булган. Хәзер инде алар татарлашкан.

XVII йөздә Идел-Чулман буйларындагы халыкны көчләп христиан диненә чыгару башлана. Кәләй авылы халкының да бер өлеше чукындырылган. Аларның зиратлары да аерым, авылның төн ягында Бахта суының көнчыгыш юнәлешендә булган, татар зиратында күмәргә рөхсәт бирелмәгән.

Чукындырылган кешеләрнең йортлары Майна тау башында урнашкан була. Авыл халкы аларны «мокыйлар» яисә «керәшеннәр» дип атаган. Рус бәйрәмнәрендә аларның йортларына поп килә торган була. Поп килгән вакытта гына алар өйләренә икона куеп тора торган булган. Поп киткәч аны алып куйганнар.

Мокыйларга өйләнешкәндә мулла никах, үлгәч җеназа укымый торган була. Әгәр мулла никах һәм җеназа укыса, аның указын алганнар. Хәзер алар яңадан мөселманлыкка кайткан. 1906 елдан соң аларны татар зиратына җирли башлаганнар.

Фәйзи Йосыпов

 

***

Риваятьләрдә сөйләнүгә караганда, чукындырудан куркып Кәләй авылы кешеләренең дә күбесе качкан. Алар урманнарда, су буйларында, камыш араларында куыш корып качып яшәгән. Куышларын «ширмә» дип атаганнар. Бу – сугыштан (яудан) качу ширмәсе була. Шулай итеп «яуширмә» дигән сүз килеп чыга һәм ул авыл исеменә әйләнеп китә.

Авылның «Кәләй» дигән исеме тора-бара онытыла. Авыл – рәсми рәвештә «Яуширмә» дип атала башлый. Атаманы болай аңлатуны җиңел юл белән котылу дип уйларга кирәк. Ул чын мәгънәсендә «халык этимологиясе»нә бик нык ошаган. Татарстан җирендә ширмә сүзе белән тагын шактый атамалар гына сакланып калган шул исемдәге су, Орымширмә һәм Икширмә авыллары.

Удмурд җөмһүриятендә Гөлширмә исемендә су һәм авыл бар. Ширмә сүзе су-елга белән бәйләнешле булып, җырма-җырмак сүзенә барып тоташуы бик ихтимал.

Авылның русча атамасы Кутлушкино. Шушы исем белән ул XIX йөз урталарындагы тарихи чыганакларда искә алына. Авыл халкы бу атамаларны болай аңлата: авылның аксакалы Котлыйш бабай була. Ул авылның хөрмәтле кешесе исәпләнә, киңәшчесе вазифасын ути. Котлыиш исеменә мөнәсәбәтле рәвештә руслар аны Кутлушкино дип атый башлый.

Котлыиш (Кутлушкино) кебек кеше исеменнән барлыкка килгән авыл атамалары үрнәкләре тагын да бар. Мөслим, Гаделшә, Шәехмамай (Шахмай) исемнәреннән русча Муслюмкино, Адельшино, Шахмайкино атамалары ясалган.

****

Халык күңелендә сакланган риваятьләрдә элек «Кәләй» дип йөртелгән Яуширмә авылының барлыкка килүе XVI йөзгә карый дип әйтелүгә карамастан, авылның салынуы XVIII йөз башлары, яисә урталары булса кирәк. Шәҗәрә чылбырларының озынлыгы, алардагы һәм тарихи чыганаклардагы кеше исемнәренең яңгырашы шушы чорлар белән бәйләнешле.

Икенчедән, Чулман аръягындагы авыллар, нигездә, XVIII йөз урталарында барлыкка килә башлый. Авылларның бер өлешендәге халык Чулман аръягындагы ныгытманы саклау өчен патша хөкүмәте тарафыннан төрле урыннардан күчереп утыртыла.

Икенчеләре бу яклардагы буш урыннарга җир-бәхет эзләп килеп урнашкан кешеләрдән тора. Бу якларның халкы җыелма, төрле урыннардан килеп урнашкан. Ләкин шуңа да карамастан, алар хәзер бер бөтен булып дус яши.

Халкыбызга хас әйбәт гадәтләрнең берсе итеп авылларны ямьле, уңайлы, су-инеше булган урынга салуны билгеләп үтәргә кирәк. Жөмһүриятебездәге халык һәм читтә урнашкан, кардәшләребез яши торган авылларга барсаң, иң беренче күзгә ташланган үзенчәлек авыл янындагы урман яисә су булыр. Урманы, суы булмаган авыллар бик сирәк.

Яуширмә авылының да урнашкан урыны истә калырлык. Элек ул тагын да матуррак, авыл тирәсе урманнар, болыннар, елга, инеш, күл, чишмә һәм сазлыклар белән чорналып алынган булган. Авыл басуларында сазлыклар бик күп булган. Авыл халкы сөйләвенә караганда, бу сазлыкларда һәр көнне дип әйтерлек көтүгә чыккан берәр хайван баткан.

Бу сазлыкларда үтеп чыга алмаслык тал-камышлар үскән. Алар арасында кыр казлары, үрдәк, торна һәм аккошлар бала чыгарып яткан. Елга һәм күлләрендә балыклар сикерешеп йөзгән. Сулары чиста, үтә күренмәле булган.

Авылның матур табигате – булачак әдип Гаяз Исхакыйга да һич тәэсир итми калмагандыр. Үз табигатенең, үз туган һавасының ләззәтен туйганчы татымаса, йөрәге аша үткәрмәсә, ул чит илләрдә яшәп тә үз халкы тормышы белән бәйләнешле дистәләгән әсәрләр иҗат итә алмас иде.

Үз туган төбәгенең географик берәмлекләре һәм аларның атамалары күңелгә бик якын була. Халык аларны онытмый. Аларның исемнәре гомер бакый буыннан-буынга истәлек итеп тапшырыла бара. Кайберләре бетүгә дә карамастан, исемнәре әле дә халык телендә. Географик берәмлекләр авыл халкына борын-борыннан ориентир хезмәтен үтәгән. Берәр җиргә барасы булса, авыл халкы аларны юл билгеләү өчен кулланган.

Яуширмә басу-кырларында кыргый алмагачлар бик күп үскән. Әле сугышка кадәр, урманнардагы агачларны кискән вакытта, халык алмагачларга кагылмаган. Аларны кисү гөнаһ саналган. Ләкин 1941-1945 елларда авылдан урманнар ерагаю, еракка барырга ат булмау сәбәпле халык басуда үсә торган алмагачларның берсен дә калдырмыйча кисеп ягып бетергән.

 

*****

Авылның үзенә хас географик атамалары системасы бар. Бу атамалар шулай ук авылның үткән заманнарын күзаллау өчен мәгълүмат бирә, җанлы шаһит хезмәтен үти. Һәр атама – үзе бер тарих ул. Алар тикмәгә генә бирелми. Атама барлыкка килүнең нинди дә булса сәбәбе була.

Әйтик, авыл халкы телендә Каен елгасы, Наратлы елга, Дубрау елгасы, Дубрау күле дип йөртелә торган елга һәм күл атамаларын алыйк. Елга, күл тирәләрендә нарат, имән, каен агачлары үскән өчен шулай аталган алар. Кайчандыр авыл тирәсендә нарат, имән һәм каен агачларыннан торган калын кара урманнар шаулап үскән.

Урманга бай булганга күрә, авыл басуларында дым күп туплану сәбәпле, элек сазлыклар саны да биһисап булган. Авыл янында гына Су кизләү буе һәм Күбек саз күле елгалары ага. Елга-сулар күрке – тал һәм әрәмәләр белән. Кызганыч, хәзер елга ярларында әрәмә-агачлар үсми инде.

Авылдан 2-3 чакрым чамасы ераклыкта аның көньяк-көнбатыш юнәлешендә Кырмавыклы елга яки Кыр инеше янында Ханнар елгасы бар. Анда бик матур гына күл дә җәелеп ята. Елга һәм күлнең төньяк өлешендәге атауда да элек халык яшәгән. Бу урында чүлмәк, таш, хайван сөякләре һәм баз урыннары табылган.

Моннан ерак түгел Азлан кырында «Мар калкулыгы» дип йөртелгән урын бар. Элекке картлар бу тирәне «Яуш мазары» дип атаган. Авылда Ханнар елгасы атамасы булу – «Кәләй авылын башта, Морат бабай улы Габдерәзәк килгәнче нугайлар нигезләмәдеме икән?», – дигән сорау тудыра. Чөнки нугайларны халыкта бәк, кенәз, морза дип йөртәләр.

Кенәзләрне халык икенче төрле ханнар дип тә атый. Шушы вакытларның истәлеге булып Ханнар елгасы атамасы истәлек булып калган. Казан артындагы кайбер авылларда очрый торган Ханнар атамасы (Кодаш авылы, Биектау районы һ. б.) халык составында ногай этносы булуны күрсәтә. Яуширмә авылы халкы арасында очрый торган ак тәнле, карарак битле нәселләр орау да – бу фикерне көчәйтә кебек.

Чистай районы Яуширмә авылы кызы, галимә Рабига Хәкимова — татар  мәгарифенең якты йолдызы

******

Риваятьләрдә авыл төзелү чоры – XVI йөзгә карый дип сөйләнү дә юкка булмаска тиеш. Халык үзе XVI йөздә төзегән беренчел авылның салыну датасын хәтерләп кала һәм төрле сәбәпләр аркасында яңа урынга күчеп утыргач та авыл төзелү чорын XVI йөз дип кабатларга мөмкин.

Һәр авылның бизәге – чишмә дип әйтсәк, һич ялгыш булмас. Чишмәләргә шактый бай Яуширмә авылы. Халык аларны кадерләп карап һәм чистартып тора. Су кизләү, Каен чишмәсе һәм Шан суы елгасы чишмәләре суларын халык бик яратып чәй куярга тота.

Ат жигеп, мотоцикл һ. б. транспортка куеп флягалар белән халык чишмәләр суын ташый. Авыл урамнарында колонкалар бар. Аларның һәрберсе төзек, эшләп тора. Күп хуҗалыкларда су өйгә үк кертелгән. Ләкин шуңа да карамастан, авыл халкы чишмәләрне тәрбияләвен ташламый, аларны төзек итеп тәрбияләп тора.

Димәк, авылның канунлашкан үз традициясе бар, ата-бабалардан калган гадәтләрне кагыйдәдән тайпылышсыз итеп үтәү – халыкның канына сеңгән.

Авыл басуында кеше исемнәре белән аталган күлләр дә шактый. Мондый үзенчәлек бер Яуширмә өчен генә хас түгел. Барлык җирләрдә дә кеше исемнәре елга, күл, чишмә һ. б. су чыганакларын атауда кулланыла. Атамалар арасында фамилияләр дә очрый. Жиргә хосусый милек булган заманаларда бу кулләр аерым кешеләр җирендә урнашкан булуга шулай аталган.

Әйтик, Кади елгасы, Садыйковлар күле, Исхаковлар күле һ. б. Кайбер очракта атама алдыннан кешенең кушаматы да өстәлә, мәсәлән, Чүмеч Галәү күле һ. б. Галәү абзыйның кушаматы «чүмеч» булган. Бу кушамат – атама булып та кереп киткән. Авыл халкы һәрвакытта бер-берсенә кушамат тага. Авылда бер исемдә ике кеше булса, аларны бер-берсеннән бары кушаматлары нигезендә генә аералар.

Шунысы бар, бу авыл су чыганаклары арасында хатын-кыз исемнәре белән аталганнары юк дәрәҗәсендә. Элек хатын-кызның турыдан-туры вазифасы гаиләдә бала тәрбияләү, бала карау булган. Алар үзләренә төшкән бурычны намус белән үтәгәннәр дә.

Дөнья күләмендә билгеле әдипне һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйны тәрбияләп үстерүдә тарихта исеме калган Морат мулла нәселеннән чыккан әнисе Камәриянең дә өлеше, һичшиксез, бик зур булган. Гомумән, халкыбызның батыр һәм булдыклы ул һәм кызларын, ирләре белән бергәләшеп, гади хатын-кызлар тәрбияләп үстергән.

******

Авылда түбәндәге зиратлар бар: 1. Авыл оешкан заманалардагы иске зират. Хәзер ул зират ташландык хәлдә. 2. Икенчесе – 1905 елга кадәр кеше күмелгән керәшен зираты. Хәзер ул ташланган зират. 3. Хәзер күмә торган зират. Хәзерге зиратны халык карап, тәрбияләп тора. Тирә-ягы тотып алынган. Мәетләргә чардуганнар, ташлар куелган. Авылда тагын югарыда искә алынган «Яуш мазары» дип аталган урын бар.

Мазар – каберлек дигән сүз. Халык сөйләве буенча, элекке вакытларда яңгыр яуса һәрвакытта шушы мазар ягыннан килеп яуган. 1928 еллар тирәсендә Яуширмә авылыннан өч поселок бүленеп чыга. Берсе – Мәдәният, икенчесе – Кызыл Сукачы, өченчесе – Кызыл коллектив.

Соңыннанрак алар авылга кайтып урнаша. Зират урыннары сукаланмый, кайбер кабер өсләрендә чардуганнар сакланган әле. «Сукачы күле» дип йөртелгән күл поселок аерылып чыккач халык тарафыннан казылып ясалган. 9 гектар чамасы жирне алып тора.

Авыл тирә-юнендә урманнар да күп. Мамыр урманы, Порталов урманнары халыкка хуҗалык алып барыр өчен зур терәк хезмәтен үти. Яуширмә авылының табигате матур, халкы тырыш һәм уңган. Алар киләчәккә өмет, зур планнар корып яши.

 

Фирдәвес Гарипова

 

«Мирас». – 1992. – №2. – Б.108-112.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи