Журнал «Безнең мирас»

Әллә хыял, әллә чынбарлык…

 

Казан рәссамы һәм архитектор Игорь Кириллов. /Фото – izo-museum.ru

 

Игорь Кириллов архитектормы, әллә рәссаммы? Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Казан төзелеш-архитектура институтын тәмамлагач, аны архитектор дип әйтергә мөмкин, әлбәттә. Юкса картиналарында гел йортлар ясамаган булыр иде ул. Ләкин сурәтләрендәге сюжет корылышы, төсләр сайланышына, күктәге болытлар, диңгез-сулыкларның нәфис сурәтләнешенә карап, моны фәкать нечкә күңелле рәссам иҗат итә ала дигән фикергә киләсең. Шуңа күрә сорауга җавап шул: Игорь Кириллов архитектор да, рәссам да.

 

Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясына килеп, сәнгать сөючеләр аның картиналарына үзләре бәя бирә ала. Нинди генә биналар һәм шәһәрләр сурәтләнмәгән анда! Ләкин экспозициядә йөргәндә башка тагын бер сорау килә: Кириллов реалистмы, әллә хыялыймы? Бер караганда, сурәтләрендә биналарны җиңел таныйсың. Шулай булгач, рәссамны реалист диясе килә. Әмма Казан Кремле, я тормыштагыча сурәтләнгән бүтән бина янында оча торган шар яки дирижабль, я булмаса арбага җиңелгән атлар күргәч тагын аптырашта каласың…

 

 

Оча торган шарда югарыга ашкач.

 

Аны архитектурага гашыйк хыялый дияргә була. Таш калаларга җан өрүче ул. Күпләребез нинди матур шәһәрдә яшәвен аңлап та бетерми кебек. Кремль урамыннан узганда, мәсәлән, Пассаж бинасына кайсыбызның башны күтәреп озаклап сокланганы бар?! Урамда тыз-быз йөреп, матурлыкны күрмичә узабыз лабаса! Игорь Кириллов кебек рәссамнар шәһәр халкын, көндәлек ыгы-зыгыдан туктатып, хәйран калдырмакчы. Әнә, 1880-1883 елларда архитектор Генрих Руш проекты буенча төзелгән Александр Пассажын ничек кызык сурәтләгән. Картинада XX гасыр башын күрәбез. Рәссам элеккеге фотосурәтләргә карап түгел, үзе уйлап чыгарып ясаган. Кремль урамыннан җилдертеп трамвай уза, имеш. Аның яныннан атлы экипаж бара. Беренче автомобильләр күренә башлаган чак. Газета сатучы малайлар үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итмәкче. Афиша тумбаларын кешеләр уратып алган. Туташларның өрфиядәй нәфис күлмәкләре, челтәрле кулчатырлары кызыктыра. Картинага карыйсың да, нинди матур икән бит Пассажыбыз, дип шаккатасың.

 

 

Александр Пассажы.

 

Тагын бер Казан күренеше «Оча торган шарда югарыга ашкач» дип атала. Казан йортлары курчак өе кебек кечерәеп калган. Хәзерге мегаполисны түгел, ике-өч катлы иске йортларны сурәткә алган рәссам. Үзе шулар арасында үскәнгә булса кирәк. Вакыт агышын туктатып булмый. Шәһәрләр дә танымаслык булып үзгәрә. Ләкин балачак онытылмаган кебек, балачак шәһәрләре дә күңелләребездә үзгәрешсез саклана, диясе килгән кебек аның…

 

 

Бәхет бухтасы.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру