Хакыйкать төсе. Әхмәт Исхак
Хакыйкать ул –
Асылда,
Ап-ак була.
Ана сөте төсле
Саф, пакь була.
Хакыйкатьнең була
Кызылы да,
Канга манчылганда
Көрәш кызуында.
Хакыйкатьнең очрый
Кайчак сарысы,
Чагылганда аңарда
Җиңелү сагышы.
Хакыйкатьнең булмый
Чуары, аласы.
Һәм шулай ук булмый
Карасы.
Хакыйкать ул –
Асылда,
Ап-ак була.
Ана сөте төсле
Саф, пакь була.
Тик саклагыз аны
Пычратудан:
Күгәрә һәм пычрана ул
Тик ятудан!
____________________
*Шагыйрь, тәрҗемәче, 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Әхмәт Исхак (Әхмәт Габдулла улы Исхаков) 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә конторчы гаиләсендә туган. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, 1919-1922 нче елларда Казан татар педагогия институтында укыган. 1963-1967 нче елларда «Чаян» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1991 елның 24 июнендә Казанда вафат булды.
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.3.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА