Бөек Ватан сугышы башланган һәм Җиңү көннәре һаман күз алдында. Үзәк өзгеч күренешләр хәтердә яңара: мин туган Иске Абдул авылы (хәзер Тукай районына керә) ир-егетләре фронтка китә; әнә алар хатыннары, балалары, туганнары белән хушлаша; озатучылар кулъяулык болгап кала. Безнең нәселдән шул канкойгыч сугышка 12 туган-тумача китеп, шулардан 8е һәлак булган.

Тормыш авыр булса да, без, сугыш чоры балалары, белемгә омтылып үстек, мәктәптә тырышып укыдык. 1950 елда авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, мин Теләнче Тамактагы районда бердәнбер татар урта мәктәбенә 8 чакрым йөреп укыдым. Бик ерак авыллардан килеп укучылар да булды. Хәзер искә алам да, шунысы сәер: безне, ерактан йөреп укучыларны, шушы авылдан яңа йокыдан торып мәктәпкә килгән укучылар белән беррәттән иртән гимнастика ясаталар иде. Төбәктә ихтирам казанган бу унъеллык мәктәп укытучылары тирән белем һәм әхлакый тәрбия бирде, егетләр һәм кызларыбызның шактые югары уку йортларына керде. Алар инженер, агроном, укытучы, галим, сәнгатькәр һәм башка белгечлекләр алып, Татарстанга, илебезгә намуслы хезмәт итте.

Журналист, хәйрияче, китаплар авторы, иҗтимагый чаралар оештыручы Рафаэль Сальмушев башлангычы һәм актив хезмәте белән дөнья күргән «Сугыш чоры балалары. Әрнүле балачак» (16+) җыентыгында 1928-1945 елларда туган, сугыш чорының ачы михнәтләрен кичкән бер төркем ватандашларның гыйбрәтле хатирәләре тупланган.
Сабакташларым сафында күренекле затлар – мәшһүр җырчы Илһам Шакиров, галимнәр Флера Сафиуллина, Фоат Вәлиев, Мөнир Гыйниятуллин, ветеринария белгече Фатих Шәкүров, биофизик Руслан Насыйбуллин, атказанган укытучылар – мәктәпнең яңа бинасын төзеткән директор Зөфәр Гыйниятуллин, Иске Абдул урта мәктәбенә яңа бина төзеткән директор Зөфәр Дәүләтшин (төбәкне өйрәнүче, татар матбугатының актив хәбәрчесе), инженер-төзүче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әүфәр Зәкиев (Казандагы бер урам аның исемен йөртә), механизатор, Социалистик Хезмәт Герое Дамир Әхмәтов, журналист, район газетасы баш редакторы Илгизәр Кушаев һ.б. бар. Әлеге булдыклы, зыялы милләттәшләр – мәктәп, район, Татарстанның горурлыгы!
1953 елда урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, мин Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерли торган факультетына укырга кердем. Илһам Шакиров белән дуслык Казанда да дәвам итте. Ул музыка училищесында, консерваториядә укыды. Без өйдәш булып яшәгән йортлар ерак түгел, еш очрашып, хәл белешә, яңалыклар белән уртаклаша идек. «Контрамарка» дигән билет биреп, концертларга чакыра, аларга мин бик куанып йөрим, чөнки милли сәнгатькә, җыр-моңга мөкиббән идем.
Ял көннәренең берсендә Илһам белән якын кардәшем Гөлшат апа Зәйнашевага кунакка бардык. Ул безне якты йөз белән каршы алды, тәмле чәй белән сыйлады. Шушы танышудан соң алар Илһам Шакиров белән гомер буе иҗади дуслар булды. Җырчының гозерен үтәп, Гөлшат апа тирән эчтәлекле шигырьләр иҗат итте, күренекле композиторлар көйгә салгач, алар мәшһүр җырларга әйләнде. Илһам Шакиров башкаруындагы бу музыкаль әсәрләр халкыбызның мәхәббәтен яулады. Татарстан гимны булып яңгыраган «Туган җирем Татарстан» (А.Ключарев көе), «Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров көе), «Галәм лачыны» (Ә.Бакиров көе) һ.б. шундыйлардан.
1957 елда безне, IV курс студентларын, эш тәҗрибәсе алу өчен җәйге практикага – колхозларга җибәрделәр. Язгы чәчүдән башлап игеннәрне җыеп алганчы без колхозчыларга булыштык. Берочтан шуны белеп кайттык: колхозчылар, агрономнар һәм башка белгечләргә ай саен хезмәт хакы түләмиләр икән, «хезмәт көне» исемле «таяк» сызалар да, көзен иген уңышыннан бераз бөртекле ашлык, салам бүлеп бирәләр. (Колхозчыларга ай саен хезмәт хакы түләү аванс рәвешендә 1966 елда гына кертелә.) Мондый шартларда безнең кебек яшь белгечләргә ничек яшәргә икән соң? Колхозчының йорт-җире, шәхси хуҗалыгы, абзарында терлеге бар, ә яшь белгечнең бернәрсәсе дә юк.
Көзен институтка әйләнеп кайткач, без бу мәсьәләне комсомол оешмасы җыелышында күтәреп, фикер алыштык. Югары органнарга хат белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Без, комсомол активистлары, 7 студент, 1958 елның апрелендә диплом алып эшкә китәр алдыннан СССР Министрлар Советы рәисе Н.С.Хрущевка хат юлладык. «Кадерле Никита Сергеевич! Авыл хуҗалыгы белгечләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсен хәл итегез!» – дип мөрәҗәгать иттек. Ни гаҗәп, безнең гозерле хат адресатка барып ирешкән. Безгә ул турыда хәбәр итүче булмады. Озак та үтмәде, институтка зур түрә – ТАССР авыл хуҗалыгы министры Гущин әфәнде иярченнәре белән килеп, актлар залына студентларны җыеп, 4 сәгать бик хәтәр нотык сөйләде, нык битәрләде безне шул хат өчен. Әле тагын җыелыштан соң да теге хатка кул куйган студентларны деканат бүлмәсенә чакыртты. «Дәүләт стипендия түләп укытты, хәзер сезнең бурыч – ул чыгымнарны хезмәтегез белән кайтару, ышанычны аклау. Иген уңышын арттырсагыз, хезмәт хакы да күп булыр», – диде министр. Ниһаять, 1958 елда колхозлар яшь белгечләргә аена 550 сум аванс түли башлады. Әмма бу түләү 3 ел дәвамында ел саен 100 сумга киметелде. Ләкин моңа да куандык, безнең хат нәтиҗәсе, дип уйладык.
Курсташларның күбесен Казахстанга чирәм җирләрне күтәрергә җибәрделәр. Миңа Дәүләт сорт сынау хезмәтенең бер участогына юллама бирелде. Менә бәхет: ул оешма безнең авылда (Иске Дөреш авылы, хәзер Тукай районы) урнашкан. Мин әти-әниемне шатландырып, өйгә кайтып кердем, җиң сызганып эшли башладым. Айлык хезмәт хакым – 1200 сум, ул чакта бу шактый күп акча иде, 600 сумга яңа велосипед сатып алдым.
Сорт сынау участогы ябылгач, 1960-1964 елларда Минзәлә районында агроном булып көч куйдым. Буйдак чакта, сәнгатькәр Әзһәр Хөсәенов җитәкчелегендә 1960-1962 елларда үзешчән җыр һәм бию ансамблендә катнаштым. Хорда җырларга – Казаннан килгән композитор Александр Ключарев, оста итеп биергә балетмейстер Әхмәт Кәлимуллин өйрәтте. 1962 елда Венера исемле җырчы, бухгалтер кыз белән гаилә кордык. 1963 елда безне шатландырып кызыбыз туды, Гөлшат Зәйнашева киңәше белән аңа Алсу исеме куштык.
Фәнгә омтылыш мине 1964 елда Казанга, Татарстан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенә китерде. Гаиләбез белән башкалага күчендек. Конкурс үтеп, өлкән фәнни хезмәткәр вазифасында 3 ел эшләдем. Директор – сугыш чоры баласы, фән докторы Юрий Миндубаев (1929-1966) иде.
Татарстанда 55 ел намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтем дәверендә миңа югары дәрәҗәләргә ирешкән кордашларым, күренекле зыялы затлар җитәкчелегендә эшләү насыйп булды. Мин шуңа инандым – балачактан, яшьтән михнәтле тормышка дучар булган җитәкчеләр хезмәткәрләренең хәленә кереп, көнкүрешләрен ихлас кайгыртып, кирәк булса ярдәм күрсәтүче, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр буларак истә калды. Сугыш чоры балалары – 1928-1945 елларда дөньяга килгән инсаннар. Шул михнәтле чорның ачы тәҗрибәсен күп татыган кешеләр – хезмәт ветераннары.
Илдә, Татарстанда мелиорация эшләре башлангач, мине «Татмелиоводхоз» трестының планлаштыру-икътисад бүлеге башлыгы вазифасына чакырдылар. ТР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры минем кордаш, 1937 елда туган Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә 5 ел эшләдем, намуслы хезмәтем белән дәүләт һәм тармак бүләкләренә лаек булдым.
Икътисад фәне белән кызыксына башладым, 1971 елда үзем укыган институтның икътисад кафедрасына конкурс аша үтеп, аспирантурага кабул ителдем. Өч ел профессор Михаил Куркин җитәкчелегендә мелиорация икътисадын фәнни тикшереп, анализлап, мелиораторларның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, инвестицияләрне табышлы итү юлларын күрсәтеп, диссертация язып якладым. Минем диссертацияне Михаил Куркин министр Минтимер Шәймиевкә биргән, бу фәнни хезмәтне ул уңай бәяләгән.
Аспирантураны тәмамлау вакытында миңа Мәскәүдән министр имзалаган, Целиноград (хәзер Астана) авыл хуҗалыгы институтына эшкә юллама килеп төште. Туган җирем, яраткан Татарстанымнан читкә китәсем килмәде, үзебезнең институтта икътисад фәнен укыта башладым, биредә 23 ел уңышлы эшләдем, «Татарстанның атказанган икътисадчысы» исеменә, төрле бүләкләргә лаек булдым. Институт ректоры минем кордаш, профессор Николай Катков (1928-2013) иде.
1997 елда Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Сәлимҗан Шәрипов мине икътисад һәм менеджмент кафедрасына мөдир вазифасына эшкә чакырды. Биредә 7 ел дәвамында укыту белән бер үк вакытта фәнни тикшеренүләрне дәвам иттем. Минем башлангыч белән без өч галим-мөгаллим – Сәлимҗан Шәрипов, Марс Гаитов, Илгизәр Гайнетдинов авыл хуҗалыгында реформаны уңышлы башкару, авылларда социаль мәсьәләләрне уңай хәл итү юлларын фәнни нигезләп, күп тиражлы өч монография язып бастырдык. Аларны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы районнарга җибәрде. ТР Фәннәр академиясе безнең бу хезмәтне Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек дип тапты. Дипломны һәм медальне безгә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2009 елның декабрендә Казан Кремлендә тапшырды.
2004 елда якын танышым, кордашым профессор Фарсель Зыятдинов (1937-2021) мине ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына эшкә чакырды, икътисад бүлегенә фәнни хезмәткәр кирәк икән. Ул чакта институтны академик, ТР Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов (1930-2010) җитәкли иде. ТР Фәннәр академиясенең әгъзалары, әгъза-мөхбирләре, шулай ук академиянең институтларында көч куя торган галимнәренең шактые – сугыш чоры балалары. Дөньякүләм танылган галимнәр дә бар: Диләвер Зөбәеров (биохимик), Әхмәт Мазһаров (нефтехимик), Ринат Мөслимов (геолог-нефть белгече), Роальд һәм Ренад Сәгъдиевлар (физиклар), Рәшид Сюняев (астрофизик), Игорь Тарчевский (биофизик), Индус һәм Энгель Таһировлар (тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре).
Мин эшләгән абруйлы бу институт 2014 елдан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип атала. Хәзер ул Мансур Хәсәнов исемен йөртә. Әлеге институтны оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе Гомәр әфәнде Сабирҗанов (1933 елгы) – безнең игелекле остазыбыз. Тарихта беренче 13 томлы Татар энциклопедиясенең (7 том татар телендә) 40 меңгә якын мәкаләсен үзе укып-редакцияләп, сыйфатлы итеп нәшер итүгә иреште. Аның фидакяр хезмәте дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Югары квалификацияле, тату коллективта өлкән фәнни хезмәткәр вазифасында мин 10 елга якын эшләдем, икътисад темаларына мәкаләләр яздым, конференцияләрдә катнаштым һәм болар белән ихлас горурланам. Бүген институт коллективы Татарстан фән докторлары турында энциклопедик җыентык әзерли, ул электрон версиядә һәм китап рәвешендә чыга. Бу күренекле галимнәрнең дә шактые сугыш чоры балалары.
Балачак еллары сугыш чорына туры килгән милләттәшләребез арасында күркәм иҗатлары белән мәдәният тәрәккыятенә зур өлеш керткән күренекле, абруйлы затлар: язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, артистлар, җырчылар, сүз осталары, рәссамнар һ.б. шактый күп. Халык мәхәббәтен казанган талантлы бу затлар безнең горурлыгыбыз!
Үзем эшләгән оешмаларда, югары уку йортларында хезмәттәшләрнең шактые сугыш чоры балалары иде. Шуны хәтерлим: алар хезмәткә һәрвакыт җаваплы, иҗади якын килеп, аны намуслы, нәтиҗәле итеп башкарды, мөһим казанышларга иреште.
Мавыктыргыч, тирән эчтәлекле, гыйбрәтле әсәрләрен мин кызыксынып, яратып укыган 16 язучы һәм шагыйрь сугыш чоры балалары булып чыкты. Мәкалә күләме чикле, исемнәрен атамыйм. Аларның шактые Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, «Халык язучысы», «Халык шагыйре» дигән мәртәбәле исемгә лаек булган әдипләр. Күп язучыларның үзләрен күрергә, аралашырга насыйп булды. Студент елларымнан алып, язучыларның Тукай исемендәге клубына, әдәби-музыкаль кичәләргә яратып йөрдем.
Казанда танылган журналист, язучы Рафаэль Сальмушев (1935-2020) оештырган «Бөек Ватан сугышы чоры балалары» иҗтимагый оешмасы 2001-2017 елларда уңышлы эшләде. Элекке елларда Казанның Г.Тукай әдәби музее бинасында (ул чакта директор Мөҗип Низамиев иде) 170 ветеран җыелып, әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар уздырган. Ветераннар хуплавы белән оешмага «Мәңге яшисе килә» исеме куела, ул Гөлшат Зәйнашеваның шул исемдәге шигыреннән (Ф.Әхмәдиев көе) алынган. Чордашлар төркеменә дустым Рәфкать Ибраһим белән без дә килеп кушылдык. Рәфкать Ибраһим – матбугатта чыккан һәм көн кадагына суга торган йөзләрчә үткен мәкалә, 6 китап авторы, Аксакаллар җәмгыятенең актив әгъзасы. 2026 елның 16 маенда 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк, Аллаһы боерса!
Рафаэль Сальмушев башлангычы һәм актив хезмәте белән без «Сугыш чоры балалары. Әрнүле балачак» исемле фотосурәтле җыентык әзерләп бастырдык (2014). Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, фән докторы Айсылу Кәбирова, галим һәм язучы Фоат Галимуллин мәкаләләре, язучылар Барлас Камалов, Әхәт Сафиуллин, җырчы Әлфия Авзалова һ.б. хатирәләре белән уртаклашты. Китапта үземнең язмышым, Илһам Шакиров, Гөлшат Зәйнашева, Әзһәр Хөсәеновларның иҗатлары, хезмәтләре турында мәкаләләрем дөнья күрде.
2025 елда халкыбыз дәһшәтле сугышта Бөек җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Сугыш чоры балалары төрле даирәдә, матбугат, радио, телевидениедә, уку йортларында истәлекләре белән уртаклашып, тәрбия дәресләре үткәрде. Мин ике гимназиядә шундый әңгәмәләрдә катнаштым, матбугатта мәкаләләрем дөнья күрде. Интернетның YouTube сәхифәсендә канал ачтым, Илһам Шакиров турында 5 видеотапшыру, Гөлшат Зәйнашевага багышланган 9 тапшыру тамашачыга ошады, рәхмәт хатлары килде. 2025 елның октябрендә Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре, оешма әгъзасы Әлфия Шәрипова безне, сугыш чоры балаларын, Рафаэль Сальмушевның 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсенә чакырды. Кичә милләтпәрвәр зат турында җылы хатирәләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.
2024 елда матбугатта чыккан мәкаләдә әһәмиятле мәгълүматка тап булдым. Россиянең 54 субъектында сугыш чоры балалары булган хезмәт ветераннарына махсус статус бирелгән, пенсияләренә өстәмә акча түләнә икән. Ни сәбәптер, Татарстанда әлегә мондый гамәл юк. Казан Аксакаллар җәмгыяте бу мәсьәләдә ТР парламентына мөрәҗәгать иткән иде, җавап катгый булды: «Кабат бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать итмәгез!» Бөек Ватан сугышы чоры балаларының күбесе инде Аллаһ хозурында. Исәннәренә игътибар күрсәтелсә, алар рәхмәтле булыр иде.
Язмамны оптимистик рухта тәмамлыйм. Сугыш чоры балалары – авыр еллар кичергән, хезмәттә чыныккан затлар. Балаларын, оныкларын әхлаклы, белемле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә вакытларын кызганмыйлар, яшь буынга төрлечә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Иҗтимагый оешмаларда, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да шактый. Исән-сау булыйк, дуслар, милләттәшләр!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала