Барлык юллар да Римга илтә. Ж.Лафонтен (1621-1695)
Беренче карашка сәер тоелыр: бу язма Казаныбыздан 3800 ләп чакрым ераклыктагы Римны тамаша кылудан башлана. Карагыз әле: Бөек Рим империясенең иң үзәгендә «Алтын миллиарий» колоннасы – барлык юлларның башы, нуленче километры урнашкан. Алтын миллиарийдан башланган юллардан үзләренең легионы белән гаскәр башлыклары да, игенчеләр, һөнәрчеләр һәм акыл ияләре дә узган. Араларында Клавдий Птолемей, Марк Туллий Цицерон, Эпиктет, Гален, Плутарх, Диоген кебекләре дә булган, аларның исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән язылган. Птолемейның гомер сукмагына күз салсак, аның астроном, математик, географ, астролог булуын күрәбез. Җир өслегенең 8 мең координатасын күрсәтеп, 27 картасын ясаган. Шушы галим-философларны уңышка илткән юл башы аларны укырга-язарга өйрәтүче, тормыш мәктәбенең ишекләрен ачып, даһилык юлына кертеп җибәрүчеләргә барып тоташа. Алар – укытучылар, остаз һәм тәрбиячеләр!
Кешелек үзенең бүгенге уңышлары, цивилизация баскычының чираттагы аратасына күтәрелүе белән иң беренче чиратта бөек акыл ияләренә бурычлы. Ә алар исә белем чишмәсенең башында торучы укытучыларына рәхмәтле. Борынгы гасырларның акыл ияләре, императорлар, дәүләт эшлеклеләре кешелекнең алга таба үсеше өчен белемнең беренче урында торуын аңлап эш иткән. Шунлыктан Рим императорлары укытучыларга хезмәт хакы һәм пенсия билгеләгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә: «Башкача белем алырга җай тапмасагыз, Кытайга барып булса да белем алыгыз!» – дигән. Кытайдагы Шан династиясе чорында безнең эрага кадәр 1600-1046 елларда ук язу ысулы булган. Күрәсездер: кешеләр кайда гына, кайчан гына яшәмәсен – белемгә омтылган.
***
Бүгенге көнгә әйләнеп кайтсак, кешелек белемгә тартылса да, әнә шул белемне бирүчеләргә якты йөз күрсәтергә ашыкмый. Бары тик 1994 елда гына ЮНЕСКО 5 октябрьне «Бөтендөнья укытучылар көне» итеп раслый. Безнең илдә 5 октябрь – эш көне. Шулай булса да, Укытучылар көненә бәйрәм төсмерләре кертергә тырышалар. Укучылар мөгаллимнәренә чәчәк бүләк итә, тантаналы җыелышлар уза, дәүләт түрәләре дә читтә калмый - алдынгы укытучыларга ихтирам күрсәтелә…
Мәктәп. Биредә укучылар белән укытучылар очраша. Ягъни монда - белем чишмәсенең «Алтын миллиарие»! Балаларның тавышыннан гөжләп торган мәктәп коридоры. Сыйныф ишекләре ачык. Эчтә – өстәл, урындыклар. Китаплар. Шулар арасында иң күркәме – Әлифба! Эчендәге хәрефләр үзенең укучыларын көтә. Алардан сүзләр, җөмләләр төзелә: «Алма. Бала. Алсу су сала...»
***
Совет укыту системасы үзенең тирән белем бирүе белән бар дөньяда ихтирам казанган иде. ЮНЕСКО хәтта 1988 елда совет педагогы А.С.Макаренконы (1883-1939) ХХ гасырның иң атаклы дүрт педагогы исәбенә кертте. Бик күпләр аны «Педагогик поэма» әсәре буенча белә. Ул үзенең укыту алымы, тәрбия бирүе, балаларга карата ихтирамлы булуы белән аерылып тора. Иң өметсез, надан хулиганнардан да мәдәниятле, укымышлы кеше тәрбияләүче ул! Аның янәшәсенә В.А.Сухомлинскийны (1918-1970) куярга мөмкин. Ул бик үзенчәлекле, укыту-тәрбия өлкәсендәге яңача алымнары белән атаклы. Аның системасында бала иң югары кыйммәткә ия, ул – шәхес! Китаплары бөек педагогның тормыш фәлсәфәсен, уй-фикерләрен, тәрбия мәсьәләсенә карашын чагылдыра. Бу бөекләр янәшәсенә куярлык шәхесләр шактый. Әмма кыска язмада гомерләрен балаларны тәрбияләүгә, аң-белем бирүгә багышлаган барлык педагогларны санап бетерү мөмкин түгел. Бары тик аларның каршында тезләнеп, аларга иң зур рәхмәтебезне әйтә алу да – безнең өчен зур куаныч.
Бу – бәйрәм язмасы. Беләсезме, язманың авторы беренче сентябрь – укуның беренче көнендә үк икеле алган бала. Саба районындагы Икшермә урта мәктәбе кара көзгә чаклы тирә-яктагы совхозларның бәрәңге басуында эшләп узган көннәре белән истәлекле. Еллар узды. Улым да мәктәпкә китте. Чуйков урамындагы 103 нче мәктәпкә ата-аналар җыелышына баруым истә. Класс җитәкчеләре карт кына ханым: «Хәммәди тәртип бозган иде, укытмадым, барысын да бастырып тоттым», – дип, залда утыручыларга җиңүле караш ташлады. Хәтта кул чабучылар булды. Бастым да: «Дөрес эшләмәгәнсез. Мин үземнең улымны укысын, белем алсын өчен җибәрдем», – дидем. Шул көннән соң баланың дәфтәр, көндәлек битләрендә өчле билгеләре икелеләр белән чиратлашты. Ф.Әмирхан урамындагы лицейга күчерергә мәҗбүр булдык. Бала аны бик яхшы билгеләргә тәмамлады. Тагын еллар узды. Ике оныгым мәктәптә укый. Кечкенәсе – Казанның 55 нче мәктәбендә. Каршы барып алам. Кайтканда ук: «Лилия Фәрхәтовна мине мактады. Бүген ике бишле алдым», – дип сөенә. Аның сөенгәнен күреп, мин икеләтә, өчләтә сөенәм. Аннан да битәр, Арча педагогика көллиятен тәмамлап эшкә килгән Халикова Лилия Фәрхәт кызы өчен дә куанам. Димәк, кеше тормышта үз юлын тапкан. Балалар сине ярата, хөрмәт итә икән – бу инде олы бәхет!
Әмма ил һәм урындагы җитәкчелекнең уку-укыту мәсьәләсенә булган карашы, ел саен программаларның катлаулануы, совет укыту алымнарыннан читләшү, дәресләрнең имтиханнарга җавап ятлау рәвешенә күчүе бик тә аянычлы. Мин үзебезнең буынны хәзерге заман укучылары белән чагыштырам. Хәзергеләр телефон, компьютер төймәсенә остарак баса. Ә менә белем ягына килгәндә, ихтимал, миндәге белемнең аларда яртысы да юктыр. Безнең заманда хәтта астрономия фәне укытылды. Шунлыктандыр, егетләр үзләренең сөйгән кызларына: «Кара әле, җаным, күрәсеңме, әнә иң якты йолдыз. Ул – Сириус! Мин аны сиңа бүләк итәм. Ул безнең икебезнеке генә булыр», – дип пышылдый иде... Хәзер инде ул фән укыту программасында юк. Сөйләнеп, мактанып, илдәге сәясәткә яраклашып йөрүчеләр күбәйде. Нәтиҗәдә, иң укымышлы илләр – Канада, Япония, Израиль, Көньяк Корея, Кытай, Бөекбритания, АКШ, Австралия, Финляндия, Норвегия, Люксембург... Әллә минем күз күрмиме, кайда монда Россия? Белем бирү, уку-укытудагы ялгышлар ут белән уйнаудан да куркынычрак. Халыкның белем дәрәҗәсе күтәрелү белән беррәттән гомере дә озыная. Акыллы технология, машина, автомат системалар уйлап чыгарыла. Шулай итеп, кешелек дөньясы, авыр хезмәттән азат ителеп, ял итү, кеше исемен тагын да данлау өчен мөмкинлекләр таба. Ф.М.Достоевский «Идиот» романында язганча, дөньяны матурлык түгел, бәлки аң-белем, уку-укыту гына коткара ала. Акыллары түбән дәрәҗәдәге җитәкчеләр, илләр, кешеләр үзара сугыша, талаша, тарткалаша, байлык бүлә. Халыклар арасындагы тыныч, тату мөнәсәбәт, кешелек цивилизациясенең алга баруы – укытучыларның изге максаты, аларның Аллаһ Тәгалә каршындагы бурычы. Ил белән идарә итүгә укытучыларны җәлеп итеп, аларның хокукларын тиешле биеклеккә күтәргәндә, тормышыбызның уңай якка үзгәрүенә ирешеп булыр төсле.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала