Журнал «Безнең мирас»

Дөньяда сүзем калыр (Роберт Әхмәтҗанов)

Роберт Әхмәтҗановның тууына – 90 ел

Роберт Әхмәтҗанов[*]

(01.04.1935-13.05.2008)

 

Без шагыйрьләр – Тукай халкы. Тукай милләтеннән...

 

***

Бөек Тукай әйткәнчә, халык әдип ул, шагыйрь ул! Халык – шагыйрь! Туры, тирән мәгънәле бәя. Чыннан да бит, чорларның «карасын» да, «агын» да кичеп, утта янмый, суда батмый безнең көннәргәчә исән-имин килеп җиткән җыр-җәүһәрләрнең азагында бер автор имзасы тора: «Халык». Кем җыры мәңгелек, дисәң, шул Халык исемле шагыйрьнең җыры – мәңгелек!

 

***

Һәр адәмнең йөрәгендә үз шәхси Конституциясе бар. Ул – Вөҗдан.

 

***

Икми торып икмәк юк, тик ятудан хикмәт юк.

 

***

Хәзерге өлкән яшьтәге каләм әһеленең хәленә керергә теләсәк, Урта Азия тормышыннан бер гыйбрәтле мисал искә төшә: гомере буе эшләп хәлдән тайган карт ишәген хуҗасы далага куып чыгара: әйдә, үз көнеңне үзең күр инде, янәсе! Әллә без дә шул ишәктән кимме?

 

***

Мин, мәсәлән, тарихи дәлилләргә, чыганакларга заманы белән дә якынрак торган, гомерен тарихка багышлаган шәхесләргә ышанам, тарихи чынлыкны исбатлап тасвирлау өчен әлеге шәхесләргә дә таләпләр аек (катгый) булырга тиеш, дим. Тарихи дөреслек буталмыйча гына, буыннардан буыннарга тапшырылырга тиеш. Тарих – изге әманәт, бөек мирас ул!

 

***

Су күрсә, суган да тунын сала.

 

***

Мактый белмәгән мактау – яманлаудан да яманрак.

 

 

Текстны Ләбиб Лерон әзерләде.

 

[*] Шагыйрь, 1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә туган. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 2008 елның 13 маенда Казанда вафат булды.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.3.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру