Журнал «Безнең мирас»

«Хыял артыннан» – яңа сәхнәгә

 

 

«Хыял артыннан» спектакленнән күренешләр. /Фотолар – К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

 

 

Татар театры тарихында истә калырлык вакыйга булды – Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, озак еллар иҗат иткән Горький урамындагы тарихи бинадан китеп, Татарстан урамындагы яңа йортларында «Хыял артыннан» дип исемләнгән беренче спектаклен уйнады.

 

Октябрь аенда өч көн барды премьера. Өч көнне дә зал тамашачы белән шыгрым тулы иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы, Казанның Һади Такташ урамындагы яңа йортына күчкәч, Татарстан урамындагы бу бинасы үксез бала кебек утырып калган иде. Афишалар алыштырылды, байтак вакыт утларын кабызган кеше булмады. Кызганыч иде яныннан үтү. Шуңа күрә театр сөючеләр биредә уйналган тәүге спектакльгә ябырылып килде. Бинага җан керүен күрәселәре килгәндер. Яңа бинаны ачканда да шулкадәр куанмагандыр татар театрын сөючеләр.

 

Бина гына түгел, К.Тинчурин театрында режиссер да яңа бит әле. Төкле аягың белән, Айдар! Җаббаровны күбебез белсә дә, театр кадәр театрның баш режиссеры итеп билгеләнүе беренче мәртәбә. К.Тинчурин театрында да тәүге спектакле. Озак вакыт үзенә тиң режиссер таба алмыйча интеккәннән соң, коллективның яшь, талантлы, өметле егет белән гомерен бәйләвенә күпләр шатланадыр.

 

Спектакльдән бигрәк тамашачы гүя бинаны сагынып килде. Һәр почмак газиз бит монда! Беренче катта фойеда К.Тинчурин театры артистларының портретлары урнаштырылган. Драматург Кәрим Тинчурин бюсты матур гына кереп утырган. Һәр җирдә күтәренкелек сизелә.

 

Артистлар исә бик дулкынлангандыр. Беренче мәртәбә яңа сәхнәгә чыгалар лабаса. Тамашачы ничек кабул итәр? Яратырмы?

 

«Хыял артыннан» спектакле яратмаслык түгел. Дөрес, башта ул республикабызның Мәскәүдә үткәрелгән Мәдәният көннәре өчен театрлаштырылган концерт сценарие буларак иҗат ителгән булган. Хәзер исә шуны тулыландырып, пьеса итеп әзерләгәннәр. Авторы – Резеда Гобәева, рәссамы – Булат Ибраһимов, хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, видеорәссам – Игорь Домашкевич, ут буенча рәссам – Ольга Окулова, хормейстер – Алия Хәмзина, кич буе сәхнәдә театр оркестры уйный, җитәкчесе – Ильяс Камал.

 

Спектакль мәхәббәт, хыял, яшьлек турында. Сәхнә тутырып җырлыйлар-бииләр. Андый тамаша начар буламыни?! Башта ул Төзүчеләр көненә багышланган программаны хәтерләтте. Әсәрдә сүз төзүчеләр тормышы турында бара чөнки. Аннары күптән түгел Г.Камал театрында куелган «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле белән аваздаш булып тоелды. Һәр ике спектакльдә элеккеге җырлар, биюләр күп, күмәк күренешләр оста куелган. Сюжеты гына аерыла кебек. «Хыял артыннан» спектаклендә төзүчеләрдән оешкан «Балкыш» иҗат төркеме турында сүз бара. Бәйгедә җиңеп, Мәскәүгә Бөтенсоюз конкурсына юл тота ул. Бу җәһәттән 2007 елда Г.Камал театрында Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Go! Баламишкин» спектакле хәтердә яңарды. Анда да Хәмзә исемле фермер кызын Алсу Сафина кебек җырчы итеп «Евровидение» бәйгесенә чыгарырга омтыла. Татар җыры халыкара мәйданда яңгырарга тиеш, дигән фикер үткәрелә. «Балкыш»ның Мәскәүгә баруы нәтиҗәсендә анда җырлаган егетләрнең берсе Хыялый Хәйрүш кушаматлы Хәйдәр сөйгән яры Мәскәү кызы Чулпан белән кавыша. Хәер, егет Чулпанны Казанга пленэрга килгәч күргән була. Хат язышырга сүз куешалар. Әмма, гөнаһ шомлыгына, Хәйдәрнең апасы Әминә адрес салынган чалбарны кер юу машинасында әйләндерә. Адрессыз гына китәләр Мәскәүгә кызны эзләп. Бу урында совет заманнарында яратып каралган «Девушка без адреса» фильмы искә төшә. Кызны эзләгәндә әллә нинди хәйләләргә барырга, хәтта рәссамлыкка укучы студентлардан фоторобот ясатырга туры килә. Шул фоторобот өчен рәшәткә артына эләгә Хәйдәр. Тәлгать Заһитович исемле милиция башлыгы килеп чыкмаса, харап иде эшләре. И китәләр сөйләшеп Казан, авыл хәлләрен! Җырлап та алалар. Монда атаклы «Мимино» фильмын ничек искә төшермисең?! Кыскасы, файдасызга йөреп, Казанга әйләнеп кайткач, «Балкыш»ның бәйгегә баруы барыбер яшьләрнең кавышуына сәбәп була. Бөтенсоюз бәйгесен телевизордан күрсәтәләр, анда исә рәсемнәре белән Чулпан үзе дә катнаша.

 

Әле Мәскәүгә баргач, «Балкыш» егетләренең, урам малайларына очрап, җырларга соңга кала язуларын онытып җибәргәнмен. Кыскасы, вакыйгалар шундый күп ки, җырлар-биюләр белән өч сәгать бик күңелле узса да, соңыннан тукталышта автобус көткәндә шактый ачуландым үзләрен. Ни дисәң дә, Мәскәү түгел бу, кичке сәгать уннардан соң шәһәр үзәгеннән өеңә кайтам димә. Вакыйгаларны шулкадәр куертмаска да була иде. Төзүче егетләр Мәскәүнең урам малайлары белән кыйнашмаса да, тамашачы берни югалтмас иде. Һәм андый күренешләр спектакльдә тагын бар. Хәйдәрнең апасы Әминә белән бригадир Хәлим мәхәббәте – аерым тарих. Вакыйгалар күп булса да, төп рольләрдә катнашучылар күп түгел. Хәйдәр белән Чулпанны Артем Пискунов белән Резидә Сәлахова уйный. Әминә белән Хәлимне Зөлфия Вәлиева белән Рамил Минханов гәүдәләндерә. «Балкыш»та җырлаучыларны, Артемнан тыш, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин сәхнә теле белән тасвирлый. Милиция башлыгы – Харис Хөснетдинов. Күмәк күренешләрдә Казан театр училищесы студентлары катнаша.

 

Җырлары тыңлап туймаслык. 1960 еллар җырлары сәхнәләребездә көн саен яңгырамый. Һичьюгы театрда тамашачы күңелен иркәләсен алар! Вакыйгалар озын, сюжетлар кабатланган. Әмма шул матур җырларга алданып утырасың бит! Җырларга гына түгел, әлбәттә. Яшьлек рухы белән алдыра тамаша. Бик яратып иҗат иткәннәре сизелә. Яңа бинага яңа спектакль белән күчәбез, дип хыялланып, иҗатка бирелеп сәхнәләштергәннәрен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Хәерле сәгатьтә, тинчуриннар!

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру