Кайбыч муниципаль районының Афанасьевка авылында яшәүче Равилә Фәсхетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Авылның акъәбисен тәбрикләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.
Район хакимияте җитәкчесе юбилярга күңел түрендәге иң җылы теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләме белән бүләген тапшырды. Котлаучылар арасында район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, язучы Ләбиб Лерон да бар иде.
Равилә Хәбибулла кызы 30 елга якын җиләк-җимеш совхозында бухгалтер булып эшләгән, хезмәттәшләренең ихтирамын казанган.
Равилә апа Кече Кайбыч авылында туып үскән. Аның күңелендә әтисе Хәбибулла Яруллин аерым урын алып тора. Әле дә җылы сүзләр белән искә ала ул аны. Әтисе районда 1933 елда нәшер ителә башлаган «Колхоз бригадасы» газетасы типографиясенә нигез салучыларның берсе була.
«Безнең тормыш бик авыр булды, сугыш елларын да үз җилкәбездә татыдык», – дип искә ала юбиляр. Ул һәрвакыт белемгә омтылган. Тугыз классны вакытында тәмамласа, урта белем турындагы аттестатны кырык яшендә ала.
1963 елда Равилә апа ире Шәүкәт Барый улы белән Афанасьевка авылында төпләнә. Равилә апа бухгалтер ярдәмчесе булып урнаша, соңрак совхозның баш бухгалтеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Шәүкәте исә агроном булып эшли, аннары җиләк-җимеш совхозын җитәкли. Ул елларда совхоз районда иң алдынгылардан саналган.
Уллары Фәннүр, Рәшит, кызлары Ранияне үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Ләкин 1975 елда гаилә башлыгы каты авырудан вафат була. Равилә апага балаларын үстерергә, хуҗалык алып барырга туры килә. 98 яшькә кадәр кызы белән бергә яшәгән әнисе Рәхилә Яруллина аңа зур ярдәм күрсәтә. Балалары тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан, гаиләләре ныклы, әниләренә оныклар сөю бәхетен бүләк иткәннәр.
— Олы улым Фәннүр, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, шунда ук аспирантураны тәмамлады, хәзер шунда укыта. Икенче улыбыз Рәшит Төмәндә хәрби училищеда укыды, Германиядә хезмәт итте, аннан соң Кайбыч, Нурлат, Аксубай районнарында хәрби комиссар булып эшләде, хәзер шул ук вазифаны Югары Ослан районында башкара. Кызыбыз Рания дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бухгалтер булып эшләде, хәзер метеостанциядә эшли. Балаларым туган нигезгә юлны онытмый, еш кайталар, – диде бәхетле ана.
Туксан яшенә җиткән Равилә апаның хәтере яхшы, күңеле көр, хәрәкәтчән, бакчасын ярата, күп укый, биш вакыт намазын калдырмый. Нәкъ менә хезмәт, иман һәм тормышка мәхәббәт аңа матур итеп яшәргә ярдәм итә дә инде.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала