Республикада Уку өчен 1 минут

Хезмәт төбе – хөрмәт

Казанда, ТР Милли музеенда быел республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы уңаеннан «Батырлык кешеләре: буыннан буынга» проекты циклыннан «Ватан хакына хезмәт» күргәзмәсе (12+) ачылды.

tatmuseum.ru фотосы.
tatmuseum.ru фотосы.

Экспозиция республиканың хезмәт каһарманнарына – беренче совет бишьеллыкларыннан алып 1980 елларга кадәрге чорда «Хезмәт Герое», «Татарстанның социалистик төзелеш герое» һәм «Социалистик Хезмәт Герое» исемнәренә лаек булган кешеләргә багышлана. Шул исәптән, сурдопедагог Елизавета Гурьевна Ласточкина, медицина докторы Николай Константинович Горяев, очучы-сынаучы Георгий Константинович Мосолов, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары: комбайнчы Рифкать Кәлимулла улы Кәлимуллин, нефтьчеләр Мугалим (Мөгаллим) Гыймазов, Михаил Петрович Гринь һәм Корбан Агап улы Вәлиев, слесарь Наил Минһаҗ улы Гыйләҗев, төзүче Вәзил Салих улы Мәүликов, аппаратчы хатын-кызлар Гөлсинә Хөснулла кызы Җантимерова һәм Любовь Евгеньевна Смирнова, совхоз директоры Нәҗип Зыятдин улы Зыятдинов, савымчы Гөлбикә Гали кызы Кәримова һәм ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССР авиация сәнәгате министры Пётр Васильевич Дементьев турында мәгълүмат тәкъдим ителә.

Проект төрле чор кешеләренең каһарман язмышларын берләштерә, хезмәт батырлыгының вакыт узса да үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтә, күргәзмә тырыш хезмәте белән республика һәм ил данын күтәргән кешеләрнең чын тарихы белән таныштыра. Биредә ТР Милли музее фондларында саклана торган уникаль экспонатлар, документлар, фотосурәтләр күрергә мөмкин. Күргәзмә 11 октябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи