Республикада Уку өчен 1 минут

Тукай турында альбом

ТР Милли музее филиалы – Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда олуг шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән альбомны (12+) тәкъдим итү чарасы булды.

 

 

 

С.Камалетдинов фотосы.

 

 

Әлеге альбом ТР Мәдәният министрлыгы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ), Татарстан китап нәшрияты, ТР Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан әзерләнгән (төзүчеләр – Зөфәр Бәширов, Ләйсән Миңнуллина, текст авторлары – Мөхәммәт Мәһдиев, Гүзәл Төхфәтова). Басма ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер ителгән.

 

Китап бәйрәмен ТӘҺСИ җитәкчесе Илгиз Халиков һәм Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхфәтова алып барды. ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Чыгышлар, котлаулар күп булды. Шулардан ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиеваның Тукайны өйрәнү юлында альбомнарның тоткан урыны хакында сөйләгәннәре аеруча истә калды. Аның сүзләренә караганда, беренче альбом моннан 60 ел элек, 1966 елда әдәбиятчы Сәгыйть Исәнбаев тарафыннан әзерләнеп, Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Моннан тыш, Сәгыйть Исәнбаев «Тукай һәм аның замандашлары», «Тукай тормыш юлы һәм иҗатының хроникасы» хезмәтләренең авторы да әле. Беренче альбомның редакторы – әдәбият галиме, ул вакытта филология фәннәре кандидаты Гали Халит. Кереш сүз авторы – Тукайның рус теленнән тәрҗемәләрен өйрәнгән әдәбиятчы галим Рөстәм Башкуров. Ун ел узганнан соң, 1977 елда, Тукай альбомы Рәис Даутов тарафыннан төзелә һәм китапка текстларны ул яза. Альбомда текстлар алдагысында кебек үк ике телдә – русча һәм татарча бирелә. Шагыйрьнең тууына 100 тулу уңаеннан китап нәшрияты кабат үз укучыларына Тукай альбомын тәкъдим итә. Бу юлы төзүче һәм фотосурәтләрнең авторы булып Зөфәр Бәширов, текст авторы буларак күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев чыгыш ясый. Шагыйрьнең 120 еллык юбилее уңаеннан әлеге альбом кабат бастырыла. «Мөхәммәт Мәһдиев Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә шактый санда мәкаләләр язган автор буларак та билгеле», – дип басым ясап үтте галимә.

 

2016 һәм 2021 елларда, кабат шагыйрьнең күркәм даталарына багышлап, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе Динә Әхмәтованың «Габдулла Тукай в фотографиях» дип аталган хезмәте белән сөендерүе турында да белдек. Элегрәк чыккан альбомнардан аермалы буларак, биредә нәкъ менә шагыйрь үзе булган фотосурәтләр үзәккә алынган. «Хезмәт авторы фотосурәтләргә мөмкин кадәр тулы тасвирлама бирергә тырышкан. Аларның һәрберсенә тукталып, Динә Әхмәтова Тукайның замандашлары, фотосурәтләрдә чагылыш тапкан манзаралар, тарихи урыннар белән таныштырып бара», – дип хезмәтне югары бәяләде Ләйсән ханым.

 

Яңа дөнья күргән басма Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын популярлаштыру, аны киң даирәгә танытуны күздә тота. Альбом Тукайның шәхесен, иҗатын, аның татар мохитендә тоткан урынын бербөтен итеп күзалларга ярдәм итә. Альбом дигәч тә, беренче булып күз алдына фотосурәтләр килә. Әмма Ләйсән Галиева Габдулла Тукайга багышлап чыгарылган альбомнарның барысы да диярлек фотосурәтләрдән генә торган басмалардан шактый аерылганын, аларда шагыйрьнең тормыш юлы нигез итеп алынып һәм ул төрле аспектларда ачылганын ассызыклады. Чыннан да, биредә аның шигырьләре, истәлеге, ул булган фотосурәтләр, аның биографиясенә, иҗатына бәйле шәхесләр, күренешләр һ.б. урын алган. Болар барысы да Тукайның иҗатын киң җәмәгатьчелеккә таныту юлында, аның шәхесен һәм иҗатын гомуми күзаллау өчен мөһим роль башкара. «Бер үк вакытта альбом Тукайны өйрәнү фәненең казанышларын да чагылдыра, аның киң колачлы өлкә икәнен дәлилләп тора. Киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән яңа альбом Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукай турында дөнья күргән альбомнар төзү традициясе нигезендә төзелгән. Аның ике телдә аерым китаплар рәвешендә чыгарылуы да уңай күренеш», – дип галимә хезмәтнең өстен якларын санауны дәвам итте.

 

Бер үк вакытта ул китапларны киң җәмәгатьчелеккә тарату эше өчен борчылуын белдереп, әлеге альбом, беренче чиратта, яшь буынга – мәктәп, югары уку йортлары студентларына, укытучыларга барып ирешергә тиешлеген искәртте. Китапны Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә тарату да мөһим булуын әйтте. «Бу альбомның дәрәҗәле күргәзмәләрдә югары бәяләнәчәгенә шик юк», – дип куанычын белдерде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи