Журнал «Безнең мирас»

Туган якның горурлыгы

Шөгер төбәге, Лениногорск ягы талантлы шәхесләр бай. Шуларның берсе – күренекле шагыйрь, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзаман (1945-2019).

 

16 октябрьдә Лениногорск районының Сугышлы авылы мәдәният йортында Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узды. Сугышлы – шагыйрьнең туган авылы.

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Җәүдәт Дәрзаман озак еллар «Ялкын» журналы баш редакторы булып эшли, аннан соң Татарстан радиосында әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар дирекциясен җитәкли. Ул инде арабызда булмаса да, аның иҗади мирасы, әсәрләре бүген дә әдәбият сөючеләрнең күңелендә яши. Әдипе искә алу кичәсенә Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән каләм әһелләре, Лениногорскиның Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары, шулай ук Җәүдәт Дәрзаманның туганнары, авылдашлары, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр җыелды.

 

Кунакларны район хакимияте һәм халкы исеменнән Лениногорск шәһәр һәм районы башлыгы урынбасары Галия Урманова сәламләде. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, танылган шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров чыгышлары кичәнең бизәген тәшкил итте. Язучы турында истәлекләр, аның балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат ителгән шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе укучылары әдәби-музыкаль программа әзерләгән иде (җитәкчеләре – «Чишмә» берләшмәсе әгъзалары – шагыйрә, 11 нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина һәм «Айсылу» театры җитәкчесе, режиссер Зөмәрә Шәрәпова). Шагыйрә, музыкант, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, яшь җырчы Рамил Сәитов, Сугышлы мәдәният йортының «Дуслык» вокаль ансамбле тарафыннан башкарылган җырлар искә алу кичәсенә җыелган халык күңелендә якты эз калдырды.

 

Иң сөендергәне – Җәүдәт Дәрзаманның әсәрләре бүген дә халык теленнән төшми һәм бу, әлбәттә, якташыбыз белән горурлану хисләре уятты.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру