Журнал «Безнең мирас»

Татарстанда эшләүче пенсионерларга нинди ташламалар каралган

🏷 Admin

Рәсми рәвештә эшкә урнашкан Татарстан пенсионерлары билгеле бер ташламаларга исәп тота ала.

Торак сатып алганда яки төзегәндә эшләүче пенсионерлар милеккә салым чигерүе алу хокукына ия, – дип яза «Татар-информ». –  Моннан тыш, алар үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта һәм сәбәпләрен аңлатмыйча да үз хисабына ял ала алалар. Хезмәт килешүен өзгәндә дә пенсионер стандарт ике атна эшләргә тиеш түгел.

2025 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнә. Аларның иминият түләүләре билгеләнгән индексация күләменә арта.

Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатса, аңа иминият пенсиясен, күрсәтелгән датага кадәр эшләү вакытындагы бөтен төшереп калдырылган индексацияләрне исәпкә алып, яңадан санарга тиешләр. Шул ук вакытта югары түләүләр тиз генә килә башламаячак: пенсиянең яңартылган күләме эштән китү аеннан соң килә торган айдан билгеләнә.

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру