Быел көзен Казанда татар туган як тарихын өйрәнүчеләрнең II җыены уздырылачак. Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) аның беренчесен 2016 елны үткәргән иде. Менә, ниһаять, икенчесенә чират җитте. Туган як, төбәк тарихын өйрәнеп, аны китап итеп чыгаручылар елдан-ел арта. Татарстан һәм Россия татар төбәкчеләре җәмгыятьләре булдыру бу хәрәкәтне саллы эзгә салды.

Казанда «Татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре: тарих һәм хәзерге заман» дигән фәнни-методик һәм туган якны өйрәнү-агарту семинарында катнашучылар. /Л.Гобәйдуллин фотолары.
ТАРИХКА ГАШЫЙКЛАР ҖЫЕЛДЫ
Ун ел – шактый зур вакыт. Казанышларны барлау белән бергә, җыелган проблемаларны уртага салып сөйләшергә, хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Кыскасы, көзен уздырылачак җыен кирәкмәгән ыгы-зыгыларга нокта куяр, ачыктан-ачык фикерләшү мәйданы булыр дип көтелә. Әлеге зур сөйләшүгә әзерлек максатыннан, күптән түгел Казанда Россиянең татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе Камил Әбләзов башлангычы белән «Татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре: тарих һәм хәзерге заман» дигән фәнни-методик һәм туган якны өйрәнү-агарту семинары үткәрелде. Татарстан Фәннәр академиясе бинасында оештырылган семинар хакында сөйләүгә керешкәнче, татар төбәкчелек хәрәкәтендә күренекле урын тоткан шәхесләребездән өч тынгысыз зат турында аерым әйтеп китү урынлы булыр.
Татарстанның татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе, археолог, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһановның активлыгын күрмәүче, танымаучы юктыр. Ул ел саен Татарстанда, Россия төбәкләрендә туган як тарихын өйрәнүчеләрнең дистәләгән киңәшмә-конференцияләрен оештыра, төбәк тарихын язарга алынучыларга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Әле бу көннәрдә галим ике дистәдән артык төбәкче милләттәшебез белән бергәләп Беларусь Республикасын гизде. Юлаучылар сәфәр вакытында җирле татарлар белән күрешеп, мәшһүр милләттәшебез, Брест крепосте каһарманы Петр Гаврилов эзләреннән йөреп, Бөек Ватан сугышы вакытында шул туфракта ятып калган яугирләребез рухына баш иеп, туган ягыбыздан алып киткән имән, чыршы үсентеләрен белорус җирендә утыртып кайтты.

Бөтенроссия татар төбәкчеләр җәмгыяте рәисе, эшкуар, тарих фәннәре кандидаты, Саратов өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Камил Әбләзов һәм «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Төбәкчеләрнең Бөтендөнья татар конгрессы каршында нәшер ителүче «Туган җир – Родной край» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков үз чиратында туган як тарихы белән кызыксынучыларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Журнал тарихчы галимнәрнең һәм туган як тарихы белән кызыксынучыларның фикерләшү мәйданына әйләнде. Соңгы вакытта төбәкчеләрдән, журнал кварталга бер тапкыр гына түгел, ай саен чыксын иде, югыйсә, чират көтеп аптырап бетәсең, дигән тәкъдимнәр ешрак ишетелә. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: семинар эшен алып барган БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Татар төбәк тарихын яктыртуга “Безнең мирас” журналы да зур өлеш кертә. Татарлар яшәгән төбәкләргә чыкканда журналистлар һәрвакыт безнең белән бергә. Татар дөньясын өйрәнүгә кагылышлы язмаларны даими бастырып киләләр», – дип журнал хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
Бөтенроссия татар төбәкчеләр җәмгыяте рәисе, күренекле эшкуар, тарих фәннәре кандидаты, Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Камил Әбләзов та тарихка мөкиббән киткән кеше. Ул туган як тарихын, аерым алганда, Алтын Урданың мөһим бер үзәге булган Үкәк шәһәре тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте (бәлкем күпләр белмидер: XIV гасыр ахырында җимерелгән, Алтын Урданың зур сәүдә үзәге булган борынгы Үкәк каласы нигезеннән җитмеш мең кирпечне ат арбаларына төяп алып кайтып, янәшәдә яңа шәһәр – Саратов шәһәренең йорт-биналарын корганнар). Камил Әбләзов, якташларына шанлы тарихыбызны оныттырмас өчен, дистә ел инде Үкәк туфрагында Саратов шәһәре көнен уздыра.
Камил әфәнде семинарда татар тарихын башка цивилизацияләр, бигрәк тә кытай цивилизациясе белән багланышта өйрәнергә чакырды. «Татар дәүләтчелеге тарихы төрки дәүләтләр тарихыннан күпкә тирәнрәк», – дип ул Алтын Урдада ике йөздән артык шәһәр булуына басым ясады. Камил Әбләзовның киңәш-тәкъдимнәре, уйланулары «Безнең мирас» журналының 2026 елгы 1 нче санында шактый тулы җиткерелгәнгә («Алтын Урдада татар коды», «Татар цивилизациясе», «Татар дәүләтчелеге нигезенең җимерелүе» мәкаләләре), без монда аның фикерләрен озаклап бәян итеп тормыйбыз.
ЯТЛАРГА БИРӘ АЛМЫЙБЫЗ
Киңәшмә-семинарда егермеләп кеше чыгыш ясады. Без аларның берничәсенә генә тукталып китәбез. Альберт Борһановның чыгышы хисап нотыгын хәтерләтте. Ул Татарстанда төбәкчеләрнең 67 төркеме эшләп килүен җиктерде. Болар, нигездә, республикадагы төбәкчеләрнең район оешмалары. Шул ук вакытта галим, БТК Башкарма комитетының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты башлыгы вазифасын башкаручы буларак, РФ төбәкләрендәге туган як тарихын өйрәнүчеләр белән тыгыз элемтәдә тора. «Бүгенге көндә Россия Федерациясендә 118 татар төбәкчеләре оешмасы корылды. Ел саен төбәкчеләрнең 320-370 китабы дөнья күрә. Чынбарлыкта Бөтенроссия татар төбәкчеләре җәмгыяте оешып җитә алмады әле», – диде ул. Һәрхәлдә бу оешма һаман рәсми рәвештә теркәлмәгән. Билгеле, теркәлмичә дә эшләп була. Югарыдагы органнарга хисап бирү мәшәкате өстәлүне исәпкә алмаганда, теркәлү, әлбәттә, оешма эшен җайга, тотрыклы эзгә сала.
БТК Башкарма комитетының Татар эшкуарлары белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев Камил Әбләзовның Саратов җирендә нинди эшләр белән шөгыльләнүен, татар тарихына яңа караш булдыру максатында, кырыктан артык галимне туплап, чит ил тарихчылары белән хезмәттәшлеккә кереп, киң эшчәнлек җәелдерүен тәфсилләп бәян итте; Татарстан тарихчыларын аннан үрнәк алырга өндәде. Шул ук вакытта ул, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган VII томлык татар тарихы хезмәтенә югары бәя биреп, фән әһелләрен V томлык татар авыллары тарихын язарга чакырды. «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр платформасы булырга тиеш», – дип белдерде.
Мәгълүм булганча, Башкортстанда татар төбәкчеләренең өч оешмасы эшләп килә. «Ак Идел җире» татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе рәисе Илфир Котдусов үз чиратында туган як тарихын өйрәнүчеләрнең тырышлыкларын берләштерү максатында туплау шурасы оештырганнарын җиткерде (әлеге семинарда Башкортстаннан иллеләп төбәкче катнашты).
– Сезгә шатлыклы хәбәр җиткерәм: ниһаять, Марат Ахуновның «Ак Идел җире» дигән китабы дөнья күрде. Башкортстанның 20 районында «Ак Идел җире» берләшмәсенең оешмалары бар. Әле безгә тагын 21нче, 22нче районнар булып Татарстанның Мөслим һәм Актаныш районнары керә. Пермь ягында эшләүче төбәкчеләр белән дә яхшы мөгамәләдәбез. Киләчәктә Пенза, Самара өлкәләре белән дә багланышка керергә җыенабыз, – дип Илфир әфәнде бергә эшләргә, уяу булырга чакырды. – Ни өчен дигәндә, безнең тарих бер. Авыл тарихын ачыклыйм дисәң, авылдагы биш-алты шәҗәрәнең тарихын күтәрү-белү җитә. Югыйсә, Уфадагы кайбер идеологлар: «Мишәр, типтәр – татар түгел ул», – дип, безне аерырга маташа. Ничек әле без моңа тыныч кына карап торыйк, җавап бирмик, ди. Безгә башкалар тарихы кирәкми, үз тарихыбыз да җитә. Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә ышансаң, Башкортстанда 970 мең татар яши, Татарстанда 2 миллион 100 мең татар тора. Югыйсә, без бит бер чама: Башкортстанда да 2 миллион чамасы татар бар. Без үз татарыбызны ятларга бирә алмыйбыз.
Чыгышының ахырында Илфир Котдусов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең, «башкорт теленең Көнбатыш диалекты» дигәннәре нәрсә ул, дигән сорауга ап-ачык җавап бирүләрен сорады. Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты хезмәткәрләренә «Башкортстандагы татар шәхесләре» энциклопедиясен чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте.
Семинар барышында төбәкчеләрдән шактый күп тәкъдим яңгырады. Тәгаен алганда, Татарстан районнарында туган як тарихын өйрәнүче мәктәп балаларына ярдәмлек итеп чыгарыла башлаган өстәмә уку кулланмасын хуплап, укучылар өчен аерым, башкалабызга багышланган «Казан тарихы» дигән кулланма-ярдәмлек нәшер итәргә; «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күркәм генә барган, әмма соңгы вакытта ни өчендер күренми башлаган «Юлчы» тапшыруын тергезергә, гомумән, телевидениедә төбәкчеләр катнашында оештырыла торган махсум тапшыру булдырырга чакырдылар.
БИК ТИРӘН КАЗЫМАГЫЗ
Семинар-киңәшмәдә аеруча зур игътибар белән тыңланган нотыкларның берсе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов чыгышы булды. Ул, һөнәри әзерлеге булмаган һәвәскәр төбәкчеләр фальсификаторлар кармагына эләгергә, ялган язмаларны чын тарихи чыганак буларак файдаланырга мөмкин дип, шул кимчелек-җитешсезлекләргә тукталды. Әйдәгез, галим сүзенә колак салыйк әле: болар нинди чатаклыклар соң?
Мәсәлән, Кама төбәкләрендә үз авыллары тарихын язганда, кайчакта фән белән бернинди уртаклыгы булмаган күптомлы «Башкорт ыруглары тарихы» дигән ялган язмаларны куллану очраклары бар. Бу хәл тарихи чынбарлыкны бозу гына түгел, милләтара мөнәсәбәтләрне кискенләштерү куркынычы да тудырырга мөмкин.
Бүгенге фәндә инде кулланыштан чыккан, искергән концепцияләргә таяну (мәсәлән, болгарчылык), «Җәгъфәр тарихы» кебек ясалма, ялган чыганакларга ышану очраклары да юк түгел.
Җирле үзенчәлекләрне (алар барча халыкта да бар), диалекталь аермаларны чиктән тыш арттырып, күпертеп күрсәтү омтылышлары татарның бердәмлеген җимерүгә юнәлдерелгән.
Борынгы һәм урта гасырлар тарихы аеруча зур кыенлыклар тудыра. Кайбер авторлар, үз авыллары тарихын тирәнрәк күрсәтергә омтылып, таш гасырларга кадәр төшеп, археологик культураларны җирле халыкның килеп чыгышына бәйләргә тырыша. Археологик табылдыкларны өстәмә буларак файдаланып, ул кабиләләрнең теле, мәдәнияте турында язма чыганаклар булганда гына ниндидер фаразлар ясарга мөмкин.
Авылга нигез салуны тирә-якта очраган болгар табылдыкларына гына бәйләп, Болгар чорына нигезсез бәйләү дә очрый. Болгар чоры – тирән тарихыбызның бер чоры гына, болгар компоненты – халкыбызның формалашуына йогынты ясаган күптөрле компонентларның бары тик берсе генә. Аны инкяр итәргә дә, абсолютлаштырырга да ярамый. «Болгар халкы монголлар тарафыннан тулысынча үтерелгән» яки, киресенчә, «Болгар халкы Алтын Урда чорында тулысынча, үзгәрмичә изоляциядә сакланып калган» дигән карашлар да искергән. Чынбарлык катлаулырак. Болгарның Алтын Урданың беренче башкаласы булуы турында онытмаска тиешбез.
Тагын бер киң таралган хата – төрле социаль катлауларны (мещеряк, типтяр, башкирцы һ.б.) төрле халыклар белән тиңләштерү.
ДНК-тест нәтиҗәләрен куллану модага кереп бара. Әлбәттә, ДНК-тест ерак һәм якын туганнарны табарга булышырга мөмкин. Ләкин аның нәтиҗәләрен вульгар рәвештә аңлату зыян гына китерә. Гомумән, бер милләткә генә хас булган, үзенчәлекле милли геннар юк.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала