«СӨЯРКӘ», яки Ярату гөнаһмы?

С.Камалетдинов фотолары
Г.Камал театрының шәрык залында танылган драматургыбыз Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» әсәре сәхнәләштерелде. Спектакль Туфан аганың 90 еллыгына багышлана.
Вакыйгасы бик гади кебек: өйләнгән Хәбир белән ун ел яшәгән Әнисә кинәт гөнаһ, зина турында уйлана башлап, очрашуларга чик куя. Гади булса да, бик мөһим сораулар күтәрелә әлеге спектакльдә. Нәрсә ул гөнаһ? Язылышмыйча гына, әмма яратышып яшәү гөнаһка керәме? Әллә, киресенчә, гаилә корып, ләкин бер-береңне яратмыйча гомер кичерү гөнаһмы? ЗАГС язып биргән кәгазь кисәге генә гөнаһтан коткарамы? Кеше язмышы язылып куелганмы, әллә һәркем аны үзе сайлыймы? Мәчеткә 80 яшьтән узган карт-коры яшәп туйгач барамы, яисә яшьтән үк күңел сафлыгын кайгыртып, Аллаһ алдында җавап тотарга әзерләнү зарурмы? Кеше өлешенә керү гөнаһмы? Әгәр дә ул, кешенең үз өлеше булмыйча, ялгышып-адашып аңа килеп эләккән булса? Яраткан кешеңнән бала табу зинамы? Өйләнгән ир белән очрашып йөрүче хатын укытучы дигән бөек исемгә лаекмы? Шәригать кушканча яшәү мөмкинме, әллә тормыш юлыннан күңелне әбиләребез яулыгыдай ап-ак килеш алып чыгу чынга ашмастай авыр эшме?
Әлеге сорауларның күбесенә бүген дөрес җавапны бирә алабыз кебек. Ләкин әсәр 1996 елда язылган. Бу чорда аларга җавапны эзли генә башлаганбыздыр әле. «Сөяркә» драматик хикәясендә җәмгыятьнең иреккә беренче адымнары тасвирлана. Әлеге күренештә төп урынны, автор фикеренчә, кешенең җанын сафландыручы дин били. Һәм автор белән бу мәсьәләдә килешмичә мөмкин түгел», – дип язган әдәбият белгече Азат Әхмәдуллин «Татар драматургиясе» дип исемләнгән китабында. «Драматург «Сөяркә» әсәрендә начар вә яман көрәшендә Аллаһның урынын ачыкламакчы була. Үткән гасырның туксанынчы елларына кадәр начар вә яман бәрелешендә шәхси мәнфәгатьләр һәм кешеләр алдында җаваплылык хәлиткеч булса, бу әсәре белән Туфан Миңнуллин һәрберебезнең Аллаһ алдында үз бурычлары һәм үз җаваплылыгы барлыгын искәртә», – дип тә өстәгән. Шулай итеп, җәмгыятьнең бер режимнан икенчесенә күчкән чорда Туфан Миңнуллин беренчеләрдән дин, әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Җитмеш ел Аллаһсыз яшәгәннән соң дингә кайта башлаган чорда әсәрдә күтәрелгән сораулар укучыны җәлеп итә. Режиссер Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльне дә тамашачы ярата. Хәбир ролен күренекле артистыбыз Илдар Хәйруллин уйный, Әнисәне алмашып Алсу Гайнуллина һәм Фирдәвес Хәйруллина гәүдәләндерә. Әсәр республикабызның бүтән театрларында да куела. Уйландыра торган җитди спектакль Г.Камал театры сәхнәсеннән төшкәч тә сагындыра. Юкса, яңартылган «Сөяркә»гә беренче көннәрдән үк шулкадәр күп халык килмәс иде.
Әсәр беренче тапкыр куелганнан соң 30 ел вакыт үткән. Дин иреге кайткач, кешеләр рухи чистарындымы? Урлау, талау, ришвәтчелек беттеме? Ир-затлары хәләл хатыннары белән генә яши, гүзәл затлар өйләнгән ирләргә әйләнеп тә карамыймы? Ни кызганыч, җәмгыять шул ук, иреккә чыккач элеккегедән дә азгынракка әйләнмәгән булса әле. Теге вакытта уйлансак, сагаеп калган булсак, хәзер дин вә тормышны бер-берсенә яраклаштырып алып барырга өйрәнгәнбез булып чыгамы? Бүген сәхнәләштерүчеләрнең әсәргә мөнәсәбәте нинди? Тамашачыга ул ничек тәэсир итә? Ни кызганыч, спектакль күрсәтелгән беренче көннәрдә залда рәхәт мелодрама карагандай ләззәт чигүчеләр, яисә геройларның һәр әйткән сүзеннән көләргә торган тамашачы күбрәк иде. Дин кайткан, Казанда ислам университеты, Болгарда ислам академиясе гөрләп эшләгән, мәчетләребез мөселман бәйрәмнәрендә һәм җомга намазларында шыгрым тулган заманда! Динне кайтарганбыз, гөнаһтан исә һаман арынмаганбыз булып чыгамы? Шундый ише спектакльләрне көләкөлә карау шуны искәртә. Ә бәлки, динне үзен түгел, аның тышкы билгеләрен генә кайтарганбыздыр? Үз-үзебезне алдыйбыз гына түгелме?
Спектакльнең шәрык залында куелуы гына да җитди уйланырга мәҗбүр итә. Шәрык залында куярлык әсәр кирәк булган. Алты геройдан торган «Сөяркә» зур булмаган залга бик туры килгән, имеш. Әмма аннан да кечерәк күләмле әсәрләрнең зур залда сәхнәләштерелгәне булды. Шул ук Туфан аганың «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектаклендә нибары ике герой. Шуңа да карамастан, Рифкать Исрафилов аны кечкенә залда куеп тәмен җибәрмәде. Шәрык залы сәхнәсе цирк аренасы сыман түгәрәкләп эшләнгән. Димәк, тамашачы рәт-рәт булып сәхнә тирәли түгәрәкләп урнашкан. Алда әйтелгәнчә, зал зур түгел, димәк, каршы якта утыручының күзләренә карап утырасың. Тамашачылар төрле яшьтә, арада яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. «Сөяркә» спектаклендә исә геройларның кулга-кул тотынышып кына утырмауларын чамалыйсыздыр инде. Хәзер театр сәнгатендә заманны көзгедәй күрсәтәбез дип, режиссерлар бернәрсәдән дә чирканмый. Тормышта ни булса, сәхнәдә дә шул. Кечкенә генә сәхнәдә кочаклашып ир белән хатын ауный. Хатынның гаүрәтләре ачык. Гөнаһның ни икәнен азмы-күпме чамалаган тамашачы моны ничек карарга тиеш инде? 19 яшьлек кыз каршы якта утырган 70 яшьлек бабайның күзенә ничек карасын мондый күренешләр уйналган вакытта? Режиссер тамашачыны нинди читен хәлгә куячагын ник алдан уйламады икән? Читен, җайсыз, уңайсыз бит әби-бабай, кыз-кыркын белән янәшә утырып ир белән хатын әүмәкләшкән күренешләрне карау.
Бер башлагач, шәрык залының уңайлыкларын да әйтик инде. Кырыйдагы бер өлеше без гадәтләнгәнчә озынча сәхнә итеп эшләнгән аның. Шул ягында спектакльдә Хәбирнең офисы урнаша. Тәрәзә пәрдәләрен күтәргәннәр иде, урам яктан матур бер манзара пәйда булды. Менә монысы табыш, ичмасам! Түгәрәк сәхнәдә – Әнисә фатиры, читтәге биегрәк урнашкан сәхнәдә – офис. Сәхнә бизәлешләрен алмаштырасы, реквизит ташыйсы юк. Шуңа күрәдер, бәлки, тамаша тәнәфессез сәгать ярым дәвам итә.
Режиссер Илгиз Зәйниев спектакльне музыкаль мелодрама жанрында куйган. Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов башкаруында Эльмира Җәлилова, Ренат Харис, Йолдыз Миңнуллина сүзләренә Эльмир Низамов иҗат иткән җырлар яңгырый. Туксанынчы еллардагы спектакльдә дә җырлар яңгырады. Берише җыр сәхнәләрендә башкарылып, популярлашты. Бүгенге җырларны исә никтер тамашаны карап чыгуга ук онытасың.
Төп рольләрне бу юлы Искәндәр Хәйруллин һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова, Хәбирә әбине элеккечә үк Фирая Әкбәрова, хәзрәтне Фәнис Сафин, Әнисәгә гыйшык тотып йөрүче шагыйрьне Илнур Закиров, офистагы яшь сәркатип кыз Рәмзияне алмашып Алия Гарифуллина һәм Илүсә Камалиева уйный.
Әмма, бернигә дә карамастан, ике дә, өч тә барып карыйсы килә бу спектакльне. Туфан аганың мәгънәле сүзе сагындыргангамы икән? Искәндәр Хәйруллинның уены шулкадәр үзенә тартамы? Янган утка, аккан суга, күктә йолдызлар җемелдәвенә мәңге карап була, диләрме әле? Искәндәр Хәйруллинның Хәбир ролен башкаруын да күпме карасаң да, туймаячаксың кебек тоела. Гөнаһмы икән бу? Оят күренешләр кертеп мәзәк сыман куелган җитди әсәрне, җитешсезлекләрен белсәң дә, яратып карасаң, гөнаһмы икән, дим?..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Галерея
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА