Республикада Уку өчен 1 минут

САБАН ТУЕ – татар рухы тантанасы ул

Сабан туе – туганнар, дуслар, сабакташлар белән күрешү, табигатьнең шау чәчәктә чагында, барча мәшәкатьләрне читкә куеп, аһух килеп, җилдән җитез юртакларга көч биреп тору, бил алышкан көрәшчеләргә сокланып, кызыгып һәм кызганып, хәйран булулар белән хәтердә кала торган бәйрәмебез. Быел Мөслим районы Сабан туе да күңелгә шулай уелып калды.

 

Мөслим районы Сабан туеның баш батыры Наил Хәлиуллин. /Р.Минһаҗ фотосы.

 

 

Гадәттәгечә, Сабан туе район имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның хәер-фатихасы белән башланып китте. Район башлыгы Альберт Хуҗин иген игеп, мал-туар, кош-корт асрап, әби-бабаларыбызның игелекле, борынгы һөнәрен дәвам иткән авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. «Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп куанырга язсын. Язын 54 мең гектар җирдә язгы чәчү эшләре башкарылды», – дип, райондашларга рәхмәтен җиткерде.

 

Мәйдан уртасына кыр уңганнарын дәшеп, мактау-хөрмәт хисләрен белдереп, бүләкләр тапшыру матур гадәт булса, соңгы елларда тагын укуда һәм спортта күркәм нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп балаларын да алга дәшеп, Сабан туена килүчеләргә күрсәтү – Мөслим җиренең күркәм үзенчәлегенә әйләнде.

 

Бу көнне кыр уңганнарыннан аеруча куанганы, мөгаен, «Агромастер» җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов булгандыр. Ул «Нур» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафил Нуретдиновка, 15 меңенче чәчү агрегаты ясап чыгарулары уңаеннан, «Анкер» чәчү комплексы алу өчен сертификат бүләк итте. Моннан 20 ел элек «Агромастер» җитештерү компаниясе беренче чәчү агрегатын ясаган. Аны «Нур» хуҗалыгы һич икеләнмичә сатып алган һәм эшкә кушкан. Менә ике дистә ел эчендә авыл җирендә оешкан ширкәт нинди зур нәтиҗәгә ирешкән (ширкәтнең хәзер күрше Сарман районында филиалы бар, анда да йөздән артык кеше эшли). Районның баш кыр батыры дигән шәрәфле исемгә дә «Исламов» фермер хуҗалыгы механизаторы Руслан Вәлиев лаек булды.

 

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары исемлеге шактый озын булыр дип, биредә сиксәнне узганнарын гына телгә алам. Болар – Татарстанның элеккеге мәгариф министры Васил Гайфуллин, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев.

 

Әлбәттә, бала-чага, егет-җилән, кыз-кыркынның аеруча яратып, көтеп алган уен-ярышлары – авыш, туры баганага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык орышы, кул көрәштерү, чиләк-көянтә асып су ташу, капчык киеп йөгерү... Шулар арасыннан миңа быел иң ошаганы, үзенчәлекле тоелганы уңган килен-апаларның йон эрләүдә ярышулары булды. Югыйсә, хәзер күп җирдә бу шөгыль-кәсеп онытылып бара. Чөнки халык сарык асраудан бизә башлады. Йон оекбаш, бияләй бәйләүне бүген байтак кына авылларда онытып баралар.

 

Билгеле, Сабан туенда халык аеруча яратып тамаша кылган ярышлар ике – ат чабышы һәм милли көрәш. Быел ярымтокымлы атлар арасында беренчелекне Пальмира кушаматлы ат алды (җайдагы – Дмитрий Максимов). Орлов токымлы юртаклар арасында Фазаил Вәлиевнең Чыңгызхан кушаматлы тулпары беренчелекне яулады. Чиста токымлы атлар арасында Аида Коткова иярләгән Интарс беренче булып килде. Өлкән яшьтәге юртаклар арасында Гвардеец-Фил кушаматлы ат алга чыкты (җайдагы – Айдар Зиннуров).

 

Быелгы милли көрәш ярышының үзенчәлеге шул булды: 10 елдан артык мәйдан тотып, районның баш батыры исемен яулаган Сәетгалиевләр финалга килеп җитә алмады. Аларга туган тиешле Данил Мусинга да икенче урынга гына канәгатьләнергә туры килде. Районның баш батыры исемен Мөслимнең икенче бер пәһлеваны – Наил Хәлиуллин яулады. Югыйсә, алдагы көнне – 6 июньдә Мәлләтамак авылында узган Сабан туенда Илдар Сәетгалиев, матур гына көрәшеп, баш батыр булып калган иде. Нишлисең, тормышта оттыра да белергә кирәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи