8-9 октябрьдә Казанда һәм Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында күренекле тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 150 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда бөек мәгърифәтчебезгә һәм аның хезмәтләренә объектив бәя бирергә тырыштылар.
Конференциянең беренче көнендә, төшкә хәтле уздырылган пленар утырышта тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркыят институты профессоры Диләрә Усманова чыгышы аеруча төпле, нигезле булды. Ул анда 1нче һәм 2нче чакырылыш Дәүләт Думасында (1905-1907 еллар) мөселман фракциясенең барлыкка килү тарихына, Россия империясендә яшәгән бер мөселман кешесенең парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе дип, күзәтү ясады. Гомумән, аның чыгышыннан аңлашылганча, Һади Атласи, Садри Максуди кебек югары мөнбәрдән русча нотык сөйләрлек оратор булмаса да, 2нче Дума эшчәнлегендә, закон проектларын тикшерүдә һәм эшләүдә, татар телендә чыга торган парламент басмасын – «Дума» газетасын чыгаруда актив катнашкан. Бу хәл Атласиның җәмәгать эшлеклесе генә түгел, мөселманнарның милли, дини һәм гражданлык хокукларын яклаучы дәүләт әһеленә әйләнүе турында сөйли. Хәер, мәгърифәтче, «замандашлары раслаганча, Санкт-Петербургтан кайткач, рус телен һәм Россия тарихыннан белемнәрен камилләштерү белән җитди шөгыльләнә башлаган. Алга таба, актив сәяси эшчәнлегеннән китеп, үзен тулаем фәнни эзләнүләр һәм тарихи тикшеренүләргә багышлаган. Аның иң зур казанышлары нәкъ менә шушы өлкәгә – татар тарихына бәйле була».
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов галимнең «Себер тарихы», «Сөен-бикә», «Казан ханлыгы» дигән хезмәтләрен телгә алып, урта гасыр төрки-татар дәүләтләрен өйрәнүгә керткән зур өлеше өчен, Һади Атласины Мәрҗани эшен дәвам итүче, «татар тарих фәне классигы» дип атады; фикер иясе, XX гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәте лидерларының берсе дип бәяләде.
Пленар утырыш «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен үстерү иҗтимагый фонды башкарма директоры Фуат Рәфыйковка, «Шәхесләребез» сериясендә «Һади Атласи» җыентыгын нәшер итүдә тырышлык күрсәткәне өчен, Һади Атласи премиясе тапшыру белән тәмамланды.
Төштән соң үткәрелгән секция утырышларында тарих фәннәре кандидаты, Курган дәүләт университетының Гуманитар институты директоры Денис Маслюҗенко – «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы себер дәүләтчелеге историографиясендә Һади Атласи карашлары», Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Ленар Абзалов – «Атласи хезмәтләрендә татар дәүләтләренең сәяси-хокукый институтларын яктырту», Тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдерәфыйкова – «Һади Атласида “хатын-кызлар мәсьәләсе”: тарихи-биографик анализ», Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова – «Һади Атласи хезмәтләрендә милләт мәсьәләләре», тарих фәннәре докторы, В.Лебедев исемендәге Россия дәүләт университетының Казан филиалы профессоры Айдар Хәбетдинов – «Җәдитчелекнең сәяси лидеры буларак Һади Атласи эволюциясе», Тарих институты фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Лалә Мортазина – «Һади Атласи – атаклы татар педагогы» дигән темага, Тарих институты гыйльми хезмәткәре Халидә Баһаутдинова Һади Атласиның нәсел варисларын өйрәнүгә багышланган тәфсилле чыгыш ясады.
Миңа бер галимнең, Һади Атласи нигезсез репрессияләнгән, дигән сүзе генә сәер тоелды. Кешене нигезле репрессияләргә була дип аңларга мөмкин моны. «Репрессия» сүзен шәхесне изү, мыскыл итү, җәзалау дип аңлаталар лабаса.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 23 октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала