Дини мирас Уку өчен 3 минут

Булдыклыларның сүзләре*

* «Мәкаләтүн бүләга-и» – Госманов мәдрәсәсендә мөгаллим Әбү Габделәхәд Шәйхелислам ибне Әсәдулла Хәмидуллинның әсәредер, Казанда 1904 сәнәдә мәтъбәга-и Кәримиядә үз акчасына нәшер ителгән, бастыру рөхсәте 16 гыйнварда 1903 елда Петербургта алынган. Ш.Хәмиди тарафыннан әйтелгән һәм яшел төс белән тәкъдим ителгән җөмләләргә шәрех аңлатмаларны Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев язды.

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды. 

121. Берәү, ахмаклар белән катышса, хәкыйрь (түбәнсетелгән) булыр, галимнәр белән катышса, олуг булыр.

Шундый риваять бар. Берәү «Авылдагы сулар кешеләрне тилертә торганга әйләнә» дигән хәбәр ишетә. Шуннан: «Сулар алып калыгыз, чишмәдән суны эчмәгез!» – дип халыкны кисәтә. Аның сүзенә берәү дә колак салмый, үзе исә запаска су туплый. Шул рәвешле, авылда бар кеше дә тилерә, ул гына акыллы булып кала. Бу акыллы кешене берсе дә аңламый, тилегә саныйлар, соңыннан кыйнап үтерәләр.

Шундый заман булды: халкыбыз дәһрилек (динсезлек) чишмәсе суын эчеп тилерде – динсезгә әйләнде. Дин тотучыларны, намаз укучыларны бик нык кыерсыттылар, мыскыл иттеләр. Бу урында тагын бер риваятьне искә төшерәсем килә. Аллаһы Тәгалә берәүне, гөнаһлары өчен, вакытлыча дуңгызга әйләндергән, срогы тулгач, кабат кеше булырга кушкан. Теге дуңгыз: «Зинһар, шушы чибәр хатынымнан, рәхәт пычрагымнан аермагыз», – дип елый икән.

Әдәпле, хикмәтле, тәкъва галимнәр белән аралашу, аларны тыңлау, яңгыр җирне яшәрткән кебек, күңелне терелтә, хикмәткә ирештерә. Хикмәтле гыйлемгә ия кеше, байлыгы булмаса да, байлар да күтәрелә алмаган зур дәрәҗәләргә ирешә.

122. Берәү, баскан урынын белмәсә, хәсрәттә йөрер.

Җир йөзендә төрле климатик пояслар бар. Бездә дә – дүрт ел фасылы. Киенәсеңме, юлга чыгасыңмы, йорт төзисеңме – һәр урынның үзенчәлекләрен искә алырга тиешсең. Көньякта эссе климат шартларында өйләрне суыту проблема булып торса, төньякта өйләрне җылыту беренче урында тора. Модага иярәбез, матур итеп киенәбез, дип омтылсак та, климатик үзенчәлекләрне исәпкә алмасак, ул модалы кием безгә авырудан башка нәрсә китерми. Халыкта «Язга чыксаң, азык ал, көзгә керсәң, кием ал» дигән сүз бар. Көз һәм кыш көннәрендә киемгә бигрәк тә игътибарлы булу кирәк.

Һәр халыкның, һәр урынның үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре бар. Кая гына барсак та, нинди генә халык белән аралашсак та, вәгазь сөйләсәк тә, дингә өндәсәк тә, шул үзенчәлекләрне искә алып эш итү мөһим. Ул хәрам эшкә ярашу, катышу дигән сүз түгел. Шәригать кысаларыннан чыгып китмәгән очракта, ул нәрсәләрдән шикләнмәскә, шәригатькә муафыйк итеп башкарырга кирәк.

Уйламыйча, җиңел акыл белән генә фикер йөртү төрле каршылыкларга китерә.

123. Берәү, Аллаһы Тәгаләдән курыкса, максудына ирешер.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Әхзаб» сүрәсе, 41, 42, 43 нче аятьләр): «Әй иман китергән кешеләр, Аллаһны күп зикер итегез, иртә-кичен зикер итегез! Шулай эшләсәгез, Аллаһның фәрештәләре сезне караңгылык дөньясыннан нур дөньясына чыгарырлар, һәм сез Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез», – ди.

Зикернең иң афзалы – «Ләәә иләәһә иллаллаааһ», иң бөеге – намаз. «Сөбехәнәллааһ», «Әлхәмдүлилләәәһ», «Аллаһу әкбәр», «Әстәгъфируллааһ» дип әйтү дә, Коръән уку да – зикер итү.

Аллаһны зикер итү, Аллаһтан курку дигәндә, иң элек һәр гамәлебезне, һәр адымыбызны Аллаһны уйлап: «Бу эшем Аллаһ каршында дөресме, кыямәт көнендә җавап тотасым бар», – дип фикерләп эшләү кирәк. Шул очракта гына үзеңне ярамаган эшләрдән, хәрамнан тыя аласың. Күңелең чиста булса, дөрес карарлар кабул итәр һәм максатларыңа ирешер өчен дә җиңел юллар ачылачак.

Зикер әйткәндә телне генә түгел, күңелне дә эшләтү кирәк. Кайчакта намаз укыганда да күңел әллә кайларда йөри. Намазлык өстендә син генә түгел, күңелең дә намазда булу кирәк.

124. Имтихан вакытында ир хөрмәтләнмеш булыр, йә хурланмыш булыр. Ягъни имтихан вакытында кешенең хәле мәгълүм булыр, балаларга имтихан шуның өчен кирәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бәндә Аллаһы Тәгаләгә якынрак булган саен, Раббысы аны катырак сыный. Сынауны уңышлы үткән саен, аның Аллаһ каршында дәрәҗәсе арта», – диде.

Кешеләрдән иң каты сынау күрүчеләр – пәйгамбәрләр, алардан соң яхшы кешеләр – аларга охшаучылар. Кеше динне тотуына карап сынала. Әгәр ул динендә көчле икән, аңа карата сынау да көчле була.

Уку йортларына керсәң, һәр семестр саен сынау бар. Еллык сынауны үтсәң – бер баскыч югары күтәреләсең, юк икән – төшеп каласың. Сынау шәкертләрнең, студентларның белем дәрәҗәсен белү һәм ныгыту өчен кирәк. Бу – шул ук вакытта тормышка әзерләнү дә. Тормыш та сынаулардан тора. Алга барыр, максудыңа ирешер өчен, сынауларда сыгылмаска, егылмаска, егылсаң торып басарга һәм өмет белән алга бару мөһим.

125. Мөселманның җизьясе – өенең өҗрәседер, азат булуы – бурычын түләведер, түбән булуы – бурычыдыр, мөселманның газабы – хатынының явыз холыклы булуыдыр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәдаканы үзеңнән башла», – диде. Мөселманның иң беренче бурычы – үзен һәм гаиләсен кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Бу комагайланып мал җыю дигән сүз түгел.

Бурычлардан азат булу – иң беренче Аллаһ каршындагы бурычларны (намаз, ураза, зәкят, хаҗ) үтәү. Булганына канәгать булмыйча, кирәкмәгәнгә кешедән акча алып, бурычка бату ул – түбәнлеккә төшү, моннан сакланырга кирәк. Кеше бурычлы булып үлеп китсә, башкалар аның бурычын үз өстенә алмыйча, җеназа намазын уку да дөрес түгел. Аллаһ каршындагы һәм кешеләргә булган бурычларны түләү кешенең азат булуын аңлата.

«Начар хатын» агып бетмичә туктамый торган ташкынга тиң: ул сөйләсә – ахыргача тыңлата, йөрсә – ашыга, утырса – шундук тора, ачуы чыкса – тыңларга мәҗбүр итә. «Барлык авыруларга дәва бар, әмма холыксыз хатынга дәва юк», – дигән Локман Хәким. Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә: «Холыксыз хатынга сабыр итеп яшәгән ир кыямәт көнендә минем белән һәм шәһитләр белән бергә булыр», – дигән.

126. Әдәпсез булган гакыл җимешсез агач кебек, әдәп белән булган гакыл җимешле агач кебектер.

Уйлап карасак, ислам динендә ике төп фарыз бар: берсе – Аллаһны тану, икенчесе – гүзәл әхлак. Калган фарызлар гүзәл әхлакны тәрбияләү өчен бирелгән, шуңа күрә аларны үтәү мәҗбүри. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман үзенең әхлагын җәннәткә керерлек итеп яхшырта яки җәһәннәмгә керерлек итеп начарлата», – дигән. Гүзәл әхлак кешенең үз-үзен тотышында, башкаларга мөнәсәбәтендә, әдәбендә күренә. Әдәпле кеше һәркемгә (якыннарына, чит-ят кешеләргә) карата гади була, яман гадәтләрен беркемгә дә (рәхимлеләргә дә, явызларга да) күрсәтми, явызларның янавына, гайбәтчеләрнең сүзләренә җавап бирми, якыннарын саклый, туганлык җепләрен өзми, кешеләр аның яныннан киткәч, аларны яманламый. Шул сәбәпле, Аллаһ каршында дәрәҗәсе арта. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.): «Бер хатын фарызлардан тыш нәфел намазларын укый, нәфел уразалар тота, әмма теле белән күршеләрен һәм башкаларны рәнҗетә», – дигәч: «Ул җәһәннәмдә булачак», – дигән. Әдәпсезлек кылган изгелекләребезнең савабын бетерә, аларның нәтиҗәсен күрүдән, җимешләрен татудан мәхрүм итә.

127. Бер кеше үз гаебен белсә, гаеп итәргә кеше тапмас.

Бу дөньяда гаепсез, хатасыз, гөнаһсыз кеше юк. Һәркайсыбыз гөнаһлы. Әмма гөнаһның иң зурысы – үз хатаңны танып, тәүбәңне ашыктырмау. Бер акыл иясе: «Тапсыз ләлә булмас, гөнаһсыз кеше булмас», – дигән. Хәтта кояшта да таплар бар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Алган гыйлемеңнең дөреслеген, кылган гамәлеңнең кабуллыгын шуннан белерсең: сиңа Аллаһтан рәхмәт килер. Рәхмәт килүен шуннан белерсең: үз кимчелекләреңне күрә башларсың», – дигән. Кимчелекләреңне күрә белү алардан арынырга, үзеңне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Шул сәбәпле, Аллаһның рәхмәте булып тора. Тәүбә кылу, кимчелекләребезне төзәтү өстендә эшли башласак, башкаларны тикшерергә, гаеп итәргә, алар хакында төрле сүзләр сөйләргә теләгебез дә, вакытыбыз да калмаячак. Аллаһ Раббыбызның безгә биргән иң зур нигъмәтләренең берсе – тәүбә. Тәүбәң кабул булсын дисәң, хатаңны танып, ихластан үкенеп еларга, аны башка кабатламаска, кеше хакы белән бәйле булса, ул кешенең бәхиллеген алырга һәм артыннан изге гамәлләр кылырга кирәк.

128. Берәүнең игътибары күп булса, хатасы аз булыр, ягъни эшне игътибар белән эшләгән адәмнең хатасы аз булыр.

Бер кеше: «Әле монда ашыкмыйча да эшне бетереп булмый», – дигән. Әйе, адәм баласы ашыгучан, һәрнәрсәне тиз генә эшләп бетерәсе килә. Ләкин ашыккан чакта күп нәрсәләргә игътибар җитеп бетми, хата китә, шул сәбәпле, кабат эшләргә туры килә.

Төзелеш башлар алдыннан да башта проекты, сметасы ясала, кирәкле материаллар исәпләп куела. Төзелештә шулар барысы да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер эшкә тотынсаң, мең ел гомерем бар, дип тотын, гыйбадәт вакыты җитсә, гомеремнең соңгы мизгеледер, дип, җиренә җиткереп, вакытында кыл», – дигән. Ягъни һәрбер эшне яхшы итеп, мең ел торсын дип эшләү кирәк. Төзелеш институтын тәмамлап, йортлар төзүче берәү: «Ул йортларны кемнәр һәм ничек төзегәнен белгәч, йокым бөтенләй качты, – дигән, имеш.

Намазыгызның вакыты керсә, аны да бөтен шартын китереп, ашыкмыйча, җиренә җиткереп уку зарур. Укылуы да, кабул булуы да мөһим. Намаз укып, тәсбих тартканда: «Раббым, бу намазымны кыямәт көнендә йөземә бәрмә», – дип дога кылабыз.

129. Олуглык киемнең күркәмлегендә түгел. Әдәпле, инсафлы галим, начар кием кисә дә, олуг булыр.

Халыкта «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» дигән әйтем бар. Олуглык киемдә генә булмаса да, мөмкинлегең булса, матур, пөхтә итеп киенергә кирәк. Ул артык купшы киенеп, масаеп йөрергә дигән сүз түгел.

Имам Әбү Хәнифәнең бер шәкерте бик начар, иске киемнәр киеп йөри икән, ул аңа яңа кием алырга акча тәкъдим иткән. Шәкерте: «Минем яңа кием алырга мөмкинлегем бар, тәкъва булып күренәсем килә», – дигән. Имам Әбү Хәнифә: «Сиңа Аллаһның рәхмәте булган икән, ул синдә чагылыш табарга тиеш», – дигән.

Әмма бар кешенең дә затлы итеп киенергә мөмкинлеге булмаска мөмкин, ләкин бу артык борчырга тиеш түгел, чөнки кешеләр ахыр чиктә әдәпкә карап бәяләрләр. Үзеңдә күркәм әхлакый сыйфатлар булдырырга тырышырга кирәк, ул, киемгә караганда, күпкә әһәмиятлерәк. Ишәк өстенә нинди генә матур ияр куйсаң да, ул барыбер ишәк булып кала. Берәү, каядыр барып кайткач: «Начар каршыладылар», – дип зарлана икән. Дусты аңа: «Киемгә карап каршы алалар инде...» – дигән. «Озатулары да әллә ни булмады...» – дигән тегесе. Үз-үзен тотышы да шул дәрәҗәдә генә булган, күрәсең.

130. Даруның иң олысы – азыкны чикләүдер, ягъни үлчәп ашаудыр, артык ашамаудыр.

«Дин, мал һәм тән тазалыгы була. Дин тазалыгы ул – нәфесне авызлыклау һәм күңелне хөсеттән пакьлау. Мал тазалыгы – кеше хакларын хаклау һәм мохтаҗларга ярдәм итү. Тән тазалыгы исә – аз ашау һәм аз йоклау», – дигән Локман Хәким. Кызганыч, без күп ашарга һәм күп йокларга яратабыз. Ләкин ул безнең өчен хәерле түгел. «Туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан соң ашау – хәрам», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.).

«Аллаһ – ризыкны, шайтан поварны яраткан» дигән сүз дә бар. Бүген тормыш иркен, ризык күп, әдхәмдүлилләһ, әмма без бу муллык белән үзебезгә үзебез золым кылабыз. Төрле тәмләткечләр, соуслар кулланып, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләп, кирәгеннән артык ашарга тырышабыз. Нәтиҗәсе аяныч. Локман Хәким: «Ризыкны артык ашаганчы, эткә бирү файдалырак», – дигән. Көчли-көчли кыстап ашатып, балаларыбызга да зыян салабыз.

Элек: «Эчкече алкоголиктан нәрсә белән аерыла?» – дип сорыйлар иде. Эчкече эчәсе килсә – эчә, килмәсә – юк. Алкоголик исә эчәсе килсә дә, килмәсә дә, эчә. Эчү аның өчен бер чиргә әйләнгән. Ул яктан караганда, бүген күбебез – ашау «алкоголиклары». Ашыйсы килсә дә – ашыйбыз, килмәсә дә – ашыйбыз. Бала исә бездән акыллырак: ул, ашыйсы килмәсә, ашамый, әмма без аны ничек итеп булса да ашатып, үзебез шикелле ашамсак итәр өчен бөтен көчебезне куябыз. Бу, әлбәттә, кызганыч.

Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи