14-16 октябрь көннәрендә Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты бинасында IX Бөтенроссия татар журналистлары җыены булып узды. Анда илебезнең 15 төбәгеннән 42 журналист катнашты. Дүртенче хакимият әһелләре арасында басма һәм электрон матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре, блогерлар бар иде. Быел чаралар, башка еллардан аермалы буларак, Казан каласында гына оештырылды.
Каләмдәшләр, фикердәшләр очрашырга, тәҗрибә уртаклашырга җыелганда, мин иң әүвәл, кемнәр килде икән, дип күптәнге танышларымны барлыйм. Соңгы 2-3 елда, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районындагы Яңа Солтангыл авылы тарихын өйрәнү сәбәпле ул якларга еш барылганга, бу юлы иң элек күптәнге танышым, тынгысыз каләм иясе, матбугат фидакяре, байтак еллар Оренбургта чыгып килүче «Яңа вакыт» газетасы баш мөхәррире вазифасын башкаручы Фәнүр Гайсаров белән күрешмәкче идем. Ни кызганыч, хәзер Фәнүр, инвалидлык алу сәбәпле, газета чыгару эшендә катнаша алмый икән.
«Яңа вакыт» хосусый газета түгел иде. Байтак кына чыгымнары капланмаса да, бюджетка бәйле өлкә татар матбугаты булды ул. Чарага килгән «Татарстан – Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясенең Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе Фирүзә Әбсәләмовадан, ни булды икән, дип кызыксындым. «Күптән эшләр ябылуга таба бара иде. Ул бит үзе редактор, җаваплы сәркатип, корректор, бухгалтер, йөртүче дә булды», – дип санап китте Фирүзә ханым. Әйе, милли матбугат язмышы бер генә кешегә бәйле булмаска тиешлеген үземнең дә оренбурглар игътибарына җиткергәнем булды. Тик хәлнең четерекле икәнлеген аңлап бетермәделәр бугай. Бер кеше нинди генә тырыш булмасын, ялгызы гына газетаны «тартып» бара алмый. Газета – күмәк хезмәт җимеше ул! Аннан килеп, Татарстаннан читтә татарлар яшәгән төбәкләрдә туган телне яхшы белүче, журналист хезмәте белән азмы-күпме таныш, татарча җөмлә төзеп яза алучы белгеч табу, эшкә җәлеп итү елдан-ел авырлаша бара. Ни хәл итмәк кирәк: төбәкләрдәге татар конгрессы, милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре, милләт яшәеше өчен мөһим бер рухи чыганак булганга, җилкәләренә тагын бер вазифа алып, газета редакцияләре, гомумән, милли мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән даими танышып барырга, аларны мондый читен хәлдә калдырмаска тырышырга тиеш булып чыга. Хәер, Оренбург өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре, татар эшкуарларын җәлеп итеп, «Яңа вакыт» баш мөхәрриренә җиңел машина алып биргән, матди ярдәм дә күрсәткән иде. Тик бу гына җитми шул.
Шушы юлларны язгач, тукта әле, соңгы вакытта газета ничек чыга, әллә бөтенләй туктап калдымы, дип, Оренбургтагы дусларыма шылтыраттым. Фәнүр ныклап чирләп киткәч (инсульт диделәр), ярты елдан артык газета Х.Ямашев исемендәге Өлкә татар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, электрон форматта дөнья күрә икән. Мәгълүм ки, газетаны нигездә өлкән буын укый. Кәгазьдә басылмый икән, димәк, аның укучысы бик аз калачак. Сөйләүләренчә, соңгы вакытта газетаны өлкә милли-мәдәни мохтарияте үз карамагына алырга булган. Монысына гына ризалык бирерләр. Тик газета чыгару – китапханәчеләр генә башкара торган эш түгел. Алар газетаны ничек кенә сакларга тырышмасын, һәр эшне үз осталары башкарырга тиеш. Әле бит китапханәчеләрнең үз эшләре дә бар.
Бер газета язмышына шушылай озак тукталуыбыз тиктомалдан гына түгел. Бүген теләсә кайсы милли басма шушындый проблемаларга юлыгырга мөмкин.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 23 октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала