Әлегә кадәр 1918 ел башында Казанда Болак арты республикасы (БАР) барлыкка килү сәбәпләрен билгеләүдә дә берьяклылык хөкем сөрде: аның бар гаебе «Идел-Урал штатлары» һәйәтенә һәм аның «милләтче» җитәкчеләренә кайтарып калдырылды. Чынбарлыкта исә хәл бүтәнчәрәк булган бит.
***
Мәгълүм булганча, ул вакытта Хәрби Шураны полковник Биглов җитәкли. Шактый бәхәсләрдән соң «Идел-Урал штатлары» һәйәте, полковник Биглов җитәкчелегендәге Хәрби Шура һәм Болак арты республикасы эшләренә катнашмаска, дигән карарга килә һәм Казан Советы башкарма комитеты белән бәйләнешкә кереп, «Идел-Урал штатлары» буенча сөйләшүләр алып бара. Галимҗан Шәрәфнең үз сүзләренә караганда, һәйәт Болак арты республикасы белән Совет хакимияте арасында канлы бәрелешкә юл куймау өчен зур тырышлык куя, Советлар белән БАР арасында арадашчылык вазифасын Г. Шәрәф үзе башкара. Әлбәттә, алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсез калмыйлар, мөселман полкларындагы солдатлар һәм офицерлар 25 көн буена сабырлык күрсәтәләр. Бүгенгә кадәрге тарихта бу большевикларның тырышлыгы нәтиҗәсе дип бәяләнде. Ә безнең инануыбызча, ул көннәрдә ике арадагы киеренкелекнең кан коюларга барып җитмәвендә, беренче чиратта, һәйәт җитәкчеләренең, бигрәк тә Галимҗан Шәрәфнең тырышлыгы зур булгандыр, мөгаен. Хәрби Шура һәм аның җитәкчесе полковник Биглов та бу киеренке вазгыятьтә сабырлыкны саклауга үз өлешләрен керткәннәрдер. Югыйсә бит биш меңнән артык мөселман офицерының бер өлеше генә Казан Советына каршы күтәрелсә һәм үз артыннан мөселман солдатларын да ияртсә, кан түгүнең котылгысыз булачагы бәхәссез нәрсә. Ул гына да түгел, Советларның бу көннәрдә таянычы бик ышанычсыз икәнлеген истә тотканда, Болак арты республикасының җиңүгә ирешүе дә бик мөмкин хәл булгандыр. Шунысы кызык, Казан Советы башкарма комитеты, Идел-Урал штатлары һәйәте белән сөйләшүләр алып барганда, Болак арты республикасына каршы буларак, «Казан республикасы»н төзү мәсьәләсен күтәрә. Моны Советларның милләт мәнфәгатьләре өчен көрәшүчеләрнең һәр гамәленә карата нинди дә булса аңа каршы икенче бер гамәл кылырга омтылулары белән генә аңлатырга мөмкин. Ә бит мондый хаттыл-хәрәкә (тактика) сәяси вәзгыятьне киеренкеләндерүгә генә хезмәт итә. Димәк, Болак арты республикасы барлыкка килүнең дә асыл сәбәпләрен «милләтчеләр»нең үҗәтлегеннән генә түгел, ә бәлки күпчелеге бөекмәмләкәтчел шовинистлардан һәм алар җырын җырлаучылардан торган Совет житәкчелегенең милли мәнфәгатьләрне искә алырга теләмәүләреннән, шуңа күрә милләтпәрвәрләрнең һәр адымын сыйнфый дошманлык гамәлләре дип кенә бәяләүләреннән дә эзләргә кирәктер. Югыйсә бик сәер хәл туа: большевиклар партиясе, Совет хакимияте һәрвакыт дөрес юлдан гына барганнар, бары тик гаделлек гамәлләре генә кылганнар, ә теге йә бу очракта килеп туган сәяси бәрелешләр барысы да «милләтчеләр»нең сыйнфый казынулары аркасында, имештер. Әмма чынбарлыкта киресенчә булган очраклар да бик күп бит. Тарихчылар безнең үткән юлыбызны мондый берьяклы бәяләмәләрдән арындырырга, һәр сәяси вакыйганы объектив мәгълүматлар нигезендә яңача, гадел аңлатырга бурычлылар. Бары тик шул чакта гына тарихи гаделлек өстенлек алыр.
«Контрреволюцион фетнә» дип бәяләнгән 1918 елгы февраль вакыйгаларын гына искә төшерик. Бу очракта да бит киеренкелек тудыручылар «милләтчеләр» түгел, ә бәлки Казан Советы җитәкчелеге... Мәгълүм булганча, 1918 елның 28 февраленә каршы төндә Казанда, гомумән, татар-башкорт дөньясында, фаҗигале вакыйгалар башлана: мөселман хәрбиләренең II Бөтенрәсәй корылтае җитәкчеләре Ильяс Алкин, Җиһангир Алкин, Госман Токумбетов һәм Йосыф Мозаффаров кулга алыналар. Бу хәбәр яшен тигезлеге белән бөтен шәһәргә тарала. Әлбәттә, бу хәл мөселман халкы арасында зур ризасызлык тудыра, шау-шу, тәртипсезлекләр башлана. Кемнендер Советка, революцион штабка һәм аларга каршы көрәшмәгән, битарафлык саклаган вәисевчеләргә каршы астыртын котыртканы да сизелеп тора.
Вәисевчеләрнең штабы Нариман урамындагы йортта урнашкан була. Оешманың җитәкчесе Гайнан Вәисев яңа төзеләчәк жөмһүриятнең нинди булырга тиешлеге турында уйлана. Аның төп максаты – булачак җөмһүриятне Татарстан дип түгел, Болгарстан дип игълан итәргә. Хәер, бу максат Гайнанныкы гына түгел, вәисевчеләр хәрәкәтенә нигез салучы әтисе Баһаветдин Болгарый (1804-1843) тарафыннан ук куелган була. «Дөреслек вә гаделлек» фирмасы житәкчесе Г. Вәисев өчен төнге кулга алулар көтелмәгән күңелсез вакыйга була. Бүгенге вәзгыятьтә нинди юлга басарга? Бу хакта фикер алышырга килгән Хәрби Шураның төбәк комитеты вәкиле Садретдин Йосыпов та: «Сез бу очракта нәрсә эшләячәксез?» – дигән соравына җавап көтә. Гайнан, озак уйланганнан соң, үз оешмасының фикерен болай дип бәянлый: «Без, газилар, орыш-талаш сукмагына басу нигезендә түгел, ә бәлки Хак Тәгаләне, динебезне саклау җирлегендә берләшү турында хыялланган идек. Һәрхәлдә, без Советларга каршы көрәштә катнашмаячакбыз».
Йосыпов киткәннән соң озак та үтми, Г. Вәисев янына Хәйретдин Вәлиев килә. Ул хәрби шурачыларны кулга алу уңае белән фетнә күтәрелә башлаганын әйтә, Советка каршы көрәшергә теләмәгәнегез өчен сезгә карата да янаулар ишетелә, дип кисәтә. Аның сүзләрен раслап, йорт янына фетнәчеләр төркеме җыйнала, кычкырыш, хәтта ату тавышлары яңгырый. Гайнан ярсыган халыкны тынычландырырга теләп тәрәзәсен ача һәм урамдагы төркемгә мөрәҗәгать итә:
— Милләттәшләр, кардәшләр! Кемнәрдер сезне хата юлга кертергә маташа. Тынычланыгыз, өйләрегезгә таралыгыз. Газилар сезне хак юлга чакыра. Мин хәзер үк Советка барам һәм кулга алынганнарны азат итү чарасын күрәчәкмен...
Гайнан сүзләрен әйтеп бетерергә өлгерми, берничә җирдән аңа төбәп атып җибәрәләр. Г. Вәисев күкрәген тотып диванга ава һәм берничә минуттан җан тәслим кыла... Фетнәчеләр йортка бәреп керәләр һәм штабның астын-өскә китерәләр, ваталар, җимерәләр...
Әлбәттә, хәрби корылтай җитәкчеләрен кулга алулар да, вәисевчеләр җитәкчесе Гайнанны үтерү дә үзара нык бәйләнгән һәм тирәнтен уйлап эшләнелгән явыз коткы (провокация) дип бәяләнергә тиеш. Беренче вакыйганы (кулга алуларны) Казан Советы, ревком оештырган. Ә икенчесен? Соңгы сорауга җавап юк әлегә. Шулай да Г. Вәисевне үтерү турындагы җинаять эшенең бик тиз (1920 елда) «ябылуын» искә алсак, күңелдә икенче бер шөбһәле сорау туа: бу «эш»не ябарга нигә шулай ашыктылар икән? Кемнәр өчен файдалы булган бу? Киләчәктә яңа васикалар (документлар) табылса, бәлки моның асыл сере ачыкланыр да әле...
Әлегә бу фаҗигале вакыйгалар турында түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. Мөселман хәрбиләрнең II Бөтенрәсәй корылтае җитәкчеләре кулга алынуын тулысынча хуплап, М. Солтангалиев Советларның бу гамәлен болай аңлата:
«а) Татар дәүләтен игълан итү татар халкында милләтчеләр файдасына кискен борылыш ясавы мөмкин; б) Без ул вакытта кораллы конфликт юлына баса алмый идек: беренчедән, безнең (ягъни Советларның. – Р. В.) Казанда кораллы көчләребез юк иде диярлек, ә «Хәрби Шура» татар солдатларының санын Казанда гына да 60-80 меңгә кадәр җиткерә ала иде» (М. Султангалиев. Статьи, выступления, документы. – Казань, 1992. 421-422 б.). Күренә ки, большевиклар җитәкчелегендәге Совет хакимияте четерекле милли-сәяси мәсьәләләрне көч куллану юлы белән хәл итүне кулайрак күргәннәр. Кызганычка каршы, Солтангалиев кебек «милли большевиклар» да үз милләттәшләренә карата башлыча шушындый ук чаралар күрүне хуплаганнар.
«Февраль фетнәсе»нең асылын аныклауга ярдәм иткән икенче дәлил дә бар. Аны беренче мәртәбә танылган тарихчыбыз Мидхәт Мөхәррәмов ачыктан-ачык әйтте һәм мөселман хәрбиләренең II Бөтенрәсәй корылтае җитәкчеләрен кулга алуны Казан Советы оештырганны дәлилле ачып салды. Ул чакта Хәрби Шура җитәкчеләре Казан Советы тарафыннан Мәскәүгә Подвойскийга җибәрелгән телеграмманы кулга төшерәләр. Анда Казанга килергә тиешле мөселман полкын юлда коралсызландыру кирәклеге әйтелгән була; янәсе, мөселман полкы коралланган килеш Казанга килеп төшсә, «милләтчеләр»нең хәрби куәте артачак, бу исә Совет хакимиятен куркыныч астына куячак. Ильяс Алкин Казан Советының бу мәкерле коткысын корылтайда фаш итә. Нәтиҗәдә, корылтай: әлеге телеграмманы юкка чыгарырга, аңа имза куйган Шелыхмановны эшеннән азат итәргә, Казан Советын яңадан сайларга, мөселман полкының имин килеш Казанга килеп җитүен тәэмин итәргә, дигән карар кабул итә. Бу карарга хәтта корылтайның сул канатын тәшкил иткән татар социалистлары һәм большевиклары да кушылалар. Әмма карар тулысынча үтәлми: мөселман полкы имин килеш Казанга килеп җитсә дә, шәһәр Советына яңа сайлаулар уздырылмый, Шелыхманов та үз эшендә кала, Совет аңа шелтә бирү белән чикләнәләр. Шулай да бу гадел булмаган гамәлләрдән баш тартмаучы белән көрәштә беренче җиңү дип саналырлык вакыйга булып тора.
Мөселман хәрбирләре корылтаеның җитәкчеләре, «тәүбәгә килүләрен исәпкә алып, төрмәдән чыгарылалар. Нәкъ менә шуннан соң инде Болак арты республикасы игълан ителә дә. Әмма ярдәмгә Үзәк тә йоклап ятмый, Казан большевикларына һәм алар хакимлегендәге Советка ашыга. 1918 елның 18 мартында Татар-Башкорт Совет Республикасы турында декрет игълан ителә. Соңыннан бу декретның гамәлгә кертелмәве, татарлар белән башкортларны аерымландыру сәясәте алда искә алынган декретның большевиклар тарафыннан вакыт отар өчен генә эшләнгән мәкерле гамәл булуын тулысы белән расладылар.
Күренә ки, Болак арты республикасы барлыкка килүдә «милләтчеләрнең тамчы да гаебе булмый, моңа тулысынча «бәйнәлмиләлче» Совет тарафдарлары гаепле. Ачыграк итеп әйткәндә, үзләре үк күтәреп чыккан «милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» шигареннән баш тарткан большевиклар коткысы нәтиҗәсендә туа Болак арты республикасы. Хәер, 1937 елда сорау алу вакытында Г. Шәрәф бу турыда ачыктан-ачык әйтә. «Идел-Урал штатлары» һәйәте Советы оешмалары белән «Идел-Урал штатлары»н оештыру турында сөйләшүләр башлады. Болак арты республикасы белән Казан Советы арасындагы сөйләшүләрдә үзем арадашчылык иттем. Минем төп максатым Кызыл Армия белән мөселман хәрби берлекләре арасында кораллы бәрелешне, кан коюны булдырмау иде», – ди ул (Архивно-следственное дело. 2-8883. 1 том, 271 б.).
Табигый рәвештә сорау туа: 1918 елның февралендә сәяси киеренкелекне булдырмаска мөмкин идеме? Әлбәттә, бөтен мөмкинлекләр дә була. Эш шунда ки, «милләтчеләр» белән большевиклар арасында ике төрле идарә шәкеле (формасы) буенча кискен көрәш бара: беренчеләре демократия шәкелен дәгъваласалар, икенчеләре диктатура урнаштыруны даулыйлар. Ә мәсьәләнең гадел хәл ителүе, ул чорның сәяси вәзгыятен истә тотып, демократия белән диктатура гонсырларының (элементларының) бергә үрелеп кулланылуы нигезендә генә мөмкин иде. Әмма беренчеләренең җиңелүе мәсьәләне диктатура тарафдарлары файдасына хәл итте, ул үсте, ныгыды. Моның фаҗигале нәтиҗәләрен һәркайсыбыз яхшы аңлый бүген. Шулай ук диктатура хакимиятенең озын гомерле була алмавы да аңлашылды – моны тарих үзе исбат итте.
***
Үзәкнең диктаторлык сыйфатларын уңышлы файдалануы нәтиҗәсендә 1920 елның 25 июнендә Казанда тантаналы рәвештә Татарстан Совет Социалистик Автономияле Республикасы игълан ителде. Әлбәттә, 1552 елда Явыз Иван Казанны яулап алып татар халкының милли дәүләтчеллеген юкка чыгарганнан соң, чикләнгән хокуклар белән генә булса да ул дәүләтчеллекнең торгызылуы мөһим тарихи вакыйга иде. Шовинист көчләр никадәр генә моңа юл куймаска тырышсалар да, барып чыкмады, милли-азатлык хәрәкәте күпмедер жиңүгә иреште. Әмма ул моны чын җиңү дип кабул итеп алданды, чөнки тугандаш, игезәк татар-башкорт халыклары бүленделәр, аерымландылар. Аларның милли азатлык өчен көрәштә аерым-аерым хәрәкәт итүләре большевистик диктатура файдасына гына булды, ә диктатура гамәлдә бөек мәмләкәтчел шовинистлыгы сәясәте үткәрде. Ике җөмһүрият – Татарстан һәм Башкортостан Совет хакимияте елларында матди яктан кайбер уңышларга ирешсәләр дә, милли мәдәниятләре, туган телләре үсешендә вә әхлакый яктан торгынлыкка дучар булдылар. Моның беренче билгеләре 20 нче еллар азагында ук ачык күренә башлады.
Татарстан җөмһүриятен игълан итү алдыннан һәм аннан соң бу хакта җыелышларда күп сүзләр сөйләнгән, матбугатта бик күп язылган. Аларда төрле фикерләр, кайчакта каршылыклы тәгъбирләр дә әйтелгән. Бу очракта безне заманында «Татар учагын төзегән, аннары Милли Мәҗлес, Татар-Башкорт, Татарстан Җөмһүриятен төзү-оештыру мәсьәләләрендә актив катнашкан Галимҗан Шәрәфнең уй-фикерләре якыннан кызыксындыра. Аерым алганда, аның «Кызыл Армия» гәзитендә басылган зур-зур күләмле мәкаләләре игътибарга лаек. Менә 1920 елның 16 июнь санында басыла башлаган зур мәкаләсе. Ул «Республика мөнәсәбәте белән» дип атала. Турыдан-туры әйтелмәгән булса да, авторның Татар-Башкорт Республикасының тормышка ашмавына аяныч белдерүе сизелеп тора. Ул бай фактларга, саннарга таянып, татар һәм башкорт халыкларының тарихын, милли мәдәниятләренең, туган телләренең якынлыгын, уртаклыгын тасвирлый, кайсы губерналарда һәм өлкәләрдә күпме татар-башкорт яшәгәнлеген күрсәткән саннар китерә. Соңыннан Татар-Башкорт Республикасының тормышка ашмавына аяну белдерә. Мәкаләдән аңлашылганча, авторны борчыган иң төп мәсьәлә – бердәм дәүләт булырга тиешле җөмһүриятнең өч кисәккә – Башкортостанга, Татарстанга һәм Уфа губернасына бүлгәләнүе. Татарстанны игълан иткән көндә шул ук гәзиттә басылган «Татар Жөмһүрияте татар баласына нәрсә бирә ала?» дип исемләнгән мәкаләсендә исә Г. Шәрәф игълан ителгән автономиянен милли мәгарифне, милли мәдәниятне үстерү мөмкинлекләрен киңәйтәчәгенә, музейлар, китапханәләр ачылачагына, идарә эшләрендә татар телен куллану нәтиҗәсендә җитәкче урыннарда милли кадрларның нисбәте уңай якка үзгәрәчәгенә өмет баглавын белдерә.
Беренче карашка, бу ике мәкаләнең эчтәлеге ике төрле кебек, әмма игътибар беләнрәк укысак, аларның әсаси уртаклыгы булуын абайлау һич тә кыен түгел. Әйе, бердәм Татар-Башкорт дәүләтен төзү нияте барып чыкмады, моңа «бүлгәлә дә хакимлек ит!» шигаренә таянып гамәл йөрткән шовинистик Үзәк комачаулады, бер дәүләт урынына ике җөмһүрият барлыкка килде. Башкортостан җөмһүрияте күпмедер күләмдә җирле халык теләген искә алып, ягъни астан күтәрелгән тәшәббес (инициатива) нигезендә барлыкка килсә, Татарстан Жөмһүрияте халык теләгенә колак салмыйча өстән көчләп тагу, ягъни административ юл белән оештырылды. Дөрес, автор бу хакта ачыктан-ачык язарга ярамаганлыгын яхшы аңлый, әмма аның нәкъ менә шундый фикердә булуын «Республика мөнәсәбәте белән» дигән беренче мәкаләсе бик ачык раслый. Икенче мәкаләсендә инде Г. Шәрәф, олы өметләрнең гамәлгә ашмавын аңлап, милли дәүләтчеллекне торгызу юлындагы минимум белән дә канәгатьләнергә туры килгәнлеген белдерә, бу, һич югында, милли-мәдәни мөхтарият вазифаларын үтәргә җирлек тудырыр дип өметләнә. Бу – табигый, чөнки килеп туган вәзгыять белән исәпләшмичә эш йөртү дөрес булмас иде. Игълан ителгән җөмһүрияткә багланган өметләрнең киләчәктә акланып җитмәвен, ягъни Үзәкнең хәйләкәр сәясәтеннән алдануны да исәпкә алу кирәктер. Бу яктан караганда М. Вахитов белән М. Солтангалиев тә бик нык алданалар, бигрәк тә большевистик Үзәккә ышанган һәм үзенең алар куйган максатлар өчен көрәше нәтиҗәләрен үзе үк татыган Солтангалиев. Алар икесе дә Татарстан Жөмһүрияте союздаш республикалар дәрәҗәсендә булыр, аларга бирелгән хокуклардан ул да файдаланыр дип инанганнар бит.
Безнең заман диктатурага нигезләнгән сәясәтнең киләчәге булмавын ачык күрсәтте. Әмма үз вакытында күпләр моны аңлый алмады, матур-матур «бәйнәлмиләлчел» шигарләргә алданды шул. Моның барысын да мәкерле Сталинга гына сылтап калдыру бигүк дөрес булмастыр, чөнки ул еллардагы кара эшләрнең байтак өлеше «тәтиләндерелгән» шовинизм байрагын күтәргән Совет тәшкиләтләре тарафыннан да эшләнде. Патшалык хакимиятеннән калган мирас – идарәчелек аппараты, Ленин сүзләре белән әйткәндә, беркадәр Совет буяуларына буялса да, урыс булмаган халыкларның «союздан ирекле чыгу» хокукларын «буш кәгазьләргә» әйләндерде. Мондый аппарат, әлбәттә инде, гайре урыс булган милләтләрне «чын урыс кешесеннән, бөек урыс шовинистыннан, урыс бюрократларыннан яклый алмады», чын бәйнәлмиләл җирлектә торган «Советлаштырылган хезмәткәрләр бу шовинистик диңгездә сөткә батып үлгән чебен» хәлендә калдылар (Кара: Ленин В. И. ПСС, 45 т., 327 б.).
Татар-башкорт мәсьәләсен тикшергәндә менә бу хакыйкатьне дә истән чыгармаска кирәктер.
Милли мәсьәләләрнең бөек мәмләкәтчелек, «бүленмәс һәм бердәмлек» мәсләгеннән чыгып хәл ителүен «Совет аппараты» белән «шовинистик көчләр»гә генә кайтарып калдыру да дөреслеккә хилаф булыр иде. Бу очракта тагын бер гамилне (факторны) искә алу кирәк: ул да булса, милли-азатлык хәрәкәтләрендә бердәмлек булмау, төрле фиркаләргә, агымнарга бүленеп хәрәкәт итү. Большевиклар партиясе, бигрәк тә җитәкчелекне үз кулына Сталин алгач, бу таркаулыктан оста файдалана: «Милләтчелеккә каршы көрәш» шигаре астында суверен дип игълан ителгән җөмһүриятләрнең хокукларын чикләүләр башлана, милли мәдәниятләрне урыс җирлегендә «бәйнәлмиләлләштерү» сәясәте үткәрелә, милли республикаларда туган телләрне файдалану кануннары тупас бозыла, бу өлкәдә тәфсилле кагыйдәләр системасын булдыру Ленин тәкъдим иткәнчә милли әһелләргә бирелми, ә бәлки бу эшне Үзәк тулысынча диярлек үз кулына ала. Бу өлкәдә эшләргә белеме һәм сәләте булган Галимҗан Шәрәф кебек зыялылар-галимнәр эзәрлекләнә башлый, эш урыннарыннан куыла. Мондый эзәрлекләүләр большевистик системага турылыклы хезмәт итеп килгән эшлеклеләрне дә читләтеп үтми. Моны дәлилләү өчен М. Солтангалиев язмышын гына искә төшерү дә җитә.
***
Татарстан Жөмһүрияте төзелү милләтпәрвәрләрнең иҗтимагый эшчәнлекләрен ирекле җәелдерү өчен мөмкинлекләр булдырмады гына түгел, бәлки «милләтчелеккә каршы көрәш» сылтавы белән Мәскәү хакимдарлары бу юнәлештә яңадан-яңа ясалма киртәләр тудырдылар. Галимҗан Шәрәф тә үзенең сәясәт өлкәсендәге активлыгын киметергә мәҗбүр була. Аның каравы, ул үзенең гыйльми-фәнни эшчәнлеген бик нык көчәйтә. Әле 1919-1920 елларда ук Г. Шәрәф Казан университетының тарих-филология факультетында лекцияләр тыңлый һәм бер үк вакытта Н. Катанов җитәкчелегендә төрки телләр, профессор Н. Ашмарин җитәкчелегендә чуваш теле, профессор В. Богородицкий кул астында татар теле һәм гомуми лингвистика буенча фәнни тикшеренү эшләре алып бара; шул ук елларда Үзәк Мөселман фәнни һәйәтендә (коллегиясендә) татар орфографиясен үзгәртү буенча зур тырышлык белән эшли. Бу юнәлештәге гыйльми эшләрен ул 1921-1922 елларда да дәвам иттерә һәм Академүзәкнең Шәрекъ бүлеген җитәкли, аның мөдире була. Шуның өстенә Татарстан хөкүмәте каршындагы татарча язманы үзгәртү буенча төзелгән «өчлек»нең гыйльми сәркатибе вазифаларын да үти.
Бу елларда укытучылар, бигрәк тә тел укытучылары арасында татар орфографиясен үзгәртү-камилләштерү буенча кызу-кызу бәхәсләр кабынып китә. Бу мәсьәлә буенча «Мәгариф» журналы битләрендә җитди фикерле мәкаләләр белән тел галимнәре дә байтак чыгышлар ясыйлар. Аерым алганда, М. Корбангалиев, Ф. Хәмидуллин мәкаләләре игътибарга лаек. Тел белгече Г. Шәрәф мәкаләләре исә укучыларда аеруча кызыксыну уята. Бу бәхәсләр тирәнәя барган саен милли телләр мәсьәләләре буенча җитди фикер алышу, конференция үткәрү зарурилыгы сизелә башлый. Шуны истә тотып, Г. Шәрәф, Ж. Валиди, Х. Бәдигый, М. Корбангалиев шундый конференция әзерләү эшенә керешәләр. Аны оештыру эшләрен Мостафа Собхи житәкчелегендәге гыйльми һәйәт башкарыла.
Конференция Бөтенрәсәй күләмен ала һәм 1918 елның 31 декабрендә Казанда ачыла. Аның эшенә Мәскәүдән, Оренбургтан, Уфадан, Әстерханнан, Уральскидан һ. б. шәһәрләрдән, төбәкләрдән килгән тел белгечләре һәм галимнәре катнаша. Делегатлар арасында күренекле тюркологлардан А. Самойлович, С. Малов, Н. Ашмарин, Н. Катанов һ. б. Була.
Конференциядә орфография мәсьәләсен тикшергәндә бәхәсләрдә гарәп графикасын камилләштерү һәм латин графикасына күчү-күчмәү үзәк урынны ала. Берәүләр гарәп әлифбасын саклап калып, аны татар теле үзенчәлекләренә яраклаштыруны-камилләштерүне алга сөрсәләр, икенче берәүләр гарәп графикасыннан латин хәрефләренә күчәргә өндиләр. Г. Шәрәф тә татар орфографиясен камилләштерү мәсьәләләрен тикшерүдә актив катнаша, үзенең бу өлкәдәге фикерләре-тәкъдимнәре белән уртаклаша, «гарәпчеләр» тарафдары булуын ачыктан-ачык белдерә.
Алда күрсәтелгән гыйльми шөгыльләре белән бергә, Г. Шәрәф этнографик статистика буенча да фәнни тикшеренүләр алып бара, башлыча Татарстан җөмһүриятендә яшәүче халыкларның этнографик составын өйрәнә, аны күрше республикалардагы мәгълүматлар белән чагыштыра. «Шәрекъ халыклары күргәзмәсе»н оештыру буенча төзелгән комиссиянең әгъзасы буларак, ул Татарстан үзәк музее өчен этнографик экспонатлар әзерли, төрле-төрле диаграммалар, картограммалар төзи. Аларның күбесе демография мәсьәләләренә бәйле була. Соңыннан ул экспонатларның һәм карта-диаграммаларның бер өлеше Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә дә файдаланыла.
***
Егерменче еллар башында сәясәт сәхнәсендә «уңнар» белән «суллар» арасындагы көрәш төп вакыйгаларның берсенә әверелә. «Уңнар»ның әйдәп баручылары К. Мохтаров, М. Бурундуков, Ю. Вәлидов, А. Енбаев, Р. Сабиров, В. Исхаков булалар. А. Сәетгалиев, Б. Мансуров, Ш. Әхмәдиев, Ф. Сәйфи, Г. Ибраһимов, Ш. Шәймәрдәнов «суллар» сафына керәләр. Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының татар телен гамәлгә кертү комиссиясендә, шулай ук милли статистика һәм уку-укыту эшләре комиссияләрендә эшләве дәверендә Галимҗан Шәрәф беренчеләре белән дә, икенчеләре белән дә еш очраша, аралаша. Ул үзе «уңнар» ягынарак тартыла, чөнки аның уйлавынча «уннар» милли мәсьәләгә, бигрәк тә милли мәдәнияткә күбрәк игътибар итәләр, ә Г. Шәрәф бу мәсьәләләр белән аеруча кызыксына.
Гарәп графикасы, латин хәрефләре турында кызу бәхәсләр башлангач, күренекле тел галиме булган, татар орфографиясе һәм фонетикасы мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнгән Г. Шәрәф, әлбәттә инде, монардан читтә кала алмый. «Гарәпчеләр» һәм «латинчылар» арасындагы көрәш 1926 елның февраль-март айларында Баку шәһәрендә үткәрелгән тюркологларның I Бөтенсоюз корылтаенда югары ноктасына җитә.
Корылтайда катнашучы Татарстан делегациясен Г. Ибраһимов җитәкли. Делегация составында Г. Шәрәф, М. Корбангалиев, С. Атнагулов, Г. Максудов, Г. Рәхим, Г. Алпаров, Н. Хәким, Г. Сәгадәт булалар.
Галимҗан Шәрәфнең шундый югары абруйлы делегация составына кертелүе һәм танылган галимнәр белән бергә корылтай эшендә катнашуы һич тә очраклы хәл түгел. Мәгълүм булганча, бу вакытта ул татар теле, этнографиясе һәм тарихы буенча тирән белемле галим булып танылган була инде. Әле 1922 елда ук Шәрекъ педагогия институтында тел, этнография, тарих буенча студентларга лекцияләр укый, гамәли занятиеләр алып бара. Шуның өстенә фәнни атамаларны өйрәнү комиссиясендә эшли. Аның югары уку йортларында тел гыйлемен, лингвистиканы укыту ысулларын камилләштерү юнәлешендә башкарган хезмәтләре дә игътибарга лаек. Кыскасы, Г. Шәрәф егерменче елларда үзен киң карашлы галим һәм оста педагог итеп таныта, төрле фәнни җәмгыятьләрдә әгъза булып тора, яшьләрдән гыйльми кадрлар хәзерләүгә зур көч куя – аспирантларга җитәкчелек итә. 1923 елда Татарстанның этнографик картасын төзүе һәм этнография өлкәсендә башка хезмәтләре өчен Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмесе дипломы белән бүләкләнә. «Яңалиф»не телеграфта куллану буенча төзеген программасы бөтенсоюз бүләгенә лаек була һәм бөтенсоюз күләмендә куллануга раслана. Сукырлар өчен «Яңалиф» орфографиясе нигезендә төзелгән Брайль алифбасы да яхшы дип табыла.
Чыгынак: «Ризаэтдин Фәхреддин кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер». Төзүчеләр – Д.Г. Гыймранова, Л.И. Гобәйдуллин, Р.Х. Миңнулин
Шулай да Г. Шәрәфнең төп эшчәнлеге Шәрекъ педагогия институты белән бәйле. Ул анда 1922 елдан алып 1927 елга кадәр фәнни-педагогик эш алып бара. Бер үк вакытта 1933 елга кадәр Татарстан җөмһүриятенең Үзәк административ комиссиясендә фәнни киңәшче дә булып тора.
Танылган галимнең хезмәтләре гыйльми җәмәгатьчелек һәм идарәче даирәләр тарафыннан лаеклы бәяләнә. ТАССРнын биш еллык юбилее уңаеннан ул Үзәк Башкарма Комитетының һәм Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Анда түбәндәге сүзләр язылган була: «Республика өчен бу тантаналы һәм шатлыклы көнне Үзәк башкарма комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының җитәкче хезмәткәрләре Сезне озак еллар буена яхшы хезмәткәр буларак белүләрен белдерәләр. Сез даһи эшчәнлегегезне Совет дәүләте алдында торган бурычларның эчтәлеген һәм рухын аңлап башкардыгыз, бигрәк тә элек изелгән милләтләрне яңартуда һәрвакыт бөтен белемегезне, көчегезне, рухыгызны хезмәт ияләренең рәхәт яшәвенә, эшче-крестьяннар, урыс һәм татарлар арасындагы ышанычны ныгытуга бирдегез. Без Сезне иң яшь Республиканың һәм Совет дәүләтенең аппараты, алдынгы хезмәт ияләре исеменнән сәламлибез».
1926 елда Галимҗан Шәрәф СССРның өлкәләрне өйрәнү Үзәк бюросына әгъза-корреспондент һәм СССР Фәннәр Академиясенең СССР һәм чиктәш илләрдәге кабиләләр составын өйрәнү Комитетына әгъза итеп сайлана. 1929 елда эксперименталь фонетика буенча Халыкара ассоциациягә гамәли әгъза буларак кабул ителә. Шунысы әһәмияткә лаек, СССРда мондый дәрәҗәдә бары тик академиклардан В. А. Богородицкий, Л. В. Щерба, А. И. Томпсон һәм Р. И. Шор гына лаек булалар.
Менә шуларны истә тотканда, Галимҗан Шәрәфнең Бакуда үткәрелгән тюркологлар корылтаенда катнашуы бик урынлы һәм табигый. Ул корылтайның икенче утырышында ук инде «Кавказ төркиләрен этник яктан өйрәнү буенча кичектергесез бурычлар» дигән темага доклад ясый. Ул үзенен чыгышында төбәктә яшәүче халыкларның телләрен һәм икътисади хәлләрен өйрәнү буенча төпле, кызыклы фикерләре белән уртаклаша. Корылтайның унынчы утырышында Г. Шәрәф «Татарларда һәм төрки халыкларда гарәп һәм латин хәрефләре системасын файдалану мәсьәләләре» дигән яңа доклад белән чыга. Доклад корылтай делегатлары тарафыннан бик хуплап кабул ителә, ә аның тезислары чит ил матбугатында да басылып чыга. Докладчының төп фикере гарәп графикасын яклауга, латин хәрефләренә күчүгә каршы чыгуга кайтып кала. Аерым алганда, ул: «Гарәп хәрефләре уку һәм язу өчен латин әлифбасына караганда күпкә җайлырак... Төрки халыкларның хәзер кулланыла торган гарәп әлифбасыннан латинчага күчүләре чынбарлыкта ул халыкларны язма әлифбасы булмаган өммәтләр дәрәҗәсенә төшерәчәк... Бу адым төрки халыкларның мәдәни үсешен бик нык тоткарлаячак һәм берничә елга артка алып ташлаячак», – дип белдерә катгый рәвештә. Гомумән алганда, Г. Шәрәф фикерләре партия өлкә комитеты биргән күрсәтмәләргә каршы килми. «Латин хәрефләренә күчүгә принципиаль каршы төшмәскә, ә гамәлдә Татарстан өчен яңа әлифбага күчү әлегә мөмкин түгел дип исәпләргә», – дигән күрсәтмә бирелгән була делегациягә.
Бу ике докладтан тыш, Г. Шәрәф «Туган телне укыту ысулларында яңа алымнар» һәм «Төрки телләрне укытудагы төп ысуллар» дигән докладлар буенча фикер алышуларда кызыклы фикерләргә бай чыгышлар да ясый. Соңгы йомгаклау сүзе белән дә ул чыга.
Тулаем, Г. Ибраһимов җитәкчелегендәге делегация корылтайда партия өлкә комитеты биргән күрсәтмәне төгәл үти. Соңыннан өлкә комитеты делегациянең корылтайдагы эшчәнлеген хуплаган карар да кабул итә. Әмма корылтайдан соң да «гарәпчеләр» белән «латинчылар» арасындагы көрәш сүрелми. «Суллар» тарафыннан оештырылган «Латин әлифбасы дуслары җәмгыяте» («Яңалиф») гарәп хәрефләреннән латинчага күчү өчен көрәшне көчәйткәннән-көчәйтә бара: «Яңалиф» төркемнәре һәм түгәрәкләре барлыкка килә, матбугат битләрендә шаулы кампания алып барыла. Шуның тәэсирендә ВКП(б)ның өлкә комитеты әлифба мәсьәләсендә үзенең элекке карашын үзгәртә. 1927 елның 3 нче маенда партия өлкә комитетында «Яңалиф» җәмгыяте эше турындагы мәсьәлә тикшерелә. Һәм махсус карар кабул ителә. Анда гарәп хәрефләреннән баш тарту һәм латинчага күчү кирәклеге әйтелә, партиянең район оешмаларына, матбугат органнарына, Мәгариф буенча Халык Комиссариаты тәшкиләтләренә латинчага күчүне көнүзәк мәсьәлә дип карарга дигән күрсәтмә бирелә. Тора-бара латин хәрефләренә күчүгә каршылык күрсәтү «милләтчелек» дип бәяләнә башлый. М. Солтангалиевнең партиядән чыгарылып кулга алынуыннан соң, җөмһүрияттә сәяси вәзгыять аеруча киеренкеләнә. Татарстандагы бөтен оешмаларда, тәшкиләтләрдә диярлек «буржуаз милләтчелек» тарафдарлары «фаш ителә» башлый, милли мәнфәгатьләр файдасына әйтелгән һәм сүз «бәйнәлмиләлчелеккә каршы юнәлтелгән сыйнфый көрәш» дип бәяләнә.
Әлбәттә, мондый шартларда нинди дә булса мәсьәлә буенча объектив фикер әйтү һәм аны яклау мөмкинлекләре бик нык чикләнә, дөрес булу-булмавына карамастан «суллар» яклаган гамәлләр өстенлек ала башлый. Чынбарлыкта көрәш үз фикерләренә, үз инануларына таянып эш йөртүчеләр белән бернинди фәнни нигезләрне һәм мәүҗүд (реаль) ихтыяҗларны искә алмыйча, Мәскәү таләп иткәнчә генә гамәл кылу тарафдарлары арасында бара. Мондый шартларда кемнең өскә калкачагы, кемнәрнең җиңеләчәге алдан ук хәл ителгән булуы аңлашылса кирәк. Әлифба мәсьәләсендә дә «латинчылар»ның җиңеп чыгуы һич тә көтелмәгән хәл түгел иде.
Дәвамы. Башы журналның 1994 елгы 1 санында.
«Мирас». – 1994. – №1. – Б.66-71.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала