Республикада Уку өчен 1 минут

Гимназиям – белем учагы, Син гомернең иң гүзәл чагы!..

Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан, югары казанышлары өчен 1995 елда РФ грантын отып, Россиянең «Ел мәктәбе» статусына ия булган, илкүләм танылган милли мәгариф учагы – 5 нче татар гимназиясе үзенең 35 еллыгын киң колач белән билгеләп үтте.

5 нче гимназиянең 35 еллыгы бәйрәмендә. Уртада – педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ Мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, Татарстанның, Россиянең атказанган мәктәп укытучысы Фарис Фәхразый улы Харисов. Ул 1987 елдан – Казандагы 2 нче мәктәп, 1991 елдан 5 нче татар гимназиясе директоры булды. 1995 елдан – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы хакимиятенең мәгариф бүлеген, ә 1997-2004 елларда Татарстан Мәгариф министрлыгын җитәкләде. /Фотолар – бәйрәмне оештыручылар архивыннан.
5 нче гимназиянең 35 еллыгы бәйрәмендә. Уртада – педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ Мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, Татарстанның, Россиянең атказанган мәктәп укытучысы Фарис Фәхразый улы Харисов. Ул 1987 елдан – Казандагы 2 нче мәктәп, 1991 елдан 5 нче татар гимназиясе директоры булды. 1995 елдан – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы хакимиятенең мәгариф бүлеген, ә 1997-2004 елларда Татарстан Мәгариф министрлыгын җитәкләде. /Фотолар – бәйрәмне оештыручылар архивыннан.

Узган гасырның 90нчы елларында мөстәкыйльлек яулап алган Татарстан Республикасының милли мәгариф тарихы чишмә башында торган, авырлыкларга бирешмичә, фидакяр хезмәт куеп, бу мөһим өлкәгә ныклы нигез салган, бай фәнни-методик мирас туплаган 5 нче татар гимназиясе турында дулкынланып, сөенеп язам. Милли мәгарифне инновацияле фәнни нигезгә корып, барлык фәннәрне татарча укытып, балаларга үз туган телендә тирән белем, ныклы тәрбия бирүгә ирешкән, укучыларның күпкырлы сәләтләрен ачуны максат итеп куеп, милли үзаңнарын уятуга йөз тоткан, республикабыз тормышында үз урынын табарга сәләтле шәхесләр тәрбияләп чыгарган данлыклы уку йорты ул.

...Милли белем учагының оешу тарихына күз салсак, аның гыйбрәтле, кызыклы гына түгел, катлаулы сәхифәләре дә шактый. Илдә хаос хөкем сөргән, һәр җирдә таркаулык, хәерчелек таралган 90 нчы еллар... Ил таркалгач, кыйбла юкка чыгу – үзе зур фаҗига түгелме? Айлар буена хезмәт хаклары тоткарлану кайсыбызның үзәгенә үтмәгән? Илебездә бер-бер артлы завод-фабрикалар ябыла, меңәрләгән эшче, инженер, техник, фәнни хезмәткәр кирәксезгә калып, урамга, билгесезлеккә чыгарып ташлана. Елгыр бәндәләргә «прихватизациягә», караклыкка, бандитизмга яшел юл ачыла. Бу хәлләр Казанны да читләтеп үтмәде. Ул чорда җинаятьчел группировкалар башкаланы үзара бүлгәләп хакимлек итү өчен аяусыз көрәшә, яшьләрне, үсмерләрне генә түгел, хәтта мәктәптә укучы балаларны үз йогынтысына буйсындырырга омтыла. Казанда «Җилплощадка» һәм «Караваево» бандаларының канлы бәрелешләре җиле Гудованцев урамындагы мәктәп укучыларын да читләтеп узмый. Хәтта башлангыч сыйныфларда укучылар үзара дошманлаша... Балаларның гомерен, сәламәтлеген саклап калу мәсьәләсе көн кадагына куела, бу четрекле хәлләр әти-әниләр, укытучыларның үзәгенә үтә. Шушындый шартларда яшь директор Фарис Харисов, укучыларга, укытучыларга, техник хезмәткәрләргә, әти-әниләргә бердәй җылы, сөенечләр тулы иҗади һәм мәдәни мохит тудырырга хыялланып, җиң сызганып эшкә керешә.

Фарис Харисов көче белән, белем учагының 35 еллыгына багышлап, татар һәм рус телләрендә бай материал тупланган, «Татарская гимназия №5 – уроки жизни, добра, творчества и культуры» дип аталган китап (12+) дөнья күрде.
Фарис Харисов көче белән, белем учагының 35 еллыгына багышлап, татар һәм рус телләрендә бай материал тупланган, «Татарская гимназия №5 – уроки жизни, добра, творчества и культуры» дип аталган китап (12+) дөнья күрде.

Белем бирү системасы гуманизм, үзара хезмәттәшлек, кайгыртучанлык, шәхси үсеш принципларына таяна, милли, мәдәни, әхлакый юнәлешләргә йөз тота. Педколлектив алдына бала шәхесенә сак караш, һәркемне тигез күрү, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртүе, кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, сәләтләрен ачу өчен уңайлы шартлар тудыру таләбе куела. Укучылар педсоветларда катнашып, үз фикерен белдерү хокукы ала, үзидарә советы оештырып, тәрбия эшенә җәлеп ителә. Идел белән Урал арасында яшәгән төрле милләт балаларын кунакка чакырып уздырылган фестиваль гаҗәеп бай тәэсирләр калдыра. Һәр халыкның үз менталитеты, үз йөзе, гореф-гадәтләре, милли теле, милли моңы бар лабаса. Их, үз телеңдә рәхәтләнеп укыту бәхетенә ирешсәң икән ул! Милли азатлык хәрәкәтенә күтәрелгән халкыбызның урамнарга ташып чыккан, Татарстан Республикасының мөстәкыйльлек яулап алган, данлыклы 1991 ел. Күптәннән милли мәктәп оештыру, туган телебездә белем һәм тәрбия бирү турында хыялланган, кыю йөрәкле ир-егет, 31 яшьлек мәктәп директоры Фарис Харисов, Казанның Мәскәү районы мәгариф бүлеге мөдире Зоя Садыйкова ярдәменә, ул чактагы милли хәрәкәт әйдәманнары – Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, милли җанлы мәгариф идарәсе белгече Марат Лотфуллин булышлыгына таянып, 2 нче рус мәктәбе бинасында заманча татар мәктәбе ачуга рөхсәт ала. Соңрак ул 5 нче гимназия статусына ия булачак.

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 23 октябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи