Сарман районы Татарстанның көнчыгышында урнашкан, ул 72 торак пунктны үз эченә ала. Район нефть чыгару һәм агросәнәгать комплексы белән билгеле. Шикәр чөгендере җыю буенча – республикада икенче урында.
Сарман – талантлар төбәге. Биредә, нинди орлык төшсә дә, шытып чыгарга гына тора. Республика театрларын, эстрадасын бизәгән дистәләгән йолдыз нәкъ менә әлеге төбәктән чыккан. Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Нияз Акмал, Клара Булатова, Мәдинә Маликова, Рәфкать Кәрами, Ямаш Игәнәй, Дамир Гарифуллин, Валерий Әхмәтшин, Адлер Тимергалин, Фәрит Яхин кебек әдәбият-сәнгать осталары биредә туган. Әзһәр Габиди, Гөлшат Зәйнашева һәм Аяз Гыйләҗевлар да туган яклары Сарманны татар сәнгатенең бишеге дип юкка гына атамыйлар. Әлеге мөхтәрәм шәхесләрнең юбилей кичәләрендә катнашырга тырышам. Тиздән Сарманның агроколледж диварында Әзһәр Габидигә хәтер тактасы ачылачак. Заманында ул урында мәктәп булган, шагыйрь шуннан сугышка киткән.
Күптән түгел, талантлы яшьләребезне барлау максатыннан, Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшырдык. Быел аңа публицист, «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» филиалының «Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музее» фәнни хезмәткәре Илдар Юныс улы Йосыпов (татар халкының иң бөек геройларының берсе Зиннәт Хәсәнов истәлеген мәңгеләштергәне өчен), татар эстрадасы җырчысы, композитор һәм автор Римма Александровна Никитина («Әй Сарманым» җырына клип иҗат иткәне өчен), Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать укытучысы Розалия Марат кызы Шәрәфетдинова (татар халык костюмын тегү традицияләрен саклаганы өчен) лаек булды.
Тарихчы һәм дин галиме Морат Рәмзигә бәйле чаралар да дәвамлы булыр дип өметләнәм. Район музеенда ел дәвамында аңа багышланган затлы күргәзмә эшләде. «Тәлфик әл-әхбар» – галимнең иң мәшһүр әсәре, моннан кала, ул Коръән тәфсирен дә яза. Туган авылы Әлмәтмулланың үзәгендә аның исемендәге мәчет эшли. Хәзерге вакытта түбәсен ябу эшләре бара. Әлеге нигездә берничә буын намаз укыган, дога кылган. Авылдагы үзенчәлекле мәктәп тә Морат Рәмзи исемен йөртә. Күңелемдә бер хыял бар – әлеге мәктәп өчен заманча бина төзү. Яңа бинада киң класслар, якты китапханә, лабораторияләр, шулай ук Морат Рәмзи мирасына багышланган махсус зал булыр дип өметләнәм.
Сарман районы күп батырларны үстергән. Шундыйларның берсе Зиннәт Хәсәнов район халкы өчен аеруча кадерле. Хәзерге вакытта Иске Кәшер авылында Зиннәт Хәсәнов истәлегенә мемориаль комплекс урнашкан. Анда аның бюсты, сугыш елларына багышланган экспонатлар бар. 2019 елдан Иске Кәшер урта мәктәбе аның исемен йөртә башлады. Мәктәптә махсус музей да эшли. Анда Зиннәт Хәсәновның шәхси әйберләре, хатлары һәм фотосурәтләре саклана, укучылар өчен экскурсияләр, төрле конференцияләр үткәрелә.
Соңгы елларда авыл клубларын төзекләндерүгә, китапханәләр челтәрен яңартуга зур игътибар бирелә. Хәзерге көндә авылларда заманча мәдәният учаклары балкый. Мәдәният йортларындагы дистәләгән театр һәм сәнгать коллективларында һәм «Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе»ндә яшь талантлар әзерләнә.
«Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесе дә матур традицигә әверелде. Ел саен шул ук көнне төбәк тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция дә үткәрәбез. Киләчәктә районыбызда татар әдәбияты көннәрен уздыру нияте дә бар.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала