Татарстан Республикасының Милли музеенда Россия халыкларының бердәмлеге елына багышланган «Татарстан музейлары: тарихи мирас картасы» күргәзмәсе ачылды.
Музей киңлегендә беренче тапкыр биш – Арча, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары музейларының фондлары бергә тәкъдим ителде. Экспозициядә район музейлары, ТР Милли музее һәм «Иске Казан» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган 200дән артык ядкәр заманча осталарның хезмәтләре белән янәшә урын алды.
Күргәзмә ачылу тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды: кунаклар алдында «Канарейка» казак җыр ансамбле, «Җимчәчәк» халык уен кораллары фольклор ансамбле һәм «Чулпы» керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясады. ТР Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов күргәзмәне оештыруда катнашкан биш район турында сөйләгәндә, Казанга якын әлеге җирлек татар халкының этник үзәге формалашкан урын булуын, монда татар, рус, мари, удмуртлар янәшә яшәвен искәртте. «Әлеге милли-мәдәни байлыклар халык-сәнгать кәсепләрендә чагылыш тапкан», – дип басым ясады ул.
ТР Милли музее җитәкчесе район музейларындагы хәзинәләрне республиканың төп музеенда даими нигездә күргәзмәгә кую идеясенең авторына – Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәт белдерде: «Район театрлары Казанга гастрольгә йөреп тора, ә нигә әле район музейларын да Милли музейда кабул итмәскә?» Генераль директор сүзләренчә, киләсе елларда Казанда башка районнарның да музей хәзинәләре тәкъдим ителәчәк.
Генераль директорның фәнни эш буенча урынбасары, күргәзмә кураторы Динә Гатина-Шәфыйкова сүзләренчә, мәсәлән, Балык Бистәсе ювелир эшләнмәләре үз вакытында бөтен Россиядә таныла һәм чит илләргә дә чыгарыла. Челтәр бәйләү осталыгы – Казан губернасы брендларының берсе була, ә күн мозаикасы бөтен дөньяга билгеле. Әлеге һәм туку, чигү осталыгы кебек башка кул эшләренең гүзәл үрнәкләре белән дә күргәзмәдә танышып була.
«Татарстан музейлары: мәдәни мирас картасы» экспозициясе (12+) быелның 15 ноябренә кадәр эшләячәк.
mincult.tatarstan.ru
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала