Мәдәният Уку өчен 2 минут

Сара Садыйковага багышлау концерты

26 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында 120 еллыгы уңаеннан беренче хатын-кыз композитор һәм җырчы Сара Садыйковага багышланган зур концерт (6+) була. Аны «Кайтаваз» шәлкеменнән «Калеб» яшьләр буыны җыены оештыра. Шул уңайдан матбугат конференциясе булып узды.

Казан мэриясе матбугат хезмәте фотосы.
Казан мэриясе матбугат хезмәте фотосы.

Яшерен-батырын түгел, Сара Садыйкованың кызы танылган балерина Әлфия Айдарская әнисенең туган көнендә ел саен Мәскәүдә концерт программасы әзерли. Моңа кадәр Әлфия ханым аны үз акчасына эшләп чыга иде. Бу юлы 26 октябрьдәге Казан концертыннан килгән керем Әлфия Айдарскаяга Мәскәүдәге концертны үткәрергә дип тапшырылачак.

Моңа кадәр «Калеб»нең өлкән буын сәнгатькәрләребез истәлегенә багышлап оештырган концертларында яшьләр үз җырларын элекке артистларга җавап итеп башкара торган булса, бу кичәдә яңгыраячак җырлары Сара Садыйковага рәхмәт һәм ихтирам билгесе булачагын әйттеләр.

«Кайтаваз» шәлкеме концертларының һәрвакыт диярлек К.Тинчурин исемендәге театр оркестры белән үткәрелүен хәтерлибез. Бу юлы исә сәхнәдә «Кәyef studio» оркестрын күрергә мөмкин булачак. Моннан 20 ел чамасы алда Сара ханымның туган авылы Тутайда музее ачылганда шушы оркестр музыкантлары уйнаган икән. Шуңа күрә «Кайтаваз» концертында кабат аларны сәхнәгә чакыру символик мәгънәгә ия. Гомумән, Сара Садыйкованың үз заманында күп җырчы һәм музыкантларга сәхнәгә чыгарга этәргеч бирүен билгеләп үтәргә кирәк. Ул оештырган татар хоры үзе генә ни тора. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова, мәсәлән, Сара ханым хорында җырлый башлап, татар җыр сәнгатенең якты йолдызына әверелгән. Һәм андый мисаллар бихисап.

Казан мэриясе матбугат хезмәте фотосы.
Казан мэриясе матбугат хезмәте фотосы.

Ни кызганыч, хатын-кызлар арасында беренче булып көйләр иҗат итә башласа да, Сара Садыйкованың иҗатын озак вакыт күрмәмешкә салышканнар. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева матбугат очрашуында бу җәһәттән һәм җырчының хор оештыруы белән бәйле рәвештә бер кызыклы истәлек сөйләде. Хор оештыргач, Сара ханымга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирергә булганнар. Җырчыны Мәдәният министрлыгына тантанага чакыралар, ул исә килмичә аптырата. Ахыр чиктә, «Ник бүләкләнү чарасына килмисең», дип, хакимияттәгеләр үзләре килеп сорый. «Опера сәнгатендәге эшчәнлегем өчен бу исем бик аз, хор оештыруым өчен исә – бик күп», – дип җавап кайтарган ул. Сара ханымның Солтан Габәши һәм Газиз Әлмөхәммәдов иҗат иткән «Сания» беренче татар операсында төп партияне башкаруын онытмыйк һәм композитор аны нәкъ менә Сара апабызның тавышы өчен иҗат иткәнен дә игътибардан читтә калдырмыйк.

Җырчының башка иҗатчыларга сәхнәгә аяк басарга этәргеч бирүе турында сүзне дәвам итеп исә мисалга Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, дирижер, музыкант Ильяс Камалны китерәсе килә. Белүебезчә, ул Казаныбызга Мәскәүдән кайта һәм моңа Сара Садыйкова исемендәге бәйге сәбәпче була. Егет анда музыка уен коралларында уйнаучылар арасында беренчелекне яулый. Бу – аның Казанда катнашкан беренче бәйгесе. Шунда ул булачак остазы, күренекле виолончельче Лариса Маслованы очрата һәм киләчәктә профессиональ эшчәнлеген Казан белән бәйләргә карар кыла. Матбугат очрашуында Ильяс Камал ул бәйгегә ничек әзерләнгәне, берара Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяда яшәве, аның әнисе турында сөйләгәннәрен кадерле истәлек итеп бәян итте. Һәм Сара Садыйкованың татар музыкасына нинди яңалык керткәнен исебезгә төшерде. Аерым алганда, татар музыкасына беренче булып танго жанрын кертүе, вальсны үстерүе, фокстрот, ча-ча-ча жанрларындагы әсәрләр бүләк итүе турында әйтте. Сара Садыйкованың музыкалары мелодизм ягыннан күп кенә композиторларныкыннан алда торуын билгеләп үтте. Моңа Сара ханымның җырчы буларак профессиональ белеме ярдәм иткәнен, әсәрләрен иҗат иткәндә ул үз тавышы аша үткәрүен искәртте. «Хәзер исә моң ияләре әсәрләрен нигездә акыллары аша үткәрә, Сара апабыз кебек күңелләре аша уздырып, үз тавышлары белән сынаучылар аз», – дип уфтанды.

Концертта Сара Садыйкованың беренче ире режиссер Газиз Айдарский образы да сәхнә түрендә булачак. Бу хакта серне кичәнең сценарий авторы шагыйрә Резеда Гобәева чиште. «Мәхәббәт – иҗатның иң зур этәргече, мәхәббәт булмаса, сәнгатьтә авырдыр, – дип башлады ул сүзен. – Газиз Айдарский Сара апаны артистка буларак үстергән. Аларның мөнәсәбәтләре режиссер һәм актриса иҗатташлыгы, хатын-кыз белән ир-ат арасындагы мәхәббәт кенә түгел. “Бергә булсак, театрны үстерә алачакбыз”, – дип Айдарский хатларында язган. Ягъни аның нияте гаилә кору гына түгел, зуррак – яраткан кеше белән берләшеп, татар сәнгатенә хезмәт итү булган. Шул ук вакытта бу партнерлык хатын-кыз белән ират арасындагы мөнәсәбәтне берничек тә кимсетмәгән. Газиз Айдарский Мәскәүдә эшче театрын оештырганда Сара Садыйкованы чакыра. Труппа белән Советлар Союзын йөреп чыгалар. Беренче вакытта бер-берсенә хисләрен күрсәтергә оялалар. Донбасска баргач, шахтага төшеп, «Зәңгәр шәл»дән Булат белән Мәйсәрә җырын башкарганнары тарих битләрендә теркәлеп калган. Шахтадан җир өстенә чыккач исә Газиз Айдарскийның беренче тапкыр ачыктан-ачык Сара Садыйкова белән сөйләшкәне һәм өйләнергә тәкъдим ясаганы билгеле...»

Казанда Сара Садыйковага багышланган концертны оештыручылар катнашында матбугат очрашуы үтте.
Казанда Сара Садыйковага багышланган концертны оештыручылар катнашында матбугат очрашуы үтте.

Матбугат әһелләрен Сара Садыйкова һәйкәле мәсьәләсе дә бик кызыксындыра. Ник дигәндә, җырчының истәлеген сын белән мәңгеләштерү эше 20 елга сузылса да, нәтиҗә һаман юк. Шуңа күрә форсаттан файдаланып, матбугатчылар бу хакта сорамый калмады. Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәйкәлнең якынча 2027 елның 30 августында ачылачагын әйтте. Билгеле булганча, сынның авторы – скульптор Рада Нигъмәтуллина һәйкәлне куярга тәкъдим ителгән урын белән риза түгел иде. Ниһаять, урыны төгәл билгеле – ул башкаланың Татарстан һәм Тукай урамнары кисешкән җирдә куелачак. Тирәсендә сквер да булачак. Әмма барлык чыгымнарны җирле бюджет кына күтәрә алмый, шуңа күрә бу эшләрне парклар һәм скверларны үстерүгә юнәлтелгән федераль программа ярдәменә башкарып чыгарга ниятлиләр. Яхшы яңалыклардан тагын шул – һәйкәлнең рәвеше нәкъ Рада ханым хыялланганча булачак, ягъни сын тирәсендә фонтан, су ташучы кызлар сыннары да урнашыр дип көтелә. Алар парклар һәм скверлар программасы кысаларында арт-объект буларак эшләнәчәк. Болар барылыгы 169 миллион сумга төшәр дип гөманлана.

26 октябрьдә булачак концертта исә җырчылар Артур Исламов, Эльза Заяри, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Кәримова, Азат Кәримов, Алмас Хөсәенов, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Илүзә Вәлиуллова, Айгиз Хәйдәршин, «Кәyef studio» оркестры (сәнгать җитәкчесе, дирижер Ильяс Камал), И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе Гүзәл Ахунова) катнашачак. Чараның режиссёры – Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи