Журнал «Безнең мирас»

«Мәдәни җомга» дусларын җыйды

🏷 Admin

 

Камил Ногаев Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын «Мәдәни җомга»ның баш мөхәррире Ләбиб Леронга тапшырды.

 

«Мәдәни җомга» редакциясе Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

 

ХАЛКЫБЫЗГА ТУГРЫ ХЕЗМӘТ ИТӘ

 

Татар гавамы кайнаган, милли хисләр, хәтер яңарган бер чорда яңарышның казанышы булып бер-бер артлы татар телендә яңа газета-журналлар барлыкка килә башлый. «Салават күпере», «Идел», «Шәһри Казан», Чаллыда «Аргамак» һ.б. 1991 елда ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты карары белән «Татарстан хәбәрләре» газетасы гамәлгә куела. Аның җитәкчесе итеп Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисны билгелиләр. Редактор көчле коллектив туплауга ирешә. Анда Ислам Әхмәтҗанов, Габделхак Шәмсетдинов, Илсөяр Хәйруллина, Касыйм Тәхау, Флера Тарханова, Мәгъсүм Гәрәев, Нияз Акмал, Хәмзә Бәдретдинов, Сөембикә Кашапова кебек талантлы шәхесләр керә. Бу иҗатчылар «Мәдәни җомга» газетасы оешуга җирлек әзерләгән дип һич шикләнмичә әйтә алабыз. 1995 елда исә шагыйрь Ренат Харис Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнгәч, газетаны үзеннән соң да яшәтү җаен эзли. Баш мөхәррир булып шагыйрь Зиннур Мансуров килә. «Татарстан хәбәрләре» нигезендә әдәбият, сәнгатькә йөз тоткан «Мәдәни җомга» газетасын оештыру бурычы куела. Халык озак еллар чыгып килгән «Литературная газета» кебек абруйлы татар газетасы сорый. Шагыйрьләр Зиннур Мансуров һәм Нияз Акмал яңа газетаның концепциясен, сәхифәләрен уйлап таба. Йокысыз төннәрнең берсендә аның бүгенгәчә татар зыялыларын үзенә тартып торган «Мәдәни җомга» исеме дә туа. 21 июльдә «Мәдәни җомга» газетасының тәүге саны дөнья күрә. Шул вакыйгалардан соң 30 ел вакыт үтсә дә, газетабыз барган юлыннан тайпылмады, кыйбласын алыштырмады, бүген дә халкыбызга тугры хезмәт итүен дәвам итә.

 

МӘРТӘБӘЛЕ КУНАКЛАР ҺӘМ ДӘРӘҖӘЛЕ БҮЛӘКЛӘР

 

«Мәдәни җомга»ның 30 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында, беренчеләрдән булып, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлау сүзләрен ирештерде. Үзенекен генә түгел, беренче Президентыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлау хатын да укыды ул. Минтимер Шәрип улы газета ачылганда хәер-фатихасын биргән һәм бүгенге көнгә кадәр тугры укучыбыз булып калучы зыялы шәхес бит. «Мәдәни җомга» беренче саннарыннан алып хәзергәчә татар халкының үзаңын ныгытуга, рухи мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрүгә, мәдәни мирасны барлауга һәм баетуга хезмәт итә. Аның сәхифәләрендә халкыбызның җанлы тарихы, милли мәдәни иҗатының көндәлек сулышы чагылыш таба. Шул ук вакытта ул республика мәдәнияте узган юлның эчтәлекле елъязмасы да булып тора. Төрле елларда газетаны җитәкләгән Зиннур Мөҗип улы Мансуровка, Вахит Шәйхенур улы Имамовка һәм хәзереге баш мөхәррир Ләбиб Лерон улы Лероновка, «Мәдәни җомга»га катнашы булган барлык каләм ияләренә, иҗади һәм гамәли хезмәткәрләренә безнең эшчәнлеккә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», – дигән сүзләр бар иде хатта.

 

 

 

Данис Шакиров «Мәдәни җомга»ны дистә ел җитәкләгән язучы Вахит Имамовка конгресс исеменнән рәхмәт белдерде.

 

Мәртәбәле кунак, ТР парламенты депутаты Камил Ногаев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хатын укып ирештерде. Фәрит Хәйрулла улы «Мәдәни җомга» журналистларының һәрвакыт мәдәни-иҗтимагый тормыш үзәгендә кайнавын, татар халкының гасырлардан килгән мәдәни мирасын халыкка кайтару, бүгенге көндә иҗат итүче авторларның эшләре белән таныштыру, күренекле шәхесләрнең уй-фикерләрен укучыларга җиткерү, тарихи хәтерне саклау юнәлешендә тырышып эшләвен билгеләп үткән.

 

Камил Ногаев газетаның беренче көннәреннән үк эшли башлап, укучылар күңеленә юл тапкан тәҗрибәле журналистыбыз Сөембикә Кашаповага Татарстан Рәисе Указы белән республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

 

«Мәдәни җомга», Казан һәм Татарстан белән генә чикләнмичә, гомумән татар дөньясын чолгап алган милли мәсьәләләрне кыю итеп җәмәгатьчелек алдына куя белде. Милләттәшләребез яшәгән төбәкләргә сәфәрләр оештырып, хәзер дә укучыларга милләт сулышын җиткереп тора. Шуңа күрә бәйрәмдә Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР парламенты депутаты Данис Шакировның килеп котлавы һәм 10 ел газетаны тырышып чыгарган Вахит Имамов, бүген редакцияне җитәкләгән Ләбиб Леронга бүләкләр тапшыруы тантананың дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрде.

 

ҺӘРКАЙСЫ ҮЗЕ БЕР ГАЛӘМ

 

Котлаучылар бер-берсен алыштыра тора. Ә шул арада сәхнәдәге экранда газетабызның тарих сәхифәләре яңара. «Мәдәни җомга»ны чыгаруга зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәре яңгырый. Саимә Ибраһимова, Әгъзам Фәйзрахманов, Заһид Шәфигый, Мәрди Рәфыйков, Нургали Булатов, Нурия Сәйяр, Фирдәвес Әһлия, Хәмзә Бәдретдинов, Ренат Гаффар, Фоат Уразай... Боларның һәркайсы үзе бер галәм, кабатланмас бер дөнья ләбаса.

 

Кайбер шәхесләргә аерым тукталмыйча мөмкин түгел иде. Шундый олпат хезмәттәшебезнең берсе – бунтарь рухлы Шәех Зәбиров. Бунтарьлык газетага эшкә килгәнче үк канында була аның. Туган авылы Сарабикколда җәмгыятьтәге гаделсезлекләргә каршы яшерен оешмада катнашып, җитәкчеләрне фаш иткән листовкалар таратканнан соң, әлеге кыюлыклары билгеле булып, эш Мәскәүгә кадәр барып җитә. Байтак җитәкчеләрне эшләреннән алалар. Үсмерләрнең үзләренә дә каты эләгә, әмма, бәхеткә, исән-имин котылалар. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алганнан соң татар матбугатында тәҗрибә туплаган Шәех Зәбиров «Мәдәни җомга» газетасын оештыруда катнаша. Аның җаваплы сәркатибе булып эшли. Җаваплы сәркатип, халык телендә әйткәндә, газетаның атасы ул. Шәех Зәбиров «Мәдәни җомга»да туры сүзле һәм гадел булуы белән дан казана. Нәшир эше Шәех аганың канына сеңгән. Без аны беренче булып Татар мөселман календарен нәшер итүче буларак та югары бәялибез. Ул календарь чыга башлауга быел 32 ел булды. Бүген аның эшен җәмәгате Фәния Хуҗахмәт дәвам итә.

 

 

Юбилей кичәсе сәхнәсендә – «Риваять» төрки-татар этно-төркеме. /Салават Камалетдинов фотолары.

 

Яшьлегендә Чиләбе якларында милләттәшләребезне туплап, милли радио тапшырулары, газеталар оештырып, Казаныбызга җитлеккән шагыйрә һәм журналист булып килгән Сәлисә Гәрәеваны ничек онытасың?!

 

«Мәдәни җомга» мәдәният казанына, иҗат лабораториясенә әйләнә. Шагыйрь, композиторлар бирегә беренче иҗат җимешләрен алып килә. Рояльле зур бүлмәдә яңа җырлар туа. Анда туган иҗади дуслык яңа китаплар язылуга этәргеч була. Шагыйрь Нияз Акмал белән күренекле баянчыбыз Кирам Сатиев бергә чыгарган «Татар баянчылары» китабы, мәсәлән, шундыйлардан. Кирам Сатиев турында сүз киткәч, аның «Мәдәни җомга» газетасын укып, рояльле бүлмәдә кичәләрдә катнашып, үзенең дә язучыга әйләнгәнен искәртеп узарга кирәк. Шаян хикәяләре, төртмә сүзләре, афоризмнары юбилей кичендә сәхнәдән дә яңгырады.

 

Каләм әһелләре «Мәдәни җомга»да эшләүне үзләре өчен мәртәбә саный. Заһид Мәхмүди, Рафис Гыйззәтуллин, Газинур Морат... Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Морат чирек гасыр гомерен шушы редакциядә халыкка хезмәткә багышлады.

 

Дин һәм мәдәният икесе дә кешене рухи чистартуга хезмәт итә. Шуңа күрә газетабызда «Дин вә мәгыйшәт» сәхифәсе бар, һәм укучыларыбыз аны көтеп тора. Ул сәхифә моннан утыз ел элек ул чактагы республика мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин фатыйхасы белән чыга башлаган иде. Утыз ел дәвамында сәхифә битләрендә мөфтиләр Госман Исхакый, Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Камил Сәмигуллин вәгазьләре, эчтәлекле әңгә мәләре аша халыкны агарту өчен зур эш башкарды. Кичәдә Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншинның һәм Нәфис хәзрәтнең котлавы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты һәм «Бердәмлек» медале белән бүләкләве нур өстенә нур булды.

 

Утыз елның унысын газетаны Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Вахит Имамов җитәкләде. Милли тормыш сүлпәнәйгән авыр еллар туры килде аның өлешенә. Әмма ул җилкәсенә төшкән авырлыкларны чын баһадирларча лаеклы ерып чыга алды.

 

Бүген «Мәдәни җомга» газетасын Г.Тукай бүләге иясе Ләбиб Лерон җитәкли. Милли матбагалар кысылган заманда газета җитәкләве аңа да җиңел түгел. Әмма шушындый бәйрәмнәр оештырырлык, тулы заллар җыярлык куәсе бар икән, өмет йолдызыбыз сүнмәгән әле безнең.

 

БЕЗНЕҢ БЕЛӘН КАЛЫГЫЗ!

 

Бәйрәмебезне котлап чыгыш ясаган яраткан җырчыларыбыз Артур Исламов, Филүс Каһировка, Сөмбел Билалова, «Казан» бию ансамбленең «Афәрин, Чулпан» төркеменә (җитәкчесе Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, педагогы Оксана Муравьева), «Сорнай» ансамбленә (җитәкчесе – Ренат Гыйләҗев), «Риваять» этнотөркеменә, гармуннар патшасы Кирам Сатиевка, актер, режиссер Раил Садриевка, «ФәридәАлсу» дуэтына, яшь җырчы һәм музыкант Рөстәм Хөсәенов белән Камил Баһка, сценарий авторы Нәсим Акмал, режиссеры һәм алып баручыларының берсе Илфак Хафизовка, тагын бер алып баручы Гөлназ Ибраһимовага, «Чулпан» мәдәният үзәгенең безне киң колач белән каршы алган җитәкчелегенә һәм һәрбер хезмәткәренә һәм, әлбәттә, сез, зал тутырып килгән укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Алга таба да безнең белән калыгыз!

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру