Журнал «Безнең мирас»

Кәрим пичай

🏷 Admin

 

В.Васильев фотосы

 

 

Салкын себер җиле үзәкләрне өзеп, кигән кием аша үтеп, бөтен тәнне өшетә. Искереп беткән, берничә кешедән калган, кырык ямаулы бишмәт ачы җилдән саклый алмый шул. Башындагы олы шәлен чалыштырып аркасыннан бәйләгән, чыра кебек ябык 15 яшьлек кыз бала урман эченнән чыкканда корыган ботаклар төялгән агач чананың бавы өзелде. Килгән эзләр әллә кайда юкка чыккан, күз ачкысыз буран башланган.

 

Ачлы-туклы яшәп бер рәхәт күрмәгән бала, җан көче белән чанасын тартып, авылга таба юл тотты. Буран шулкадәр көчәйде ки, алда берни күренми. Хәдиянең күз яшьләре битендә килеш боз булып ката башлады. «Утынны ташлап, чананы гына алып кайтыйммы әллә?» – дигән уй башына килсә дә, авыл читендәге искереп беткән салкын мунчада чирләп яткан әнисе күз алдына килгәч, ул алга атлавын дәвам итте…

 

Икенче көнне, буран туктагач, Усау авылы ирләре хәбәрсез югалган Хәдияне эзләргә чыкты. Алар авыл башыннан 300 метрлап ераклыкта керпе кебек бөгәрләнеп каткан кыз баланың гәүдәсенә тап булып, катып калды.

 

Кызын мөселманча җирләр өчен әнисе Бибивафаның кәфенлеккә бер тиен акчасы да булмаганлыктан, нәрсә тапсалар, шуңа төреп, тартмага салып, удмуртлар Хәдияне Усау авылы зиратына җирләделәр. Бердәнбер баласын да югалткач, Бибивафаның яшәү дәрте сүнәр дәрәҗәгә җитте. Ул елга буендагы буага барып, бәке кырыендагы бозга тезләнде. Үзган гомеренең мизгелләрен исенә төшерде…

 

Яңа гасыр башында Наҗар авылында туып үскән Бибивафаны, димләп, Кичкетаң авылына Кәрим исемле егеткә кияүгә бирделәр. Парлашып, үзләренчә тормыш коруга, ул һәм кыз бала дөньяга килде. 1920 еллардагы ачлыкта, Кама, Иж буйларыннан юа, кузгалак ташып, алабута орлыгы җыеп булса да, балаларын исән калдыра алдылар.

 

1930 елның җәендә Кичкетаң авылында чыккан янгын 180 хуҗалыкның йөз иллеләбен юкка чыгара. Бибивафалар да бернәрсәсез коры җирдә (дөресрәге көлдә) утырып калды, дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмады.

 

1936 елда бу тирәләрдә ашлык уңмагач, тагын халыкка ачлык килә. Колхозчыларга хезмәт көненә дә икмәк бирелми.

 

1939 елны, авыр михнәтләргә түзә алмыйча, Кичкетаң авылыннан егермегә якын гаилә вербовка буенча Финляндиягә күчеп китә. Алар арасында ике баласын иярткән Кәрим белән Бибивафа да була.

 

Финляндиядәге тормыш та озакка бармый. 1941 елның 22 июнендә сугыш башлана. Ир-атларны военкоматка җыялар, калганнар 24 сәгать вакыт эчендә бөтен булган әйберләрен калдырып, яңадан юлга кузгалырга мәҗбүр ителә. Ире Кәримне hәм буй җиткән улын башка күрми Бибивафа, алар икесе дә сугышның башында ук һәлак була.

 

14 яшьлек кызын ияртеп, зур авырлыклар белән Кичкетаңга кайтып җитә Бибивафа. 60 яшен тутырып килгән хатын, колхозда эшләрлек рәте булмагач, Удмуртиянең Алнаш районына кергән Усау авылына барып, бер хәллерәк гаиләгә тамак хакына эшкә яллана. Финляндиядән кайтканына ярты ел булды дигәндә, соңгы ышанычы булган кызын да югалта…

 

Барысын күзаллап, инде дөнья белән саубуллашам дип, бәке янында торганда, бала чагында Наҗар әбисенең әйткән сүзләре исенә төшә: «Балам, дөнья көтүләре бик авыр ул, ничек тә түзәргә кирәк. Әҗәлең җитми бу дөньядан китү мөселман кешесе өчен Аллаһы Тәгалә алдында бик зур гөнаh». Хәтеренә килгән шушы уйлардан соң, Бибивафа бәке яныннан торып баса да, кая барганын үзе дә белештермичә, олы юл буйлап атлап китә…

 

Удмурт авылларында йөргәндә, Бибивафа дигән исеме юкка чыга, «хәерче Вафа» дигән исем барлыкка килә. Шулай авылдан авылга хәер сорашып яши карчык. 1942 елның җәендә Юмьяшур дигән авылда бер хуҗалыкның капкасын ачып керә Вафа карчык. Йорт хуҗабикәсе бәйдәге этнең алдына ризык калдыклары салган була. Моны күрүгә, калтырап торган арык гәүдәле, ачлыктан күзләре зураеп калган карчык шул савытка юнәлә. Хәлсезләнеп җиргә утыра да, бармакларын калдык арасына тыгып, шуларны ялап карый. Эт читкә китеп, койрыгын кысып өрә башлауга, хуҗа хатын Анна чыга. Карчыкны җирдән күтәреп торгыза да, өенә алып кереп ашата. Тәмам талчыккан хатынны юындырып, кунарга калдыра.

 

Ире сугышка киткәч, берсеннән-берсе кечкенә 5 бала белән өйдә калган Анна икенче көнне Вафа карчыкка болай ди: «Әгәр син минем балаларны карасаң, мин колхозга эшкә йөрер идем. Ни тапсак, шуны бергә бүлешеп ашарбыз!»

 

Шул көннән Вафа карчык, бала карап, Юмьяшур авылында яши башлый. Күрше авыл булганлыктан, мондагы халык Вафаның Кичкетаңнан икәнен дә, Кәрим хатыны икәнен дә белгән инде. Бибивафа дип башка милләткә түгел, татарга да әйтүе кыен булганга, hәрберсенең кушаматы булган удмурт халкы Бибивафаны «Кәрим пичай»га («Кәрим түтәй») әйләндерә.

 

Кәрим пичай удмуртча белми, үлгәнче өйрәнә алмый, белергә дә теләми. 5 бала да әбидән татарча өйрәнеп, өйләрендә үзара татарча сөйләшәләр, татар җырларын җырлыйлар, җитмәсә, гармунга да оста булып, төрле көйләр өйрәнәләр.

 

Авыл халкы бу хәлләргә үз бәясен бирә. Балаларның кушаматлары гына да ни тора: берсе – Кәрим Николай, икенчесе – Комган Алексей, өченчесе – Бигер (Татар) Андрей, кызларныкы да шундыйрак рәвештә.

 

Сугыш тәмамланып, Аннаның ире Иван Конькин исән-имин фронттан кайткач та, балаларын тәрбияләп үстергән Кәрим Пичайны үз йортында калдыра. Кәрим Пичай үз динен югалтмый, hәрвакыт догаларын, намазларын укый. Шәригать кушканча чәчләрен каплап, яулык бәйләп йөри. Иртә-кич комган белән тәhарәтләнеп, балаларны да шул тәртипкә өйрәтә.

 

Еллар үткән саен, Кәрим Пичайның якын-тирә авылларда авторитеты үсә тора. Аның кешелеклегенә сокланып, Варзи-Ятчи базарыннан кайтучылар әбигә хәергә күчтәнәчләр кертә башлыйлар.

 

Кәрим Пичай тәмәке тартучы, исерек кешеләрне ишек алдына да кертми торган усал карчыкка әйләнә. Андыйларны «Чукынган тәреләр!» – дип ачуланганын удмуртлар бүгенге көнгәчә онытмаганнар. Йортлары кибет каршында булганга күрә, удмурт хатыннары да күчтәнәчләр алып, Кәрим Пичай янына чәй эчәргә кереп, үзләренең моң-зарларын сөйли, кайгылары белән уртаклаша. Авыл кешеләре алдында акыллы киңәшләр бирүче, изге карчыкка әйләнә татар әбисе.

 

88 яшен тутырганда, сәламәтлеге какшаган Кәрим Пичай Иванга үзенең Кичкетаңга кайтып үлеп, татар зиратында урын алырга теләвен әйтә. Иванның аны үзен генә чыгарып җибәрәсе килми, Бибивафаның барыр урыны юклыгын да белә, ахыргача үзендә тәрбияләргә тели.

 

Ләкин көннәрнең берендә, әби, намазлыгын алып, китәр өчен юлдан үткән машиналарга кул күтәрә башлагач, Иван аны Кичкетаңда ялгыз гомер кичерүче килендәше йортына илтеп куя. Моңарчы да бер-берсенә кунакка йөрешкән була килендәшләр. Кичкетаңда авыл карчыклары Бибивафаны тәрбияләп, татар мунчасында юындыралар, сый-хөрмәт күрсәтәләр.

 

Берничә көннән Бибивафа карчык кулына дисбесен тоткан килеш фани дөнья белән саубуллашып, бакыйлыкка күчә…

 

Барлык йолаларны үтәп карчыкны җирләгәч, ирләр өйләренә таралыша. Кабер янында фуражкасын кулына кысып тоткан, ап-ак чәчле карт солдат Иван ялгызы гына тын калып, уйланып озак басып тора әле.

 

Хатын-кызны ир-атка караганда озаграк яши, диләр. Күбрәк яшәгән саен, дөньялыкның михнәтләре дә күбрәк булуын гына барыбыз да аңларга теләмибез.

 

Бу язмаларны язар алдыннан күрше удмурт авыллары Юмьяшур, Варзи-Ятчида булырга туры килде. Татар әбисе Кәрим Пичайның легендасы удмурт халкының хәтерендә әле бүген дә саклана.

 

Рамил МАННАПОВ, Әгәрҗе районы, Кичкетаң авылы.

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру