Республикада Уку өчен 1 минут

Альманахның яңа санын тәкъдим итү

Әдәби-нәфис һәм мәдәни-агарту басмасы – «Казанский альманах» журналының (16+) яңа саны укучыларга тәкъдим ителде. Язучылар, галимнәр, журналистлар катнашында оештырылган тантаналы чара Казанның «Ногай» кунакханәсендәге «Тукай» конференцияләр залында үткәрелде (Бауман урамындагы элек Матбугат йорты буларак билгеле бу бинада совет чорында Татарстан язучыларының Г.Тукай исемендәге клубы урнашкан иде).

Ләбиб Лерон фотосы.
Ләбиб Лерон фотосы.

Кичәне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова ачып җибәрде һәм сүз дилбегәсен әлеге затлы басманың баш мөхәррире һәм рәссамы Әхәт Мушинскийга тапшырды. Чыгыш ясаучылар искәртеп үткәнчә, альманахның ошбу саны әдәбиятыбыз классикларына – юбилейлары быел булган могтәбәр шәхесләребезгә нисбәтле әсәрләргә бай булып чыккан.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына кагылышлы эссе хакында филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов чыгыш ясады. Аның «Соңгы сәяхәт: Петербург һәм мәңгелеккә сәфәр» дигән кызыклы һәм мәгълүматлы язмасы беркемне дә битараф калдырмас.

Әдәбият галиме Марсель Ибраһимов – берьюлы өч язма (мәшһүрләребез Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай турында) авторы. Ул альманахка тулаем уңай бәя биреп, әтрафлы күзәтү ясады.

Фото kazalmanah.ru сайтыннан алынды.
Фото kazalmanah.ru сайтыннан алынды. 

Чыгышлар вакытында тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевнең «Шагыйрьнең кайтуы: Муса Җәлилне аклау еллары (1945-1956)» дигән мәкаләсе белән Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ләбиб Леронның Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган «114 адым» дигән поэмасы да югары бәя алды.

Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулланың – Хәсән Туфан турындагы «Акка яшел белән» һәм Владимир Яновичның «Сергей Аксаков язмышында Казан» дигән язмалары да зур игътибар белән билгеләп үтелде.

Язучы-прозаик Ольга Иванова үзе язган тарихи бәяннарындагы кайбер мөһим урыннарга аңлатмалар биреп узды. «Ярдәм» хикәясе авторы Лев Кожевников балаларга багышланган хикәя авторлары һәм редакторларның үзара четерекле мөнәсәбәтләре, редакция хезмәткәрләренең үтә дә гади яңгыраган җөмләләргә дә «бәйләнүләре» хакында сөйләде.

Ике сәгать вакыт сизелмичә дә үткән чарада шулай ук шагыйрә Наилә Ахунова, балалар шагыйре Борис Вайнер, этнограф Руслан Бушков, төбәк тарихын өйрәнүче Владимир Урецкий, альманахта тәүге әсәре басылган прозаик Айсылу Әхмәтшина да чыгыш ясады.

«Мәдәни җомга» редакциясе.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи